Татарстанның 2022 елдагы игелекле гамәлләре календаре
Шигъри cентябрь
30 января 2023
КЫРЫМ БЕЛӘН ТАТАРСТАН АРАСЫНДАГЫ ИҖАДИ КҮПЕР
– «Волошин сентябре» Халыкара фәнни‑иҗади симпозиумы моннан 20 ел элек интернетта әдәби конкурс белән башланып китте. Волошин фестивале яңа проектлар ярдәмендә Кырымның төрле шәһәрләрен йөреп чыкты һәм менә Зур җиргә юл алды. 2022 елның ике юбилее – үзара дус булган Марина Цветаеваның 130 еллыгы һәм Волошинның 145 еллыгы, Алабуга белән Коктебельне, Кырым белән Татарстанны иҗади күпер аша тоташтырырга кирәк, дигән фикергә китерде. Идеяне Татарстан Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова һәм республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова да хуплады.
Мин Татарстанда еш булам. Минемчә, республикада шагыйрьләр бердәм түгел. Аларны бергә тупларга кирәк дигән фикер туды. Фестивальдә бу бик уңышлы рәвештә тормышка ашырылды. Алабугада, «Заманча рус поэзиясендә Казан нотасы» кичәсендә, Татарстан шигърияте йолдызлары: Алексей Остудин, Глеб Михалев, Алена Кәримова, Нури Бурнаш, Алексей Кириллов, Олеся Балтусова катнашты. (Алабуга исә мине таң калдырды. Бу – тиңе булмаган музей-шәһәр. Без дә Коктебельне шундый итәргә хыялланабыз).
Икенче чара – «Казан әдәби берләшмәләре белән очрашу» кичәсе Казандагы Милли китапханәдә узды. Анда ARS POETICA, «Калитка», «Бутылка Клейна», «Белая ворона» әдәби берләшмәләре катнашты. Кунакка килгән шагыйрьләр белән мондый очрашулар зур иҗади дуслыкка нигез салыр, дип уйлыйм.
Волошин фестивале яңа шигърият формаларын даими эзләү юлында. «Любовь без парашюта» шигъри спектакле һәр шәһәрдә зур кызыксыну уятты.
«Шигърият театры» проекты кысаларында Казан театр училищесы белән хезмәттәшлек файдалы булды. Көмеш гасыр кагыйдәләре буенча шагыйрьләр турниры кызык үтте.
Волошин фестиваленең Россия буенча зур сәяхәте әле башланды гына, дип уйлыйм. Һәм аңа старт Татарстанда бирелде!
«Татарстан», 2022 ел.
1941 елның маенда «Татарстан большевигы» журналында танылган татар шагыйре Гадел Кутуй рус шагыйре Михаил Лермонтовның үтерелүенә 100 ел тулу уңаеннан мәкалә бастыра. Анда ул шагыйрь иҗатының әһәмияте турында сөйли.
РУС ХАЛКЫНЫҢ БӨЕК ШАГЫЙРЕ
М. Ю. Лермонтов, 27 яшенә дә җитмәстән, 1841 нче елның июлендә һәлак булды. Аны патша реакциясе, царизм строе, Мартынов пулясы һәлак итте.
Гаять актив һәм гел алга омтылышлы характерда булган Лер‑ монтов яшьтән үк царизмга каршы үзендә әче нәфрәт саклап үсә.
1825 елны декабристлар восстаниесе була. Канлы патша декабристларны җәзалау өчен мәйданга туплар китертә. Герцен бу турыда: «Сенат мәйданында туплар гөрселдәве бөтен бер буынны уятты», – дип язды. Лермонтов та әнә шунда уянган яңа буынның бер вәкиле.
Ул бала чагында ук Пушкинны яратып укый, ирек турында җырлаган бөек шагыйрьнең әсәрләрен аерым дәфтәргә күчерә, ятлый һәм үзе дә Пушкинга ияреп яза башлый.
Лермонтовның политик карашы, аңы декабристлар башлап җибәргән революцион юлда, Москва студентлары даирәсендә яшерен түгәрәкләрдә үсә. 30 нчы еллар башында Лермонтов ре‑ волюциянең Россиядә җиңәчәген алдан хәбәр итә...
1837 елга кадәр Лермонтов, берничә әсәре басылып чыкса да, киң массага танылмый әле. 1837 елда бөек Пушкин үтерелә. Лермонтовның «Шагыйрьнең үлеме» дигән шигыре халык тавышы булып яңгырый. Шигырь кулдан кулга йөреп күчерелә, ун меңнәрчә данә таратыла. Царизм Лермонтовны да үтерергә курка. Ул аны Кавказга сөргенгә җибәрә.
Социалистик Октябрь революциясенә кадәр буржуаз әдәбият‑ чылар Лермонтов иҗатын бозып күрсәтәләр иде. Аның иҗаты буржуаз әдәбиятчыларның ялган «анализ»ларыннан арчылды. Лермонтовны без хәзер рус халкының бөек политик шагыйре итеп аңлата алабыз.
Әйе, Лермонтов рус халкының бөек шагыйре. Ләкин аның иҗатындагы азатлык мотивлары, ватанны ярату тойгылары, якты киләчәк өчен көрәшкә чакыру көче – башка халыклар өчен дә уртак. Ул татар халык шагыйре Габдулла Тукайга да үз иҗатындагы җылылыкны бирә. Пушкин белән беррәттән, Лермонтовны да Тукай үзенә кояш итеп ала, аның әсәрләрен татарчага тәрҗемә итә.
Совет власте чорында Лермонтов әсәрләрен СССР халыклары телләренә тәрҗемә итү аеруча көчәйде. Татар телендә аның күп кенә лирик шигырьләре, «Безнең заман герое» романы, «Мцыри» поэмасы, «Купец Калашников турында җыр»ы һәм башка әсәрләре чыкты.
Лермонтовның үтерелүенә йөз ел тулу көннәрен үткәрүгә СССР ның барлык халыклары хәзерләнәләр.
Лермонтов әсәрләренең 1940‑41 елларда рус телендә - алты миллион, СССР халыклары телләрендә ике миллион тираж белән чыгуы моңа бик ачык шаһит. Менә болар барысы да бөек шагыйрьгә совет халкының иң яхшы һәйкәле.
«Татарстан большевигы», 1941 ел.
Фото Андрей Коровиннан алынды
Добавить комментарий