«Татар телен өйрәнергә беркайчан да соң түгел!»
Татар теле. Халыкара олимпиада нәтиҗәләре нәрсә турында сөйли
17 июня 2019
«РУСЛАРНЫҢ КҮБЕСЕ ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕННӘН БАШ ТАРТМАДЫ»
Алена Фәхретдинова, Казан. Авиатөзелеш районының 37нче гимназия укытучысы:
– Безнең мәктәптә 1040 укучы белем ала. Шуларның 496сы туган тел дәресе итеп татар телен сайлады. Иң кызыгы: ул укучыларның күбесе милләте буенча руслар. Ә татарлар рус телен укый.
Сәгатьләр саны кимегәнче, безнең мәктәптә 11 татар теле укытучысы бар иде. Бүген без бишәү генә калдык. Алты укытучының икесе башка мәктәпкә китте, калганнары бүтән фәннәр укыта.
Бу чарага мин 8 нче сыйныфта укучым Катя Потапованы алып килдем. Ул икенче ел инде рус мәктәпләрендәге рус төркемнәренең татар теле буенча республика олимпиадасында җиңүчеләр рәтендә. Катя бик талантлы бала. Барлык фәннәрне дә яхшы белә, шул исәптән татар телен дә. Аннары аның гаиләсе турында да әйтәсем килә. Кызның әти‑әнисе татарларны бик нык хөрмәт итә, аеруча – әтисе. Ун ел бергә татарлар белән бер бригадада эшләгән. Мәктәпкә гариза язарга килгәч: «Без балабызның татарча укуын бик телибез, иң беренче булып безне языгыз», – диде. Ата кешенең якын дусты да татар икән, гаиләләре белән бик дуслар. Республика олимпиадасында Катя «Күршеләр дуслыгы» дигән проект яклады. Ул анда ялкынланып: «Руслар, татарлар – бу ике милләт инде гасырлар буе бергә яшәп, туганлашып бетте. Шуңа бер-беребезнең гореф-гадәтләрен хөрмәт итәргә, ә телне белергә тиешбез», – диде. Бу вакытта аңа бөтен кеше кул чапты. Үсмер кыз ул җөмләләрне матур сүз өчен генә сөйләми, ә чынлап та шулай уйлый. Һәм эш-гамәлләре белән моны раслый.
«ИКЕ УЛЫМ ДА БЕР ДИГӘН ИТЕП ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘ»
Зөлфия Каадер, Финляндия. Ильяс белән Касыймның әнисе, 18 ел элек Финляндия татарына кияүгә чыккан:
– Татарстаннан читтә яшәсәк тә, ике улым – Ильяс белән Касыймны – татарча укырга, сөйләшергә өйрәттем. Юк, мин моны батырлыкка санамыйм, дөрес аңлагыз. Бары сөенечем белән генә уртаклашам. Балалар тагын фин, швед, инглиз, немец, француз телләрен яхшы белә.
Ирем – фин татары. Аның да татарчасы әйбәт. Гаиләдә гел татар
ча сөйләшәбез, улларыбызның ана телләрен белүләре – шуның нәтиҗәседер. Олы улыбыз Ильяс узган елгы Татар теле һәм әдәбияты халыкара олимпиадасында Гран‑прига ия булган иде. Касыйм әле алай ук булдыра алмады. Хәер, без монда җиңү артыннан килмәдек. Янә бер кат туганнар белән очраштык, Касыйм яңа дуслар тапты. Иң кыйммәтлесе шул.
Без Тампере шәһәрендә яшибез. Ул зурлыгы буенча Хельcинкидан соң икенче урында тора. Хельсинкада татарларның рәсми җәмгыятьләре бар. Алар еш кына очрашалар, төрле кичәләр үткәрәләр. Тампереда да татарлар җыела торган үзәк бар. Мин анда элек төрле кичәләр оештыра идем. Хәзер бездән башка гына эшлиләр.
Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә зур рәхмәтемне җиткерәм. Татар теленнән халыкара олимпиада үткәрү төрле илләрдә яшәүче татар балаларын берләштерә. Тагын әле белемнәрен дә арттыра. Мисал өчен, без олимпиадага ай буе әзерләндек. Шул рәвешле Касыймның татар теле тагын да ныгыды...
«ТАТАРЛАР – ИҢ КУНАКЧЫЛ ХАЛЫК!»
Чихиро Тагучи, Бөекбритания, (Татар теле һәм әдәбияты буенча VII халыкара олимпиаданың Гран‑при иясе)
– Мине күргәч, күпләр Япония вәкиле дип уйлый. Ни өчен дигәндә, узган елгы олимпиадада туган ягым – Япония студенты буларак катнаштым. Ә быел мин Лондон университетының лингвистика бүлегендә укыйм. Токиодагы Кэйо университетын тәмамлагач, шунда киттем. Бер еллык курс ул. Июль аенда яңадан туган ягыма кайтачакмын. Япон теленнән тыш, инглизчә, немецча, французча һәм әрмәнчә, азрак русча беләм. Аеруча төрки телләр белән кызыксынам. Татар теле дә – төрки телләрнең берсе, шуңа татарча өйрәнергә теләк туды. Бер дә авыр булмады.
Токиода татар теле курслары бар. Анда бүген егермеләп кеше йөри. Аның җитәкчесе Гөлнара Карасова, минем белән аерым да шөгыльләнде. Тагын татар телен «Ана теле» онлайн-мәктәбе аша өйрәндем.
Бөекбританиядә меңнән артык татар бар дип беләм. Иң күбе Лондонда яши. Атна саен татар теле дәресләре үткәрәләр. Шулай ук татар клубы эшли. Клубта бары татарча гына сөйләшергә әйтәләр. Берәрсе русча яки инглизчә сөйләшсә: «Монда татарча гына сөйләшәләр»,– дип кисәтү ясыйлар. Мин анда атна саен барырга тырышам. Татар җырларын тыңлыйм, аралашам. Шул рәвешле телем шомара. Лондон татарлары гореф-гадәтләрне бик тырышып саклый, хәтта Япониядә яшәүче татарларга караганда да яхшырак итеп. Алар бөтен милли бәйрәмнәрне үткәрәләр, бер‑берсе белән тату яшиләр.
Дөресен генә әйткәндә, татар теле минем өчен хәзер туган телем кебек якын. Моңа бәлки узган ел Казанга килеп, күп татар яшьләре белән аралашу да йогынты ясагандыр. Сез – иң кунакчыл, гади халык!
Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин:
– Мин 45 яшемә кадәр татар телен белмәдем. Әти‑әнием татар, мин дә татар бит, дип, туган телемне өйрәнергә булдым. Рус авылында бердәнбер татар гаиләсе идек без. Үсмер чакта мине «татарин» дип үртәделәр. Шулвакыт бик гарьләнә идем...
Туган телемне соңрак максатчан рәвештә өйрәндем. Эштән кайткач, көзге янына басып, татарча газеталар укыдым. Аңламаган сүзләрнең мәгънәсен хезмәттәшләремнән сорадым. Бу эштә миңа Туфан Миңнуллин һәм Роберт Миңнуллин, Разил Вәлиев һәм башка шәхесләр булышты. Әйе, туган телеңдә, әби-бабайлар телендә сөйләшсәң, үзеңне бөтенләй икенче төрле хис итәсең. Монысы – бәхәссез.
Мин бүген сезнең белән горурланып утырдым. Телне саклап калган, кызыксынучан татар балаларын җиденче тапкыр җыеп, дуслаштырып, сезгә күрсәтә алдык – шуңа сөенәм. Шөкер, Татарстанда татарча сөйләшүче милләттәшләребез арта бара. Сәхнәдә, театрда, парламентта, район‑шәһәр советларында ике дәүләт телендә сөйләшергә мөмкинлек тудырылган. Дөньяда татар телендә сөйләшүчеләр тагын да артыр дип ышанам...».
САННАР
Татар теленнән халыкара олимпиаданың йомгаклау өлешендә Татарстан мәктәпләреннән – 232, чит илләрдән – 37, Россия төбәкләре һәм якшәмбе мәктәпләреннән 191 кеше катнашты. Республика һәм илнең төрле төбәкләреннән 40 студент көч сынашты.
Добавить комментарий