Татарстанның 2022 елдагы игелекле гамәлләре календаре
Геймерлар июне
КИБЕРСПОРТ ТУРЫНДА
Проектның беренче тест ярышлары инде 2022 елның сентябрендә үк «Казан Экспо» территориясендә үткәрелгән иде. Фиджитал (физик уеннар + диджитал) форматы спорт, киберспорт, виртуаль һәм тулыландырылган чынбарлык технологияләрен фантастик шоуга берләштерде. Танылган офлайн һәм онлайн спортчылар дүрт дисциплинада көч сынашты: фиджитал-футбол, фиджитал-баскетбол, Beat Saber, дроннар узышы. Алай гына да түгел, футбол һәм баскетбол командалары башта виртуаль, аннары исә реаль мәйданчыкта уйнады.
– Гәрчә үзем 5 кә 5 баскетболы буенча Россия чемпионатында катнашсам да, киберспортка шикләнебрәк карый идем. Биредә фикерем тамырдан үзгәрде. Чөнки мондый оештыру дәрәҗәсе хәтта югары лигалардагы гади баскетболда да очрамый, – диде Мәскәү баскетболчысы Андрей Курченко.
– Классик спорт үсеше замана чынбарлыгы артыннан өлгерә алмый. Олимпия уеннарын телевизордан караучыларның уртача яше - 53 . Ә менә киберспорт аудиториясенең 60 проценттан артыгы – 30 яшькә кадәрге яшьләр. «Киләчәк уеннары»ның спорт тирәсендәге аудиторияне җәлеп итү хисабына тамашачылары күп булыр, дип фаразлана, – дип билгеләп үтте Татарстандагы «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» АКБО генераль директоры урынбасары Ранко Тепавчевич, 2024 елда тулы форматлы «Киләчәк уеннары» үткәрү өчен сайлануның республикага нигә шулкадәр мөһим булуы хакында сөйләгәндә.
– Традицион Олимпия триадасы – тән, ихтыяр һәм гакылны инде хәзер үк тормышыбызның бер өлешенә әйләнгән дүртенче компонент – технологияләр белән тулыландыру тәкъдим ителә. Безнең илебез һәрвакыт өр‑яңа технологияләрне үстерергә омтылды һәм дөнья спортын актив рәвештә алга этәрде, – дип сөйләде «Киләчәк уеннары» идеясе хакында проект авторларыннан берсе, РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко. – Бу хәрәкәт аудитория игътибарын җәлеп итә алыр, дип ышанам. Без аерым бер төркемнәрнең инертлыгын җиңеп чыга алырбыз, фән үсешенә булышырбыз, цифрлы казанышларны яхшыртырбыз, дип уйлыйм. Бу безнең традицион спорт төрләрендәге традицион алдынгылыгыбызга менә дигән өстәмә булачак!
Protatarstan, 2022 ел
1925 елда басылган «Причал»* журналында спорт рубрикасын алып баручы М.Симский бүген һәм киләчәктә оештырылачак уеннар, шулай ук ребус чишү серләре, шахмат армиясен көрәшкә әзерләү һәм Мәскәүне «җиңү» хакында сөйли.
КАЗАН ӘЗЕРЛӘНӘ
Спорт сезоны әле рәсми рәвештә ачылмады, әмма кичләрен НКЗдрав стадионында инде кояшта каралып та өлгергән физкультурачылар мәш килә.
Билгеле ки, без – Мәскәү түгел. Һәм андагы 1 Май йөрешендә катнашкан егерме мең физкультурачы белән мактана алмыйбыз.
Әмма спортка җәлеп ителгән 1000нән артык яшь эшче сезон ачылышы ярышларында катнашырга җыена.
Ачылыш көне программасында җиңел атлетика да, ирекле уеннар да, спорт уеннары да бар.
Яшьләр әзерләнә...
Кичке сәгать 5 тә стадионга җан керә.
Кыска һәм ерак арага йөгерешчеләр аяк яза. Диск, ядрә яки зур чүкеч ыргытучылар көчен сыный.
Сәгать җиденче киткәч, кырда футболчылар пәйда була.
Алар да әзерләнә...
17 майда Казан җыелма командасы югары уку йортлары командасы белән очрашачак.
Аннары инде башка төбәк командалары белән матчлар башлана:
24 майда Сормово заводлары командасы белән,
31 ендә – Ульяновск яки Самара,
7 июньдә исә Мәскәү белән. Моңа кадәр казанлылар һич тә җиңә алмаган, әмма бик тә җиңәсе килгән Мәскәү белән!
М. Симский
ДЕБЮТЛАР
Шахмат уенын өйрәнгәндә дебют яки партиянең башлануы җиңүгә ирешү өчен искиткеч мөһим чара булып тора һәм еш кына партиянең ничек тәмамлануы нәкъ менә шуңа бәйле дә. Дебютның максаты – үзеңнең шахмат армияңне яуга әзерләү, фигураларны мөмкин кадәр уңышлы итеп тезеп кую.
Бары шуннан соң гына уенга, «партиянең уртасына», ягъни һөҗүм һәм саклануларга күчәргә була.
Аеруча мөһим булганга, дебютлар курсы аеруча яхшы эшләнелгән дә.
Партияне ничек башларга соң? Нинди йөреш иң яхшысы санала? Иң яхшы йөрешләрдән берсе – 1 е2- е4, ул шундук ферзьгә һәм филгә юл ача. Әлбәттә инде, бу йөреш һичшиксез отышка китерми, ул бары тик уенны җанландырып җибәрә һәм кызыклырак кына итә.
М. Симский
«Причал», 1925 ел
Фото: gamesofuture.com
Добавить комментарий