Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
"Тимер ат"ны кышын әзерлә

"Тимер ат"ны кышын әзерлә

"Безнең эш домино принцибына нигезләнгән, беренче адым ясагач, калган 100 адымны ясамый хәлең юк".

27 декабря 2016

Машина-трактор паркларын һәм яшелчә-бәрәңге саклагычларны капиталь төзекләндерү программасы импортны алыштыру хәрәкәтен көчәйтеп җибәрергә ярдәм итә. Әйтик, дистәләгән мең тонна бәрәңгене эре сәүдә челтәрләренә бер көндә генә таратып чыгып булмый. Шуңа да, бозылмасын өчен, аны тиешле шартларда сакларга кирәк. Машина-тракторларны да никадәр тиз ремонтласаң, эшең шулкадәр тизрәк башкарылачак. 

Бәрәңгегә таләп югары
Тәтештә эреле-ваклы иллеләп фермер хуҗалыгының берсендә - “Нур” агрофирмасында гына яшелчә белән бәрәңге саклагыч бар. Калган эшкуарлар чөгендер һәм бөртекле культураларга өстенлек бирә.
Радик Нургалиев Тәтештәге “Нур” агрофирмасын 12 ел җитәкли. Анда йөзгә якын кеше эшли. Биш мең гектардан  артык мәйданда ни генә үсми: бөртекле,  кузаклы культуралар, көнбагыш, кукуруз, рапс, кәбестә, бәрәңге һ.б.
- Соңгы еллардагы корылык аркасында, сөрүлек җирләрендә яшелчә үстереп карарга булдык. Эшчеләргә хезмәт хакын вакытында түләргә кирәк, салымнар исә тагын да хәтәррәк. Чыгымнар кимеми, шуңа да табышны арттырырга кирәк. 2012 елда мелиорация программасына кереп, су сиптерү җиһазлары сатып алдык. Акча тотмый гына нәтиҗәгә ирешеп булмый. Быел “Нур”да 400 тонна кәбестә белән ике мең тонна бәрәңге алдык. Аларны ярминкә-базарларда сату үтемле түгел. Эре сәүдә челтәрләре белән хезмәттәшлек итә башладык, – дип аңлатты Радик Нургалиев.
1
Аның әйтүенчә, кибет киштәләренә чыгарыласы продукциягә югары таләпләр куела. Бәрәңгене сортларга аеру һәм капчыкларга тутыру өчен аерым складлар булдырырга кирәк. Җитмәсә, продукцияне кибетләргә илтәсе дә бар. Чөнки сәүдә челтәрләренең иномарка фуралары “Нур”ның яшел саклагычына килеп туктый алмый, моның өчен керү юлларына бетон түшәргә кирәк.
Зурлыгы ягыннан бәрәңге 70-120 миллиметр калибрына туры килергә тиеш. 70тән кечерәк яки 120дән зуррак булганы инде кабул ителми.
- Быелгы ашлыкны элеватор белән хуҗалыкта саклап, сатмыйча торабыз. Базар бәясе безне әлегә канәгатьләндерми. Кәбестә белән чөгендерне яхшы алалар. Былтыр бәрәңгене нибары биш сумнан сатарга мәҗбүр булдык, хәтта үзкыйммәтеннән дә кимрәк булды, – диде әңгәмәдәшебез.
Бәрәңге белән кәбестәне озаграк саклап, ел дәвамында сату өчен, махсус бина  кирәк. “Нур”да элеккеге машина-трактор паркы бинасын, төзекләндереп, яшелчә саклагычка әйләндергәннәр. Бу эш 6,5 миллион сумга төшкән, шуның  1,1 миллион сумын дәүләт каплаган. Бинаның түбәсе алыштырылган, диварлары җылытылган, тәрәзәләр куелган, идән бетонланган.
3
- Бәрәңге кышын 2 градус җылыда саклана, моның өчен вентиляция системасы кирәк. Быел көз яңгырлы булды, бәрәңге җирдән юеш чыкты, аны вентиляциядән башка гына киптереп булмый. Март-май айларында суыткычның кирәге чыга. Вентиляция белән суыткычны икесен бергә хуҗалыгыбызга урнаштыру 25 миллион сумга төшә. Безнең эш домино принцибына нигезләнгән, беренче адым ясагач, калган 100 адымны ясамый хәлең юк, – дип аңлатты “Нур”лы җитәкче.
Тәтеш район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ринат Хәкимов әйтүенчә, үсемлекчелектә нәтиҗә тиз күренә, ә терлекчелектә күп көч куярга кирәк. Сөтчелеккә дә игътибарны арттырырга кирәк, ди ул үзләре турында.
– Район авыл хуҗалыгы тармагында бер меңгә якын кеше хезмәт куя, уртача хезмәт хакы – 17 мең сум. Кайбер хуҗалыклар үз эшчеләренә 25-30ар мең дә түли. Президент программалары гамәлгә ашырыла башлагач, кешеләрнең эш шартлары яхшырды, – дип бәя бирде идарә башлыгы.
4
Чылбырлысы китә, тәгәрмәчлесе килә
Республикада иң алдынгы хуҗалыкларның берсе - Чүпрәле районындагы «Цильна»  хуҗалыгында 140лап кеше хезмәт куя. Тәтештәге ниятне монда инде тормышка да ашыра башлаганнар: соңгы өч елда сыерларның баш саны 500дән  750кә кадәр арттырылган. Быел сөтне дә былтыргыга караганда ун процентка күбрәк җитештерергә хыялланалар.
Шунысы гаҗәп: 2015 елда кредит алмый гына эшләгәннәр биредә. Юкса, быел гына да «Цильна»да яңа техника алуга 12 миллион сум тотылган, булганын төзекләндерүгә - 10 миллион. Хуҗалыкның баш икътисадчысы Тәлгать Бохаров әйтүенчә, банклар кредитны югары процент ставкасы белән бирә (20-22% чамасы). Алар хуҗалыкларны батыра гына, дигән фикерен җиткерде ул.
Хуҗалыкның нәтиҗәлелеген арттыру өчен, «Цильна»да машина-трактор паркларын төзекләндерү программасыннан файдаланганнар. Бу эш 2 миллион 100 мең сумга төшкән, шуның 950 меңен Хөкүмәт үз өстенә алган. Силос-сенаж базын да 1 миллион 50 мең сумга ремонтлап, дәүләттән 450 мең сум кире кайткан. Республика программасы ярдәмендә сыер абзарлары да яңартылган.
- Республикадагы машина-трактор паркларының күбесе һаман да “буржуйка”лар белән җылытыла, ә безнекенә газ кертелде. Ел әйләнәсе эшләү өчен шартлар тудырылды. Паркта ремонтны чылбырлы тракторлардан башлыйлар. Алар, музей экспонаты буларак, бик аз калды инде. Хәзер тәгәрмәчле тракторларга күчеп барабыз. Чөгендер җыю өчен генә транспортны читтән яллыйбыз, калган эшне үзебезнең техника белән башкарабыз. Берничә ел элек 16 миллион сумга чөгендер комбайны сатып алдык. Ул 20 төрле техниканы алыштыра, – дип, заманча техниканың куәте турында сөйләде Тәлгать Бохаров.
7
Үзе йөри, үзе рәтли
Ремонтка башта тракторлар, аннары чәчкечләр, культиваторлар кебек агрегатлар кертелә. Соңгыларын махсус эшчеләрдән төзелгән бригадалар караса, механизатор үз техникасын үзе рәтли, андый вакытта техникага караш та бүтән төрле, ремонт та сыйфатлырак башкарыла, дип аңлатты «Цильна» белгечләре. Механизаторга моның өчен тариф буенча өстәмә акча түләнә. Катлаулы тракторны ремонтлауга ике атна чамасы китә, гадиләрен “тәртәгә кертергә” бер атна да җитә. Яңа елга кадәр тракторларга игътибар бирәләр, ә аннары комбайннарны рәтлиләр.
- Кыр эшләре вакытында берәр җайланма сафтан чыкса, эретеп ябыштыру агрегаты урнаштырылган трактор җибәрелә. Бер төн эчендә двигательләрне дә ясаган чаклар булды. Запчастьләр белән ягулык-майлау материаллары бик кыйммәт хәзер. Двигатель сафтан чыкса, аның күп өлешен алыштырырга туры килә, – дип аңлатты әңгәмәдәшебез.
«Цильна»да 42 трактор бар. Паркның буш торганы юк. Яздан - җәйгә, көздән кышка күчкәндә техниканы тулысынча карап чыгалар. Хәзер республика хуҗалыкларында “тимер ат”ларны кышка саклануга куялар. Һәр районга Казаннан комиссия килеп, техниканың торышына бәя бирә. 1 һәм 2 урынны алган хуҗалыкларны республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы акчалата бүләкли.
 8
Тузган техника
Сүз дә юк, «Цильна» аягында нык басып тора, ә менә район авыл хуҗалыгы өлкәсенең хәле шәптән түгел. Чүпрәледәге техниканың 68 процентка тузган. Республикада бер чәчүлек гектарына 153 ат көче туры килсә, районда бу күрсәткеч – 149. Шуңа да район җитәкчелегенә һәм хуҗалыкларына машина-трактор паркларын төзекләндерү программасына теше-тырнаклары белән ябышырга кирәктер.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Җәмил Шәрипов сөйләвенчә, быел машина-трактор паркын төзекләндерүгә районда алты хуҗалык дәгъва кылган. Лимит чикле булганга, матди хәлләренә карап, дүртесен сайлап алганнар. Төшеп калган ике крестьян-фермерлык хуҗалыклары бәхетләрен киләсе елда сынап карый ала.
2
Шикәр заводында чират
Тәтеш белән Чүпрәле якларына барып, чөгендернең бик тә табышлы яшелчә икәнлегенә төшенеп кайттык. Тәтешнең авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ринат Хәкимов әйтүенчә, районда сәнәгать предприятиеләре юк, бөтен өмет – терлекчелек белән үсемлекчелектә. Быел 457 мең центнер шикәр чөгендере алып, якындагы Буа заводына тапшырып баралар. Яңа елга чаклы эшне төгәлләргә ниятлиләр.
Былтыр Тәтештә чөгендерне 3600 гектар мәйданда чәчсәләр, быел – 4600 гектарда. Киләсе елда “шикәрле” мәйданны 6000 мең гектарга кадәр киңәйтмәкчеләр.
- Бездә чөгендерне чәчүдән башлап җыюга кадәр технология җайга салынган. 45 миллион сумга чөгендер комбайны сатып алдык. Районда шундый дүрт техника бар, хуҗалыкларга уңышны җыеп алырга бердәнбер инвесторыбыз - “Ак барс” агрофирмасы да алты комбайнын биреп торды, – дип сөйләде Ринат Хәкимов.
Чүпрәле районындагы «Цильна»  хуҗалыгында елына 700 гектарда 25 мең тонна чөгендер җитештерелә. Баш икътисадчы Тәлгать Бохаров зарланып та алды: “Буа заводында чират зур, эшкәртергә өлгермиләр. Үз район җитештерүчеләрен чиратсыз кертәләр, ә безнең бер рейсыбызны гына кабул итәләр”. Шунлыктан «Цильна» үз продукциясен Ульяновскидагы заводларга илтеп тапшыра.
- Без алар белән 40/60 программасы нигезендә эшлибез: әзер шикәрнең 40 процентын завод үзенә калдыра, 60 процентын безгә бирә. Былтыр чөгендерне 65 миллион сум күләмендә җитештереп, шуның 60 проценты - 46 миллион сумы кайтты. Бер тонна чималдан 80 килограмм шикәр чыга, – дип сөйләде ул.
Кайвакыт «Цильна»да  башка төрле дә эшлиләр: заводка, башкарылган хезмәте өчен акча түләп, шикәрне тулы күләмдә үзләренә алып калалар. Ә аннары шуны саталар яки орлыкларга, гербицитларга алмаштыралар.
Былтыр бу хуҗалыкның еллык кереме 260 миллион сумны тәшкил иткән. Исәпләп чыгарсак, шикәр чөгендере хуҗалык бюджетының биштән бер өлешен тәшкил итә. Быел еллык керемнәрен 350 миллион сумга җиткермәкчеләр.
5
Машина-трактор паркларын капиталь төзекләндерү программасы 2016 елда башланды.
Корылмалар саны: 112
Акча лимиты: 270,7 млн сум
Республика бюджетыннан: 81,2 млн сум
Хуҗалыкларның үз акчалары: 189,5 млн сум

 
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: