Умартачының җан авазы
Басу-кырларны эшкәртү нәтиҗәләре өчен кем җаваплы
24 мая 2021
Әлбәттә, халык шок хәлендә калган. Хәзер мөгезле эре терлек белән бал кортларын бергә абзарда ябып тотаргамы?
ЫШАНМАУ...
Кама Тамагы районы умартачыларга бай. Корт тотучы өч йөзләп хуҗалык бар биредә. Шуларның иң күбе Балтач авылында яши икән.
– Авыл буенча көзен барлыгы 466 баш умарта бар иде, – ди умартачылык буенча районның баш инспекторы Сәет Мөхәммәдуллин. – Язга азрак кимегән дип беләм. Кышны барыбер бер үлемсез дә чыгып булмый инде.
Узган елга кадәр Балтач авылы җирләре «Ак Барс» холдингына караган. Көз көне яңа хуҗа килгән – «Август» ҖЧҖ. (Район җирләре бүген «Август» ҖЧҖ һәм «Кызыл Шәрык» ААҖ кулында). Дөресен әйтим, әлеге яңалыкны халык сөенеп кабул итмәгән. Моның сәбәпләре төрле. Беренчедән, «Август» ҖЧҖ – Мәскәү оешмасы, Татарстанда әле чагыштырмача яңа эшли башлаган агрофирма. Җирле халык алардан ни көтәсен белми. Икенчедән, Мәскәү оешмасы районга зур акчалар белән килгән. Инде бү геннән үк Кама Тамагы җирләрен яңа заманча техника эшкәртә башлаган. Әлбәттә, бу бик яхшы – ташландык җирләр булмаячак, кешеләр эшкә дә тилмермәс, дип өметләник. Ләкин җирле халыкны икенче әйбер куркыта – аларның хәленә керерләрме?
– «Август» ҖЧҖ бик зур оешма, алар бөтен төр агуны да үзләрендә ясый, – диде Сәет Мөхәммәдуллин. – Яшерен-батырын түгел, элеккеге «Ак Барс» агрофирмасы болар кебек бай түгел иде. Җирне дә өсте-өстенә агуламадылар. Аңа бит акча кирәк. Ә «Август» ҖЧҖ өчен ул проблема түгел...
Чынлап та, әлеге Мәскәү оешмасы Татарстанга зур амбицияләр белән килгән. Рәсми сайтларында урнаштырылган мәгълүматка караганда, корткычларга каршы, уңыш бирүне яхшырткан гербицид, десикант, фунгицид кебек химик препаратларны хәтта БДБ илләренә сатуга чыгаралар. Ә гомумән алганда, «Август» ҖЧҖ мәгълүм табышмактагы кебек – ура, суга, җилгәрә, үзе төяп җибәрә. Ягъни игенне үстерәләр, итне җитештерәләр, аны сатуга чыгаралар. Шунысын да әйтим: алар үзләрен, фәкать экологик чиста продукция җитештерәбез, дип рекламалый. Ә киләчәккә планнарга килгәндә... алар бик зур. Мисал өчен, Казаннан йөз кырык чакрым ераклыкта, ә төгәлрәге Яшел Үзән районында, берьюлы 140 мең тонна ашлык саклый ала торган элеватор комплексы төзиячәкләр, һәм башкалар, һәм башкалар...
Менә шуңа да җирле халык бу көчле инвестордан шүрли. Алар белән исәпләшерләрме? Җирләрне агулап эштән чыгармаслармы? Умартачылар исә бигрәк тә ут йотып яши, чөнки таякның юан башы иң беренче аларга төшәчәк бит. Дөрес, барысының да Сәет абый кебек батырлыгы юк – диктофонга сөйләргә шүрләделәр.
– Ә алдагы елларда кортлар үлмәдеме? – дим районның баш умартачысына.
– Бер дә үлмичә булмый инде. Тик күпләп кырылмады, – ди Сәет Мөхәммәдуллин. – Агрофирма агу сибәсе көнне безнең белән килештерә иде. Гомумән, алар артыгын кыланмадылар...
Дөрес, «Август» ҖЧҖ дә җирле умартачыларга «артыгын кыланмаска» вәгъдә биргән. 12 апрель көнне Кама Тамагы районы хакимиятендә очрашу булган. Анда район башлыгы Наил Вазыйхов белән «Август» ҖЧҖ нең генераль директоры Алексей Копанев катнашкан. Җитәкчеләр җирле умартачыларны тынычландырырга тырышкан – агуланасы кырлар турында мәгълүмат ике‑өч тәүлек алдан вотсап төркеменә хәбәр ителәчәк. Ә иң мөһиме – өченче класслы агу кулланачаклар, ягъни куркынычсызрагын.
– Ул очрашуга ун умартачы килергә тиеш иде, – ди Сәет абый. – Алдан исемлек төзедек. Ләкин 12 апрель көнне кисәк кенә барысының да «эше» килеп чыкты. Нәтиҗәдә, район хакимиятенә ике генә умартачы бардык. Гаҗәпләнәсе юк инде, шушы районда яшибез. Алдагысын уйлыйлар...
АТА-БАБАДАН КАЛГАН ШӨГЫЛЬ
Умартачыларны бер сыйфат берләштерә – алар үз эшләренең фанаты. Бал кортларын карау ул сиңа фәлән сәгатькә эшкә барып кайту гына түгел, бу – яшәү рәвеше. Ә күбесенең ата-бабадан калган шөгыле дә. Балтач авылында да умартачы нәселләре күп. Шул ук Сәет Мөхәммәдуллинның да ата-бабасы умартачы булган.
– Кечкенәдән кортлар янында үстем. Ә умартачылык белән ныклап торып армиядән кайткач шөгыльләнә башладым, – дип дәвам итте әңгәмәдәшем. – 1990 нчы еллар башы иде ул. Бүгенге көндә 130 оя кортым бар. Көзгә кергәндә 150 баш иде.
– Ел саен шулай егерме оя корт үләме? – дим.
– Төрлечә була. Хәзер кортларның иммун системасы какшады. Моны тәҗрибәле умартачылар да таный. Хәтта кырда тургайлар үлеп бетте, башкага кая барасың. Бал кортлары да шул агулы үсемлекккә килеп куна бит. Соңгы елларда кортлар күпләп югала. Чыгып китәләр дә кайтмыйлар, кайдадыр үлеп калалар.
Дөрес, тәҗрибәле умартачы бал кортларын агудан гына һәлак була, дип уйламый. Аның бүтән сәбәпләрен дә атый. Мәсәлән – бет. Ояга бер керсә, ул кортларны үтереп бетерә. Шуның өчен һәр ояны карап, көздән химикатлар белән эшкәртеп калдыралар.
Балтач авылының умартачылар нәселләре вәкилләре – Сәет Мөхәммәдуллин, Рим Әхмәдуллин.
– Тагын бер сәбәп – кортлар хәзер элеккегә караганда азрак яши, – ди Сәет абый. – Бу, әлеге дә баягы, агуларның зыяны булырга мөмкин. Әлбәттә, моны раслый торган документларым юк. Ләкин башка төбәкләрдә яшәүче умартачылар да шундый нәтиҗәгә килгән. Әле бит бал кортларының төрле төре бар. Кайберләре агулы чәчәк серкәсен ашауга үлми, ә күпмедер вакыттан гына җан бирә. Мисал өчен, «Урта рус» кортлары көз көне бик эшләми, ягъни
еракка очмыйлар. Шуның өчен алар көзгә агуланып кермиләр. Димәк, кышны да җиңелрәк кичерәләр. Минем кортларның яртысы «Урта рус», ә калганнары «Карпат» һәм «Карника» токымлы. Кышны чыга алмаучылар арасында соңгылары күбрәк.
Балтач авылының тагын бер умартачысы – Рим Әхмәдуллин. Шулай ук умартачылар нәселеннән. Башта бабасы, аннан соң әтисе бал кортлары асраган.
– Әти хәзер урын өстендә инде. Кырык оя кортны үзем генә карыйм, – диде Рим.
Дөрес, бал аерткан чорда читтә яшәүче абыйсы булыша икән. Әхмәдуллиннарның да берничә оя кортлары кышны чыкмаган. Көздән дә үлгәләгәннәр. Нәтиҗәдә, илле баштан кырыкка гына калган.
– Әлбәттә, агуның зыяны зур, – диде Рим. – Хәтта кырларны агулаган чорда иртәнге якта бакчага да зәһәр ис тарала. Безнең авыл тау астында утыра, ягъни кырга сипкән агу һава белән авылга да килә.
– Район газетасындагы игъланны укыдыгызмы? – дим.
– Әйе. Сыерлар, бал кортлары белән үзебез дә каралтыда ябылып утырырбыз, дип уйлаштык. Еласаң ела, көлсәң көл...
Рим өчен умарта кортлары хобби гына түгел, ә яшәү, тормышны алып бару чыганагы да. (Хәер, биредәге умартачылар өчен бал сату төп керем, чөнки авылда бүтән эш урыны юк). Ялгызы ике бала үстерә ул. Кортлар үлеп бетсә, ничек яшәрбез, дип бик борчыла.
– Районда фермерлар продукциясен җыя торган бер урын булсын иде, – ди Рөстәм Сафин.
ӨМЕТ...
Районның тагын бер атаклы умартачысы – Рөстәм Сафин. Ул Кама Тамагының үзендә яши. Белеме буенча икътисадчы, юрист та ул. Шул юнәлештә хезмәт тә куйган. Ә соңгы елларда фәкать умартачылык белән шөгыльләнә. Тик бу юнәлештән дә Рөстәм абый бизнес ясаган – кечкенә әрҗәләр ясап, оясы белән бал кортлары сата икән.
Район газетасында басылган игъланга аның әллә ни исе китмәгән:
– Миңа калса, анда аңлашылмаучанлык килеп чыккан, – диде тәҗрибәле умартачы. – Әлбәттә, алты ай буе мөгезле эре терлекне, бал кортларын ябып яткырып булмый, бу мөмкин түгел. Районда яңа эшли башлаган«Август» ҖЧҖ, мөгаен, халыкны алдан кисәтеп кенә куйгандыр.
– Авылларда яшәүче умартачыларны курку баскан – җирләрне агулап бетерерләр, дип борчылалар. Ә сездә андый курку юкмы? – дим.
– Курку дип... Җәй көне күренер инде, алдан борчылмыйк. (Елмая. – авт.) Өченче класслы агу сиптерәбез, дип вәгъдә бирделәр бит. Агрофирмалар да шундыйны сиптерә иде. Аллаһка тапшырган инде...
Рөстәм Сафин, бик рәхәтләнеп, умарта ояларын күрсәтеп йөрде. Чын фанатларча, бик яратып эшләгәне күренеп тора – балалары турында сөйли диярсең!
– Иң беренче эш итеп, кыш чыккан һәр оя кортны чиста әрҗәгә күчерәбез, – ди хуҗа. – Рамнарның да чисталарын тезәбез. Аннан бал запасларын куябыз. Иске баллар күп бит, сатылып бетми ул.
Рөстәм абыйның умарталары йөз баштан артык. Шуның яртысы үзе яшәгән йорт бакчасында, калган яртысы туган авылы Салтыкта тора икән.
– Күршеләр бакчада моның кадәр корт тотканга сүз әйтмиләрме? – дим.
– Күршеләр белән уртак телне табабыз, Аллаһка шөкер. Ике метрлы калай коймалар куйдык. Аннары, кортлар оча торган юлда йортлар юк. Безнең кортлар «Урта рус» токымлы, ә алар усал түгел. Менә әле сезнең белән торабыз, берсе дә тими.
Рөстәм Сафин умартачыларның тагын бер проблемасын атады – балны урнаштырырга урын юк. Ун, егерме оя корт булганда әле җае табыла. Аз‑азлап та алып бетерәләр. Ә менә баш саны ун дистә белән исәпләнгәндә, бу чын проблема икән.
– Безнең балны Россиядән читкә чыгарып булмый, рөхсәт юк, – ди умартачы. – Әле ярый ел саен алучы клиентларым бар. Ярминкәләргә дә йөрибез үзе. Тик аның өчен базарга иртәнге өчтә чыгып басарга кирәк. Әле балың сатыламы-юкмы. Районда фермерларның продукциясен җыя торган бер урын булсын иде ул. Элек бит шундый үзәкләр бар иде. Эш күпкә җиңеләер иде.
«УЙЛАП БЕТЕРМӘГӘННӘР...»
Умартачылар белән аралашканнан соң, Кама Тамагы районының Авыл хуҗалыгы һәм азык‑ төлек идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев янына юнәлдек. Җирле җитәкче менә нәрсәләр сөйләде:
– Әлеге мәсьәлә белән республикада беренчеләрдән булып февраль аенда ук шөгыльләнә башладык. Районның сиксәнләп умартачысынҗыеп, конференция үткәрдек. Чагыштыру өчен – районда өч йөзләп умартачы бар. Республикадан да вәкилләр килгән иде. Борчыган барлык мәсьәләләрне уртага салып сөйләштек. Умартачылар белән ел әйләнәсе элемтәдә торабыз. Әлегә кадәр кортлар үлү буенча районда зур проблема булганы юк. Алга таба да шулай эшләрбез дип өметләнәм.
– Район газетасында игълан басылган икән бит... – дим.
– Әйе, ул турыда да сөйләшү булды. Халык ул игъланны бик дөрес аңлап җиткермәгән. Беренчедән шуны әйтим: монда кортлар турында гына сүз бармый. Бүген көтүче дигән һөнәр югалып бара. Авылларда сыерлар аз калгач, көтүләр дә бетте. Кеше хәзер сыер, бозауларын кырга куа да чыгара. Ә мөгезле эре терлек, сарыклар иң беренче яшеллеккә чаба. Язын ул кышлап чыккан иген була. Андый уҗымны ашаган маллар агуланырга яки эчләре күбәргә мөмкин. Аннан соң, уҗымны таптау да бит бу. Шуңа күрә, ике якка да зыян килмәсен өчен, «Август» ҖЧҖ әнә шундый игълан бастырды.
– Анда бит бал кортларын да чыгармаска диелгән...
– Монда инде игъланның эчтәлеген уйлап бетермәгәннәр. Кортларны алты ай чыгармау турында сүз бармый. Ә фәкать агу сиптергән көнне кортлар кырга очмасын дигән киңәш инде ул. Алдагы елларда да шулай умартачыларны кисәтә идек. Умартачылар белән вотсапта аерым төркемебез бар. Кырларга агу сибеләчәге турында ике тәүлек алдан хәбәр иттек. Әлбәттә, алга таба да шулай эшләячәкбез.
Узган ел Илфат Вәлиев белән Кама Тамагы районында язгы чәчү барышын карап чыккан идек. «Татарстанның үз Кырымы бар», – дигән иде җитәкче ул чакта. Чынлап та, биредә җирләр ташлы, таулы. Без моңа үзебез инандык. Шул ук күрше Буа районы белән чагыштырганда, җир белән күк арасы.
– Шуңа да безгә инвесторлар килергә бик атлыгып тормый, – диде Илфат Вәлиев. – Куркалар. Бәлки әле «Август» ҖЧҖ бирегә килү район өчен авыл хуҗалыгы юнәлешендә үсү булыр. Бик көчле оешма бит, эшләп карасыннар.
– Җирләрне агулап бетермәсләрме? – дим. – Ә агуламыйча бүген нәрсә үсә? Авыл кешесе шул бәрәңгене дә агуламыйча ашамый. Әле колорадо коңгызына сиптерелә торган агу икенче класслы санала. Ә кырларга өченче класслысы сибелә.
– Аны тикшереп торучы булмас, дип борчыла авыл халкы...
– Соң, санитар таләпләр бар. Аны үтәмәгән очракта зур штрафлар каралган. Аннан соң – район җитәкчелеге халыкка дошман түгел бит, моны контрольдә тотачакбыз.
Район башлыгы дигәннән, Наил Вазыйхов белән очрашып булмады. Эшләре буенча Казанга киткән иде ул. Җитәкче белән телефоннан шактый озак сөйләштек. 12 апрельдә районның җирле умартачыларына әйткән бөтен сүзне янә кабатлады ул – агу өченче класслы булачак, агуланасы кырлар турында мәгълүмат халыкка алдан хәбәр ителәчәк. Елдагыча, сезон вакытында җирләр елга ике тапкыр агуланачак. Наил Вазыйхов моны үз контроленә алачак.
– Бәлки әле «Август» ҖЧҖнең бирегә килүе район өчен авыл хуҗалыгы юнәлешендә үсү булыр, – ди Илфат Вәлиев.
СҮЗ БЕР, ГАМӘЛ ИКЕНЧЕ...
«Татарстан» журналының умартачылар турында беренче генә язуы түгел. Оя‑оя корт үлү соңгы елларда республикада гадәти хәлгә әйләнде. Иң аянычы – аның нәрсәдән кырылганын раслап булмый. Шул ук Кама Тамагының баш умартачысы Сәет Мөхәммәдуллин бер очрак турында сөйләде – елдан артык җирле умартачы суд юлын таптый икән. Дистәләп оя корты һәлак булган. Кайсы кырдан агуланганын да чамалый, әмма судта раслый алмаган. Югыйсә үлгән кортларны экспертизага да алып барганнар. Тик анда кортларның төгәл кайсы кырдан (туфрак анализын да алганнар) агуланганын әйтә алмаганнар. Ике ел элек Мамадышта Гыймазовларның 200 оя корты (!) бер ай эчендә үлеп беткән иде. Ул вакытта да кырны агулаучыны җәзага тарта алмаганнар...
Бер карасаң, умартачыларның проблемалары хакында дәүләт башлыгы да белә кебек. 2020 елның 30 декабрендә Президент Владимир Путин Россия Федерациясенең «Умартачылык турында» Федераль законына кул куйды. 6 бүлек, 18 маддәдән торган Законда кортларның пестицидлар, агрохимикатлар белән агулануын булдырмау турында аерым маддә бар. Журнал укучыларыбызга шуның кыскача эчтәлеген биреп узарга кирәктер.
16 нчы маддә. Умарта кортларының пестицид һәм агрохимикатлар белән агулануын булдырмау.
- Агу сибү эшләренә керешкәнче, әлеге җир кишәрлекләреннән җиде километрга кадәр ераклыктагы торак пунктларда яшәүче халыкка өч көн алдан хәбәр итәргә (радио, басма матбугат, электрон һәм башка элемтә чаралары аша).
- Әлеге мәгълүмат түбәндәге эчтәлектә булырга тиеш:
1) Пестицидлар һәм агрохимикатлар белән эшкәртеләчәк җирнең чикләре;
2) Эш вакыты;
3) Эш ысулы;
4) Җир эшкәрткәндә кулланылачак пестицид һәм химикатларның исемлеге һәм аларның куркынычлылык классы;
5) Пестицид һәм агрохимикатларның куркыныч үзлекләре турында мәгълүмат;
6) Бал кортларын умарталарында изоляцияләү вакыты.
- Бал кортлары өчен куркыныч пестицид һәм агрохимикатларны куллану 1997 елның 19 июлендә кабул ителгән 109 нчы Федераль законга таянып эшләнергә тиеш.
...Әйе, закон бар, тик ел саен фәлән мең корт үлә бара. Башкортостан, Мари Эл һәм Удмуртия республикаларында яшәүче умартачылар да чаң кага – ел саен фәлән мең корт һәлак була. Киров, Воронеж, Брянск, Ростов өлкәләрендә дә шул ук хәл... Хәер, фаҗига Россиягә генә түгел, чит илләргә дә таныш икән – Израиль, Кытай, АКШ, Тайвань... Мисал өчен: АКШта соңгы ун ел эчендә бал кортлары 80 процентка кимегән. Белгечләрнең фикере нигездә уртак – кортларны химик ашламалар юк итә. АКШ галимнәре исәпләп чыгарган: бал кортларының үлеме ил икътисадына ел саен 5 миллиард доллар күләмендә зыян китерә һәм, кимендә, 30 процент уңышны алып җиткермәүгә сәбәп булып тора. Тик... барыбер җирне агулау дәвам итә. Дөрес, Европа илләре бары сыйфатлы химикатлар гына куллана. Моны тикшереп торучы махсус оешмалар бар. Ә арзанлы чимал артыннан куучы Кытайда, мәсәлән, бал кортлары үлеп беткән диярлек. Бичара кытайлылар хәзер җиләк-җимешне таяк белән серкәләндереп йөри. Тагын әле тирес түгеп, шуңа чебен җибәреп серкәләндерү ысулын кулланалар... Кыскасы, безнең ил җитәкчелеге, шул өлкә өчен җаваплы түрәләр дөрес юлны сайлар, дип өметләник.
Ә без Кама Тамагы районындагы хәлләрне алга таба да күзәтеп барачакбыз. Умартачыларга, көзгә тагын бер килербез, дип вәгъдә бирдек. Шул исәптән җирле җитәкчеләр дә халыкка биргән вәгъдәсен үтәр, дип ышаныйк.
Пестицид һәм агрохимикатларны дөрес куллану буенча Россия Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенә рәсми хат юлладык. Һәм түбәндәге җавапны алдык:
– 2011 елның 1 августына кадәр пестицидларны саклау, куллану нормаларын тикшерү һәм контрольдә тоту «Россельхознадзор» һәм аның территориаль бүлекчәләре карамагында булды. Әмма закон актлары нәтиҗәсендә әлеге бурыч бездән алынган иде.
Президент Владимир Путин тарафыннан 2020 елның 30 декабрендәге «Умартачылык турында» 522 нче Федераль закон белән «Пестицид һәм агрохимикатлар белән куркынычсыз эш итү турында»гы 1997 елның 19 июлендәге Федераль законның пестицид һәм агрохимикатлар белән куркынычсыз эш итү өлкәсендә дәүләт контролен камилләштерү өлешенә үзгәрешләр кертелде. Нәтиҗәдә «Россельхознадзор» идарәсе әлеге өлкәне контрольдә тота алачак. Моңа кадәр вәкаләтләр ветеринария өлкәсенә генә карый иде.
Кырларга фитосанитар мониторинг үсемлекләрне химик яклау белгечләре, турыдан-туры авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшләүче агрономнар тарафыннан алып барылачак.
Пестицидлар кешеләр һәм бал кортларына куркынычсызлык ягыннан 4 класска бүленә. Беренчесе – үтә куркыныч, икенчесе – югары дәрәҗәдә куркыныч, өченчесе – урта дәрәҗәдә куркыныч, дүртенчесе – аз дәрәҗәдә куркыныч. Заманча пестицидлар, нигездә, өченче, дүртенче дәрәҗәдә куркыныч санала. Әмма авыл хуҗалыгында барлык класска караган пестицидлар да кулланыла ала. Тик беренче, икенче класслылары белән бары махсус әзерлек узган кеше генә эшләргә тиеш. Нинди химикатлар белән эшкәртеләсе исә, кырларга фитосанитар мониторинг үткәргәннән соң, регламентка карап хәл ителә.
СанПиН 1.2.2584-10ның 2.21 пунктына ярашлы рәвештә, пестицидлар һәр конкрет очракта тиешле тәртиптә расланган тәкъдим нигезендә, шулай ук РФ территориясендә рөхсәт ителә торган пестицид һәм агрохимикатларның Дәүләт каталогына туры китереп кулланылырга тиеш. Әлеге Каталогта пестидицлар турында бар мәгълүмат күрсәтелгән. Һәм Каталогта күрсәтелгән нормадан ул берничек тә артырга тиеш түгел.
Авыл хуҗалыгында пестицид һәм агрохимикатлар фәкать авыл хуҗалыгы тармагын (чәчүлек җирләре, җитештерү биналары) ныклап тикшергәннән соң гына кулланыла ала.
1997 елның 19 июлендә кабул ителгән «Пестицидлар һәм агрохимикатлар белән куркынычсыз эш итү турында»гы 109 нчы Федераль законга таянып, пестицидлар фитосанитария, санитария һәм экологик вазгыятьне исәпкә алып кулланылырга тиеш.
P.S. Без шулай ук рәсми хатны Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары минисртлыгына да юллаган идек. Алар үз чиратында Россия Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенә мөрәҗәгать итәргә куштылар. Шулай ук ТР авыл хуҗалыгы һәм азык‑төлек министрлыгына да чыктык. Биредә исә: «Агуның ничәнче класслысын сибәргә икәнлеген агрофирмалар үзләре карый, без киңәш кенә итә алабыз», – диделәр
Фото: Александр Ефремов
Руфия Фазылова
Добавить комментарий