Төркиядә - татар аһәңе
Милләттәшләребез
03 сентября 2018
БУКЧА АСЫП – ЕРАК ИЛГӘ...
Сәгыйть Хәйри бүген Әнкарада «Төркия авазы» радиосының татар редакциясен җитәкли. Беренче ачылган көненнән – 1998 елдан бирле әлеге вазыйфаны башкара. Төркия башкаласын яуларга Казаннан 1991 елда чыгып китә. Ул чорларны болай искә алды:
– Казан дәүләт университетының журналистика факультетында укып йөргән вакыт. Икенче курсны тәмамлаган идем. Берничә студентка Төркиядә уку мөмкинлеге бар дигәч, ике дә уйламыйча, букчамны җыйдым. Һич онытасым юк: сентябрьнең 7се иде ул. Кесәдә кырык доллар акча, башта мең төрле уй, хыял...
– Ә Казан кай ягы белән ошамады? Ни дисәң дә, монда юллар ачылырга тора: ГТРК радиосында эшлисең, телевидениедә тапшырулар төшерәсең. КДУның журналистика факультетында тагын өч ел укыйсың да, син дипломлы белгеч, югыйсә...
– Мин хәзер ул турыда еш уйланам. Туган шәһәремдә нәрсә җитмәде икән, дим? Мөгаен, күңел халәте белән бәйле булгандыр китәргә талпынуым. Ул заманда Казан цивилизация дәрәҗәсе буенча бу кадәр алга китмәгән шәһәр иде әле. Татар дөньясы уянып кына килә. Һәм киләчәктә ниләр булып бетәсен берәү дә төгәл генә әйтә алмый иде. Ә Әнкара чиста, төзек шәһәр, культура дәрәҗәсе бөтенләй башка. Мин аны беренче көннән үк яраттым.
– Казанны ташлап киткәнгә үкенгән чаклар буламы? Егерме җиде елны кичеп, кирегә әйләнеп кайтып карасак, яңадан шушы юлдан китәр идеңме? – дим.
– Китәр идем кебек. Икенче яктан караганда, Татарстан ул чор белән чагыштырганда бик күпкә алга китте. Хәзерге мөмкинлекләр булса, бәлки калу мөмкинлеген дә уйлап карар идем. Әмма шунысы бар: Төркиянең климаты миңа рәхәтлек бирә, бәлки анда калуымның төп сәбәбе дә шулдыр.
– Бөтенләйгә кайтырга исәп юкмы? Лаеклы ялга чыккач, әйтик...
– Соңгы вакытта ул хакта уйлаганым бар. Әмма монда климат кырыс. Мин җылы һавага өйрәндем инде.
– «Төркия авазы» радиосының татар редакциясендә ничә кеше эшлисез?
– Дүрт кеше эшлибез. Хезмәттәшләремнең барысы да Татарстаннан күчеп киткән татар кызлары.
– Ә радио нинди акчага яши?
– Без Төркия дәүләт телерадиокомпаниясенә бәйле. Тулысынча Төркия хөкүмәте карамагында. Шуңа күрә, дәүләт радиосы буларак, башта Төркия яңалыкларын татарча сөйлибез. Әлбәттә, төп басымны татарлар тормышына ясыйбыз.
ТАТАРСТАН КИЛЕННӘРЕ ҖӘМГЫЯТЕ?!
Сәгыйть абый (аңа шулай эндәшергә гадәтләнгәнгә, төчеләнеп, рәсми итеп эндәшәсем килми. – Авт.) гаиләсе белән Әнкарада яши. Хатыны Нигар-төрек. Улы Мөхәммәд Сирайга – егерме бер, кызы Зәйнәп Гөлчатауга унсигез яшь. Сүзебез үзеннән-үзе Төркиядәге татар гаиләләренә күчте.
– Төрек‑татар гаиләләре бик күп бездә, – диде Сәгыйть абый. – Элек мин Татарстан киленнәрен йөзгә танысам, хәзер күбесен белмим. Ник дигәндә, алар елдан‑ел күбәя. Еш кына очрашуларда: «Әйдә, Татарстан киленнәре җәмгыяте» төзик дип, мөрәҗәгать итәләр. Әлбәттә, уйлап карарга була. Хәер, кызлар болай да бер‑берсе белән аралашып яши. Төрле кичәләр үткәрү, җыелып утыру, дисеңме. Эшкә урнашканда да бер-берсенә терәк булалар.
Төрек егетләре татар кызларын ярата дип ишеткәнем бар иде, хак икән. Баксаң, аларга безнең кызларның бала тәрбияләү ысуллары ошый икән.
– Татарстаннан килгән кызлар балалары белән бик нык шөгыльләнә, –диде Сәгыйть абый. – Балалар бакчасы, мәктәптән кайткач, төрле түгәрәкләргә йөртәләр. Тәмле итеп кичке аш әзерлиләр. Төрек гаиләләрендә мондый гадәтләр бик юк. Балалар мәктәптән кайта да өйдә утыра. Ә Татарстаннан килгән кызлар балаларын бөтен яклап үстерә. Казанда да шулай бит. Тагын татар кызларының үткенлеге, тырышлыгы турында да әйтергә кирәк. Чит ил, дип аптырап тормыйлар, тиз арада телне, гореф-гадәтләрне дә өйрәнәләр, җәмгыятькә яраклашалар. Мәсәлән, Лилия Сабир исемле кыз Әнкарада Татар ашлары йорты ачты. Атна азагына шунда татарларны җыя, матур кичәләр оештыра. Соңыннан татар ризыклары белән чәй эчү була.
Төркиянең һәр шәһәрендә диярлек татарларны берләштерүче оешмалар бар икән. Аларның күбесе рәсми рәвештә теркәлгән ди. Татар язучыларын искә алу кичәләре, милли бәйрәмнәр – берсе дә читтә калмый.
– Төркиядә күпме татар яшәвен төгәл генә әйтә алмыйм, – диде Сәгыйть абый. – Андый статистика алып барылмый. Анталиядә Татарстаннан 2 мең татар яши икәнен беләм. Ә болай иң күп татарлар Иске шәһәрдә гомер итә. Мин яшәгән Әнкара шәһәрендә Кытай ягыннан күчеп килгән татарлар күп. Истанбулда исә госманлы чорында күчеп килгән татарлар яши. Татарлар тормышы Иске шәһәрдә бик актив, гөрләп бара. Аларга сокланырлык, үрнәк алырлык.
Сан ягыннан, Төркиядә Кырым татарлары күбрәк икән.
– Җирле татарлар арасында тел сакланганмы? – дим.
– Авыл җирендә ана телен яхшы беләләр. Ә шәһәр җирендә татарча бик сөйләшмиләр, аеруча яшьләр. Ләкин икенче як та бар: 1990 нчы елларда, юллар ачылгач, Татарстан, Башкортостаннан булган милләттәшләребез Төркиягә килеп урнашты. Менә шулар хисабына төрек җирендә татар теле янә чәчәк атты.
«КЕШЕ ҮЗЕ ӨЧЕН ДӘ ЯШӘРГӘ ТИЕШ»
Төркия халкы начар яшәми. Сәгыйть абый белән, уртача хезмәт хакларын чагыштырып, санап утырдык. Укытучының уртача хезмәт хакы, безнең сумнарга күчергәндә, илле мең чамасы чыга. Уртача пенсия –25 мең сум. Пенсия дигәннән, биредә хатын-кызлар лаеклы ялга егерме ел эш стажы булганнан соң чыга, ә ир-атларга дәүләттән акча алу өчен 25 ел эшләргә кирәк икән.
– Россиядән аермалы буларак, Төркиянең шул ягы яхшы: лаеклы ялга чыкканда дәүләт гражданнарга компенсация түли, – ди Сәгыйть абый.
– Күләме күпме? – дим.
– Хезмәт хакыңа карап. Мин, мәсәлән, шул компенсация акчасына диңгез буеннан зур булмаган йорт алырмын, дип хыялланам. Лаеклы ялга чыккач, Әнкарадан китеп, диңгезе булган шәһәрдә төпләнергә уйлыйм. Дулкыннарга карап иҗат белән шөгыльләнергә, җанга ләззәт алып яшәргә... Кеше үзе өчен дә яшәргә тиеш. Яши-яши шундый фәлсәфәгә киләм. Югыйсә һаман йөгерәбез, тегесе, монысы булсын, дибез. Ә гомер узып китә. Һәм күп борчуларның, хезмәтнең юкка булганын аңлыйсың...
Икътисад турында сүз чыккач кредит, ипотека турында да сөйләштек. Сәгыйть абый:
– Бездә кредитның процентлары артты, – ди.
Мин инде «7-8» дигән сан көтәм. «Арту» дигәне 2 процент икән!
– Күп түгел бит инде! – дим, гаҗәпләнүемне яшерә алмыйча. – Безнеке белән чагыштырсаң...
– Йорт салганда кредит алган идем, 0,8 процент белән... – дип дәвам итә ул.
– Төркиядә кредит алучылар күпме? – дим.
Әйе, күп. Фатир да, машина да алалар. Россиядәге кебек инде.
– Аерма кредитларның процентында гына икән, – дип куйдым, үземә нәтиҗәләр ясап.
– Төркия Россиягә карап яшәми, –дип сүзен дәвам итте Сәгыйть абый. – Халык анда үз тормышын гадәттә Европа илләре белән чагыштыра.
«ТАТАРСТАН – ИКЕ АРАДАГЫ КҮПЕР»
Татарстанның Төркия белән дуслыгы 1992 елда ук башлана. ТРның беренче Президенты Минтимер Шәймиев Төркиянең башкаласы Әнкарага килә һәм дәүләт җитәкчелеге белән очраша. Шуннан ике як арасында шактый килешүләр төзелә, аралар җайлана.
– Татарстан Төркия өчен Россия Федерациясе белән күпер ролен башкара, – ди Сәгыйть абый. – Татар теленең төрки телләр рәтенә керүе, дин бер булу, күрәсең, үзенекен итә. Татарның талантлы уллары – Садри Максуди, Йосыф Акчура, Гаяз Исхакый һәм тагын бик күпләр үз вакытында Төркиядә сыеныр урын тапкан. Ике арадагы бәйләнеш ерак тарихка барып тоташа.
Әле күпләр онытмагандыр: 2015 елда Россия белән Төркия арасында килеп чыккан каршылык (24 ноябрьдә Төркия Сирия чигендә Россиянең хәрби очкычын бәреп төшерде) ике арадагы мөнәсәбәтләрне какшатты. 2016 елның 1 гыйнварыннан башлап, Россия төрек товарларына, туризмына һәм төзелеш секторына карата чикләүләр кертте. Дөрес, бер елдан соң аралар җайланды. Ә шулай да әле һаман шул очрактан «айнып» җитеп булмый.
– 2015 елга кадәр Россиядә яшәүче татарлар белән Төркия татарлары арасындагы мөнәсәбәт якынрак иде кебек, – ди Сәгыйть абый. – Уртак проектлар эшләнә, чаралар, фестивальләр үтә иде. Икътисад өлкәсендә эшләр җайланды, дип беләм. Ә менә мәдәният, сәнгать өлкәсендә әле һаман элеккеге мөнәсәбәтләргә кайтып булмый.
Соңгы елларда Төркия белән Россия арасындагы тормыш шартлары бер-берсеннән әллә ни аерылмый башлады булса кирәк. Һәрхәлдә, Сәгыйть Хәйригә шулай тоела.
– Кибетләргә кереп йөрим, әйбер бәяләре бер чама, – ди редакциябезнең кунагы. – Казанның аерым җирләренә баргач, үземне Төркиядә кебек хис итеп җибәрәм. Сүз биналар турында гына бармый, кешеләрнең үз-үзләрен тотышында уртак яклар бар. Ә Төркия халкында егерме биш ел элек булмаган үзгәрешләрне күрәм. Икенче мәдәният керә башлады кебек, тәртипсезлек тә чагылып китә. Күрәсең, халык бер‑берсе белән якыннан аралашкач, ниндидер сыйфатларны да йоктырып ала. Кызганыч, адәм баласы яхшыга караганда, начар сыйфатларны тизрәк үзләштерә.
«Төркия авазы» радиосы 31 телдә сөйли, ягъни дәүләт Төркиядә яшәүче һәр халыкны кайгырта. Татар телендә башка төрки телләргә караганда да иртәрәк, иң беренчеләрдән булып сөйли башлыйлар. Монысы, әлбәттә, горурлык.
– Эшли башлаганда эфир вакыты бер сәгать иде, – ди Сәгыйть абый. – Аннан ярты сәгатькә калдырдылар. Әлбәттә, элеккеге кебек көн саен бер сәгать эшлисе килә. Безне бит Төркиядә генә түгел, Америка, Германия, башка илләрдә яшәүче татарлар да тыңлый. Еш кына электрон хатлар җибәрәләр. Хәзер менә интернетта үзебезнең телевидение каналын булдырдык. Төркиядә яшәүче татарлар тормышыннан булган иң кызыклы чараларны, аерым шәхесләр белән әңгәмәләрне шунда урнаштырабыз. Миңа калса, бу юнәлештә эшләргә кирәк. Махсус акча таләп итми, ә милләттәшләребезне таныту, берләштерү өчен бер дигән юл. Берләшеп яшик, аралашып. Татар халкы көчле, бөек милләт ул. Без үз телебезне югалтырга, араларны суытырга тиеш түгелбез...
САННАРДА...
Татарстанда 10 төрек предприятиесе эшли. Аларда иң алдынгы технологияләр кулланыла. Инвестицияләр суммасы 2 миллион доллардан артып китә. Бу предприятиеләр халыкны эшле итсә, салымнар түләү нәтиҗәсендә, җирле һәм федераль бюджетка зур гына файда китерә.
Добавить комментарий