Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Безнең горурланырлык эшләребез бар

Безнең горурланырлык эшләребез бар

Рөстәм Миңнеханов – киңкүләм бурычлар һәм нәтиҗәле карарлар турында.

20 октября 2019

Икътисадта һәм социаль өлкәдә уңай тенденцияләр күзәтелә. Тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлгән масштаблы программалар һәм проектлар тормышка ашырыла. Бу икъ­тисадый потенциалга, инвести­цияләр җәлеп итүгә, федераль үзәкнең һәм шәхсән илебез Пре­зиденты Владимир Владимиро­вич Путинның милли проектла­рын һәм стратегик инициатива­ларын тормышка ашыруда актив катнашуга, аларның Татарстанга күрсәткән ярдәменә күрә мөмкин булды.
 
Гражданнарны социаль әһә­мияткә ия булган карарлар ка­бул итү эшенә тартуда граждан җәмгыяте институтларының роле зур. Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешма­ларга һәм иҗтимагый советларга ярдәм күрсәтү чараларын тагын да арттырырга кирәк.
Республиканың дәүләт ха­кимияте башкарма органнары максатларын һәм бурычларын халык катнашуында билгеләүгә юнәлтелгән сынау проектын киңрәк җәелдерү, электрон та­выш бирү системасын үстерү, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары эшчәнлеген камилләш­терү дәүләтнең һәм җәмгыять­нең үзара тагын да нәтиҗәлерәк хезмәттәшлек итүенә этәргеч бирәчәк.
Тиздән ТАССРның 100 еллык юбилеен бәйрәм итәчәкбез һәм бу вакыйга республика төзелә башлаган елларга, аның героик тарихына һәм хәзерге дәүләтчелегебезгә игътиба­рыбызны тагын да арттыра. Нәкъ менә шуңа да 2020 ел Татарстанда ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үтү елы дип игълан ителде. Без Россия Президенты Владимир Владимирович Путин­га бу датаны федераль дәрәҗәдә билгеләп үтү турындагы Указы өчен рәхмәтлебез.
Якын арада юбилей чарала­ры программасы ачылачак. Анда халыкара, федераль дәрәҗәдәге социаль-мәдәни, фәнни проектлар һәм фо­румнар, тарихи һәм рухи мирасыбызны саклап калуга юнәлтелгән чаралар уздыру каралган. Бу эштә муниципаль берәмлекләребез, предприятиеләр һәм оешмаларыбыз, иҗтимагый берләшмәләр, массакүләм мәгъ­лүмат чаралары, шулай ук Та­тарстанның иҗат көчләре кат­нашачак.
Киләсе елда без Бөек Җи­ңүнең 75 еллыгын бәйрәм итәчәкбез. Бу олы вакыйга безнең өчен һәрчак әхлакый һәм рухи маяк булып торды һәм киләчәктә дә шулай була­чак, дип ышанып әйтә алам. Илдә Хәтер һәм дан елы дип игълан ителгән киләсе елда бү­ген дә безнең арабызда булган ветераннарыбызга, шулай ук су­гыш һәм хезмәт геройларының истәлеген мәңгеләштерүгә аеру­ча зур игътибар бирергә кирәк.
Теләсә кайсы илнең һәм милләтнең киләчәге – яшьләр кулында. Җәмгыятьтәге процессларның тагын да катлау­лана баруы, егет-кызларның иҗ­тимагый тормышка аяк басканда хәвефле хәлләргә тару очракла­рының артуы аерым министр­лык төзү турында кабул ителгән карарның дөреслегенә дәлил булып тора. Министрлыкның төп бурычы – яшьләрнең барлык категорияләре белән нәтиҗәле багланышлар урнаштыру
Милләтара һәм динара ты­нычлыкны һәм татулыкны тәэмин итү элеккечә өстенлек­ле бурычларыбызның берсе булып тора. Татарстан Респуб­ликасында дәүләт милли сәясәте концепциясенә гомумфедераль карарларны исәпкә алып кер­телгән үзгәрешләр халыкларның милли-мәдәни һәм телләрнең күптөрлелеген саклап калуга, аларның рухи бербөтенлеген ныгытуга юнәлтелгән.
Федераль үзәк белән бергәләп, халыкларның туган телләрен һәм Татарстан Рес­публикасының дәүләт телләрен
саклап калу һәм аларга ярдәм күрсәтү өчен уңай шартлар ту­дыру бурычы һаман да җитди булып кала бирә. Минтимер Шә­рип улы Шәймиевның күп телләр укытыла торган мәгариф комплекслары челтәре төзү турын­дагы башлангычы бик мөһим проект булып тора.
Чит илләр эшләре министр­лыгы ярдәмендә Татарстан Россия Федерациясенең халыкара хезмәттәшлеген үстерүдә актив катнаша.
«Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме, быел 72 илдән һәм Россиянең 38 төбә­геннән вәкилләр катнашкан KazanSummit форумы кысала­рында мөселман илләре белән алып барыла торган эш турында аерым әйтеп узасым килә.
Республика мәнфәгатьләрен үстерүгә этәргеч бирү һәм чит илләргә товарлар чыгаруны арт­тыру өчен безнең көндәшлекле өстенлегебезне тәшкил иткән ва­тандашлар белән эшләүдәге мөм­кинлекләребездән күбрәк файда­ланып, халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлекне киңәйтүне дәвам итәргә кирәк.
Хакимият органнары эшчән­легендә кеше капиталын үс­терү, халыкның тормышын яхшырту кебек бурычларга өстенлек бирелә. Страте­гия-2030 һәм республика­ның барлык программалары (узган елдан алар ил Прези­денты йөкләмәсе нигезендә булдырылган милли проект­ларны гамәлгә ашыру чара­лары белән ныгытылды) шуңа юнәлтелгән.
Биш ел элек бездә 27 прог­рамма гамәлдә булса, хәзер алар­ның саны 40 ка җитте. Бу прог­раммаларны тормышка ашыруга республика бюджетыннан быел 40 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелде. Ул яңа торак йортлар, мәктәпләр һәм балалар бакчала­ры, поликлиникалар һәм фельд­шер-акушерлык пунктлары, спорт мәйданчыклары һәм мо­дульле чаңгы базалары төзүгә һәм аларны төзекләндерүгә тотылды. Җәмәгать урынна­ры – парклар һәм елга ярлары, урамнар һәм бульварлар, сквер­лар һәм мәйданнар тамырдан үзгәреш кичерде.
Эчә торган чиста су белән тәэмин итү, урамнарны як­тырту, авыл клублары төзү һәм аларны капиталь тө­зекләндерү, яшелчә саклау биналарын, ындыр табагы ху­җалыкларын, машина-трактор паркларын торгызу эшләре шулай ук авылга ярдәм итүгә юнәлтелгән.
Гражданнарның үзсалым акчалары хисабына эшләр башкару программасы кыса­ларында күмәк ял урыннарын төзекләндерү, елга-күлләрне чистарту, янгын куркыныч­сызлыгын тәэмин итү, зират­ларны карап тоту һәм башка­лар эшләнә. Уртак финанслау шартларында халыктан җыелган акчаның һәр 1 сумына бюджет­тан 4 сум акча бүлеп бирелә. Быел бу максатларга тоту өчен 1 млрд сум каралган.
Моннан тыш республикада транспорт инфраструктурасын үстерүгә, яңа юллар һәм кү­перләр төзүгә һәм төзеклән­дерүгә шактый акчалар бүлеп бирелә. Быел гына да бу сумма 32 млрд сумны тәшкил итәчәк.
Татарстан поликлиника­ларын яңартып кору буенча киң колачлы программа тә­мамланганнан соң, хастаханә комплекслары стационар­ларын төзекләндерү буенча биш елга исәпләнгән яңа прог­рамманы гамәлгә ашыра баш­лыйбыз.
Быелдан республикада ба­лалар лагерьларын капиталь төзекләндерү, үзгәртеп кору һәм яңаларын төзү буенча «ҖӘЙ – БАЛАЛАРГА» дигән комплекслы программа эшли башлады. 3 ел эчендә респуб­ликаның барлык муниципаль берәмлекләрендә 7 млрд сум­нан артык суммага 94 объектны яңарту эшләре башкарылырга тиеш.
