Татарстанның 2022 елдагы игелекле гамәлләре календаре
Яшьләр марты
ЯРТЫ ҖИҺАН БЕЗГӘ КУНАККА КИЛДЕ!
– Казан бу уникаль статуска тәүге тапкыр ия булды. Һәм ул – дөньяда әлеге оешма әгъзасы булмаган илдә** урнашкан беренче шәһәр. Бу республикабызның халыкара яшьләр хезмәттәшлеген үстерүдәге казанышларын тану күрсәткече булып тора.
ИХОның яшьләр башкаласы статусын алып, Казан халыкара саммит мәйданчыгына әйләнде. Анда без миграция, яшьләрне эш белән тәэмин итү, менталь үсеш мәсьәләләрен тикшердек. Безнең өчен үзебезгә очраган проблемаларны күтәреп чыгу һәм экспертлар белән аларны хәл итү юлларын табу мөһим.
Саммитны оештыручыларның берсе булган һәм ИХОның башка чараларында да катнашып килгән Яшьләр дипломатиясе академиясе инде сигез ел дәвамында Татарстанда яшәүче, укучы һәм эшләүче яшьләргә проектларын халыкара мәйданда гамәлгә кертергә булыша. Республикадан читкә китмичә, яшьләр халыкара аралашу, мәдәниятара диалог, үз инициативаларын үстерү тәҗрибәсен ала. Шул рәвешле Татарстан актив яшь һөнәрмәндләргә нәкъ менә биредә аякка басу һәм үз киләчәкләрен төбәк киләчәге белән бәйләү өчен шартлар тудыра. Безнең портфолиода 90 нан артык проект бар, аларда дөньяның 80 иленнән 14 мең яшь кеше катнашкан.
Минем үз миссиям исә яшьләр өчен яңа мөмкинлекләр булдырудан да гыйбарәт. Үз урынын тапкан яшьләр өчен мин бик сөенәм. Дөньяның төрле почмакларында безнең республикабыз турында сөйлиләр икән, чит илдән килгән кунаклар Татарстанга килеп киткәннән соң, стереотиплардан арынып, социаль челтәрләрдә безнең турында уңай фикерләр яза икән, бу мине бик илһамландыра. Халыкара чараларда безнең хакта сөйлиләр, фикеребезгә колак салалар, безнең белән хезмәттәшлек итәргә телиләр. Яшьләрнең фикерләү юнәлешен дөньякүләм дәрәҗәдә үзгәртергә сәләтле булуыбызны аңлау искиткеч зур стимул бирә.
Protatarstan, 2022 ел.
941 елның маенда «Татарстан большевигы» журналы битләрендә ВЛКСМ Өлкә комитетының крестьян яшьләре бүлеге мөдире К.Хәйруллин күмәк хуҗалыкларда идеология эшен ныгытуда, партия директиваларын дөрес итеп тормышка ашыруда комсомолларның роле турында сөйли.
КОЛХОЗЛАРДА КОМСОМОЛ КӨЧЛӘРЕН ДӨРЕС УРНАШТЫРЫРГА
Сталинчыл өченче бишьеллык план буенча авыл хуҗалыгы алдына куелган бурычларны үтәүдә комсомол оешмаларыннан партиянең тугрылыклы ярдәмчесе булу таләп ителә. ВКП (б) ның XVIII съездында ясаган докладында иптәш Жданов комсомолда яшьләрне политик тәрбияләүне производство эшенә нык бәйләп алып барырга кирәклекне күрсәтте. Бу күрсәтмәне дөрес итеп тормышка ашырган урыннарда комсомолецлар артель хуҗалыгының хәлиткеч тармакларында эшлиләр һәм хезмәткә социалистик караш үрнәкләре күрсәтәләр. Мәсәлән, Теләче районының «1 нче Май» колхозында партиянең башлангыч оешмасы юк, партия һәм хөкүмәт директиваларын дөрес итеп тормышка ашыру бурычы монда комсомол оешмасына йөкләнә. Политик-хуҗалык кампанияләрен үткәрүдә комсомолецлар башлап йөриләр. Бу оешмада 20 комсомолец бар. Аларның күпчелеге стахановчылар һәм колхозчылар арасында авторитет белән файдаланалар.
Кайбыч районының «Татарстан» колхозындагы комсомол оешмасы да яхшы эшли. Монда 16 комсомолецның 9 ы кырчылык бригадаларына беркетелгән. Комсомолецлардан бригадирлар һәм звено җитәкчеләре бар.
Эшне тиешенчә оештырган комсомол оешмалары күп кенә. Ләкин ВЛКСМ ның кайбер райкомнары иң яхшы комсомолецларны колхоз производствосында файдалану турында ВКП (б) Өлкә Комитетының II пленумы карарын канәгатьләнерлек үтәмиләр. Колхоз производствосында комсомол көчләрен дөрес урнаштырырга кирәк. Төп участокларга даими эшкә куелган комсомолецларның квалификацияләрен күтәрүгә аеруча зур игътибар бирергә, моның өчен агрозоотехника укулары һәм стахановчылар мәктәпләре оештырырга, комсомолецларның авангардлык ролен күтәрүгә ирешергә кирәк.
ВКП (б) райкомнары һәм башлангыч партоешмалар бу эштә комсомол оешмаларына конкрет булышлык күрсәтергә тиешләр.
«Татарстан большевигы», 1941 ел.
Фото: vk.com/kazanyouthcapital2022
* ИХО – Ислам хезмәттәшлеге оешмасы.
** Россия әлеге оешма әгъзасы түгел, әмма күзәтче ил статусына ия.
Добавить комментарий