Төп пассажир кәнәфие
Президентлар өчен ВИП-самолетлар ничек эшләнә
30 марта 2017
Казан авиация заводында КПСС ҮК генераль секретаре өчен №1 нче номерлы Борт, һәм шулай ук ГДР, Куба, КХДР, Ангола һәм СССР белән дус башка илләрнең лидерлары өчен самолетлар җыялар иде. Президентлар өчен эшләнгән кайбер Ил-62М самолетлары, моннан өч-дүрт дистә ел элек җыелган булсалар да, әле хәзер дә дәүләтнең беренче затларын йөртә. 2015 елның февралендә интернетта иптәш Ким Чен Ынның Төньяк Корея башкаласы күгендә очып йөрүен сурәтләгән фотолар пәйда булды. Фотодагы самолет – безнеке, әле совет чорында Казанда җыелган «ильюшин».…
Бүген бу инде бернинди сер түгел. Ләкин без хәзергә кадәр иң кызыклысын белмибез. ВИП-самолет салонын бизәгән кызыл агач осталарына квалификацияле инженерларга түләгәнгә караганда өч мәртәбә күбрәк түләргә әзер булулары турында, мәсәлән. Һәм тагын оча торган апартаментларны бизәгендә Төп пассажирның зәвыгы ни күләмдә исәпкә алынуы турында.
ВИП-ИНТЕРЬЕР ДОМИНОСЫ
Бервакыт Леонид Ильич Брежнев төн уртасында «президент» самолетының йокы бүлмәсендә уянып китәдәкарават башында гадәттәге бортпроводникны чакыру төймәсен таба алмый. Төймә әлбәттә беркая да китмәгән, ләкин генсек инде олы яшьтәбулуы сәбәпле, аны бөтенләй башка яктан эзли. Ләкин Төп пассажирныңяше ・ акланыр өчен сәбәп түгел. Мондый «ЧП» дан соңбашкалага тиз арада белгечләр чакырыла ・ «конструктив җитешсезлекләрне» юкка чыгару өчен. Нәтиҗәдәкарават янында берьюлы өч чакыру төймәсе урнаштырыла ・ икесе баш очында, берсе ・ аяк очында. Теләмәсәңдә・ табасың Өч төймәле әлеге самолет соңрак аныңдәвамчысына, алга таба тагын бер генераль секретарьга күчә…
Кадерле Леонид Ильич өчен 1 нче номерлы Бортныңберенчесен әле 60 нчы еллар ахырында җыйган булалар. Салонны ул бер күрүдәбик ошаткан, дип сөйлиләр. БрежневныңИл-62 сендәһавада килеш тәдәүләт эшләрен башкару өчен бөтен нәрсәбула. Утырышлар өчен иркен конференц-зал. Булышчылар өчен аерым салон. Ишек артында ・ Төп пассажирныңрөхсәтеннән башка беркемгәдәкерүрөхсәт ителмәгән эш кабинеты, йокы бүлмәсе һәм персональ бәдрәф. Койрыкта ・ дөньяныңтеләсәкайсы ноктасына шалтырату мөмкинлегенәия элемтәузелы. Барысы да гади, зиннәтлелеккәым да юк дияргәбула. «Дияргәбула» ・ чөнки салон өчен махсус эшләнгән җиһазлар кызыл агач шпоны белән капланган, ә идәндә・ натураль келәм. Эш кабинеты стенасында кызыл агач белән бизәлгән СССР гербы урнаштырылган. Тагын әле вакыт пояслары күрсәтелгән сәгать һәм югары сизгерлеккәия КВ-диапазонлы («дошман тавышын» тыңларга теләгән һәркемнеңзур хыялы!) үзебездәэшләнгән приемник та була.
Салондагы җиһазлар, интерьерныңбизәлеше ・ боларныңбарысын да Казан белгечләре эшли. Төп пассажир теләге буенча вакыт-вакыт салонныңэчке ягына үзгәрешләрне дәалар кертә Леонид Ильич, мәсәлән, салонда ванна бүлмәсе кирәклеген искәртә гәүдәсенеңчандырлыгы белән аерылып тормаган генераль секретарьга озак очышлардан соңсу коенып чыгу комачауламагандыр, билгеле. Ләкин конструкторлар аптырап кулларын гына җәяләр: лайнер эченәванна кертүһәм шул ук вакытта авиация куркынычсызлыгыныңкатгый таләп-ләрен саклау мөмкин булмый. Дөрес, генсек үпкәләми: юк икән ・ юк, коен-мый да түзәргәмөмкин.
Ул вакытта Ил-62 самолетында шартлар гомумән спартаннарча була. Әйткәнебезчә шактый cаллы гәүдәле Леонид Ильич очыш вакытында артка китәторган, киңлеге 90 см лы караватта ял иткән һәм зарланмаган ・ сугыш үткән кеше бит, фронтта мондый «комфорт» турында хыялланырга гына булган. Әйләнәторган кәнәфиләр ・ уңайлы, ләкин гади тукыма белән тарттырылган. Серванттагы рюмкалар ・ гап-гади пыяладан, хәтта алтын белән дәйөгертелмәгән. Аныңкаравы, өстәлләр полировкадан ялтырап тора. Хәтта эш кабинетындагы түгәрәге дә анда Леонид Ильич иптәшләре белән домино уйнарга ярата. Доминодан кырылган өстәл өстен һәрбер очыштан соңдиярлек яңартырга туры килгән.
Сүз уңаеннан, әлеге түгәрәк өстәл 1 нче номерлы Бортныңинтерьерын бизәгәннәрнеңкәефе кырылуга да сәбәп булган. Салонны комиссия-гәтапшырганда, кабул итүчеләрнеңберсе өстәлнеңөстен көч белән тартып карый ・ өстәл әйләнеп каплана. Өстәлне урнаштырган эшче идәнгәберкетеләторган конструкциянеңшөребен начаррак борган булган икән. Җаваплыларга эләгә премиядән колак кагалар, катгый кисәтүдәясала үзләренә Әинде җиһазны моннан соңкүз белән генәтүгел, көч белән дәтикшерәләр: сакланганны саклармын дигән бит.
КОМАНДАНТЕ СТИЛЕНДӘ
Брежнев очкан ИЛ-62М мирас буен-ча Михаил Сергеевич Горбачевка күчеп, берничәай үткәннән соң Мәскәүдән хәбәр ирешә тиз арада кием шкафы ясарга! Эш Горбачевта түгел, әберенче ледида икән. Раиса Максимовна шелтәясаган: «Туным һәрвакыт бөгәрләнә «Плечикларга» элгәч, шкафныңбиеклеге җитми ・ итәге бөкләнә..» Шкафны яңадан ясыйлар, һәм инде беренче лединыңкиемнәре моннан соңбернинди дәуңайсызлыклар кичерми...
Әле Горбачев вакытында ук салоннан кунаклар өчен тотылган рюмкалар тезелгән сервант юкка чыга. (Горбачев һәм рюмка ・ нонсенс!) Иркенәеп калган урында телевизор һәм видеомагнитофон пәйда була ・ вакыт һәм Төп пассажирныңталәпләре үзгәрешләргәкитерә Соңрак, Борис Николаевич заманында, ВИП-салон СССР гербы белән хушлаша ・ бу инде хәзер Россия Президенты самолеты була.
Һәр лидерның・ үз зәвыгы һәм үз таләпләре. Казанда моны башкаларга караганда яхшырак беләләр. Эрих Хонеккер өчен самолет ясаганда, ВИП-салонныңбөтен компоновкасын үзгәртергәтуры килә ГДР лидеры үз апартаментыныңбашка генераль секретарьларныкы һәм президентларныкы кебек уртада түгел, әалгы өлештәурнаштырылуын тели. Аныңталәбе буенча эш кабинетын зуррак итәләр, ләкин йокы бүлмәсе шактый кечерәя.
Революцион минимализм хас булган Фидель Кастро ИЛ-62 гәзаказ биргәндәдәүз принципларыннан тайпылмый. Казанда аңа дип эшләнгән салон ・ ул күпләгән кечкенәбүлекләр, берсе дәөстенлекле итеп ясалмаган. КубаныңТөп пассажиры самолетында җитәкченеңперсональ урыны да, йокы бүлмәсе дәбулмый. Һәр бүлектә・ бары тик өстәл, диван һәм ике кәнәфи. Команданте күңеле тарткан теләсәкайсы бүлеккәурнашып, кунакларны һәм үзен озата йөрүчеләрне шунда чакыра алган. Һәм бизәлештәдәартык нәрсәләр юк ・ барысы да бик гади, күзгәбәрелми, хаки төсендәге френчы кебек эш өчен тәгаенләнгән.
КИМ ИР СЕННАН СӘЛАМ
Төньяк Корея лидеры салонын ясаганда Казан белгечләренәозак изаланырга туры килә Иптәш Ким Ир Сенныңталәпләре күрше бөек державадагы партиядәшенәкараганда да күпкәҗитдирәк булып чыга: әле интерьерныңтөсе ошамый, әле җиһаз дөрес урнаштырылмаган. Ә безнеңбелгечләргәиңзур мәшәкать тудырганы КХДР гимны була... Техник биремгәкараганда, персональ лайнерда хуҗаны һичшиксез ил гимны сәламләргәтиеш. Һәм ул Корея генералиссимусыныңаягы ВИП-салон идәненәҗәелгән келәмгәтиеп, нәкъ биш секунд үткәннән соңкушылырга тиеш була: нәкъ биш секунд ・ иртәдәтүгел, соңда түгел. Белгечләр карамагында булган техника белән моңа ирешүэш кабинетын кыйммәтле агач белән бизәүбелән чагыштырганда шактый авыр булып чыга. Домодедовода әзер салонны тапшыру да тулы бер вакыйгага әверелә Корея генераллары һәм полковниклары делегациясе әзер салонны берничәатна дәвамында карый һәм тикшерә.
Ләкин иңкызыгы соңрак була. Ким Ир СенныңИл-62 самолеты очраклы рәвештәтагын Казанга кайта (самолет партиясендәкечкенәгенәдефект табыла). Һәм шулвакыт хуҗаларныңинтерьерны тулысынча үзгәртүләре ачыклана. Корея генералиссимусы салоны стеналары инде чын ефәк белән бизәлгән, төсле фанера бүлемнәр эшләнгән, әидәндәзатлы келәм ・ калынлыгы дүрт сантиметрлап. Мондый затлылыкны күреп, безнеңбелгечләр башларына ябыша: авиациядәкулланылыр-га тиешле материаллар катгый таләпләргәҗавап бирергәтиеш ・ янмаска, зарарлы матдәләр бүлеп чыгармаска, йөкләнешкәчыдарга һ.б.лар. Әмонда барлык куркынычсызлык таләпләренәниндидер күрсәтмәзатлылык барәбәренәмахсус күз йомганнар диярсең・ берәр нәрсәкилеп чыга калса, ефәк һәм фанера шунда ук гөртләп кабыначак....
Хәер, Ким Ир Сен апартаментларыныңзатлылыгы күрсәтмәле генәдәбулмый. Безнекеләр шунда беренче тапкыр бик зур музыкаль үзәк (СССРда ул чакта бу турыда хыял-лана да алмаганнар), мобиль кондиционер, велотренажер күрәләр. Техник прогресс могҗизаларын күрергәдип, экскурсиягәберничәтапкыр КПСС обкомыннан җаваплы иптәшләр дәкилгән, дип сөйлиләр. Корея лидеры салонына кергәндәаларны рәт булып тезелеп торган башмаклар каршы алган ・ илле-алтмыш парлап. Милли колорит, янәсе….
Бүген исәәлеге ИЛ-62 самолетында инде яңа лидер ・ Ким Чен Ын оча. Салонныңбайлыгы арткан гына. 2015 елда ММЧнда пәйда булган рәсемнәргәкараганда, анда хәзер фил сөяге төсендәге күн җиһазлар, кызыл агачтан эшләнгән панельләр һәм тәмәке төпчеге өчен авыр бәллүр савытлар куелган.
Россия президентлары Ил-62М самолетында инде бүтән очмыйлар. Аларны заманча машиналар ・ ИЛ-96М һәм ТУ-214 алыштырды. БеренчесендәТөп пассажир, кагый-дәбуларак, чит илләргәоча. Әил эчендәеш кына ТУ-214 самолетында йөри. Тележурналист Аркадий Мамонтов илгәхәбәр иткәнчә Президент өчен ТУ-214 не Ульяновскида эшләгәннәр. Тик ул ялгыша ・ Президентка тәгаенләнгән ТУ-214 Татарстанда эшләнгән.
ПРЕЗИДЕНТ НИНДИ САМОЛЕТТА ОЧА
1 нче номерлы Борт нәрсә ул? Ул тиз арада, бернинди дә куркыныч тудырмыйча Төп пассажирны А пунк-тыннан Б пунктына илтеп куярга тиеш кенә дисәк, дөрес булмастыр. Президент самолетының салоны – очыш вакытында Президент ил белән идарә итә, киңәшмәләр үткәрә һәм ял итә ала торган урын. Әлбәттә, дәүләт башлыгының эше һәм ялы өчен барлык шартларның да тиешле югарылыкта булуы карала, шөкер, заманча технологияләр моңа мөмкинчелек бирә. Компьютерлар, бик югары тизлекле интернет, спутник аша дөнья-ның теләсә кайсы ноктасы белән элемтәгә керү, зур ЖК-телевизор – болар барысы да бүгенге көндә 1 нче номерлы Бортның эчке ягын тәшкил итә.
Хәтта Президентка да самолетны утыртканда һәм очып киткәндә пилот кабинасына керергә ярамый. Ләкин шуңа да карамастан безнең дәүләт башлыгы очкыч җирдән аерылып киткәндә яисә кайдадыр Миланда яки Омскида самолетны утыртканда үзен «ике йөз ундүртенченең» штурвалы артындагы кебек иркен тоя ала. Эш шунда ки, пилот кабинасы эчендәге берничә видеокамера төшергән сурәтләр онлайн рәвештә Төп пассажирның эш кабинетындагы телевизор экранына бирелә. Үзеңне пилот кабинасында кебек хис итү искиткеч көчле!
Әгәр кайчан да булса сезне президентның Ту-214 бортына чакыралар икән, иң беренче чиратта игътибарыгызны эш кабинеты стенасына эленгән Россия флагына, гербына һәм Президент штандартына юнәлтегез. Кыйммәтле агач токымнарыннан, металл, алтын йөгертелеп эшләнгән атрибутлар интерьерга тиешле тантаналылык өсти. Киңәшмәләр үткәрелә торган кабинетта – йомшак кәнәфиләр, ачык төстәге күн диваннар, кызыл агач шпоны белән капланган өстәлләр. Затлы йон келәм, нәзакәтле яктырткычлар, үзе сүнә-кабына торган сизгер выключательләр һәм бизәү эшендәалтын йөгертелүнеңкүплеге ・ болар барысы да салон эчендәҗылы мохит тудыра һәм Төп пассажирныңаерым статусына ишарәли. Җылы төсләрдәэшләнгән заманча стена панельләре матур да, берүк вакытта утилитар функцияне дәүти ・ тавышларны йота. Двигательләрнеңэшләве ишетелми диярлек: тыныч кына, ярампышылдап сөйләшергәдәмөмкин.
・ Ту-214неңфюзеляжы, башка заманча лайнерларныкы кебек үк, бераз гына «уйный». Күтәрелгәндәһәм утырганда җиңелчәшыгырдау сизелә Гадәти самолет өчен бу шулай тиеш кебек. Литерлы бортны тапшырганда, безгәболай диделәр: «Егетләр, әйдәгез, ничек итеп шыгыр-даудан котылу турында уйлашыйк әле», ・ дип сөйли КАҖБ көнкүреш җиһазлары авиатехнигы Миңнехан Хисамов. ・ Бер генәкөн башыбызны ватмадык, очыш вакытында шыгырдауныңкайда көчлерәк ишетелгәнен тыңлый идек. Проблеманы хәл иттек ・ хәзер Төп пассажирны бернинди ят тавышлар да борчымый.
Литерлы салон эчендәге бизәлешнеңсыйфатын хәзер күз белән түгел, лазер ярдәмендәтикшерәләр. Шуңа күрәБрежнев заманында өстәл белән килеп чыккан кебек казусларныңбүген булуы гомумән мөмкин түгел. Бүгенге көндәмондый ВИП-салоннарны бизәүбелән шөгыльләнүчеләрнеңтөгәл кагыйдәләре бар. Совет заманында «президент» самолетын ясаганда теләге булган һәр завод кешесе диярлек кереп карый алган. Әхәзер ・ гафу итегез! Салонга бары тик наряд-заказ буенча конкрет эш башкарырга вәкаләтлеләр генәкерәала. Һәм ・ бары тик конкерт урынга гына. ВИП-салон буенча йөрергәберкем дәрөхсәт итмәячәк. Махсус кизүторучы һичшиксез синеңбилгеләнгән урында билгеле бер биремне үтәвеңне тикшереп-карап торачак. Эшеңне бетерүгә чыгып китәчәксең
Төп пассажирныңэш кабинетын эшләгән кеше, әйтик, ял зонасыныңнинди булуы турында бернәрсәдәбелми булып чыга. Таныштырыйк: биредә・ яхшы итеп ял итүөчен кирәкле бар нәрсәдәбар. Уңайлы киңкарават, телевизор, душ кабинасы... Сыйфатлы сантехника, алтын йөгертелгән краннар һәм тоткычлар ・ барысы да пассажир статусына ярашлы рәвештәясалган.
・ Барысы да очыш шартларында идеаль эшләргәтиеш, шуңа күрәһәр җиһазга махсус таләпләр, ・ дип аңлатма кертәМиңнехан Хисамов. ・ Әйтик, самолет утырырга бара, әТөп пассажир душ кабул итәргәҗыена. Гадәти аскуйма авышу-янтаю нәтиҗәсендәпочмакта су җые-лачак ・ бу дөрес түгел. Берничәсынау очышыннан соңконструкция камилләштерелде ・ һәм хәзер бернинди проблема да юк.
Сынау очышлары, катгый контроль, заказчыныңсалонны кабул итеп алуы ・ һәр литерлы бортны куллануга тапшырыр алдыннан башкарыла торган гамәлләр. Бу, әйтергәкирәк, аерым бер ритуал. Ул төгәлләнгәннән соң заказчы вәкилләре салонны мөһерләп куялар да башкалага очалар ・ икенче самолетта. Төп пассажирныңоча торган апартаментларны хәзер инде Мәскәүдә・ 1нче номерлы Бортныңочышына ахыргы рөхсәтне бирергәтиешле җаваплы затлар гына ачып керәала.
Литерлы бортны эшләүдәкатнашучыларныңбарысы өчен дәбер язылмаган кагыйдәбар. Салонны бизәгәндәдә сынау очышы вакытында да бер генәкеше дә бер генәсекундка да Төп пассажир кәнәфиенәутырырга тиеш түгел. Бу кәнәфигәбары тик бер кеше ・ ил Президенты гына утыра ала. Казанда дистәеллар дәвамында президент лайнерларын ясау барышында әлеге кагыйдәбер генәмәртәбәдәбозылмаган.
Добавить комментарий