Татарстанның 2022 елдагы игелекле гамәлләре календаре
Юллар сузган октябрь
30 января 2023
ЮЛЛАР — КИЛӘЧӘККӘ ТАБА БЕР АДЫМ
Ике магистральдә дә киң колачлы реконструкцияләрдән соң автомобиль хәрәкәтенә Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов старт бирде. Километраж ягыннан озын булмасалар да, юлларның барысы да территорияләрне алга таба үстерү өчен аерым әһәмияткә ия, дип белдерде Марат Хөснуллин. «Аэропортка керү юлы бөтен бер зонага үсеш бирә, бу системалы, комплекслы эш алып бару булып чыкты. Монда күргәзмә үзәге дә, торак йортлар да, аэропорт та бар. Кайчандыр Казан аэропорты ташыган пассажирлар саны миллионнан артмый иде, ә былтыр бу сан 3,8 миллионга җитте, бөтен авырлыкларга карамастан, быел да 3,8 миллион булды. Әлбәттә, мондый юллардан башка аэропорт алга таба үсә һәм эшли алмый иде. Өстәвенә, әлеге юл Европа–Көнбатыш Кытай трассасына карый», — диде РФ вице-премьеры
«Аэропортка бара торган юлга төшкән йөкләнеш һәрвакыт зур иде, ә «Казан Экспо» күргәзмә комплексы төзелгәннән соң, биредә еш кына бөкеләр күзәтелде. Әмма реконструкция уздырып, юл киңәйтелде, нәтиҗәдә аның автомобильләр үткәрү сәләте ике тапкырга арттырылды», — дип билгеләп үтте Татарстан Президенты. «Салават Күпере» торак комплексын, Осиново бистәсен Горький шоссесы белән тоташтырган яңа юлга да ихтыяҗ бик зур иде.
«Татарстанда һәм гомумән ил күләмендә беркайчан да моның кадәр юл төзелгәне юк иде: М-12 дә, М-7 дә, Шәле–Баулы трассасы да. Бу ил һәм төбәкләрдәге җитәкчелек куйган барлык бурычларны төгәл үтәүче юл төзүчеләрнең фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә чынга аша алды. Төзелеш темплары кимемәс, дип ышанабыз, без эшләргә әзер. Иң мөһиме – бу проектлар кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән», – дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.
«Татарстан», 2022 ел.
«Татарстан коммунисты» басмасы битләрендә авторлар Ш.Мостаев, В.Хохлов һәм Р.Беляев 1971 елда 69 километр магистраль юлны ничек файдалануга тапшыру, 1975 елда Нократ елгасы аша ничек күпер салу һәм 1981 елда машина үз куәтенең өчтән бер өлешен начар юлларга сарыф итмәсен өчен нишләргә кирәклеге турында сөйли.
Казан – Яр Чаллы юлы төзелеше. 1970 нче еллар.
КИҢ ФРОНТ БУЛЫП
Ш. Мостаев,
Татарстан АССР финанс министры
...Быел «Каздорстрой» тресты коллективы 69 километр магистраль автомобиль юлларын файдалануга тапшырырга тиеш, шуларның 60 километры сәнәгать зонасына карый, калганнары — яңа шәһәрдә.
Февраль аенда юл төзүчеләр Орловка авылыннан яңа шәһәргә кадәр җир катламын салу эшен төгәлләде.
Бу участокта беренче тимербетон плитәләрне А. Сухов бригадасы салды. Апрель аенда участокны бетон белән түшәү эше тәмамланачак.
«Татарстан коммунисты»,
1971 ел.
ВАКЫТЫНДА ҮТӘРБЕЗ
В. Хохлов,
КПСС өлкә комитетының төзелеш бүлеге мөдире урынбасары
...1975 ел төзелеш индустриясе базасы объектларын төзүне тәмамлау, Түбән Кама ГЭСында, Чаллы–Казан автоюлында, Нократ елгасы аша күпер салуда эшләрне киң җәелдерү елы булырга тиеш. 10 айлык эш нәтиҗәләре Кама автозаводы төзүчеләре һәм эксплуатацияләүчеләре коллективының әлеге бурычларны намус белән башкарып чыгу, социалистик йөкләмәләрне үтәү өчен бөтен мөмкинлекләргә ия икәнлеген күрсәтә.
«Татарстан коммунисты»,
1975 ел.
ДАНЛЫ ТРАДИЦИЯЛӘРНЕ ҮСТЕРЕП
Р. Беляев,
КПССның Чаллы шәһәр комитеты беренче секретаре
...Машина үз егәрлегенең өчтән бер өлешен юллар белән көрәшкә сарыф итәргә тиеш түгел. Әлбәттә, илебез территориясенең зурлыгын, рельефының төрлелеген һәм сыйфатлы юлларның җитмәгәнлеген исәпкә алганда, бөтен җирдән үтә ала торган автомобильләр кирәк. Тик шунысы да ачык: төрле тармаклар өчен уртак проблемаларны тагын да активрак чишү зарур. Бу идея Илнең икътисади һәм социаль үсешенең төп юнәлешләрендә ачык чагылыш таба. Иң мөһиме – йөк автотранспортына үрнәк сыйфатта техник хезмәт күрсәтүне җайга салу һәм шуның хисабына «КамАЗ»ларның үтә алу сәләтен арттыру.
«Татарстан коммунисты»,
1981 ел.
Фото: tatarstan.ru, Валерий Барсуков архивыннан
Добавить комментарий