Ул чакта миңа метро утопия булып тоелган иде… Хәзер аны төзергә уйлаучылар каршында башымны иям!
Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Рәисе, – Казанда метрополитен төзелешенең ничек башлануы, көндәшләрдән өстенлегебез, мактанырлык казанышыбыз һәм иң нәтиҗәле транспорт төре турында.
Узган гасырның «90‑нчы еллар азагында мин Татарстанның финанс министры идем. Бу елларның икътисад өчен бик катлаулы чор булуын күпләр хәтерлидер... Нәкъ менә шулчакта Казан мэры Камил Исхаков метро төзү турында хыяллана башлады. Бу планны ничек гамәлгә ашырырга дип озак баш ватты, үзенең идеясе белән Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевне дә мавыктырды, аны да ышандырды.
.jpeg)
Беләсезме, мин Минтимер Шәриповичны һәрвакыт чын стратег, барысын да алдан күрә белүче зирәк җитәкче дип санадым һәм саныйм. Һәм ул чакта Шәймиевнең дә метро яклы булуына бик гаҗәпләндем! Миңа исә бу утопия булып тоелды. Хәзер, инде 30 елга якын вакыт үткәч, курыкмыйча әлеге карарны кабул итүчеләрне хөрмәтләп, каршыларында баш иям! Чыннан да зирәк һәм кыю адым булган ул. Һәм, дөресен генә әйткәндә, әгәр метро булмаса, тыгыз‑кысан юлларда искиткеч тизлектә агылучы гаять зур автомобиль ташкыны белән хәзерге вакытта без нишләр идек – хәтта уйларга да куркам.
Казанда метроның булуы – шәһәрнең башка калалардан гаять зур өстенлеге ул. Бүген метро – безнең мактанырлык казанышыбыз да, нәтиҗәле транспорт төре дә.
Шулай итеп, 1997 елда Казан метрополитен төзелә башлады. Зур тантана оештырылды – 27 августта Казан үзәгендәге Свердлов (хәзер – Петербург) урамында гранит-мәрмәр ротонда нигезенә Минтимер Шәймиев Казан метросының булачак пассажирларына аталган капсуланы салып калдырды. 2005 елга кадәр бик актив эш барды, бер үк вакытта берничә тоннель казу комплексы эшләде, барлык станцияләр дә ачык ысул белән төзелде.
Һәм менә инде 2005 елның 27 августында Казан метрополитенының беренче өлеше тантаналы рәвештә ачылды, озынлыгы 7,1 километрлы участокта 5 станция урнашкан иде: «Кремль», «Тукай мәйданы», «Сукно бистәсе», «Әмәт» һәм «Горки».
Әлбәттә, мин ул чакта күп кешенең, иң кыска метро Казанда, дип шаяртканын хәтерлим әле. Тик берәүләр шаярткан арада икенчеләре эшен дәвам итте. Ә мин һәрвакыт безнең метроның Россиядә иң яше булуын искәртәм. Метро ачылышына Россия Президенты Владимир Путин килде һәм, эш графигының тыгыз булуына карамастан, метро төзүчеләр белән аралашырга да вакыт тапты. Кунаклар «Кремль» станциясеннән «Әмәт» станциясенә кадәр барды.
Метроның беренче участогын шәһәр һәм республика халкы бик сөенеп кабул итте. Хәзер безнең дә метробыз бар, һәм без аның белән бик горурланабыз. Тик үзәктәге кыска станцияләрнең әллә ни еракка алып бара алмавын барыбыз да яхшы аңлый иде.
Шунлыктан 2005 елда ук «Ольга» һәм «Полина» тоннель казу комплекслары ярдәмендә «Горки» – «Җиңү проспекты» тоннеле казыла башлады. Әлеге участокны без 2008 елда ачтык – 18 ай эчендә «Горки» һәм «Җиңү проспекты» станцияләре арасында җир астыннан 1924 метр юл салынды.

Минемчә, нәкъ шулчакта инде хәтта скептиклар да ышанды – Казанда метро инде бар һәм киләчәктә тагын да тармакланачак әле. Күпләр Казанның меңьеллыгыннан соң без метро турында онытырбыз, дип уйлады. Һич тә алай булып чыкмады!
Гаять тырыш хезмәтләре һәм чыдамлыклары, ә иң мөһиме – сыйфатлы юл сала алачакларына нык ышанулары өчен, беренчеләргә, шәһәребездә метро төзергә алынучыларга зур рәхмәт. Һәм тагын шунысы да сөендерә: хәзер илдәге метро төзүче иң яхшы оешмаларның берсе саналган «Казметрострой» нәкъ менә Казанда барлыкка килде һәм ныгыды бит! Хәзер безнең метро төзүчеләребезгә Татарстанда гына түгел, Мәскәүдә дә ихтыяҗ зур, бу аларның осталыгын, талантын һәм тәҗрибәсен тану билгесе. Аларга хезмәтләре өчен зур рәхмәт. Иманым камил, безнең уртак планнарыбыз һәм эшләребез күп әле, чөнки Казан метросы шәһәр белән бергә үсә!»
Добавить комментарий