Татарстанның 2022 елдагы игелекле гамәлләре календаре
Спорт феврале
27 января 2023
ОЛИМПИАДА КӨМЕШЕНӘ КАДӘР СИКЕРӘ АЛДЫ
Лениногорскидан 18 яшьлек спортчы, чаңгыда 107,5 метрга очып, Олимпиада трамплинында рекорд куйды.
– 107,5 метрлы Пекин рекорды – минем өчен максималь очыш түгел, Лениногорскида аннан да ерагракка сикергәнем бар иде, – дип белдерде Данил. – Минем шәхси рекордыма килгәндә исә, күптән түгел сборлар вакытында мин ераграк та сикердем – 111 метрга кадәр. Ә Казахстан Гран‑прие ярышларында барысын‑ нан да ераккарак очып, рекорд куйдым.
Трамплиннан сикерү белән Данил Садриев 5 яшеннән шөгыльләнә, ә үзенең беренче халыкара ярышына ул 10 яшендә бара.
Олимпия уеннары медале иясе Лениногорскида туа, анда Татарстанның трамплиннан сикерү үзәге бар. Данилның әлеге спорт төрен сайлавында абыйсы Марсның роле зур була.
– Хәтерлим әле, абыем Марс трамплиннан сикерү белән шөыльләнә башлады, ул вакытта аңа – 7, ә миңа 5 яшь иде. Шуннан соң миңа еш кына өйдә ялгыз калырга туры килде. Өйдә үземә генә күңелсез була башлагач, аңа иярдем.
Данил үзенең беренче халыкара ярышына 10 яшендә бара. Германиядә узган балалар турнирында яшь спортчы 21 нче урынны ала, ә инде бер елдан соң, Казахстанда Гран‑при ярышларында бронза медаль яулап, халыкара аренада беренче уңышына ирешә.
Олимпия җыелма командасы составына керүенә карамастан, Данил Лениногорскида үзенең беренче тренеры Николай Васильевич Герасимов белән эшләвен дәвам итә, әмма туган каласында һәм Татарстанда әлеге спорт төре белән шөгыльләнү өчен шартлар әллә ни мактанырлык түгел.
– Безнең трамплиннар чыннан да бик иске, без аларда инде биш еллап сикермибез, Лениногорскида бары җирдә генә шөгыльләнәбез. Ә сикерүләргә килгәндә, без даими рәвештә Түбән Тагил (Свердловск өлкәсе) яки Чайковскийга (Пермь крае), кайчагында Сочига сборларга йөрибез, – ди Олимпиада медале иясенең абыйсы Марс.
Садриевның Пекин Олимпиадасындагы уңышы – көмеш медаль яулавы Татарстандагы вазгыятьне үзгәртүгә этәргеч булыр, дип ышанасы килә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Данил Садриевны дәрәҗәле медале белән котлап, трамплиннан сикерү спортына игътибар артачагына өметләндерде.
Protatarstan, 2022ел.
Совет власте тәүге еллардан ук физик культураны үстерүдә халык традицияләрен саклап калырга тырыша һәм һәрьяклап ярдәм күрсәтә. «Причал» журналы ТАССР спортчыларының ни рәвешле бөтенсоюз ярышларында җиңүләре турында яза.
СОВЕТ ТАТАРСТАНЫ СПОРТЧЫЛАРЫ БӨТЕНРОССИЯ МӘЙДАНЫНА ЧЫГА
Татария чаңгычылары белән генә дан тотмый! Чаңгы җәйдән әзерләнә! Безнең күркәм җиңүләрне искә төшерик!
Бу елларда Татария спортчылары Бөтенроссия мәйданына чыга. Тәүге уңышны 1922 елда Бөтенроссия футбол олимпиадасы дип аталган беренче рәсми ил беренчелегендә футболчылар яулый. Катнашучылар арасында Мәскәү, Харьков, Тверь, Калуга, шулай ук Балтыйк флоты, Идел буе, Украина хәрби округлары җыелма командалары була. Саратовтан өч уенчы белән көчәйтелгән Казан җыела командасы Идел буе хәрби округы өчен чыгыш ясый.
1923 елның августында узган Икенче Идел буе олимпиадасы – Идел буе хәрби округы олимпиадасы Татарстан спортчылары казанышларын беренче тапкыр җитди бәяләү-сынау булды (Беренче Идел буе олимпиадасы Түбән Новгородта 1921 елның җәендә узды). Казанга 17 шәһәр – Царицын, Саратов, Екатеринбург, Чиләбе, Пенза, Орен‑ бург, Пермь һәм башка калалардан спортчылар килгән иде. Олимпиадага Наркомздрав (хәзерге «Хезмәт резервлары») стадионы капиталь төзекләндерелде. Татария физкультурачылары, 9 спорт төрендә чыгыш ясап, җиңел атлетика, футбол ярышларында беренчелекне яулады. Баскетбол уенында Уфа командасы белән финал матчы Казан командасы файдасына 59:13 исәбе белән тәмамланды. Спортның күп төрләре буенча ярышларда беренче тапкыр хатын-кызлар да катнашты.
Өченче Идел буе олимпиадасы илнең 12 шәһәре катна‑ шында 1924 елның августында узды. Идел буе хәрби округының беренче призын янә казанлылар алды. Ярышларда җиңел атлетлар иң зур уңышка иреште. Ул елларда республика спортчылары Бөтенсоюз ярышларында да яхшы чыгыш ясады. 1924 елда җиңел атлетика буенча ил беренелегендә Казаннан 11 спортчы катнашты. Мартен биеклеккә сикерүдә икенче урынны алды, Кедров – 400 метрга йөгерүдә өченче, Трубин – 200 метрга йөгерүдә дүртенче, ә Казаков ядрә ыргытуда дүртенче һәм диск атуда бишенче урынны яулады. Шулай итеп, 1924 елда Татарстан җиңел атлетлары Бөтенсоюз ярышларында да призёрлар булды...
«Причал», 1925 ел.
Фото: Cameron Spencer/Getty Images
Добавить комментарий