Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстанның 2022 елдагы игелекле гамәлләре календаре

Алдынгы рухлы ноябрь

Юлсызлык шартларында йөри ала торган «люкс» класслы беренче Россия машинасы Аuгuѕ Kоmеndant булды. Аны күпләп җитештерү Татарстанда – «Алабуга» МИЗ мәйданчыгында 2022 елның ноябрендә башланды. РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров проектның ил өчен әһәмиятен, әлеге вакыйгага ике ай кала, Көнчыгыш икътисади форумында бәяләгән иде.
Мантуров
АURUЅ KОMЕNDANT: РОССИЯДӘ ЭШЛӘНГӘН
«Aurus флагман проекты – безнең технологик дәрәҗәбезнең күрсәткече, без аңа соңгы 10 ел дәвамында ирештек. Мәсәлән, 2008 елда бу проектны тормышка ашыру авыр булыр иде, чөнки бездә бүген булган кайбер компетенцияләр әле юк иде». Шунда, Владивостокта ук, министр Kоmеndant машинасын ноябрь ахыры – декабрь башында күпләп чыгара башлау мөмкин булачак, дип белдерде.
Татарстан автомобиль җитештерүчеләре сынатмады. 28 ноябрьдә Денис Мантуров һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тантаналы вакыйгада катнашты. Федераль министр Аuгuѕ җитештерүенең югары дәрәҗәдә локальләштерелүен билгеләп үтте: комплектлаучылар белән тәэмин итүчеләрнең 70%ы – Россия компанияләре. Көч җайланмасы да, трансмиссия дә, электроника да, интерьер да, бизәлеш тә – Россиянеке. «Киләчәктә Аuгuѕ бренды авиация проектларында һәм суднолар төзелешендә үсәчәк», – диде РФ cәнәгать һәм сәүдә министры.
Komendant – Алабуга заводында чыгарыла башлаган икенче модель. Әлеге автомобильне җыю өчен кирәк булган барлык технологик һәм җитештерү процессларын кыска гына вакыт эчендә эшләтеп җибәрү мөмкин булды.
Денис Мантуров та, Рөстәм Миңнеханов та яңа автомобильне сынап карадылар. Аuгuѕ Kоmеndant махсус Россия шартларына җайлаштырылган. Ул юлсызлык шартларында йөрерлек егәргә, авыр юлларны үтә алу сәләтенә, шул ук вакытта седанның «люкс» классына хас комфортка ия. Заказлар 29 сентябрьдән - автомобиль Мәскәүдә киң җәмәгатьчелеккә рәсми рәвештә тәкъдим ителгәннән соң алына башлаган. Aurus – «люкс» класслы автомобильләрнең беренче Россия бренды, аның линейкасында лимузин, седан, минивэн һәм внедорожник бар. Дәүләт проектка 12,4 миллиард сум акча керткән. Компаниянең акционерлары – «НАМИ» ФДУП (63,5%), БГӘ оборона, куркынычсызлык һәм үсеш фонды. Aurus автомобильләре Алабуга (Татарстан) заводында җитештерелә.
Protatarstan, 2022 год


Кайчандыр икътисади ыргылышларның шактые стахановчылар хәрәкәтеннән башланган. «Татарстан большевигы» журналы һәм «СПАРТАК» комбинатының авыр аяк киемнәре цехы парторгы С.Бегун ничек стахановчы булырга һәм бу хәрәкәтне ни рәвешле үстеререргә кирәклеге турында сөйли.


20230112_153651
МИН КОММУНИСТЛАРГА НИЧЕК СТАХАНОВЧЫ БУЛЫРГА БУЛЫШТЫМ
– 1935 елның 25 ноябрендә мине «Спартак» күн аяк киемнәре комбинатының авыр аяк киемнәре цехына парторг итеп куйдылар. Цехта – 400 эшче, шул исәптән 16 партия әгъзасы, 12 партия әгъзалыгына кандидат, 62 комсомол бар.
Эшли башлау вакыты илдә стахановчылар хәрәкәтенең оешып китүе, аны киң җәелдерү чорына туры килде.
Әгәр 25 ноябрьдә бездә бер генә стахановчы – партия әгъзалыгына кандидат иптәш Ильин булса, хәзер стахановчылар 17 кеше исәпләнә. Стахановчыларның саны безне һич тә канәгатьләндерми, чөнки һәр эшче, бигрәк тә һәр коммунист стахановчы була ала.
Безнең цехта яңа җиһазлар юк диярлек. Станоклар да, машиналар да иске. Шуңа күрә кайберәүләр бу шартларда стахановчы булу мөмкин түгел дигән шик таратты. Күн җитештерүе – үзенчәлекле, биредә ташкүмер чыгарыла торган шахталардагы кебек рекордлар куеп булмый дигән сөйләшүләр дә булды. Стахановчылар хәрәкәтен җәелдерүгә каршылык тудыра торган бу сөйләшүләргә каршы көрәш алып бардык.
Заводта 7 ел эшләү дәверендә мин авыр аяк киемнәре цехының җитештерү процессын өйрәндем. Бу белемнәр миңа стахановчылар хәрәкәтен җитәкләүдә файдалы булды.
Иптәш Карягина мисалын китерәм. Аның эшендә әкренлек шактый сизелә иде. Арткы каешны теккәндә ул җөйнең тигезлеген күп мәртәбәләр карый иде, шуңа күрә эше дә әкренәя. Мин Карягинага тегүне ахырга кадәр туктатмаска киңәш бирдем. Ә инде каешлар артыннан үзенә йөгермәс өчен, ярдәмче хезмәткәр алырга тәкъдим иттем. Нәтиҗәдә коммунист Карягина стахановчылар хәрәкәтенә кушылды һәм эш нормасын 208–210%ка үти башлады.
Партия әгъзалыгына кандидат Ибәтуллинага да итек тегүне туктаусыз башкарырга киңәш иттем. Станокның тизлеген көчәйтү өчен, трансмиссияне минутына 100 әйләнешкә арттырдык. Ибәтуллина да алдынгылар хәрәкәтенә кушылды. Карягина башкарган продукциянең дә, Ибәтуллинаныкының да сыйфаты яхшырды.
Карягина һәм Ибәтуллина артыннан Краснова һәм Әхмәтова (икесе дә комсомол) стахановкалар булды. Безнең цехта стахановчыларның аз булуы цех эшчеләрен коллектив тырышлык белән стахановчылар хәрәкәтенә җәлеп итүгә минем барлык коммунистларны да мобилизацияли алмавым белән аңлатыла. Эшемдәге зур кимчелегем – күп нәрсәне берүзем эшлим. Үз җитешсезлегемне аңладым һәм аны төзәтергә тырышачакмын.
Scan-230111-0007
«Татарстан большевигы», 1936 ел.
Фото ТР Президентының матбугат хезмәтеннән алынды

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: