Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Татарстанның 2022 елдагы игелекле гамәлләре календаре

Татарстанның 2022 елдагы игелекле гамәлләре календаре

Ислам рухындагы май

30 января 2023

2022 елның маенда Татарстан Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итте. «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Татарстанда ислам һәм православие диннәренең тарихи мирасын торгызу буенча барлык карарларның ни өчен бер үк вакытта кабул ителүе турында сөйләде.


май_обложка2
БУ – КҮП КОНФЕССИЯЛЕ ИЛДӘ ДӨРЕС АДЫМ
- Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулган көн – бик мөһим бәйрәм көне, һәм әлеге вакыйганы билгеләп үтү мөмкинлеге өчен илебез җитәкчелегенә рәхмәтебезне белдерәбез. Бу – күпьеллык эш нәтиҗәсе. Без ислам дөньясы белән дуслык мөнәсәбәтләрен әкренләп җайга салдык, ә икенче яктан, 12 ел дәвамында өзлексез рәвештә археологик тикшеренүләр үткәрелде. Россия Ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән нәтиҗәле мөнәсәбәтләр кора алды. 2006 елда «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркемен оештыру турында карар кабул ителде, барыбыз да дуслык һәм партнёрлык нигезендә аралашу мөһим дигән фикер белән килештек. Көнбатыш цивилизацияләренең ислам проблематикасы белән бәйле төгәл ориентирлары юк. Бу исә республикабыз әлеге өлкәдә зур тәҗрибә туплаган дигән фикергә китерде. Төркем утырышлары Күвәйттә, Истанбулда, Җиддәдә һәм Казанда узды. Исламның башка диннәрне танып кына калмыйча, алар белән уңышлы хезмәттәшлек итүен ассызыклап, без башта ук динара татулык юлын сайладык. Мисалга 2010 елда төзелгән «Яңарыш» республика фондын китереп була. 2019 елда фонд ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән борынгы Болгар һәм Зөя шәһәрләрен торгызу эшен тәмамлады.
Ислам һәм православие диннәренең тарихи мирасын торгызу белән бәйле барлык карарлар да бер үк вакытта кабул ителә. Мондый гамәл исә тынычлык һәм тату күршелек мөнәсәбәтләре өчен нигез булып тора. Бу – күп конфессияле илдә дөрес адым.
Татарстан сәясәтенең нигезе мәдәниятләр һәм конфессияләр балансын саклау, иҗтимагый һәм милләтара тотрыклылыкны эзлекле рәвештә формалаштырудан гыйбарәт.
«Татарстан», 2022 ел.


1926 елда «Спутник партийного активиста»* Татарстанда дини хәрәкәт һәм руханилар арасындагы көрәшнең ни өчен кискенлеген югалтуы турында язган.


Спутник партийного активиста № 4-5_1926_обл(1)
ДИН ӘҺЕЛЛӘРЕНЕҢ АКТИВ ҺӨҖҮМГӘ КҮЧҮЕ
Руханиларның аппетиты үсә бара һәм, дин өлкәсеннән бигрәк, сәяси өлкәгә күчә. Чаллы, Бөгелмә, Алабуга һәм Арча кантоннарында район мөхтәсибләре съездлары «хакимияткә теләкләр» арасында шул исәптән түбәндәгеләрне дә белдерде:
1. Дини белем бирү эшен мәчет белән генә чикләмәскә, аны башка биналарда да алып баруны, яңа дини мәктәпләр һ.б.ш. төзүне рөхсәт итәргә.
2. Укучылар составын яшь белән чикләмәскә.
3. Дингә каршы пропаганданы тыярга.
4. Муллалар әзерләү курсларын оештырырга рөхсәт итәргә (һәм шәһәрләрдә генә түгел, авыл җирлекләрендә дә).
5. Муллаларны гражданлык хокуклары мәсьәләсендә крестьяннар белән тигезләргә.
6. ЗАГСларга мөрәҗәгать итү заруриятен бетерергә.
7. Мирасны шәригать буенча гына бүләргә.
8. Дини мәсьәләләр буенча фикер алышканда, дин әһелләре чакырылырга тиеш.
Әгәр дини мәктәпләр ачарга рөхсәт бирелгәнче татар руханилары әллә ни активлык күрсәтмәсә, хәтта беренче мәлдә Совет власте белән «ярашырга омтылу» (марксизм белән мөселманлыкның туганлыгы турындагы теория) күзәтелсә, хәзер руханиларның актив һөҗүмгә күчүен күрәбез, ә дин әһелләре артында милли буржуазия тора... Бу активлык Бөтенсоюз үзәк башкарма комитетының 1923 елның 19 маендагы карары аркасында килеп чыкмады, без эшче-крестьян активлыгы кебек үк, вак буржуаз, советка каршы активлыкның да гомуми үсешен күзәтәбез. Бу һөҗүмнең үзенчәлеге аңа крестьяннарны да җәлеп итәргә омтылудан гыйбарәт.
Арча кантоны волостьларының берсендә гражданнар күбрәк дин иреге таләп ителгән петиция язган. Әгерҗедә район комитетына 30 дан артык кеше имзалаган гариза килгән, анда гражданнарның совет власте каршында үз вазифаларын намус белән үтәве әйтелгән, шуңа күрә совет власте дә, «халык белән яхшы мөнәсәбәтләрне бозмас өчен», дингә каршы пропаганда алып барырга тиеш түгел, дип күрсәтелгән. Бөгелмә кантоны Керкәле авылы хатын-кызлары җыелышында хакимияткә мөрәҗәгать кабул ителгән, анда «власть белән крестьяннар арасында аңлашылмаучанлыклар һ.б. килеп чыкмасын өчен, Аллаһ һәм Коръән турында бәхәсләргә юл куймау» турында сорала. Бу гаризага алтмыш кеше урынына берәү генә кул куюына да карамастан, ул типик мөрәҗәгать булып тора.
Scan-221220-0001
«Спутник партийного активиста», 1926ел.
Фото: Александр Ефремов
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: