Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Татарстанның 2022 елдагы игелекле гамәлләре календаре

Татарстанның 2022 елдагы игелекле гамәлләре календаре

Цифрлы август

30 января 2023

2022 елның августында башкала үзәгендә, элек «Спартак» фабрикасы торган урында, Казанның икенче ИТ‑паркы ачылды. Аңа беренче совет электрон-исәпләү машиналарын ясаучы Бәшир Рәмиев исемен бирделәр. Парк – киләчәк турында хыялларның чынга ашуы ул: монда эш, ял һәм үсеш өчен бөтен нәрсә бар. «ИТ-парк» Югары технологияләр өлкәсендәге технопарк» ДАУ директоры Руслан Власов паркның ни өчен ачылуы турында сөйләде.


Руслан Власов
ЦИФРЛЫ ПАРККА СӘЯХӘТ
– Кеше бу 50 мең кв. метрлык мини-шәһәрдән чыкмыйча да диярлек яшәргә мөмкин, дип шаярталар кайчак. Көндез син резидентлар өчен офиста эшлисең дә, төштән соң икенче катка төшеп, төрле митапларга һәм профиль чараларга йөрисең, кичен спорт залына яки киберспорт аренасына барасың, аннары беренче каттагы ресторан, гастробар яки пиццерияләргә кичке ашка юнәләсең. Берничә минутлык юл ераклыгында гына беренче ИТ-парк, «Сувар» һәм Urban бизнес үзәкләре, «Идея» технопаркы урнашкан. Без хәзерге һәм киләчәктәге цифрлы проектлар һәм аларның авторлары үссен, камилләшсен өчен, уңайлы синергетик мохит булдырырга омтылабыз.
Яңа ИT-паркның профессиональ юнәлештәге үзенчәлекләреннән берсе – яңартылган стартап-хаб. Беренче ИТ-паркның башлангыч стадиядәге проектларны сыендырган бизнес-инкубаторыннан аермалы буларак, яңа хаб күпмедер дәрәҗәдә җитлеккән стартапларга йөз тота. Проект инде сатуга чыккан, аның расланган гипотезалары, формалашкан командасы булырга тиеш. Болар барысы да көндәшлек мохитен тудырачак.
Без үз алдыбызга колачлы максат һәм бурычлар куябыз: яңа парк резидентларының көтелгән кереме инде 2023 елда ук 20 млрд сумнан артып китәчәк, 3 мең эш урыны булдырылачак. Вазгыятькә һәм сынауларга җайлашачакбыз, ни дисәк тә, ИТ-җәмгыятьне формалаштыру тәҗрибәбез бар.
Protatarstan, 2022 ел.


1925 елның августында Казанда балалар шәһәрчеге барлыкка килә. «Причал» һәм А. Заволжский «Казан Онегиннары»ның йөрәкләрен яндырган урыннан ничек итеп 400 балалык «эш кайнап торган кырмыска оясы» ясарга һәм квалификацияле пролетарийлар тәрбияләргә икәнен бәян итә.


август_причал
ТАТАР БАЛАЛАР ШӘҺӘРЧЕГЕ
Арча кыры артында матур яшел бакчалар җәелеп китә һәм шушы әрәмәлеккә Евгений Дебс исемендәге балалар шәһәрчеге сыенган. Кайчандыр биредә Казан Онегиннары мәхәббәтләрен юксынып йөргән, нәзакәтле, кылтык ханымнар күз сирпеп узган, бакчаның күләгәле аллеяларыннан хушбуй исләре килеп торган...
Хәзер ул – эш кайнап торган кырмыска оясы. Тәрбиячеләрнең кайгыртучан кулы астында 400 бала яңа тормыш-көнкүреш төзи. Балалар шәһәрчеге ике дистәгә якын бакча йортын биләп тора.
4 тән 8 яшькә кадәрге сабыйларның көн тәртибе план белән билгеләп куелган. Алар төп‑төгәл сәгать сигездә тора һәм, иртәнге аштан соң, барысы бергә яшел мәйданчыкка тарала. Көн тәртибендә – саф һавада йөрү, уеннар, табигать белән танышу. Төшке аштан соң – әвәләү, рәсем ясау, кәгазь фигуралар кисү.
Мәктәп укучылары аерым урнаштырылган. Алар К.Маркс, Рыков һәм М.Вахитов исемендәге өч пионер отрядына һәм өч октябрят отрядына бүленгән. Аларның көне иртәнге 7 дә башлана. Сәгать 9 дан 12 гә кадәр төркемле дәресләр бара. Хезмәт тә, уку да, ял вакыты да төгәл чиратлаштырыла.
Бакчада эшләү, производство урыннарына, Идел буена экскурсияләр балалар тормышын төрлеләндерә.
Балалар үзидарәгә дә өйрәнә. Аларның оешмалары тулы бер челтәр хасил итә. Монда башкарма бюро һәм биш комиссия: мәдәни, агарту, контроль, хуҗалык һәм иптәшләр суды комиссияләре бар.
Яңа тормыш төзүчеләр революцион исемнәр йөртә: «Рим», «Ким», «Азат», «Ирек» һ.б. Балалар арасында искиткеч сәләтлеләр – җырчылар, декламаторлар һәм рәссамнар очрый. Татар балалар шәһәрчеге «русныкы» белән бик якын элемтәдә тора. Балалар бер-берсен кунакка, спектакльләргә чакыра. Кыскасы, милли ызгыш-каршылыкның әсәре дә юк.
Дөрес, шәһәрчекнең хәл итү бик авыр булган ихтыяҗлары күп, әмма мәгариф халык комиссариаты аңа һәрьяклап булышлык күрсәтә. Биржа комитеты ай саен шәһәрчеккә 200 сумга якын акча җибәрә.
Шәһәрчек халкы чиста һәм сау-сәламәт. Авырулар 15 проценттан артмый. Корчаңгы авыруы – якынча 5%, трахома – 3-4%, туберкулез – 2% һәм 5% чамасы бизгәк авыруы күзәтелә.
Балалар шәһәрчеге – квалификацияле пролетарий һәм мәдәни хезмәткәрләр үстереп чыгара торган коммунизм бакчасы ул.
Scan-230111-0004
Татар балалар шәһәрчеге.
«Причал», 1925 ел
Фото: tatar-inform.ru

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: