Диңгезгә караган өяз шәһәре
Сәяхәтчеләр, балык яратучылар һәм гашыйк романтиклар өчен чын җәннәт.
Тәтеш урамнары тоташ истәлекле урыннардан тора: ХIХ гасыр ахыры – ХХ гасыр башында сәүдәгәр Крупиннар, Серебряковлар, Колсановлар, Полосухиннар төзегән йортлар... Хәтта, махсус экскурсион әзерлегегез булмыйча, кайсының кем йорты икәнен аера алмасагыз да, аларны күрүдән алган эстетик ләззәт кимемәячәк. Шулай ук текә ярдан 400 басмалы озын агач баскыч белән дулкыннарга кадәр үк төшкәндәге гаҗәеп Идел елгасы манзарасы да – онытылмаслык. Идел‑су монда диңгез кебек, ярлары күренми, әмма бер диңгез дә матурлыгы, киңлеге, тигез су өслеге ягыннан аның белән ярыша алмый.








Тәтеш – балыклы шәһәрчек. Балыкчылар, һичшиксез, мондагы биниһая зур уңыш белән мактана ала: 1921 елда тотылган искиткеч зур ак балыкка натураль зурлыгында куелган һәйкәл – үзе бер горурлык. Эрнест Хемингуэй әсәрендә тасвирланырга лаеклы вакыйга бу! Беләсегез килсә, ул чакта Иделдән 960 кг авырлыктагы балык тотылган! Аның эченнән 197 кг уылдык, бер капчык кысла, шамбы, чөгә балыклары чыккан...
Хәзер Иделдә андый ак балыклар инде күренми. Аның каравы, килгән кешеләр өчен балык кибетендә ысланган табан балыгын, чехонь, бёрш дигән киптерелгән вак балыкны һәм башка Идел деликатесларын сатып алу мөмкинлеге бар. Кибет киштәсеннән баш әйләндергеч ысланган-тозланган-киптерелгән балык исләре аңкып тора. «Тәтешкә килеп тә, аннан төрле зурлыктагы балыклар тартмасын алып китмәү – гомумән, яхшы түгел», – дип исәпли җирле халык. Ә кунаклар үзләрен бик яхшы тота – автомобиль багажникларын Идел күчтәнәчләре белән тутырмыйча китми.
Әгәр дә сез романтиклар сафыннан икән, өяз шәһәреннән киткәнче, Долгая Полянага – барыня Елизавета Молоствова утарына кереп чыгарга онытмагыз. Аның матур, әмма моңсу риваятькә охшаган катлаулы тормыш тарихы турында тыңлагыз. Йөзьяшәр карагайлар аллеясеннән үтегез, ул – Тәтеш өязе дворяннары җитәкчесе Владимир Германович Молоствовның кәләше Елизавета Берга туй бүләге булган. Бер-берсен һәм үз йортларын яраткан бу ир белән хатын тарафыннан төзелгән кечкенә җәннәт бакчасына үз бәягезне бирегез. Иренмичә, кыргыйлашкан алма бакчасы аша озын юлдан Идел буена төшегез – кайчандыр аның чәчәк аткан, җимеш биргән чакларын күз алдына китерегез... Алмалардан кайнатма һәм шәраб ясаганнар. Каскадлы буаларда форель балыгы һәм пар аккошлар йөзгән... Ә яшь барыня шигырьләр язган, хәзер алар утарда романслар булып яңгырый...
В этом мире мне жаль
Нежной ласки твоей,
Удивленного милого взора,
Золотого заката средь тихих полей,
Над заснувшей землей звёзд узора...
НИЧЕК БАРЫРГА:
Казаннан М7 трассасы буйлап барырга, аннан М241 трассасына борылырга. Тәтешкә кадәр башкаладан 149 чакрым
Добавить комментарий