Татарстанның 2022 елдагы игелекле гамәлләре календаре
Мәдәни декабрь
ШУНДЫЙ КАТЛАУЛЫ ВАКЫТТА КИЛҮЕГЕЗ ӨЧЕН РӘХМӘТ!
– Хәзер дөнья күз алдыбызда үзгәрә бара. Ләкин әлеге кыйммәтләр сугыштан соң ук билгеләнгән иде. ЮНЕСКО
бу кыйммәтләрне һәм сугыштан соңгы карарларны кабул итте.
Ватаннарының азатлыгын саклап кала алганнар турындагы хәтерне саклап. Хәзер гомумән канкоешка, низагларга юл куярга
ярамый. Ләкин, кызганычка каршы, алар вакыт‑вакыт чыгып тора.
Шуңа күрә без эшебезне көчәйтергә тиеш. Без кемгәдер бәйле
була алмыйбыз. ЮНЕСКО – ул Берләшкән Милләтләр Оешмасы.
...Күз алдыгызга китерегез: бу очрашуны булдырмаска күпме
тырыштылар! Ләкин без алай эшли алмыйбыз. Республиканың
төп шигаре: «Без булдырабыз!». Эшкә аяк чалучылар белән килешә алмыйбыз: «булдыра алмыйбыз» дигән сүзләрне без шул
очракта гына кулланабыз. ЮНЕСКО кемнеңдер таләпләренә
җайлаша алмый. Ул әйдәп баручы көчкә ия булырга тиеш.
ЮНЕСКО кысаларында берләшкән вакытта, без аның юбилеен
билгеләп үтәр өчен кемнәндер рөхсәт сорыйкмы?! Без гамәлләр
кылырга тиеш, һәм алар дөрес булырга тиеш…
...Быел Россия Президенты Владимир Путин ярдәме белән
ЮНЕСКО аша аларның исемлегендә булган Болгарны өйрәнү
кысаларында бөтен дөньяга бер нәрсәне исбатладык. Мин ислам
динен кабул итүнең 1100 еллыгын ирекле бәйрәм итү турында
әйтәм. Менә бит мәсьәләне ничек хәл итеп була!
«Без бик яхшы эшләдек, – диде Минтимер Шәймиев. – Әгәр шундый мөһим конвенцияләрне билгеләп үтмәсәк, без үзебезнең хөрмәт итүдән туктар идек. Шундый катлаулы вакытта килүегез өчен рәхмәт!»
Хәзер бездә өч Бөтендөнья мирасы объекты бар. Казан обсерваториясе дүртенчесе булырга әзерләнә. Беренче булып ясалма
иярчен җибәргән, беренче булып кешене галәмгә очырган илдә
бу әле үз бәясен алып бетермәгән. Бүген объектларны саклау
проектларының барлыгы турында кычкырып сөйләү мөһим.
Бу еллар эчендә без торгызган Зөя һәм Болгарда туристлар саны
миллионлаган кешегә җитте.
Бөтендөнья мирасы объектлары белән кызыксыну арта бара.
Алар укучыларның күңелендә калырга тиеш. Укучылар бу объектларда булырга, аларны яратырга тиеш. Бездә инде тәҗрибә бар.
Безнең хыялланып кына торырга вакытыбыз юк. Хыяллар тормышка ашарга тиеш! Бүген уйлыйбыз һәм бүген үк эшлибез.
Бу бәйрәмне үткәрүебез белән горурланабыз! ...Без бик яхшы
эшләдек. Әгәр шундый мөһим конвенцияләрне билгеләп
үтмәсәк, без үзебезне хөрмәт итүдән туктар идек. Шундый катлаулы вакытта килүегез өчен рәхмәт!
Protatarstan, 2022 ел.
Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе. «Татарстан», 2017 ел.
ТАТАРСТАННЫҢ ЙОЛДЫЗЛЫ КҮГЕ
ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасының булачак дүртенче объекты – Казан обсерваториясенә «Татарстан» ел саен бара.
КФУ Планетарие лекторы Сергей Головкин телескоп һәм фотокамераларның астрономнарга Галәм серләрен ачарга мөмкинлек бирүе, йолдызлы күкнең матурлыгы турында сөйләде.
– Мин астрономия белән мәктәптә кечкенә сыйныфларда укыганда ук кызыксына башладым. Ә менә фотография белән өлкән сыйныфларда мавыгып киттем. Шулчакта үз кулларым белән беренче телескобымны җыйдым... Миңа һәрвакыт пейзажлар төшерү ошый иде, ләкин барыннан да бигрәк караңгыда, бөтенләй яктылык юк кебек тоелган чакта фотога төшерергә яратам. Яктылык булмаса да, фотоаппарат кеше күзе күрә алмаган караңгылык серләрен ачарга мөмкинлек бирә. Йолдызлы күкне күрергә, мәсәлән. Безнең күзләрдән яшерелгән ерак йолдызлыкларны. Телескоп һәм фотокамералар астрономнарга – Галәм серләрен ачарга, ә калганнарга астрономия объектларының гаҗәеп матурлыгына сокланырга мөмкинлек бирә. Йолдызлы күкнең матурлыгы беркемне дә битараф калдыра алмыйдыр...
Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе директоры Юрий Нефедьев үзе исемендәге обсерваториясендә Энгельгардтның ни өчен беркайчан да булмавы, нигә хатларга һәрвакыт җавап бирергә кирәклеге турында сөйләде
– Сез гаҗәпләнерсез, әмма Василий Павлович Энгельгардт исән чагында монда беркайчан да булмаган. Шәхси обсерватория төзеп, аны астрономик күзәтүләр өчен иң яхшы җиһазлар белән тәэмин итеп, ул үз хыялын Дрезденда тормышка ашырган. Аның хезмәтләре бөтен фәнни җәмәгатьчелек тарафыннан танылган, ә ул үзе Россия Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы булган!
Бервакыт кометаларның берсен тикшергәндә, аның үз уйларын фикердәшләренә җиткерәсе килгән. Теләге бик көчле булганга, ул хатлар юллый башлаган. Җавап бары тик Казаннан – Казан император университеты ректоры Дмитрий Иванович Дубягодан гына килгән. Фәнни карашларның уртаклыгына нигезләнгән дуслык шул рәвешле башланган. Ә инде яше өлкәнәю сәбәпле, күзәтүләрен дәвам итә алмавын аңлагач, Василий Энгельгардт үзенең астрономия инструментларын Казан университетына тапшырырга карар кылган. Өстәвенә ул обсерватория төзелешен дә финанслаган. Казан университетын мондый игелекле гамәл битараф калдырмый. Үлеменнән соң йөз ел узгач, Василий Павловичның васыяте үтәлә: аны бирегә күчереп җирлиләр, кабер плитәсендә лампадканы мәңге яндырып торырга дигән карар язылган документ та бар.
«Татарстан», 2017 ел.
Фото: Сергей Головкин, tatarstan.ru
Добавить комментарий