Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Ташаяк һәм Мәскәү урамнары чатында

Урам исемнәрен ничек тәрҗемә итәргә

Казан гаҗәпләндерергә ияләшеп килә. Стильләр, чорлар, мәдәниятләр үрелеше, күптеллелеге белән. Хәтта урам, мәйдан һәм тыкрык исемнәре белән дә. Сез тагын кайсы шәһәрдә Ташаяк яки Наратбаш урамын таба аласыз? Ә Кызыл Армия урамы ничегрәк? Әгәр дә инде таксист сезне Лебяжье урамы урынына шәһәрнең бөтенләй башка ягына – Аккош урамына алып китсә, үпкәли күрмәгез. Ихтимал, әлеге эпизод Татарстанда ике дәүләт телен дә белү зарурлыгына тагын бер дәлил булыр.
Казан урамнарының татарча исемнәре – җирле колоритның мәчет манаралары кебек үк ае­рылгысыз өлеше. Кайбер урам­нар – варисларга тарих төпке­леннән юлланган хәбәр сыман (мәсәлән, шул ук Ташаяк – кай­чандыр, әле Казан яулап алын­ганчы, Кирмән янында нәкъ шул исемдәге ярминкә мәйда­ны гөрләгән, диләр). Икенчелә­ре – әле күптән түгел булган вакыйгаларның кайтавазы: мө­гаен, Киров районындагы Са­бан яки Идел буе районындагы Ирек урамнары революцион үзгәрешләр чорында шулай аталгандыр.
Тар урам кебек бик гади исемлеләре дә бар – Челюс­кин урамына тоташкан әлеге урам чыннан да бик тар, кысан. Юл урам дигәне буйлап барасың икән – моның чыннан да шәһәр урамына караганда күбрәк юлны хәтерләтүен күрәсең. Әле тагын Ак Каен, Алмагач, Аксу, Чишмәле, Игенче кебек бик матур исемлеләре дә бай­так. Барлык урам исемнәренең русчага тәрҗемәсен хәтереңдә калдырсаң, татар сөйләмен аң­лый башлавың да бар.
1-1
1-2
ЗВЁЗДНАЯ ҺӘМ ЙОЛДЫЗЛЫ: АЕРМАСЫН ТАБЫГЫЗ
Татарстан башкаласында айлы мәчет манаралары янәшә­сендә православие чиркәүләре­нең гөмбәзләре ялтырап тора, татарча урам исемнәре дә баш­калары белән бик җайлы яра­ша. Аккош – Песенная белән, Балачак – Луговая, Ташаяк Мәскәү урамы белән тыныч күршелектә яши... Мәскәүлеләр өчен әллә кайчан үзләренекенә әйләнгән Арбат яки Ордын­ка урамнары исемнәре инде берәүне дә шаккатырмаган кебек, Казан халкын да әлеге русча-татарчалы «букет» бер дә гаҗәпләндерми.
Әмма һәрнәрсәдә толерант­лыгы белән танылган Казан монда да Мәскәүне уздырган булып чыкты. Татарча исем­ле урамның һәр икенчесенең «игезәге» бар, ягъни шәһәрнең башка районында русча нәкъ шундый ук исемдәге урамны табып була. Мисаллар кирәк­ме? Рәхим итегез! Киров райо­нындагы Большая урамының игезәге – Идел буе районын­дагы Зур Урам (Губкин урамы белән кисешә). Кече Дәрвишләр бистәсендәге Березовая ура­мыныкы – Авиатөзелеш райо­нындагы Ак Каен. Киров райо­нындагы Звёздная урамыны­кы – Залесный бистәсендәге Йолдызлы. Киров районындагы Лебяжье урамыныкы – шул ук Залесный бистәсендәге Аккош урамы...
Дөресен генә әйткәндә, миңа әлеге русча-татарча урам- география сүзлеге бер дә ко­мачауламый. Ул дистәләрчә ел буена формалашкан. Пла­нетаның теләсә кайсы почма­гында «Айда, пошли» эксклю­зив гыйбарәсеннән казанлыны танып булган кебек, бу да без­нең үзенчәлекле калабызның үзенә күрә бер колориты бу­лып тора. Әмма кайвакыт төрле телләрдәге, тик бер үк исемдәге урамнар чыннан да юлдан яз­дырырга мөмкин. Таксига уты­расың, урам исемен бер дәүләт теленнән икенчесенә тәрҗемә итәсең дә, рәхәтләнеп шәһәр­нең икенче ягына китеп ба­расың... Һәм икенче районда үзеңә кирәкле йортны таба ал­мый аптырагач кына, ничек ялгышканыңны аңлыйсың.
Х ә е р , т ө рл е т е л л ә рд ә г е ике Березовая урамы бер үк телдәге ниндидер егермеләп Поперечный, дистәләп Дәүлә­ки, дистәләп Заречный, бишләп Новосельский яки ике Лока­торный тыкрыгына караган­да барыбер күпкә матуррак. Ә мондый ямьсез исемнәр Ка­зан картасында һаман да бик күп әле. Иҗат өчен чын мәйдан менә кайда ул!
1-4
1-3
НОКСА БУЕНА ТӨШҮ УРАМЫ – ӨЧ ВАРИАНТТА
Икетеллелеккә әйләнеп кай­тыйк әле. Безнең Татарстанда ике дәүләт теле булгач, күрсәт­кечләрдәге урам исемнәрен дә ике телдә язу мәслихәттер. Әмма ничек язарга? Минемчә, моның ике варианты бар. Бе­ренчесе – тәрҗемәсез язу. Ягъ­ни мәсәлән, әгәр урам Боль­шая Красная дип атала икән, татарча вариантта да «Боль­шая Красная урамы» булсын. Һәм киресенчә, Алмагач урамы русча да «улица Алмагач» булып калсын, Яблоневая урамына әйләнмәсен.
Икенче юл – бөтенесен дә русчадан татарчага, татар­чадан русчага тәрҗемә итү. Озак уйлап тормасаң, бу юл белән дә китәргә мөмкин. Менә «Ноксинский спуск» урамын татарчага тәрҗемә иткән ке­шеләр дә озак уйлап тормаган. Моннан нәрсә килеп чыккан­мы? Бик ямьсез килеп чыккан. Хәзер бу урам йортларындагы күрсәткечләрдә аның татарча атамасы өч төрле язылган.
Аңлашыла ки, икенче ва­риантны сайлаганда, тәрҗемә кыенлыкларына барып төр­теләчәкбез. Монда эш тәрҗемә­челәрнең квалификациясендә генә дә түгел – кайбер сүзләр­нең икенче телдә төгәл ана­логы булмау мәгълүм. Кайбер сүзләрне исә бөтенләй тәрҗемә итеп булмый, бу очракта аның мәгънәсе югала. Менә Нарат­баш урамын русчага ничек тәрҗемә итәргә? Бер вариан­ты – Хвощ. Моның шундый үлән исеменнән икәнен белмичә, сүзен сүзгә «опушка соснового леса» дип тә тәрҗемә итәргә теләүче табылыр. Урам өчен кызык исем килеп чыга, әйе­ме? Иң мөһиме – оригиналь. Ә легендар Ташаяк урамы? Күрсәткечтә «Каменная Нога» дип язып куюга – Кытайның ял­ган эшләнмәләреннән тиз ара­да буяу кубып төшкән кебек, гасырлардан килгән борынгы исемнең бөтен даны юкка чы­гуны көт тә тор.
ЮЛКҮРСӘТКЕЧМЕ, ӘЛЛӘ ЛИНГВИСТИК РЕБУСМЫ?
Тагын бер проблема да бар әле. Без бөтен татарча урам исемнәрен русчага һәм, кире­сенчә, бөтен русча исемнәрне татарчага тәрҗемә иткәч, Ка­занда бер үк төрле урам исемнә­ре күпкә артачак. Һәм шәһәр кварталларында кирәкле урам­ны табу кунакларга гына түгел, казанлыларга да кыенлашачак кына. Бер Ак Каен һәм бер Бере­зовая урынына Ак Каен – Бере­зовая һәм Березовая – Ак Каен урамнары пәйда булачак бит. Хатлар адресатларына барып җитмәстер – «Россия почтасы­ның» хәтта Татарстандагы бү­лекләрендә дә ике телдә сөйлә­шүче белгечләр күп түгел. Әгәр практик файдасы юк икән, мон­дый үзгәрешләрнең нигә кирәге бар соң? Шуны онытмау зарур: кварталлар, районнар, урамнар, тыкрыклар, аларның исемнә­ре... – болар барысы да линг­вистик ребус чишәр өчен түгел, иң әүвәл безгә А пунктыннан Б пунктына юл табуны җи­ңеләйтү өчен кирәк.
Күрәмсең, беренче вариант акылга муафыйкрактыр. Өстә­венә, безнең урамнарның күп­челеге, бигрәк тә Казан үзә­гендә, бөек шәхесләр хөрмәтенә аталган, һәм бернинди тәрҗемә дә таләп ителми. Ташкент, Киев, Мәскәү һәм Казандагы Муса Җәлил урамнары исеме, төр­ле алфавит хәрефләре белән язылса да, бер үк төрле әйтелә. Тбилиси, Ереван, Казан яки Ба­кудагы Пушкин урамнары белән дә шул ук хәл.
Географик атамаларга килгәндә, барысы да аңлашыла сыман. Монда дөнья тәҗрибә­се кулланыла: Лондон, Мәскәү, Нью-Йорк, Памир яки Мон-блан… – боларны үзгәртү, тәр­җемә итәргә маташу мәгънәсез гамәл. Димәк, Казандагы Мәскәү, Санкт-Петербург, Актаныш, Оренбург тракты урамнары исемнәре дә һәркем аңларлык булып калачак. Үткәннәрнең күңелсез тәҗрибәсен кабатла­маган очракта әлбәттә – кай­чандыр Татарстанда дистәләрчә географик атаманы бер телдән икенчесенә тәрҗемә итәргә маташып имгәткәннәр инде. Бу мәгънәсез гамәл карталарда һәм юлкүрсәткечләрдә үзенең эзен калдырган. Мәсәлән, гәрчә атамасында атка кагылышлы бер ишарә булмаса да, татарча Күн авылы исемен русча Конь дип үзгәртеп язганнар. Менә бу атамаларда күптән тәртип урнаштырырга вакыт...
Ә инде Татарстаныбыз баш­каласында оригиналь татарча урам исемнәрен чыннан да арт­тырырга теләсәк, микрорайон­нардагы яңа урамнарга матур исемнәр кушарга яки шыксыз исемнәрне яңартырга кирәк. Ләйсән, Идел, Сандугач... – бу­лачак урамнар өчен искиткеч яңгырашлы татар сүзләре би­хисап әле, сайлап кына өлгер. Салават Күпере микрорайоны, Чишмәле, Тансык урамнарының Казан көнкүрешенә ничек җай­лы кереп китүе буенча фикер йөрткәндә, икетеллелек норма булган шәһәребездә яңа татар атамаларының кулланылышка бик җиңел керүе күренә.
…Казан урамнары исемнә­рен ике телдә язуны тормыш­ка ашырырга тиешле җавап­лы затлар һәм әлеге гамәлне башкаручыларның кайсы юлны сайлаячагын мин белмим. Әмма шуңа өметләнәм: кылкаләмгә үрелгәнче, алар башта төсләр­не бик җентекләп сайлар. Мантыйк, саф акыл, шикләнү һәм дөнья тәҗрибәсе – менә шул мөһим нәрсәләрдән башка бу эшкә тотынмаслар, дип ыша­ныйк.
1-7
1-6
1-5
 
 
 
 
 
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: