Татарстанның 2022 елдагы игелекле гамәлләре календаре
Транспортлы июль
ТРАКТОР ҮЗЙӨРЕШЛЕГӘ ӘЙЛӘНӘ
Ике дистә галим, программистлар, конструкторлар, шул исәптән институт студентлары һәм магистрлары, «МТЗ-Татарстан» компаниясе белән хезмәттәшлектә агрегатны берничә ай эчендә тулысынча диярлек үзгәртеп коралар.
– Тракторга электрон җиһазларны һәм сенсорика системасын көйләү өчен, без механика системасын бөтенләй үзгәртеп ясадык. Хәзер бу тулысынча автоматлаштырылган техника, моңа ясалма күрү, навигация һәм элемтә системалары, автопилот һәм читтән торып идарә итү системалары да керә, – ди ИМһМТИ директорының беренче урынбасары Антон Егорчев.
Трактор бензинда да, электрда да эшли ала: аңа аккумуляторлар көйләнгән, аларның запасы 4–5 сәгать эшләргә җитә. Трактор белән руль артына утырып та, куркыныч участокларда эшләгән вакытта кеше сәламәтлегенә зыян китерү куркынычын мөмкин кадәр киметергә сәләтле гаджетлар ярдәмендә читтән торып та идарә итәргә мөмкин.
«Пилотсыз» эшләү системасы җиһазлары тулысынча үзебездә җитештерелгән компонентлардан гыйбарәт.
– Эшебезнең асылы тракторны «А» ноктасыннан «Б» ноктасына барырга өйрәтүдән түгел, ә дөрес архитектура һәм программа белән тәэмин итүдән гыйбарәт, алар тракторга оператор тарафыннан куелган бурычларны – билгеле бер траектория буенча йөрүдән башлап иң яхшы юлны мөстәкыйль сайлап ала белүгә кадәр һәм башкаларны автоном рәвештә үтәргә мөмкинлек тудыра, – ди Антон Егорчев.
Институтның 2022–2023 елларга планында тагын да зуррак агрегат белән эшләү күздә тотыла. Мондый проектлар технологик үсеш өчен генә түгел, мәгариф өчен дә файда китерә. Студентларны реаль заказлар белән эшләргә җәлеп итү нәтиҗәсендә, 2022 елда ИМһМТИда «Махсус робот техникасында инфокоммуникацияләр» һәм «Ясалма интеллект һәм суперкомпьютер исәпләүләре» дип аталган ике яңа магистрлык программасы, берничә яңа лаборатория, компьютер класслары һәм фәннитикшеренү үзәкләре ачылды. Пилотсыз трактор ясау эше әнә шул үзәкләрнең берсендә алып барылды.
Protatarstan, 2022 ел.
1941 елның май санында «Татарстан большевигы» журналында А. Харитонов һәм А. Владимиров республика оешуның 21 еллыгына багышланган күзәтү белән чыгыш ясый. Мәкаләдә ТАССРдагы социалистик тормышта ирешелгән казанышлар турында сөйләнә.
Әмма әлегә бу эшләнмәгән икән, партия оешмаларына киләчәктә дә, билгеле бер кыска вакытка, бөтен вак‑төяк мәшәкатьләрне дә кертеп, җир сөрү, чәчү, уңыш җыю һәм башка авыл хуҗалыгы эшләре белән шөгыльләнергә туры киләчәк».
И. Сталин
ДАНЛЫКЛЫ ЕЛЛЫК
Татарстан АССР оештырылуга 21 ел тулды. Бу еллар эчендә ТАССР, Советлар Союзының алдынгы социалистик республикасы әйләнеп, индустриаль республика булып үсте һәм СССР хөкүмәте тарафыннан Ленин ордены белән бүләкләнде. Совет власте елларында ТАССРның промышленносте өр-яңадан корылды, гаять зур завод-фабрикалар салынды. Социализмның җиңүе нигезендә илебездә эксплуататор сыйныфлар бетерелде, авылда колхоз строе тәмам җиңде.
Татарстан авылларында хәзер 15 меңнән артык кеше, катлаулы машина техникасын үзләштереп, тракторчы, комбайнчы, машинист һәм механик булдылар. ТАССР колхозларына хәзер 106 МТС хезмәт күрсәтә. Колхоз һәм совхоз кырларында 5752 трактор һәм 3054 комбайн эшли. Болар янына тагын меңнәрчә катлаулы сугу машиналары һ. б. бар.
Колхоз строен ныгыту һәм авыл хуҗалыгын катлаулы машиналар белән баету нәтиҗәсендә совет власте крестьяннарның хезмәтен җиңеләйтеп кенә калмады, бәлки иген уңышын елдан‑ел күтәрә бару өчен бөтен мөмкинлекләрне тудырды. Үткән елны, һава шартларының иген уңышы өчен уңайсыз булуына карамастан, алдынгы колхозлар, стахановчылар югары уңыш алдылар.
Колхозлар җәмәгатьләштерелгән терлек үрчетү эшендә дә шактый уңышларга ирештеләр. Безнең бурыч социалистик игенчелекне һәм терлекчелекне тагын да үстерүдән гыйбарәт. Моның өчен 1941 елны югары иген уңышы алуга ирешергә, колхоз фермаларында терлекләр санын арттырырга, тракторлардан, комбайннардан һ.б. төрле авыл хуҗалыгы машиналарыннан тулысынча файдаланырга кирәк. Хәзер иң әһәмиятле бурыч игеннәрне тәрбияләп үстерүдән һәм урып‑җыю эшләренә үрнәк булырлык итеп хәзерләнүдән гыйбарәт.
Авыл хуҗалыгы буенча да бик зур чаралар үткәрелә. Өченче бишьеллык план буенча Татарстанда 40 яңа МТС оештыру күздә тотыла. Боларның күбесе оештырылды инде. 1942 елга кыр эшләренең 81 проценты механикалаштырылачак.
Татарстан халкы үзенең 21 ел эчендә ирешкән җиңүләре белән бик хаклы рәвештә горурлана һәм киләчәккә шатлык һәм ышаныч белән карый. Орденлы Татарстан халкы киләчәктә Ленин – Сталин партиясе тирәсенә тагын да ныграк тупланыр. Коммунизм өчен, ватаныбызның данын, аның оборона куәтен тагын да күтәрү өчен, завод-фабрикаларыбызда һәм социалистик кырларда мул продукт җитештерү өчен, бөек Сталин җитәкчелегендә героик көрәштә алдынгылар сафында булыр.
«Татарстан большевигы», 1941 ел.
Фото КФУның ИМһМТИ архивыннан
Добавить комментарий