Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

«Татарстан» журналында халыклар дуслыгының 105 еллыгы

Декабрь аенда «Татарстан» журналына 105 яшь тула. СССРда иң беренчеләрдән булып оешкан массакүләм мәгълүмат чарасы була ул. 1977 елда, «Татарстан коммунисты» (русчасы – «Коммунист Татарии») дип аталган чакта, басмабызга Халыклар Дуслыгы ордены тапшырыла.

Басма социалистик илләр арасындагы бердәмлекне һәм хезмәттәшлекне үстерүгә, тынычлыкны, халыклар арасында дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытуга керткән өлеше, шулай ук хезмәт ияләрен коммунистик тәрбияләү буенча нәтиҗәле эшләгән һәм Советлар Союзында, аерым алганда, ТАССРда яшәүче халыкларның тормышын даими яктыртканы өчен шундый абруйлы бүләккә лаек дип табыла. Журнал бүген дә Татарстанда, күрше төбәкләрдә, хәтта чит илләрдә яшәүче төрле милләт вәкилләре турында язуын дәвам итә.

Бүген безне 105 еллык дустанә мөнәсәбәтләр бәйли. Әлеге матур дата уңаеннан күршеләребез дуслык серләре белән уртаклаша, чөнки чын дуслыкка бернинди дә чикләр юк. Казанда эшләүче төрле ил консуллары* «Татарстан» журналының түбәндәге сорауларына җавап бирә:

  1. Татарстанда сезнең илнең күпме вәкиле яши һәм сездә никадәр татарстанлы гомер итә? 
  2. Сезнең илдә туып-үскән, әмма казанга күченгән  яки бирегә кунакка, эш белән килгән кешеләрнең республикабыз турында фикерләре нинди?
  3. Сезнеңчә, халыклар дуслыгының сере нәрсәдә?
  4. Татарстанда яраткан урыннарыгыз бармы? бирегә беренче мәртәбә килгән кунакларны иң әүвәл кая алып барыр идегез?
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера