Тавыш биреп төзекләндер
Үзара салым авылларыбызны ничек матурлый
18 января 2019
Теманы ныклабрак ачыклау өчен без башта Печищи авыл җирлегенә юл тоттык, аңа әлеге авылдан тыш кечкенә генә Захваткино авылы да керә. Монда тавыш бирү, нинди генә тема көн үзәгендә тормасын, һәрвакыт диярлек район буенча иң түбәне. Эчтән генә сорауларыма тискәре җаваплар алачагыма әзерләнеп барам. Тик юкка борчылганмын икән.
ЯКТЫРАК БУЛСЫН!
Печищи авыл җирлегенең яшь, энергиясе ташып торган башлыгы Леонтий Яковлев безне җирлекнең истәлекле урыны – «Гремячка» чишмәсе янында каршы ала. Ике ел элек меценатлар чишмәнең иске «өен» һ ә м к у п е л ь н е алыштыра. Быел Качману көнендә бәкегә чумарга теләүчеләрнең саны Введенская Слобода тирәсендәге Идел ярындагыга караганда да күбрәк булгандыр.Леонтий Владимирович суны татып карарга тәкъдим итә. Ул таудан агып төшә, шуңа күрә артезиан суына караганда җылырак һәм чыннан да бик тәмле икән.
– Үзара салым буенча референдумга моның нинди мөнәсәбәте бар соң? – дип сорыйм җирлек башлыгыннан.
– Турыдан-туры, – ди, бер дә аптырап калмыйча, Леонтий. – Алдагы ике елда үзара салым акчалары ярдәмендә без су белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл иттек, шул исәптән Гремячкада су алу урынын тәртипкә китердек.
Күп еллар дәвамында Печищида су белән җитди кыенлыклар булган икән. Ярты гасырлык юбилеен билгеләп үткән җирле суүткәргечкә капремонт ясалмаган диярлек. Кешеләр Гремячкага суга йөрергә ияләшкәннәр… Әмма хәтта Печищи краннарына суны кайтару кебек максат куелган 2015 елдагы беренче референдум да җиңел генә үтми. Кешеләрдә механизмның үзе шик уята, һәм җыелган акчалар чыннан да суүткәргеч челтәрен ремонтлауга тотылырмы-юкмы дип уйлыйлар.
– Акчаларны бик озак җыйдык, ләкин бу акчалар суүткәргечнең иң проблемалы берничә йөз метрын тәртипкә китерергә генә җитте. 2017 елда халык дәртләнебрәк тавыш бирде, бөтен сумманы диярлек бик тиз тупладык. Бу акчаларга резервуарны алыштырырга ниятлибез, – дип сүзен дәвам итте җирлек башлыгы.
Без Леонтий Владимирович офисына юл тотабыз. Анда башлыкны үз йомышлары белән килгән Александр Кличёв һәм Печищи ФАП мөдире Нина Галимҗанова көтеп тора иде.
Аларның референдумда катнашу-катнашмаулары белән кызыксынам. Быел яктырту системасын яңарту өчен һәр кешедән 150 сум акча җыярга булганнар. Пенсионерлардан, күп балалы гаиләләрдән һәм көндезге бүлектә укыган студентлардан (аларның күбесе Казанда укый) 75 сумнан җыярга сөйләшкәннәр.
– Үзең өчен, туган авылыңны матурлау өчен 150 сум бирмәскә соң! – дип үз фикерен белдерә Александр Иванович. – Урамнарда караңгы бит!
– Бөтенләй караңгымыни?
– Әйе, урам башында фонарь һәм урам ахырында, минем өй янында – дөм караңгы… Ә тирә‑якта – чокыр-чакыр, тыкрыклар, егылып, аягыңны сындырырга була…
– Алай булгач, авылыгызда референдумга халык аз килә икән соң? – дип, саклык белән генә сүз катам. Тавыш бирергә хокукы булган җиде йөзгә якын кешенең яртысыннан аз гына күбрәге референдумга килгән. Шул яртының яртысы гына урамнарны яктырту системасын яңартуны яклап чыккан.
– Кайберәүләр болай дип фикер йөртә: минем өй янында ут бар бит, миңа кирәкми. Ник мин башкалар өчен түләргә тиеш әле? Кемдер ял көнне өеннән чыгарга иренә. Күпләр авылда теркәлгән, үзләре шәһәрдә яши. Яисә шунда көн саен эшкә йөри, – дип аңлата Нина Галимҗанова. – Әле тагын шәһәрдә теркәлеп, монда яшәгән «дачниклар» бар, алар тавыш бирә алмый. Ләкин алар үз теләкләре белән акча бирәләр – аларның акчаларына дәүләт субсидиясен өстәп булмавы гына кызганыч.
Кире кайтканда Леонтий Владимирович безне Печищи мәктәбе белән таныштыра. Кар көртләрен ерып барып, спорт мәйданчыгы янында тукталабыз. Леонтий Владимирович, сорау биргәнемне көтмичә, сөйли башлый:
– Минем сезгә авылда ниләр эшләнгәнлеген күрсәтәсем килә. Яхшы яктан, әлбәттә, – дип шаяртып ала ул, минем аптырабрак калганымны күреп. – Спорт мәйданчыгын без дәүләт программасы буенча ясадык, район бюджеты акчаларына 800 метрга якын юлга вак таш түшәдек – аның буенча тауга йөк машиналары ашлык амбарына күтәрелә, мәктәп янындагы мәйданчыкны һәм керү юлын асфальтладык. Әгәр бөтенесен дә исәплибез икән, 2018 ел эчендә 11 миллион сумнан артык субсидия алган булып чыгабыз. Бу барлык спонсорлык акчаларын кертеп исәпләгәндә – үз авылларына актив ярдәм итүче берничә эшкуар яши биредә. Үз көчебез белән генә моның кадәр эшне эшләп бетерә алмаган булыр идек – Печищи авыл җирлегенең бюджеты – 2,3 миллион сум… Димәк, үзара салым – инфраструктураны яхшырту инструменты гына түгел. Бу гражданнарны авыл эшләренә җәлеп итү ысулы да.
БЕРДӘМ ТАВЫШ ҺӘМ ХӘТЕР
Югары Ослан районы башлыгы урынбасары Сергей Осянин белән бергә Борнаш авыл җирлегенә барабыз. Республика буенча алганда үзара салым темаларының күпчелеге якынча бертөрле – юлларга вак таш түшәү, зиратларны коймалау һәм тәртипкә китерү, урам яктырткычлары урнаштыру. Шулай да Борнаш халкы үз юлы белән бара.
– Көзен һәм язын безне су баса дияргә була. Юлны аркылы чыгып булмый, урап узарга ерак. Ә аръяктагы мәктәпкә балалар йөри, – ди авыл җирлеге башлыгы Сергей Бурукин.
Без тирән булмаган, әмма киң чокыр аркылы салынган тимер күпер уртасында торабыз. Күперне агымдагы елда җыелган үзара салым акчасына төзегәннәр. Акчалар – бюджеттан алынган субсидияләр белән бергә 430 мең сумга якын – чокырның текә ярларына алып менүче ике киң сукмакка таш җәяргә дә җиткән.
Аннан алданрак үткән референдумнарда Борнаш авыл җирлегендә яшәүче халык юлларны рәтләргә сөйләшкәннәр. Әлеге акчалар хисабына (һәр кешедән 500әр йөз сум) Татар Борнашы, Каинки, Юматово авылларындагы юлларга вак таш түшәгәннәр.
Сергей Бурукин безне авыл үзәгенә таба алып бара. Каршыбызда – Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган ачык яшел төстәге истәлек һәйкәле. Аның артында агач чиркәү күренә. Чиркәү төзелешенә акчаларны хәйриячеләр – борнашлылар Мария һәм Илгиз биргән. Яңа чиркәү фонында ярты гасыр элек төзелгән һәйкәл бик тыйнак күренә.
– Нәкъ менә быелгы референдумда барысы да диярлек 300әр сум акча җыярга һәм һәйкәлне яңартырга дип тавыш бирделәр. 2020 елга – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәйкәлне матурлыйбыз. Без әлеге көнне лаеклы каршыларга телибез. Җирлектән киткән 600дән артык кеше яу кырларында ятып калган. Кешеләр туганнарының сугышта катнашуы турындагы документларны китерәләр һәм мемориаль такталарга аларның да исемнәрен кертүне үтенәләр. Шуңа күрә һәйкәл безнең барлык авылдашларга – сугыштан кайта алмаганнарга да, яу кырларыннан җиңү белән кайтып керә алучыларга да, тыл хезмәтчәннәренә һәм сугыш чоры балаларына да багышлана, – ди Сергей Бурукин.
ИРТӘГӘГЕ КӨН ЮЛЛАРЫ
Татар Борнашыннан соң Рус Макылына – Макыл авыл җирлегенең административ үзәгенә дә сугылырга уйладык. Монда үзара салым турындагы карар референдумнар аркылы түгел – чагыштырмача яңа ысул – гражданнарның җыеннарын оештыру ярдәмендә кабул ителгән. Юлда Сергей Осяниннан район халкының үзара салымга мөнәсәбәте турында сораштырам.
– Безнең асылда шәһәр яны территориясенә керүебезне исәпкә алырга кирәк. Шуңа күрә дә район буенча уртача тавыш бирүнең республиканыкыннан түбәнрәк – 60–62 процент (2018 елгы референдумнарда Татарстан буенча тавыш бирү уртача 69 процентка якын – ред. иск.) булуын аңларга кирәк. Быел бюллетеньнәрдә күрсәтелгән максатларга 82 процент катнашучы тавыш бирде. Димәк, беренчедән, авыл җирлекләре башлыклары темаларны формалаш
тырганда халык ихтыяҗларыннан чыгып эш иткәннәр, икенчедән, гражданнар референдумнарга уңай карыйлар, – ди Сергей Викторович. 2019 елда Югары Ослан районында үзара салым программасы 19 авыл җирлегенең 17сендә тормышка ашырылачак, дип тә өсти. Референдумнар Югары Ослан һәм Коргуҗа авыл җирлекләрендә үткәрелмәгән, чөнки беренчесендә узган елгы референдумда кабул ителгән сумманы җыеп бетерергә һәм ике зыяратны тәртипкә китерергә уйлыйлар, икенчесендә шулай ук башланган проектны төгәлләргә һәм үзара салым акчаларына янгын депосы төзергә ниятлиләр икән. Барлык проектларның арзан тормавына бәйле рәвештә бөтен сумманы җыярга кирәк. Эш шунда ки: 1 апрель – республика Финанслар министрлыгы субсидияләрне исәпли (һәр җыелган сумга 4 сум исәбеннән) һәм күчерә торган көнгә әлеге җирлекләр буенча җыемнар 50–60 процентны тәшкил иткән. Ә 1 апрельдән соң җыелган акчаларга субсидияләр бары тик киләсе елның февралендә генә килә.
– Җыеп кына әйткәндә, 1 апрельгә кадәр никадәр күбрәк акча җыйсаң, төзелеш сезоны ахырына шулкадәр күләмдәге эшләрне башкарып чыгарга була. Үзара салым акчаларын тоту процедурасы катлаулы. Акчалар тотылачак эшнең теләсә кайсы төре өчен авыл җирлеге проект һәм смета документациясен эшләргә тиеш, ә аны тиешле инстанцияләрдә раслаганнан соң – проектны гамәлгә ашыруга тендер игълан итәргә кирәк, – дип аңлата Сергей Викторович.
Рус Макылы авыл советы янында безне җирлек башлыгы Алинә Матвеева каршы алды. Озакка сузмыйча, 2019 елгы үзара салым акчалары тотылырга тиешле урыннарны карарга юнәлдек. Юлда референдум урынына ни өчен халык җыеннары уздыруларын сораштырам.
– Референдум, беренчедән, җирлеккә кергән барлык торак пунктларның уртак максатлары өчен, икенчедән, җыемнарның күләме – суммасы өчен тавыш бирүне күздә тота. Ә халык җыеннары процедурасы тавыш бирү вакытында турыдан-туры максатны да, сумманы да сайларга мөмкинчелек бирә. Кечкенә авыллар өчен бу бик кулай механизм. Сәеттә, мәсәлән, 76 гражданның 40ы тавыш бирүдә катнашты, – дип сөйли Алинә Илшатовна. – Алар авылдагы юлларны ремонтларга дип, 1000әр сум акча җыярга карар иттеләр. Анда нигездә пенсионерлар яши, әмма алар бик актив. Дачниклар да үзләреннән өлеш кертергә вәгъдә иттеләр. Клянчино авылында тавыш бирергә хокукы булган кешенең 78е, балалар мәйданчыгы төзергә дип, 500әр сум акча тапшырырга карар кылды. Татар Макылында тавыш бирергә хокуклы 121 кешенең җыенда 95е тавыш бирде. Зыяратка койма тоту максатына 300әр сум акча җыярга булдылар. Дачниклар шулай ук үз өлешен кертәләр, дөрес, аларның акчаларына субсидияләр өстәлми, гәрчә без моны гадел дип санамыйбыз – алар да безнең территориядә хуҗалык тоталар һәм авылдагы уңайлылыклардан файдаланалар.
Халык арасында «Сельхозтехника» дип йөртелгән «микрорайон»га җитәбез. Алинә Илшатовна машинасын туктата,вак таш түшәлгән юлга басабыз.
– 2016 елда үткәрелгән беренче референдум нәтиҗәсендә җыелган үзара салым акчаларына су алу урынын төзекләндердек, резерв насослар сатып алдык, скважиналар төбенә бетон җәйдек – су белән тәэмин итү проблемасын тамырдан хәл иттек. 2017 елда юлларны тәртипкә китерергә ниятләдек. «Сельхозтехника» районы 80 нче елларда барлыкка килгән, шул ук исемдәге предприятие белән бергә. Монда берничә йөз кеше яшәде, ә юллар беркайчан да булмады. Һәм менә үзара салым акчаларына без юлларны рәткә салдык, – дип аңлата Алинә Илшатовна.
Рус Макылы авылының «тарихи» чигенә якынлашабыз. Алда, кар каплаган кыр аркылы – яңа микрорайон.
– Балалар бакчасы һәм мәктәп бу якта, ә теге якта бик күп яшь гаилә яши. Киләсе елның февралендә үзара салым акчаларының калганын алып, юл салачакбыз, – ди Алинә Матвеева.
Кар салган кырга күз атып, яңа юлның ничегрәк узачагын күзалларга тырышкан арада яныбызга күрше йортта гына яшәүче апа килеп баса. Яңа танышым Анна Алексеевнадан үзара салым программасына мөнәсәбәтен сорыйм.
– Уңай, башкарылган эш күзгә күренә. Алинә Илшатовна молодец ул! Узган ел авыл юлларына таш җәябез дигән максатны куйдык – эшләнде. Бик уңай хәзер, туфлидән йөрсәң дә була… Нинди вакытлар бар иде бит… – ди Анна Алексеевна. – Ә хәзер төзекләндерү тулы көченә алып барыла. Файдалы эшләргә тотылган акча жәл түгел. Мин хуплыйм!
Әгъзам Гобәйдуллин, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе:
– Дәүләт тарафыннан күрсәтелгән ярдәм шактый киң күләмдә булса да, җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итү өчен муниципаль берәмлекләрнең җирле бюджетларында акча һәрвакытта да җитеп бетми. Федераль законнарга ярашлы рәвештә, мондый очракларда хакимиятләр үзара салым процедурасын куллана алалар. Татарстанда әлеге программа республика Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплавында 2013 елда старт алды. Программаның асылы гади: авыл кешесеннән җыелган һәр бер сумга республика тагын дүрт сумны өсти. Ләкин бу акчаларны референдум нәтиҗәсендә генә бүлеп бирергә мөмкин. Референдумда һәр гражданин ирекле рәвештә авыл җирлеген үстерү сораулары буенча үз фикерен белдерә һәм аны акча белән ныгыта. Үзара салымга караган төп сорауларны һәм җыелачак акча суммасын билгеләү өчен авыл җирлеге башлыклары һәм депутатлар халык белән очрашулар үткәрә. Акчаларны тоту үтә күренмәле булырга тиеш: чыгымнар турында хисап массакүләм мәгълүмат чараларында басыла һәм халыкка төбәк бюджетыннан акча алынган елдан соң килүче елның 1 февраленнән дә соңга калмый тәкъдим ителә. Бүген авыл кешеләренең зур күпчелеге үзара салымда актив катнаша, ә Татарстан тәҗрибәсе федераль дәрәҗәдә өйрәнелә, башка төбәкләргә үрнәк итеп куела. Исегезгә төшерәм: үзара салым процессы ирекле һәм ачык. Әгәр халык референдумга каршы чыга икән – бу аларның ихтыярында.
Добавить комментарий