Җәмәгать урыннарын тагын да уңайлырак итү программа­сын гамәлгә ашыруны дәвам иттерәбез. Хәзерге вакытта 63 объектта эшләр тәмамланып килә, болар арасында халык яра­тып йөри торган Казансу елга­сы белән Кабан күле яр буйла­ры да бар. Татарстанның һәрбер районында анда яшәүчеләрнең горурлыгына әйләнгән урын­нар бар. Ә иң мөһиме – кешеләр аларны булдыру процессына җә­леп ителгән.
Нәкъ менә шулай, татарстан­лылар белән бергәләп, үзенең колачы һәм эш ысуллары ягын
нан моңа кадәр тиңе булма­ган «Безнең ишегалды» дигән программаны гамәлгә ашы­рырга уйлыйбыз. Гражданнар­ның тәкъдимнәрен исәпкә алып, 3 ел эчендә без республиканың барлык күпфатирлы йортлары ишегалларын кешеләргә уңайлы итәр өчен шартлар булдырачак­быз. Тагын 5980 ишегалды тәр­типкә китереләчәк.
Гражданнарыбыз өчен бик әһәмиятле тагын бер тема – торак һәм сатып алу һәркемнең хәленнән килерлек торак белән тәэмин ителгәнлек мәсьәләлә­ре. Аларны, шул исәптән түбән бәядән ипотека алу, социаль арен­дага торак бирү, шулай ук эконо­мия классына керә торган торак төзү кебек чаралар кулланып, фе­дераль үзәк белән бергәләп хәл итү юлларын табарга кирәк.
Агымдагы елда сәламәтлек саклау өлкәсен милли проект­ны исәпкә алып финанслау 62 млрд сумнан артып китте. Безнең тарафтан күрелә торган программа чаралары комплек­сы соңгы 5 ел эчендә, гомерне 2 елга озынайтырга, 74,3 яшь дәрәҗәсенә җиткерергә мөм­кинлек бирде.
Матди-техник базаны ны­гыту һәм югары технологияле ярдәм күрсәтүне үстерү белән беррәттән, без медицина ярдә­меннән һәркем файдалана алуны тәэмин итү, авырулар­ны алдан кисәтү юнәлешендә тырышлык куюыбызны арт­тырырга тиешбез. Биредә дис­пансерлаштыруга иң зур әһәмият бирелә. Тикшеренүләрне барлык кешеләр узуын тәэмин итү гаять мөһим. Үзәкләрдән ерак урнаш­кан авылларда яшәүчеләргә ае­рым игътибар бирергә кирәк.
Гериатрия хезмәтен үстерүне дәвам иттерәчәкбез. «Өлкән буын» дип аталган төбәк проекты кысаларында ике ел эчендә бар­лык муниципалитетларда махсус кабинетлар ачылачак, ә муници­пальара медицина үзәкләрендә гериатрия койкалары булдыры­лачак.
Инфраструктураның һәм ме­дицина технологияләренең үсеше тармак белән идарә итү системасын камилләш­терүне таләп итә. Татарстан Республикасы Сәламәтлек сак­лау министрлыгына ел ахырына кадәр дәүләтнеке һәм дәүләтнеке булмаган медицинаны интег­рацияләү буенча юл картасын әзерләп бетерергә кирәк.
Без тагын 4 ябык футбол мәйданчыгы – икене Казанда, берәрне Чаллыда һәм Түбән Камада – төзү турында карар кабул иттек. Аларның һәрбер­сендә спорт мәктәбе ачылачак.
Күп балалы гаиләләр өчен социаль ярдәм күрсәтү чара­ларының тулы бер комплексы каралган. Киләсе елдан болар­га биш яки аннан күбрәк бала тәрбияләгән гаиләләргә айлык пособие, 3 яше тулмаган бала­ларга дарулар алу максатына елына 10 мең сумлык электрон сертификат бирү, җан башына исәпләнгән кереме яшәү мини­мумыннан азрак булган күп ба­лалы гаиләләрне балалар бак­часына түләүдән азат итү кебек ярдәм чаралары өстәргә карар кылдык.
Өч яше тулмаган сабый­ларны балалар бакчала­рында урын белән тәэмин итү мәсьәләсе актуаль. 4 мең урынга исәпләнгән 22 балалар бакчасы эшли башлады инде, 2 мең урынга исәпләнгән тагын сигезе үз чиратын көтә. Киләсе ике елда тагын 49 яңа балалар бакчасы төзергә ниятлибез.
Уку-укыту өлкәсендәге иң яхшы тәҗрибәләрне го­мумиләштерү һәм уртакла­шу, педагогларның һөнәри үсешен тәэмин итү, фән укы­тучыларының методик берләшмәләренә ярдәм күрсә­тү кебек эшләрдә муниципаль методика хезмәтләренең ро­лен арттыру зарур. Шуның белән бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты эшчәнлегендә мәга­риф программаларын һәм тех­нологияләрен үстерүгә игъти­барны көчәйтергә кирәк.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте алдында мәгариф, фән һәм җитештерү өлкәлә­рен системалы рәвештә берләштерү, шулай ук «Фән» милли проекты кысаларын­да республикада дөньякүләм дәрәҗәдәге Фәнни-мәгариф үзәге булдыру буенча конкрет тәкъдимнәр кертү бурычы тора.
Социаль өлкәдәге бурычлар­ны уңышлы хәл итү һәм та­тарстанлыларның тормыш сыйфатын тагын да яхшыр­ту өчен ныклы икътисадый нигез таләп ителә. Республика икътисадының төп нигезе булып нефть-газ-химия һәм машина төзү комплекслары тора, алар­да киң колачлы инвестицияле проектларны тормышка ашы­рыла.
«ТАНЕКО» комплексы произ­водстволарын төзүне этаплап тәмамлауга бәйле рәвештә, компания алдында торган стратегик бурыч – үз чималы, нефть һәм газ эшкәртү продук­циясе нигезендә яңа перспек­тивалы юнәлеш – газнефть химиясе комплексын үстерү. Бу исә углеводород чималын кабаттан эшкәртү һәм компа­ниянең керемен арттыру мөм­кинлеге бирәчәк.
«ТАИФ» компанияләр төр­кеменең «Түбән Кама Неф­техим»да яңа олефин комп­лексын төзү, Казанның «Орг­синтез» заводында этилен һәм полимерлар җитеште­рүне арттыру, шулай ук әле­ге предприятиеләрдә гене­рацияләү объектларын төзү республика өчен әһәмиятле проектлар булып тора.
Елына 55 мең кабина җи­тештерүгә исәпләнгән авто­мобиль кабинасы каркаслары производствосын ачу, шулай ук К5 буын автомобильләре линейкасының беренче мо­делен базарга чыгару – болар
КАМАЗ заводының юбилее елындагы әһәмиятле вакый­галар. КАМАЗ – Татарстан өчен генә түгел, тулаем бөтен Россия өчен дә машина төзелеше тар­магын үстерүдә стратегик әһә­мияткә ия булган предприятие. Бүген ул үз алдына яңа амбициоз бурычлар куя.
Граждан билгеләнешендәге, граждан һәм хәрби билгелә­нештәге югары технология­ле продукция җитештерүдә үз куәтләреннән нәтиҗәле файдалану оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре өчен төп бурычларның берсе булып кала.
«Челтәр компаниясе» һәм «Татэнергосбыт» алдын­да кулланучыларның йорт­ларында «акыллы» исәпләү приборлары урнаштыруны күздә тоткан электр энергия­сен исәпләүнең интеллектуаль системаларын урнаштыру бу­рычы тора.
Тулаем алганда, система булдыручы предприятиелә­ребез бүгенге көндә уңышлы үсә. Монда дәүләт ярдәме ча­раларының роле зур. Соңгы 5 елда федераль программалар кысаларында әлеге максатларга 135 млрд сум акча бүлеп бирелде. Республика үз чиратында 30 млрд сумлык салым ташламалары бирде. Предприятиеләргә әлеге ресурслардан мөмкин булганча нәтиҗәле файдаланырга кирәк.
Республикада гамәлгә ашырыла торган барлык зур проектлар мәҗбүри рә­вештә экологик экспертиза узарга тиеш. Каты куллану кал­дыкларын термик эшкәртү за­воды төзү проектына килгәндә, аңа өстәмә рәвештә халыкара экологик экспертиза уздырыла­чагын әйтергә кирәк.
Бүгенге көндә республикада куәтле инвестицияле инфраструктура төзелде. Әлмәт, Ле­ниногорск һәм Түбән Кама ра­йоннарында «АлмА» дип аталган тагын бер МИЗ төзү планлаш­тырыла. Биш алгарышлы үсеш территориясе, шулай ук «Мас­тер» Кама индустриаль паркын һәм «Химград» технополисын да кертеп, 90 сәнәгать мәйдан­чыгы һәм сәнәгать паркы эшли. ТАССРның 100 еллыгына әлеге объектларның санын 100 гә җит­керү планлаштырыла.
Без алга таба да бизнес өчен уңайлы мохит булды­ру һәм контроль-күзәтчелек органнары ягыннан басым­ны киметү буенча чаралар күрәчәкбез. Ришвәтчелек кур­кынычын киметүгә яхшы этәргеч бирә торган «Ышанычлы бизнес» интернет-ресурсы уңай бәяләнде, ул шулай ук федераль дәрәҗәдә дә танылды.
Электрон сәүдә система­ларын актив рәвештә кулла­нышка кертү товар җитеш­терүчеләрнең яңа базарларга чыгуы өчен тагын бер этәргеч булып тора. Без республикага әлеге базарда катнашучы OZON һәм Wildberries кебек иң зур ком­панияләрне җәлеп иттек. Алар Яшел Үзән районында логистика үзәкләрен төзү проектларын тор­мышка ашыра. Биредә 7 меңгә якын яңа эш урыны булдырыла­чак. Татарстан товар җитеште­рүчеләренә үз продукцияләрен әлеге зур компанияләр ярдә­мендә сату мөмкинлеген кулдан ычкындырмаска кирәк.
Быел Татарстан үзен үзе эш белән тәэмин итүче граждан­нар өчен яңа салым режимын гамәлгә кертү буенча сынау проектында катнаша.
Безгә киң колачлы мәгълүмат кампаниясе уздыру һәм үзен үзе эш белән тәэмин итүче граж­даннарга ярдәм күрсәтү чарала­ры системасын камилләштерү буенча эшне дәвам итәргә кирәк.
Тулаем агросәнәгать комплексында нәтиҗәлелеккә ирешү мөһим. Районнарның эш күрсәткечләрендә элеккечә үк зур аерма саклана. Нәтиҗәле эшләүче хуҗалыклар һәм көч­ле җитәкчеләр тәҗрибәләрен кулланырга кирәк. Алар һәр ра­йонда бар.
Бүген республика ил буенча сөт, бәрәңге, ит, ашлык җи­тештерү юнәлешләрендә ал­дынгылар сафында. Шул ук ва­кытта без, логистикага һәм про­дукцияне сату өчен төяп-озатуга зур чыгымнар тотып, базарга, башлыча, эшкәртелмәгән про­дукция чыгарабыз. Авыл хуҗа­лыгы продукциясен тирәнтен эшкәртүне оештыру элеккечә үк тармак өчен төп бурычлар­ның берсе булып кала.
Хуҗалык итүнең кече фор­маларын алга таба үстерү, беренче чиратта, продук­цияне сату һәм аны эшкәртү мәсьәләләрен хәл итүгә бәй­ле. Бу юнәлештә кулланучылар кооперативлары мөһим роль уйный. Республикада аларның саны – 261. Кооперация хәрәкә­тен көчәйтү өчен, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык‑төлек министрлыгы һәм муниципаль район башлык­ларының бергә килешеп эшләве таләп ителә.
Дөнья икътисадының төп трендларыннан берсе – цифрлаштыру. Ул дәүләт, иҗ­тимагый һәм икътисадый үсешләрнең барлык дәрәҗәлә­рендә яңа мөмкинлекләр ача. Хөкүмәткә дәүләт идарәсе, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә цифрлы тех­нологияләрне һәм платформа чишелешләрен файдалануга кертүне тәэмин итәргә кирәк. Алар гражданнар һәм оешмалар өчен максималь дәрәҗәдә уңай­лы шартлар тудыруга юнәлтелгән булырга тиеш.
Татарстан Республикасының шанлы тарихы бар. Без үткә­небез белән горурланабыз, алдыбызга олы максатлар куябыз. Зур бурычларны бары тик нәтиҗәле, ныклап уйла­нылган карарлар нигезендә генә башкарып чыгарга мөм­кин. Авырлыклардан курык­мыйча, бары тик алга барырга кирәк!
 
Фото: president.tatarstan.ru

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: