Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Туган якка юл

Туган якка юл

Туган ягында Өметҗанның зур матур йорты, шапталлар үскән бакчасы бар һәм ел әйләнәсе – кояш – җәннәт диярсең! Казанга беренче мәртәбә килгәндә үк, озакка түгеллегенә ышанычы нык була: «Акча эшлим дә – шунда ук өйгә!» Озакка түгел дигәне ун елга сузыла, балалары да биредә мәктәпкә керә... Ул инде Россиядә гражданлык алу турында уйлана башлый. Барысы да бер көндә юкка чыга – депортация!

22 гыйнвар 2026

– Үзем гаепле, – дип әйтеп куя сүз башында ук Өметҗан, теләсә кайсы аклануларга юл калдырмыйча, үзенең күңелсез тарихын башлар алдыннан. – Акыллы булсам, бүген үземнең көлчәләремне пешереп, рәхәтләнеп яшәр идем. Балалар да күңелсезләнмәс иде...

Өметҗан Искәндәровка утыз биш яшь. Улы Шәфкатькә – унбер, кызы Ясминәгә – сигез яшь. Өметҗанны самолетка утыртып, Россиягә кире кайту хокукы бирмичә, туган иленә кайтарып җибәрүгә, гаилә чемоданнарын тутыра башлый. Хатыны Комола да, яңа җирдә югалып калмыйча, бу еллар эчендә кечкенә генә кафе директоры дәрәҗәсенә кадәр үскән була – хәзер инде сау бул, карьера! Шәфкать белән Ясминә сыйныфташлары белән аерылуны авыр кичерә. Күз яшьләре – дәрья – искә аласы да килми…

Үзеннән рөхсәт алып, Өметҗанның тарихын* тулысынча журналыбызда бастырырга уйладык. Монда бернәрсә дә уйлап чыгарылмаган: барысы да тормышта булганча.

КАБАРТМА БИЗНЕСЫ ИЯСЕ

Өметҗан пешерә торган көлчәләр гадәти түгел – Хорезм көлчәләре! Ә бу, беләсегез килсә, сыйфат билгесе, үзенә күрә Мишлен йолдызы! Казан халкы мондый нечкәлекләрне белеп бетермәсә дә, көлчәнең тәмен тиз тоеп ала: челтәр супермаркетында һәрвакыт чират тезелә торган була.

Җитәкчелек өчен Өметҗан чын табышка әйләнә, гәрчә ул тыйнак, карусыз мигрант-гастарбайтерга бөтенләй охшамаса да. Үзенеке булмаган эшкә кысыла, хәтта таләп итәргә дә мөмкин: мич – һичшиксез махсус, он – бары тик аерым бер җитештерүченеке генә…

Ләкин Өметҗан керем китерә, шуңа күрә аның көйсезлекләренә бармак аша карыйлар. Алай гына да түгел, күпмедер вакыттан соң хәтта эшендә күтәрәләр дә.

– Наилә апа, – мин хәзер остаз – укытучы, – дип горурланып хәбәр итә ул фатир иясенә. – Көлчә пешерергә өйрәтәм, өйрәнергә теләүчеләрне үзем сайлыйм!

Алга таба эшләр тагын да яхшыра. Тиздән аңа башка шәһәр һәм регионнарда көлчә пешерү бизнесын оештырырга тәкъдим итәләр. Командировкаларга йөри башлый, сыйфатны тикшереп тора, җентекләп, полицейскийлар кебек.

Һәрвакыт матур‑пөхтә киенгән, кыяфәтеннән зыялылык бөркелеп торган Өметҗан, гади эшчедән бигрәк, берәр көллияттә укытучы мөгаллимне хәтерләтә. Бу чыннан да шулай булыр иде дә: югары белем турындагы дипломы – чын, аны Өметҗан, биредә таләп ителмәгәнгә, тирәнгәрәк һәм ераккарак яшереп куя.

Өметҗанны карьерасының иң югары мәлендә тоткарлыйлар. Эштә вакытта алып китәләр. Якыннары белән саубуллашырга да рөхсәт итмиләр – туп‑туры мигрантларны вакытлыча тоту үзәгенә китерәләр...

КУНАКЧЫЛЛЫКНЫҢ БАШКА ЯКЛАРЫ

Казанга Өметҗан, башка йөзләгән якташлары кебек, туган ягында эш белән дә, акча юнәтү ягыннан да хәлләр авырайгач килә. Башта Казанга әнисе күченә, аннан соң – сеңлесе, соңрак аны да чакыралар. Иске Татар бистәсендәге бер кафеда бергә эшлиләр. Якташлары да күп, шуңа күрә яңа урында урнашканда эш табу белән дә, киңәшләр белән дә ярдәм итәләр, ул яктан проблемалар чыкмый. Уртак чат бар – ул да бик зур ярдәмче. Аны хезмәт биржасы да, мәгълүмат бюросы да, үзенчәлекле куркынычсызлык хезмәте дә дияргә була.

Чатта кайчак намуссыз эш бирүчеләр турында да хәбәр итәләр: алар, мигрантларга яхшы акча вәгъдә итеп, эшкә алалар да соңыннан бик аз түлиләр яисә бөтенләй түләмиләр. Торак өчен алдан акча алып юкка чыгучылар турында да бер-берсенә хәбәр итәләр бу чатта. Намуссыз эш бирүчеләр һәм риелторларның кара исемлеге яңартылып тора, һәм асылда бу алданулардан бердәнбер саклану чарасы була. Каядыр барып зарлануның, күрәсең, мәгънәсе юк, чөнки «намуссызлар» күбрәк «соры» хезмәт хакы түли. Хокук саклау органнарының килүчеләргә мөнәсәбәте дә, йомшак кына әйткәндә, үзенчәлекле.

Өметҗанга моны берничә мәртәбә үз җилкәсендә татырга туры килә. Бервакыт алар арендалап торган фатирга яшь кенә полиция лейтенанты бәреп диярлек килеп керә. Уята, документларын таләп итә. Теркәлү ягыннан барысы да тәртиптә булса да, лейтенант чыгып китәргә ашыкмый. Хуҗаларча фатирны әйләнеп чыга, рөхсәтсез бүлмәләрне карый, фотоаппаратын чыгара.

– Фотога төшерәсегез килсә, хуҗабикәдән рөхсәт сорасагыз иде, – дип төнге кунакны җай белән генә туктатырга тырышып карый Өметҗан.

– Синең эшең түгел, – дип җавап кайтара полицейский, төшерүен дәвам итеп.

Гаҗизлектән нишләргә белмәгән Өметҗан чакырылмаган кунактан соң төне буе йоклый алмый чыга. Иртән фатир хуҗабикәсенә зарын сөйли. Полицейскийның шулай рөхсәтсез инде икенче мәртәбә «кунакка» керүен белгәннән соң, фатир хуҗабикәсе аны эзләп таба һәм, тагын шундый очрак кабатланса, лейтенантның тәртибен югарыдагы җитәкчелек катнашында тикшертәчәген җиткерә. Кисәтү ярдәм итә.

«МИГРАНТЛАРНЫҢ БОРЧЫМАВЫН ҮТЕНӘМ»

Алар яшәгән йорт – тарихи үзәктә. Бөтен уңайлыклары да бар, хәтта үз ишегалды да.

– Фатирыбыз бик яхшы иде, – ди Өметҗан. – Лотореяда откан кебек булдык бу яктан!

Әйе, көчле яңгырларда түбәдән бераз тама. Әйе, обойлары да өр‑яңа түгел, ә душ кабинасының ишеге инде күптән ябылып бетми. Ләкин иң мөһиме бу мыни? Йорт элек буш торган, хуҗабикә аны арендага бушка бирә дияргә була – коммуналь хезмәтләр өчен түләсеннәр дә кышын ишегалдындагы карны көрәсеннәр...

Бирегә эшләргә килүчеләр өчен бу чыннан да зур бәхет – язмыш бүләге дияргә мөмкин. Эш шунда ки, акча эшләргә килгән мигрантка, гади россияле белән чагыштырганда, фатир табу чыннан да кыен. Юк, Татарстанда, башка регионнардан аермалы буларак, толерантлык белән бар да тәртиптә. Проблема башкада. Мигрантка фатирыңны арендага бирәсең икән, рәхим итеп, аны тору урыны буенча теркә дә.

Ә хуҗалар өчен ОВИРда мигрантларны теркәү – чыдамлыкка тест үтү белән бер: ярты көн чират тору – әле эш бетте дигән сүз түгел. Барысы да беренче тапкырдан хәл ителмәскә бик мөмкин: кулда берәр төрле кәгазь җитеп бетмәве ачыклана икән, иртәгә барысын да яңадан башларга кирәк. Яңадан – чират, яңадан – һәрвакытта да әдәп кагыйдәләрен саклап тормаган «кунакчыл» хезмәткәрләр белән сөйләшү. Аның каравы, вакыт‑вакыт бер өем чит ил паспортлары тоткан билгесез затлар килеп керә. Алар кабинетка узалар да чиратны тагын озакка тоткарлыйлар...

Шушы хәлләрне күреп, фатирларын арендага тапшыручылар нишли, дисезме? Игъланнарына алдан ук: «Мигрантларның борчымавын үтенәм» дип язып эләләр. Яисә мескен килүчеләрдән теркәү өчен аерым түләү алалар. Бәясе – берничә мең сум...

Нинди юллар кала? Теркәү үтмичә яшәү яисә яшәү урыны буенча түгел, берәр «начар» фатирда теркәлү. Мондый фатирларның хуҗалары законсыз бизнесны шул рәвешле җайга салган. Ике вариант та – бер якка алынган билетка тиң – депортацияләнүгә иң кыска юл.

ОТПУСК АКЧАЛАРЫ – ЯЗМЫШ БҮЛӘГЕ

Отпусксыз һәм бөтенләй диярлек ялларсыз тәүлегенә унике-унсигез сәгать эшләү. Мигрант өчен мондый эш графигы – гадәти. Эшли башлаган мәлләрендә Өметҗан да өенә кайтуга урын өстенә ава – иртәнгә кадәр. Хезмәт куркынычсызлыгы турындагы уйлар төшкә дә керми…

Озак вакытлардан соң, инде супермаркетта көлчә пешерү буенча төп белгечкә әверелгәч, эшләр бераз җиңелләшә, әлбәттә. Беренче тапкыр Кремльне күрә – матур! Хәтта үзенә электросамокат та сатып ала – җәмәгать транспортында этештөртешләрдән котылу өчен.

Ә монда әле закон буенча еллык ял да тиеш икән! Могҗиза! Бу шулкадәр тәэсир итә ки, ул фатир хуҗабикәсенә шалтыратып хәбәр итми кала алмый:

– Наилә апа, миңа отпуск бирделәр! Ике атна ял, әле акча да түләделәр – мондыйны беркайчан да күргәнем юк иде!

Безнең геройны шаккатырган факт, кызганычка, бер генә мәртәбә була. Гипермаркет тиздән ябыла, икенчесендә – анда тәмле көлчәләр пешерү белүче Өметҗанны биш куллап кабул итәләр – хезмәт хакын яхшы түлиләр, әмма конвертта. Һәм инде отпуск икән – бары тик үз хисабыңа гына. Анысына да исе китми Өметҗанның.

Иң мөһиме – ул гаиләсен Казанга күчерә. Туган иленә көн саен шалтыратулар һәм якыннарыннан башка үткән күңелсез кичләр артта кала. Хатыны Комола, улы Шәфкать, кызы Ясминә – алар хәзер барысы бергә. Ял көннәрендә бергәләшеп ишегалдына чыгалар һәм чын, үзләрендәгечә итеп пылау пешерәләр…

Депортацияне көтеп, махсус бүлмәдә утырганда, ул, ачынып, әлеге мизгелләрне, Иске Татар бистәсендәге тыныч ишегалдын искә төшерә.

ТАТАР ТЕЛЕ: ХАЛЫКЛАР АРАСЫНДАГЫ КҮПЕР

Өметҗанның гаҗәпләнүенә каршы, хатыны Комола чит илгә һәм ят тормыш рәвешенә тиз ияләшә. Шаккаткыч бит: Өметҗаннан аермалы буларак, монда килгәндә хатыны бер авыз сүз русча белми. Аңа туган теленең татарчага охшашлыгы нык булыша. Күченеп килгәненә бер айлап вакыт үтә, ә ул инде күршеләре белән татарча аралаша, эштә дә (башта савыт-саба юучы булып урнашкан кафеда) аралашу ягыннан кыенлыклар тумый.

Шулай да үзләре өчен яңа мохиткә җайлашып китү буенча чын могҗизаны Шәфкать белән Ясминә күрсәтә. Алар күршедәге балалар белән бик тиз уртак тел таба. Монда да татар теле аралашу күпере ролен үти. Килүгә үк диярлек алар татарча ипилек-тозлык сөйләшә башлый – ис китәрлек!

Рус теле белән авыргарак туры килә, һәрхәлдә, балалар бакчасына барганда алар русча бөтенләй белми. Бәхеткә, бернинди тестлар да тапшырырга туры килми, беренче мәлләрдә тәрбиячеләр, төркемдәге балалар (алар арасында шулай ук мигрант балалары да бар) белән аралашуда татар теле ярдәмгә килә. Беренче сыйныфка барганчы, балалар рус телен дә өйрәнеп өлгерәләр. Ә мәктәптә инде рус телен дә, башка фәннәрне дә тагын да яхшырак итеп үзләштерәләр. Бераздан инде әкренләп үз ватаннарына әйләнә башлаган илнең тарихы, мәдәнияте буенча әти-әниләрен дә «агарта» башлыйлар.

Өметҗанның төрле илләргә акча эшләргә киткән туганнары һәм дуслары күп. Туганнарының берсе – медик, бәхет эзләп, Согуд Гарәбстанына киткән, бер сыйныфташы – Германиягә. Иң якын дусты Канадада яши. Өметҗанны да берничә мәртәбә үзе янына чакыра, эш белән проблемалар булмый, ди, андагы тормышны мактый. Казанга килгәннең беренче елларында Өметҗан әлеге вариантны сайлау турында да чын-чынлап уйлана. Әмма берничә елдан соң ныклы карарга килә: бары тик Татарстан, бары тик Казан гына.

– Казанда мин өемдә кебек, – дип аңлата ул фатир хуҗабикәсенә, монда бөтенләйгә калырга дигән теләген дәлилләгәндә. – Беркем дә, беркем дә диярлек миңа кырын карамый, килеп тулдылар, дими, минем нинди диндә булуым беркемне дә ярсытмый. Эшем әйбәт, яхшы түлиләр. Балаларым түләүсез мәктәпкә укырга йөри. Сездә ришвәт алмыйлар, Наилә апа! Ә табиблар? Андыйлар монда гынадыр!

Калырга дигән ныклы карарны ул ковид булган елны, могҗиза белән исән калганнан соң кабул итә.

ПАНДЕМИЯ ҺӘМ ИГЕЛЕК ВАКЦИНАСЫ

Бу хәл пандемиянең котырган чагына туры килә. Ул фатир хуҗабикәсенә хәле бөтенләй авырайгач шалтырата.

– Наилә апа, хәлем начар, сулыш җитми, – ди ул көч‑хәл белән. – Ә ашыгыч ярдәм һаман килеп җитә алмый...

Ашыгыч ярдәмне ниһаять китертәләр. Табиблар, кислород мендәре, реанимация... Аннан соң озак атналар дәвамында тернәкләнү...

Хастаханәдән чыккач, Өметҗан шуны да әйтә: әгәр туган илендә мондый хәлгә дучар булса, исән калуы икеле булыр иде.

– Монда мине туганнарын тәрбияләгәндәй карадылар. Шәфкать туташы, миңа апа тиеш кеше, ботка ашатты, – дип, исенә төшереп сөйли Өметҗан, хастаханәдән өенә кайткач. – Улым, терел, дия иде. Һәм беркем дә бер тиен дә акча алмады!

Өметҗанның сөйләвенә караганда, ул нәкъ шулчакта Россия гражданлыгы алырга дигән карарга килә дә.

БЕР ЯККА ГЫНА АЛЫНГАН БИЛЕТ

Шайтан алгыры, пандемия дигәннәре соңрак барыбер китереп бәрә – бөтенләй көтмәгән җирдән, дип сөйли Өметҗан. Ковид котырынган чакта мигрантларга теркәлүне автомат рәвештә яңарталар. Ә инде барысы да тынычланып, үз урынына кайткач, элек мәҗбүри булган теркәлү Өметҗанга ни өчендер андый булып тоелмый башлый.

– Өметҗан, ут белән уйнама, – дип кисәтә фатир хуҗабикәсе. – Барысын да югалтасың бит…

Ә ул тыңламый: аңа, карап торган бер кадрга, теркәлүне эштә ясыйлар. Берәр хәл була калса, ярдәм вәгъдә итәләр.

Әлбәттә, беркем дә булышырга җыенмаган була. Документларны тикшерү вакытында Өметҗанны тоткарлагач, теркәлү таныклыгының ялган булуы бик тиз ачыклана…

Хөкем карары бик тиз чыгарыла: депортация!

Р.S. Казанга, элекке фатир хуҗаларына, Өметҗан гел язып, шалтыратып тора. Күптән түгел генә хатыны Комола белән күрше илгә эшкә барып кайтулары турында да сөйли. Ошамаган. Татарстан белән чагыштырып булмый, ди. Тагын шунысын да яза: балалар күченүне бик авыр кичерә икән, яңа мәктәпләрендә аларга ошамый. Сөйләшкән саен Өметҗан шуны да искә төшерә: болай килеп чыгуда бары тик ул үзе гаепле. Һәм күпме калганын саный. Депортациядән соң ике ел вакыт узган. Димәк, тагын өч ел бар. Бары шулчакта гына илгә керүне тыю вакыты чыгачак, һәм без һичшиксез өебезгә кайтачакбыз, ди. Нәкъ шулай: «Өебезгә», – ди.

 

Әскәр Сабиров

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера