Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Татарстанның 2022 елдагы игелекле гамәлләре календаре

Татарстанның 2022 елдагы игелекле гамәлләре календаре

Очкычлы гыйнвар

27 января 2023

2022 елның гыйнварында Казанда Ту‑160М стратегик бомбардировщигы беренче тапкыр һавага күтәрелде. Самолёт төзү проектында катнашучылар бу вакыйганың ил өчен әһәмияте турында сөйләделәр.
январь


ЯҢА БИЕКЛЕКЛӘР АВИАЦИЯСЕ
– 2022 елның 12 гыйнварында Казан авиация заводы («Туполев» ГАҖ филиалы) аэродромыннан беренче тапкыр Ту‑160М ракета йөртүчесе – яңа стратегик бомбардировщик һавага күтәрелде. 600 метр биеклектәге очыш 30 минут тирәсе дәвам итте.
– Без Ту‑160 җитештерүенең тулы циклын торгыздык, әмма М модификациясендә, модернизацияләнгән двигатель, самолёт, корал белән идарә итүнең, навигациянең яңартылган системаларын кулланып. Уникаль самолётлар җитештерүне торгызуда Казан авиация заводын модернизацияләү зур роль уйнады: цехлардагы җиһазлар, очу‑сынау базасы яңартылды, дөньядагы иң эре электроннурлы эретеп ябыштыру һәм титанны вакуумда эшкәртү җайланмалары эшкә җигелде, – дип сөйләде РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, бу вакыйганы шәрехләп.
Бер үк вакытта әлеге проект буенча безнең белән хезмәттәшлек итүче предприятиеләрнең җитештерүләре дә яңартылды. Берләштерелгән двигательләр төзү корпорациясе һәм «ОДК-Кузнецов» компаниясе реактив двигательләр җитештерүне торгыздылар һәм НК-32-02 яңартылган эшләнмәсен серияләп җитештерүне җайга салдылар.
– Ту‑160 – авиация сәнәгатенең иң зур һәм югары тех‑ нологияле проектларының берсе... Бүгенге вакыйганың принципиаль әһәмияте шунда: самолёт тулысынча яңадан, нульдән төзелде, – дип белдерде Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе генераль директоры Юрий Слюсарь.
Яңадан ясалган беренче бомбардировщикны һавага уңышлы күтәрү шуны раслый: Казан авиация заводының замана таләпләренә җавап бирү өчен бөтен ресурслары да бар. Күпсанлы предприятиеләр өчен Ту‑160ны торгызу илнең бәйсезлеген тәэмин итә тор‑ ган үз эшләнмәләребезне, материалларны һәм чишелешләрне уйлап табарга этәргеч булды. Ниһаять, Ту‑160М проекты – ерак авиациянең перспективалы авиация комплексын (ПАК ДА) булдыруның мөһим өлеше.
– «Туполев» өчен Ту‑160ны яңадан җитештерү – зур әһәмияткә ия проект. Ул катлаулы һәм алдынгы авиация комплексларын проектлау һәм серияле җитештерүгә кертү мөмкинлекләрен яңа дәрәҗәгә күтәрүне аңлата, – дип саный «Туполев» ГАҖ идарәче директоры Вадим Королёв.
«Татарстан», 2022 ел.


1987 елның гыйнвар санында «Татарстан коммунисты» журналы ТАССР хезмәт ияләренең 12 нче бишьеллыкка социалистик йөкләмәләрен бастыра. Анда шул исәптән авиация транспорты тармагындагы бурычларга да басым ясала.
СОЦИАЛИСТИК ЙӨКЛӘМӘЛӘР
Фән-техника прогрессы казанышларын кертүне тизләтү, йөк ташуны планлаштыру һәм оештыруны яхшырту нигезендә транспорт средстволарын файдалануның нәтиҗәлелеген күтәрү исәбенә халык хуҗалыгының һәм халыкның йөк һәм пассажирлар ташуга булган ихтыяҗын үз вакытында, яхшы сыйфатлы итеп тулы канәгатьләндерүне тәэмин итәргә. Барлык төр транспорт белән планнан тыш кимендә 2 миллион тонна йөк, 1 миллион пассажир ташырга, заданиедән тыш, халыкка 730 мең сумлык түләүле хезмәт күрсәтергә.
Тимер юл транспортында, Белоруссия тимер юлы коллективы тәҗрибәсен куллану нигезендә, йөк ташу күләменең бөтен үсешен хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү исәбенә тәэмин итәргә. Йөк поездының уртача авырлыгын 510 тоннага арттырырга.
Гомуми файдаланудагы автомобиль транспортында бишьеллыкка договорлар буенча йөк ташу күләмен 6,5 миллион тоннага арттырырга. Хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү заданиесен 8 процентка, доходларның һәр сумына чыгымнар тотуны 15 процентка киметү заданиесен арттырып үтәргә. Автопаркны дизельләштерү һәм автомобильләрне газсыман ягулыкка күчерү исәбенә 8 мең тонна бензин экономияләргә. Пассажир автотранспортының сыйдырышын 10 процентка арттырырга.
Авиация транспортында планга өстәмә рәвештә 35 мең пассажир ташуны тәэмин итәргә. 70 мең гектар авыл хуҗалыгы мәйданында авиация-химия эшләре башкарырга.
Элемтә средстволарын үстерә баруны тәэмин итәргә. Халыкка күрсәтелә торган хезмәтләр күләмен 1,5 тапкыр арттырырга.
Республикада юллар төзү һәм реконструкцияләүне унберенче бишьеллык белән чагыштырганда 30 процентка арттырырга, нигездә район үзәкләрен Казан шәһәренә асфальт юллар белән, колхоз һәм совхозларның үзәк усадьбаларын каты түшәмәле юллар белән тоташтырырга.
«Татарстан коммунисты», 1987 ел.
Фото: uacrussia.ru

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: