Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
"Татарча диктант"ка әзерме сез?

"Татарча диктант"ка әзерме сез?

2016 елның 29 октябрендә татар телендәге грамоталылыкны тикшерүгә юнәлтелгән "Татарча диктант" акциясе узачак.

22 октября 2016

2016 елның 29 октябрендә татар телендәге грамоталылыкны тикшерүгә юнәлтелгән "Татарча диктант" акциясе узачак.  
Үз теләге белән бушлай диктант язу мөмкинлегенә һәркем ия булачак. Акция түбәндәге шәһәрләрдә узарга тиеш: Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ижау, Уфа, Екатеринбург, Төмән, шулай ук Павлодар (Казахстан) һәм Бишкек (Кыргызстан). 
"Татарча диктант" 29 октябрьдә 11:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы, Россия шәһәрләре, Казахстан һәм Кыргызстандагы махсус мәйданчыкларда бер үк вакытта башланып китәчәк. Диктант өчен өзек күренекле татар язучысы Әмирхан Еникинең "Җиз кыңгырау" әсәреннән алынган. Язмаларны филологлар - татар теле буенча профессорлар һәм филология фәннәре докторлары тикшерәчәк. Ә диктант текстын укыр өчен һәр мәйданчыкка танылган сәнгать әһелләре - язучылар һәм популяр алып баручылар чакырылачак.
Казанда "Татарча диктант" Казан федераль университетының Л. Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында узар  дип көтелә. Адресы: Татарстан урамы, 2 йорт, 2 кат, Актлар залы.
Диктант текстын бездә Татарстан Республикасының атказанган артисты, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Фәнис Җиһанша укыячак.
Акцияне Бөтендөнья татар яшьләре форумы Л. Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, КФУның "Каюм Насыйри институты" Фәнни-тикшеренү үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы исполкомы, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән берлектә оештыра.
Ә сез "Татарча диктант"ка әзерме? 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: