Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстанның 2022 елдагы игелекле гамәлләре календаре

Ел саен төгәлләнгән елга йомгак ясап, без бары тик яхшы нәрсәләрне – канәгатьлек китергән, яхшырак булырга ярдәм иткән, хәтердә/телефонда якты кадрлар булып калган, кәефебезне күтәргән гамәлләрне генә искә төшерергә тырышабыз. «Татарстан» үзенең 2022 елгы календарена узган елның иң истәлекле вакыйгаларын туплады. Һәм үзенең иске басмалары тупланмаларында да быел йомгак ясалган эшләрнең параллельләрен күреп гаҗәпләнде. 102 ел яшәү дәверендә басмабыз битләрендә мондый игелекле эшләр күп яктыртылган, алар турында шактый язылган икән: еллар‑айлар буенча урнаштырылып, күп мәртәбәләр татарстанлыларны үзләренең күркәм эшләре, фидакарьлекләре белән горурланырга мәҗбүр иткән.

Без менә шундый «параллель» гамәлләр календарен эшләргә тырыштык – узган елның һәр вакыйгасына төрле елларда «Причал», «Татарстан большевигы», «Татарстан коммунисты» дип аталган басмабызның 1925, 1936, 1941, 1971, 1987 нче елгы саннарында яктыртылганнардан параллельләр китердек. Вакыйгаларны чагыштырырга, тормышыбызның никадәр үсеш кичерүен күзәтергә мөмкин: әйтик, ГОЭЛРО планын тормышка ашырудан алып ТЭФ‑2022 Энергетика һәм энергия нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумына кадәр юл үтеп, безнең энергетика тармагы нинди биеклекләргә ирешкәнен күрергә була.
Рәхәтләнеп укыгыз һәм чагыштырыгыз!

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: