Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Уңыш коды ‑ буада

Уңыш коды ‑ буада

Ничек уйлыйсыз, ни өчен яшьләр Буадан китми? Нигә аларны зур кала утлары кызыктырмый? Чөнки утлар да, яшьләр һәм канатлары ныгып өлгермәгәннәрдә кызыксыну уятырдай башка бөтен нәрсә дә үз районнарында бар. Өстәвенә, барысы да якында, янәшәдә генә. Укырга, эшкә, секция-түгәрәкләргә, ниндидер күңел ачу чараларына барып җитәр өчен, бөкеләрдә вакыт уздырырга, җәмәгать транспортына утырып, шәһәрнең бер башыннан икенчесенә барырга кирәкми. Кайвакыт юл аркылы гына чыгасы һәм син, мәсәлән, «Мирас» Яшьләр үзәгенә эләгәсең.

11 февраля 2025

Безнең «Мирас»ның эшли башлаганына бер генә елдан артык, – дип сүзен башлады әлеге якты, креатив бинада урнашкан үзәк директоры Диләрә Газизова. – Әмма монда инде 783 чара үткәрелде: фестивальләр, брейнринг, квест, психологик тренинг, мастер-класслар, «Гаилә кунак бүлмәләре», ШТКлар, хакатоннар, «Яшьләр советы», махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм оештыру максатындагы хәйрия чаралары, караоке кичәләре, «Буаның уңышлы кешеләре» очрашуы… Ә Сабан туенда, спорт бүлеге белән берлектә, хәтта фиджитал-көрәш тә үткәреп карадык!

ИҢ АКТИВЛАР ӨЧЕН

– Шулкадәр күп чараларны ничек оештырып өлгерәсез? Кешеләрегез күп күренми.

– Штатны арттыру – минем хыял, – дип елмая Диләрә Минисламовна. – Яшьләр белән эшләү буенча нибары ике белгеч бар. Кем әйтмешли, көнне төнгә ялгап эшлибез. Әле ярый актив балалар күп. Быел «МИРАС» активын оештырдык. Алар – барлык чараларда да беренче ярдәмчеләребез.

IT-ВУНДЕРКИНДЛАР ӨЧЕН

Район башлыгы Ранис Камәртдинов күрсәтмәсе буенча программалаштыру юнәлешендә түгәрәкләр эшләтеп җибәрдек. Башта – 1‑8 сыйныф укучылары өчен, аннары 9–11 сыйныфлар өчен ачтык. Бу түгәрәкләргә ирле-хатынлы Мулеевлар җитәкчелек итә: кечкенәләрдә Анастасия Юрьевна алып бара, зурраклар Руслан Вадимович белән шө- гыльләнә.

Казан IT‑паркы белән килешү төзедек, хакатон уздырдык, анда балалар мобиль кушымталар буенча үз идеяләрен тәкъдир иттеләр. Иң сәләтле балалар район башлыгының «Уңыш коды» төркемендә бушлай шөгыльләнә.

IT-юнәлешенә бездә гомумән ихтыяҗ зур. Анастасия Юрьевна төркемендә 8–14 яшьлек 62 бала Python, Коду гейм лаб, Скретч кебек заманча программа телләрен өйрәнә. Аларның берсе дә мәктәп программасына керми. Балалар программалаштыру буенча төрле воркшопларда шөгыльләнә. 43 кеше турыдантуры программалаштыру белән шөгыльләнә, 10 кеше веб-анимацияләр ясау буенча воркшопларда катнаша, 9 кеше модельләштерүне өйрәнә. Бер үк вакытта чат-ботлар булдыру буенча ИТ‑парк курслары да бушлай үткәрелә.

Зурлар төркеме – 15–17 яшьлекләр – Python теле нигезендә олимпиадаларда була торган программалаштыру белән шөгыльләнә, кад-системалар нигезендә ЗD- модельләштерүне өйрәнә, архикад буенча курслар башладылар. Шулай ук информатика буенча БДИга әзерлек курслары да бар. IT-биеклекләрне яулау компьютер һәм ноутбуклар белән җиһазландырылган киберзалда бара.

ЙОГАГА ГАШЫЙКЛАР ӨЧЕН

Алдагы кабинетта безне Алена Артемьева каршы алды. Психолог, коуч, нейро­ графика буенча белгеч һәм хатын-кызлар остазы – кыскасы, бөтен нәрсәне булдыра. Без кергәндә дә ул үзе кебек сөйкемле бер ханымга консультация бирә иде.

– Хатын-кызлар Алена Вячеславовна белән сөйләшкәннән соң ачылып китә, – дип аңлата Диләрә Минисламовна. – Ул күпкырлы белгеч, йога дәресләрен дә алып бара. Безнең шәһәрдә бик популяр юнәлеш. Яхшы физик формага ирешергә, нерв системасын тынычландырырга, аң-зиһенне чистартырга, эшкә сәләтне һәм ­ стрес ска чыдамлыкны арттырырга ярдәм итә.

ЯШЬ ГАИЛӘЛӘР ӨЧЕН

Ял көннәрендә яшьләр үзәгендә гомумән аншлаг. Яшүсмерләр һәм яшь гаиләләр «Мафия» һәм «БУМ» өстәл уеннарын уйный, «Гаилә игротекасы», «Гаилә йогасы» эшли... Буалылар гомумән коллектив уеннарны үз итә. Бигрәк тә уеннардан соң бергәләп тәмләп чәй эчәргә форсат чыкканда. «Мирас»та барысы да чын гаиләләрдәге кебек җылы, күңелле итеп оештырылган.

БӨТЕН КЕШЕ ӨЧЕН

Биредә чит телләрне өйрәнергә теләү- челәр дә килә – «Инглиз телен яратучылар клубы»на, «Кытай телен яратучылар клубы»на.… Кич белән яшь-җилкәнчек «Яшьләр биюләренә» җыела.

Тәүлек буе эштә булуларына карамастан, үзәк хезмәткәрләре яңадан-яңа кызыклы идеяләре белән уртаклашып торалар.

– Якын араларда фото‑ һәм видеостудия, тавыш яздыру студиясен эшләтеп җибәрергә, шулай ук «Мортал комбат», ФИФА компьютер уеннары уздырырга ниятлибез... – дип санап китә Диләрә Минисламовна, бармакларын бөгә-бөгә.

Мондый уй-ниятләр белән янганда, Буа яшьләренә күңелсезләнергә урын калмаячак. Аларның төп бурычы – ничек тә булса озаграк яшь булып калудыр.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера