Татарстан – традицияләр һәм үсеш гармониясе үрнәге
Эрик БейшемБиев, Кыргызстан Республикасының Казандагы Генераль консулы

БҮГЕН ТАТАРСТАНДА КЫРГЫЗСТАННЫҢ КҮПМЕ ВӘКИЛЕ ЯШИ ҺӘМ СЕЗДӘ НИКАДӘР ТАТАРСТАНЛЫ ГОМЕР ИТӘ?
– Федераль миграция хезмәтенең соңгы мәгълүматларына караганда, Татарстан тер риториясендә Кыргызстан Республикасының 6159 гражданы яши. Күпчелеге Казанда – 3450 кеше, Чаллыда – 750, Әлмәт һәм Алабуга шәһәрләренең һәрберсендә якынча 300 кыргыз кешесе яши. Ватандашларыбыз, кагыйдә буларак, эш буенча килә, студентлар аз. Татарстанның Кыргызстан Республикасындагы вәкилләренә килгәндә, 2023 ел мәгъ лүматлары буенча, бездә 26 мең Татарстан кешесе яшәве мәгълүм.
КЫРГЫЗСТАНДА ТУЫП-ҮСКӘН, ӘММА ТАТАРСТАНГА КҮЧЕНГӘН ЯКИ БИ РЕГӘ КУНАККА, ЭШ БУЕНЧА КИЛГӘН КЕШЕЛӘРНЕҢ РЕСПУБЛИКАБЫЗ ТУРЫНДА ФИКЕРЛӘРЕ НИНДИ?
– Гомумән алганда, фикерләр әйбәт, аларга монда яшәү ошый. Татарстан үзен ку накчыллык, тотрыклылык һәм толерантлык дәрәҗәсе ягыннан югары күрсәткечләргә ия төбәк буларак танытты. Монда ватандашларыбызга уңайлы тормыш алып бару, укыту һәм эшчәнлеген җәелдереп җибәрү өчен барлык шартлар да тудырылган.
Җирле халыкның ачык, яхшы мөнәсәбәтен билгеләп үтәсе килә, алар Кыргызстан ха лыкларының мәдәни традицияләренә ихтирам белән карый. Күп кенә кыргызлар монда үзләрен өендәге шикелле хис итә: мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә үзләрен таба, иҗти магый проектларда катнаша. Шулай ук һөнәри үсеш өчен мөмкинлекләрдән дә рәхәтлә неп файдалана.
Татарстан хакимияте белән кыргыз диаспорасы арасындагы хезмәттәшлекнең югары дәрәҗәдә булуын да әйтеп китәсе килә. Бу безнең илләр арасында үзара аңлашуны тагын да ныгытуга, милли үзенчәлекләрне саклауга һәм ике яклы элемтәләрне үстерүгә ярдәм итә. Моның өчен Татарстан хөкүмәтенә һәм шәхсән республика Рәисе Рөстәм Нургали улы Миң нехановка зур рәхмәт.
Диаспоралар белән әйбәт хезмәттәшлекнең ачык мисалы – Халыклар дуслыгы йорты эшчәнлеге. Анда ватандашларымның балалары кыргыз телен өйрәнә, комузда – милли уен коралында уйный, түгәрәкләргә йөри. Шулай итеп, алар, Кыргызстаннан читтә булсалар да, милли мәдәният һәм тел, гореф-гадәтләрдән читләшми.
СЕЗНЕҢЧӘ, ХАЛЫКЛАР ДУСЛЫГЫНЫҢ СЕРЕ НӘРСӘДӘ?
– Минемчә, ул бер-беребезгә хөрмәт белән карау, мәдәниятләребез һәм традицияләребез белән чын күңелдән кызыксыну. Шулай ук безне аермый, ә берләштерә торган нәрсәләрнең кадерен белү. Халыклар арасында үзара ышаныч хөкем сөргәндә, ачык аралашу һәм аңлашуга омтылыш булганда, хезмәттәшлек һәм үсеш өчен ныклы нигез бар, дигән сүз.
Кыргызстан белән Татарстан, мәдәни яктан төрлелек булуга карамастан, аның бердәмлек чыганагы булып хезмәт итә алуына ачык мисал. Без бер төрки тамырларга барып тоташабыз, тел ягыннан да бик якынбыз, шулай ук дин һәм мәдәниятләрнең уртаклыгын да билгеләп үтәр идем. Безнең халыкларны охшаш кыйммәтләр бәйли: өлкән буынны олылау, гаиләне хөрмәт итү, белемгә һәм хезмәткә омтылу.
Мине Татарстанда мөселман гыйбадәтханәләренең христиан гыйбадәтханәләре белән янәшә торуы, һәр дингә тигез ихтирам булуы сокландыра. Бу Татарстанны башка төбәкләрдән аерып тора. Монда күпмилләтлелек, күпконфессиональлек, мультимәдәнилек хөкем сөрә.
Болар барысы да кардәшлек һәм үзара ярдәмләшү атмосферасын тудыра, ул елдан-ел ны гый бара. Шуңа күрә, мөгаен, халыкара чаралар үткәрү үзәге дә бирегә күчә: Казанда эре спорт чаралары, мәдәни, икътисадый һәм сәяси форумнар күпләп уза.
ТАТАРСТАНДА ЯРАТКАН УРЫННАРЫГЫЗ БАРМЫ? БИРЕГӘ БЕРЕНЧЕ МӘРТӘБӘ КИЛГӘН КУНАКЛАРНЫ ИҢ ӘҮВӘЛ КАЯ АЛЫП БАРЫР ИДЕГЕЗ?
– Казан – тарих, мәдәният һәм заманчалык үзара гармонияле рәвештә ярашкан, бербө тенне тәшкил иткән гаҗәеп шәһәр ул. Яраткан урыннарым арасында, һичшиксез, Татарс танның рухи һәм мәдәни мирасы символы булган Казан Кремле бар. Бу төбәкнең күпга сырлык тарихын чагылдырган һәм биредә яшәүче халыкларның дуслыгын аеруча күрсәтеп торган кадерле урын.
Кунакларга Кол Шәриф мәчетен һәм Благовещение соборын да күрсәтергә кирәк. Алар янәшә урнашкан һәм төрле дин вәкилләре арасында тату яшәү, үзара хөрмәт мөмкин булуын раслап тора. Сөембикә манарасын күрсәтеп, Казансу яр буена алып төшәр идем. Нәкъ менә шунда шәһәрнең заманча ритмын ишетергә һәм никадәр динамик үсеш алуын тоярга мөмкин.
Казанның элеккеге рухын саклап калган үзәген дә әйләнеп узарга ярамый. Әйтик, кабат ланмас атмосферасы, милли ашлары һәм кунакчыллыгы белән танылган Бауман урамын. Татар стан башкаласыннан читтәрәк урнашкан Зөя утрау-шәһәрен һәм Болгар тарихи-ар хеологик комплексын, һичшиксез, барып күрергә кирәк. Анда төбәкнең рухи тамырлары аеруча тирән сизелә.
Бу урыннарның һәркайсы Татарстанның бай мәдәниятен, традицияләрен һәм тарихын ча гылдыра. Ә Татарстан белән кыргыз халкын, үз чиратында, күпгасырлык ихлас дуслык җеплә ре, тирән ихтирам бәйли.
Миңа татарстанлыларның аралашуда ачыклыгы, ярдәмчеллеге, башка мәдәният белән дин вәкилләренә ихтирамлы мөнәсәбәте бик ошый. Татарстанлылар хезмәт сөючәнлеге, ку накчыллыгы һәм югары аралашу культурасы белән аерылып тора. Бу сыйфатлар кыргыз хал кының характерына да охшаш.
Татарстанлыларның үз традицияләрен саклап кала алуы һәм, бер үк вакытта, заман рухына йөз тотып үсү сәләте аеруча зур соклану уята. Биредә халыкның үз тарихына, туган теленә, тамырларына сакчыл карашы сизелә. Әмма кешеләрдә инновацияләргә, мәгарифкә һәм про гресска омтылыш та бик зур. Рухи кыйммәтләрнең нәкъ менә шушылай заманча фикерләү белән ярашуы Татарстанны традицияләр һәм үсеш гармониясе ягыннан дөнья күләмендә үрнәк итә.
Добавить комментарий