Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Төбәк тарихы кемгә кирәк?

Төбәк тарихы кемгә кирәк?

Авыллар турындагы китаплар. Белгечләр белән сөйләшү

18 февраля 2019

Язманы бер вакыйгадан башлыйм. Узган ел, «Мәңгелек кыйммәтләр. Авылларыбыз» рубрикасы кысаларында Саба райо­нының бер авылы турында язган идек. Әлеге авылның тарихын яктырткан китап та чыккан иде. Язмада шул китап турында да әйт­тек, анда әйтелгәнчә, авыл якынча мең ел элек оешкан дип бирдек. Мәкалә басылып, берничә көн узгач, редакциягә китапның икенче авторы килде. «Анда дөрес мәгълүмат түгел. Безнең авыл мең ел элек оешмаган, ә соңрак», – диде. Озын сүзнең кыскасы, бергә эшләсәләр дә, авторларның фикере икегә бүленгән булып чыкты. Бу бәхәсле теманы куертмаска булдык. Ә шулай да күңелдә төер калды: ничек шулай соң? Фикерләр ни өчен икегә бүленгән? Төбәк тарихына багышланган китапларны берәр фәнни оешма карап, күзәтеп барамы? Шуны ачыкларга булдык.
 
 КИЛӘЧӘККӘ ТАПШЫРЫР ӨЧЕН...
Тарихтан беләбез: татарның күп кенә танылган шәхесләре – Хөсәен Фәезханов, Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Һади Атласи, Ризаэтдин Фәхретдинов һәм башкалар татар тарихын өйрәнү белән шөгыльләнгән. Алар барысы да XIX–XX гасыр ба­шында яшәгән кешеләр. Милләте­безнең бу акыллы затлары төрле төбәкләрнең тарихына кагылыш­лы күп кенә хезмәтләр дә язып калдырган.
Тик шуннан соң упкын бар­лыкка килгән, диярсең. Сәбәбе – Сталин репрессияләре. Төбәк тарихын профессиональ, фәнни нигездә өйрәнүчеләрнең күбесе репрессия корбанына әверелә. Әйе, репрессияләр татар элитасы­ның бик күп зыялыларын юк итә, әмма «төбәк тарихын өйрәнү» өлкәсендә хезмәт куючыларның тулы бер плеядасын кырып таш­лаганнан соң, бу тармак озак ел­лар дәвамында мантый алмый. Хәер, СССРдагы ул чор вазгыя­тендә аның актуальлеге дә әллә ни булмый...
Бу өлкәдә җанлану дистә ел­лардан соң, ХХ гасырның өченче, дүртенче чирегендә генә яңадан сизелә башлый. Ә Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри кебек тарихчыларның хезмәтләре таяну ноктасына әйләнә.
Бүген республикада якынча 2 мең авылның тарихы китап рәвешендә дөнья күргән. Татарстанда 4 мең 300 авыл барлыгын исәпкә алсак, әле ике саланың берсенең тарихы, үткәне өйрә­нелмәгән булып чыга. Тагын бер кызыклы сан. Төбәк тарихы­на багышланган китаплар саны районы-районы белән дә аерыла. Мисал өчен, Чирмешән районында 43 авыл бар һәм аларның тарихы буенча 80нән артык китап нәшер ителгән. Ә аерым бер районда 10 китап та юк. Бу күп очракта ра­йон җитәкчелеге игътибарыннан, шундагы эшмәкәрләрнең, иганә­челәрнең үзаңыннан тора. Туган як тарихы аларга ни дәрәҗәдә кирәк тә, никадәр кызыклы?
Тарихчы галимнәр хафалан­маска киңәш итә – әлеге курс белән барсак, барлык авыллар­ның да тарихын өйрәнеп, киләчәк буыннарга тапшырырга мөмкин булачак. Һәрхәлдә, шуңа өмет, ышаныч һәм мөмкинлекләр дә бар икән.
Мөмкинлекләр нинди дигәндә, бер ел элек рәсми рәвештә Татарс­тан Республикасының татар төбә­ген өйрәнүчеләр җәмгыяте оеш­кан. Монда татарлар да, чувашлар да, башка милләт вәкилләре дә бар. «Теркәгәндә географик урынча­лыкка бәйләр өчен генә оешма­ны «татар төбәген өйрәнүчеләр» дип атадык», – дип аңлатканнар иде Бөтенроссия татар төбәк тари­хы съездында. Ә максаты – бөтен төбәк тарихын өйрәнүчеләрне бергә туплап, фикер алышу, мәгъ­лүмат белән бүлешү.
Төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе Альберт Бор­һанов белән төбәк тарихы китап­лары, аның авторлары турында сөйләштек.
– Татарның зыялы шәхесләре элек-электән үз тарих­лары белән кызык­сынган, – диде ул. – 1920 нче елларда Татарны өйрәнү («Татароведение») үзәге төзелә, шу­ның нигезендә татар авыллары барлана. Сталин чорында төбәк­челәрнең эше туктатыла. 1960 нчы елларда галим Равил Фәх­ретдинов һәм башкалар тарафын­нан әлеге мәсьәлә кабат кузгаты­ла. Ә 1990 нчы елларда яңа дул­кын калыкты: үз авылларының тарихын язучы үзешчәннәр бар­лыкка килә башлады. Китап нә­шер итәргә булышучы эшмә-кәрләр дә табылды. Бу безнең милләт өчен яңа, бик сөенечле баскыч.
Эшне алга таба да дәвам итәргә кирәк. Беренчедән, археологик казу эшләрен алып барырга. Төбәк тарихына багышланган күп ки­тапларда археологиягә кагылыш­лы мәгълүмат юк. Әле бүгенге көндә дә өйрәнелмәгән архео­логик һәйкәлләр бар. Икенчедән, эпиграфика, ягъни кабер ташлары юкка чыгып бара. Алар, үзләрендә бик күп мәгълүмат саклаган ки­леш, җир астына китәләр – иңеп югалалар. Аерым районнар бө­тенләй өйрәнелмәгән. Өченчедән, үткән гасырларда өйрәнелми калган архитектура объектлары бихисап. Монда мәчетләр, чиркәүләр, мәдрәсәләр дә керә. Алар өйрәнелмәсә, күпме тарихны белми калабыз дигән сүз. Дүр­тенчедән, сәнәгать объектлары. Татарның бит үз сәнәгате бар, аны күрүче генә юк...
«ХУҖАСЫЗ КАЛГАН СФЕРА»
Сүз башында төбәк тарихы­на багышланган китапларны берәр структура күзәтеп барамы дип сорау куйган идем. Баксаң, нәшриятка киткәнче кулъязма­ларны карап, тикшереп чыгучы махсус кешеләр юк икән. Моның сәбәбен, гомумән, төбәк тарихы­на кагылышлы аерым проблема­ларны безгә тарих фәннәре док­торы Дамир Исхаков аңлатты.
– Иң беренче эш итеп шуны әйтим: хәзер һәр теләгән кеше китап чыга­ра ала. Ничек уй­лый, теге яки бу вакыйганы ничек күрә, шулай тота да яза. Бу яктан авыл тарихына багышланган ки­таплар аерым бер урынны алып тора, дип әйтә алмыйм. Җирле тарихчыларның күбесе иганә­челәрне эзли, ә калганы техник мәсьәлә, дип кенә карыйлар. Әлбәттә, китапны нәшер иткән­че, башта галимнәргә мөрәҗә­гать итүчеләр дә бар. Тик моның аерым таләбе юк. Татарстан эчендә җиңелрәк ул. Әле бит читтә чыга торган китаплар да бик күп. Анда яшәүче милләт-тәшләребезгә Казанга килеп җитәргә, безне эзләп табарга кирәк. Менә шуларны уйлап, күздә тотып, Бөтенроссия тарих төбәк җәмгыяте оештырып ята­быз. Әле ул рәсмиләшмәде. Әмма шундый оешма кирәк дигән ка­рар бар, аның съезды үтте. Ул төзелеп, юридик яктан документ­лаштырылса, Татарстаннан читтә дә эшләргә мөмкин булачак. Төбәк тарихын өйрәнүчеләр ара­сында профессиональ тарихчы­лар да бар. Чит төбәкләр белән контактлар булдырып, бергәләп эшләргә тиешбез. Шулай ук Төбәк тарихын өйрәнүчеләр» җәмгыя­те оештырдык. Устав нигезендә ул ТР Юстиция министрлыгында расланды.
Дамир Мәүлиевич төбәк тари­хына багышланган китапларга даими рәвештә рецензияләр яза икән. Ләкин галим яшерми, бу шактый катлаулы эш. 500 бит­лек кулъязманы укып, анализ ясар өчен шактый вакыт кирәк. Өстәвенә, бу хезмәт өчен түлән­ми дә бит.
– Чынлыкта төбәк тарихлары­ның барысын да галимнәр карап, анализлап чыгарга тиеш, – диде безгә Дамир Исхаков. – Чөнки алар чыганакларны, тарихны яхшырак беләләр. Дөресрәк фикерләр кертергә мөмкиннәр. Ялгышларын исә – дөресләргә.
«ХАЛЫК ХӘТЕРЕ – МӨҺИМ ДОКУМЕНТ»
Нурулла Гариф, язучы, галим, тарих фәннәре кандидаты:
– Мин үзем төбәк тарихына багышланган егермедән ар­тык китап авторы. Әле тагын дистәләп авторга китапларын эшләргә ярдәм иттем. Бүген дә шушы юнәлештә эшлим. Башлап шуны әйтәсем килә: авыл китабын язу бик авыр эш. Мин аны диссертация язу­га караганда да авыррак дияр идем.
Кызганыч, документлар белән эшләү шактый катлаулы. Ни өчен дигәндә, барлык документ­лар да диярлек Мәскәү, Уфа архивларында. Анда барып, ниндидер мәгълүмат алыр өчен шактый акчалар, вакыт кирәк. Мисал өчен, гел шул өлкәдә эшләгәч, архивларда минем та­нышларым бар. Документларны табу, алу җаен беләм. Ә бит авыл тарихын профессионаллар гына язмый.
Туган төбәге тарихы белән кызыксынучылар­га эшне авыл өлкәннәре, гаилә архивындагы булган фотоларны өйрәнүдән башларга киңәш итәм. Халык хәтере бик мөһим документ ул. Сәяси вакыйгалар белән бәйле күп кенә до­кументлар юк ителгән. Тик ул фаҗигаләрне күргән кешеләрнең оныклары исән. Алар ата-бабалары сөйләп калдырган шактый мәгълү­матларны сөйләп бирәләр.
Искәндәр Гыйләҗев, ТР ФАнең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры:
– Тарих – шулкадәр кызыклы, гаҗәеп дөнья ул: аның бөтен нечкәлекләрен аңлап та җит­кереп булмый. Әгәр дә про­фессиональ тарихчы билгеле бер теманы өйрәнә икән, ул аны үз күзлегеннән карый, әмма тарихның бөтен нечкә­лекләрен күреп бетерә ал­мый. Шуңа да бөтен мөмкинлекләрне файда­ланырга кирәк дип саныйм. Бу очракта про­фессиональ тарихчылар үзешчәннәр белән бергәләп эшләргә тиеш. Без бер-беребезне баетабыз гына бит.

Нигездә, авыл тарихы китапла­рын җирле һәвәскәрләр, укыту­чылар, журналистлар яза. Юк, алар белемсез шәхесләр түгел, әмма тарих буенча фундамен­таль белемнәре булмаска мөм­кин. Шуңа күрә тарих буенча методик ярдәм таләп ителә. Минемчә, моның белән Тарих институты шөгыльләнергә тиеш. Кызганыч, әлегә төбәк тарихына рецензияләр язу белән шөгыльлә­нер, юл күрсәтүче була алырлык конкрет оешма да, кешеләр дә юк. Бу хуҗасыз калган сфера кебек...
«Рецензиясез китапларны бас­тырмагыз», – дип нәшриятләргә киңәш тә бирергә була, тик мәҗ­бүр итеп булмый. Ә хосусый нәшриятләрдә теләгәнеңне бастырырга була. Миңа калса, тарихка кагылган китапларның кулъязмасын кабул иткәндә һәм бастырганда «рецензиялә­ре булырга тиеш» дигән таләп катгый куелса әйбәт булыр иде. Рәсмиме, ярымрәсмиме, анысы мөһим түгел.
Ничек кенә булмасын, тарих фәннәре докторы төбәк тарих­чыларына карата һәрвакыт хәерһахлы мөнәсәбәттә икән. Кулъязмаларны да кире бормый.
– Яшермим, сыйфатсыз ки­таплар була, рецензия язудан баш тартканым бар, – ди. – Тик шулай да төбәк тарихы буенча китапларның күпчелеге чыганаклар һәм тарих буенча язылган. Әлбәттә, профессиональ дәрәҗәдә түгел, әмма шактый якын. Шуңа күрә аларны үткә­реп җибәрергә тырышабыз. Профессиональ тарихчылар өчен дә төбәк тарихы китап­лары файдалы, алардан үзебез дә кулланабыз. Безнең кул бөтен җиргә дә җитми, без бит күп тү­гел. Шулай булгач, төбәк тарихын өйрәнүчеләр күпмедер дәрәҗәдә безнең эшне дә башкара. Бары ике араны җайга салып, бергәләп эшләргә генә кирәк.
... Бүген иҗат ягыннан бернин­ди киртә, цензура юк. Җырчылар сәхнәгә теләсә нинди материал алып чыга. Бу әдәбиятка да ка­гыла, акчаң булса, рәхәтләнеп проза, поэзия җыентыгы чыга­ра аласың. Тик авыл тарихына багышланган китаплар үзгәрәк. Күпмедер дәрәҗәдә алар тари­хи документ буларак та киләчәк буыннарга барып җитәчәк бит. Шулай икән, һәр төбәк тарихына багышланган китап рәсми чы­ганакларга таянып, тарихчы­лар күзлегеннән тикшерелсен иде дигән теләктә калам
 
 
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: