Үзәк мәчет – миллилек үрнәге
Мәчетләр саны буенча Арча районы республикада беренче урында. Гаҗәп тә түгел, күпчелеге татарлар яшәгән милли мәдәни мәркәз бит. Рамазан аенда Арчаның үзәк мәчете капиталь төзекләндерүдән соң ишекләрен ачты. Һәм, әйтергә кирәк, башка бик күп Аллаһ йортларыннан аерылып тора ул.

«ИКЕ КАТЛЫ МӘЧЕТ КИРӘК...»
Үзәк мәчет ике катлы. 1993 елда ачылган һәм шуннан соң бер тапкыр да төзекләндерелмәгән була. Шунысын да әйтергә кирәк: дин иреге кайтарылгач, Арчада төзелгән беренче мәчет ул. Дөрес, дин тыелган заманнарда да аерым йортларда гает намазлары, ифтар мәҗлесләре үткәрелә, яшерен рәвештә булса да, намаз да укыйлар, хәтта дин дәресләрен дә үзләштерәләр. Бу эштә Арчада яшәүче ирле-хатынлы Фәсәхәт һәм Габдерәхим Идрисовлар башлап йөри. Алар Казандагы танышлары аша Арчага Габделхак Каюмов исемле остазны чакыра. Ике арада килешү төзелеп, Габделхак ага Арчага, Идрисовлар йортына килеп, дин дәресләре укыта башлый. 1976 ел була бу. Атна саен Фәсәхәт апа, олы мичен ягып, кабартмалар пешерә, өстәлгә самоварын куя. Дистәдән артык кеше, өстәл янында утырып, дин сабаклары өйрәнә. Ә Габдерәхим абый урамда сакта тора. Тикшерүчеләр килсә, шәкертләр тиз генә дәфтәрләрен яшерәләр. Янәсе, өстәл артында кунаклар сыйланып утыра...
Ниһаять, Арча бистәсендә мәчет салу мәсьәләсе күтәрелә. 1990 елның 3 апрелендә Аллаһ йорты өчен җир бүлеп бирү турында карар чыгарыла. Арчаның ул вакыттагы өченче мәктәбенең яртысын сүтеп, Арча тарихында беренче тапкыр мәчет салырга рөхсәт алына. Нәтиҗәдә 1991 елда Арча үзәгендә ике катлы җәмигъ мәчете төзелеше башлана. Узып баручылар, туктап, күз яшьләрен сөртә... Әлеге изге эштә берәү дә читтә калмый – хәлдән килгәнчә халык та ярдәм итә, район җитәкчеләре дә бик булыша.
Дөрес, төзелеш башланганда кайберәүләр: «Ике катлы мәчеткә кем йөрер, чыгымы гына күп булыр», – дип тә кисәтә. Ләкин ул вакытта Арча башкарма комитеты рәисе булып эшләгән Рөстәм Миңнеханов: «Алай димәгез, ничек инде Арчага ике катлы мәчет кирәкмәсен?!» – дип кырт кисә. Һәм җитәкче хаклы була. Ике катлы мәчет җомга саен тулы була...
Капиталь төзекләндерүдән соң Үзәк мәчетне ачу тантанасына Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та килгән. (Хәер, гаҗәп тә түгел, халык әлеге мәчетне бүген дә Рәис исеме белән бәйли. Капиталь төзекләндерү эшләре вакытында да Рөстәм Нургалиевич ярдәм иткән.) Мәртәбәле кунаклар арасында Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин да булган. Кунаклар Аллаһ йортындагы үзгәрешләрне бик югары бәяләгән.

– Арча мөхтәсибәте Татарстан Диния нәзарәте белән һәрдаим яхшы мөнәсәбәтләрдә булды, – ди Эмир хәзрәт.
«БӨТЕН ШАРТЛАР БАР»
Төзекләндерү эшләре бер елга якын барган. Биредә хәзер барысы да заманча: диварлар, ишекләр яңартылган, тәрәзәләр зурайтылган, электр җайланмалары һәм инженерлык челтәрләре дә алмаштырылган. Ә стенадагы милли бизәкләр – үзе бер сәнгать!
– Монда тотылган акчага яңа мәчет тә салып чыгарга мөмкин иде, – диде Арча районының имам-мөхтәсибе Эмир хәзрәт Миңнемуллин. – Төзелеш өлкәсендә эшләүчеләр яхшы белә – искене яңарту һәрвакыт кыйммәткәрәк чыга. Әмма Аллаһ йорты турында сүз барганда, акча санап утыру дөрес түгел. Бу – дин иреге кайтканнан соң Арчада ачылган беренче Аллаһ йорты, димәк, тарихи мәчет. Тагын шул ягы да үзенчәлекле: биредә 2022 елда тулы бер комплекс – Тукай исемендәге Дин-мәгариф үзәге һәм 2025 елда Коръәнне ятлау үзәге төзелде. Хатын-кызлар һәм ир-атлар заллары аерым. Дин сабакларын өйрәнү өчен бөтен шартлар да бар. Теләк кенә кирәк.
– Теләк дигәннән, мәчеткә йөрүчеләр күпме?
– Шөкер, аз түгел. Җомга намазларында мәчетнең ике каты да тула. Ә бит Арчада әле тагын дүрт мәчет бар. Яшьләр дингә килә, шунысы аеруча сөендерә.
Мәчет ишекләре көне буе ачык. Унбер хәзрәт чиратлап дежур тора. Кем нинди сорау белән килсә дә, һәр кешенең сүзен тыңлыйлар. Рамазан аенда көн саен йөздән артык кеше катнашында ифтар ашлары уздырганнар, моның өчен аерым заллары бар. Шунда ук Коръән ашлары, башка дини мәҗлесләр дә уздырырга мөмкин.
Эмир хәзрәт Миңнемуллин үзе дә бик белемле: гарәпчә, төрекчә, татарча, русча камил белә. Төркиягә барып та белем алган. Тумышы белән Ярославль өлкәсеннән.
– Дини гаиләдә тәрбияләнеп үскән егет мин, – диде Эмир хәзрәт. – Төрле җирләрдә хезмәт куйдым. Әлмәт шәһәренең имам-мөхтәсибе ярдәмчесе булып эшләгән җирдән Арчага чакырдылар. 2019 елда гаиләм белән бирегә күчендем. Шул елны Арчада Тукай исемендәге Дин-мәгариф үзәге төзелә башлады. Бүген үзәктә 250 шәкерт белем ала, унҗиде остаз бар, дәресләр төрле көннәрдә уза. Ашханәсе, тәһарәтханәсе булган тулы бер комплекс ул. Шунда ук никах залы да урнашкан.
Коръәне Кәрим үзәгендә исә мәктәп яшендәге балалар укый. Быелгы уку елында егерме алты укучы белем алган. Аларга коръәнхафиз белем бирә. Дини белем алудан тыш, балалар биредә заманча һөнәрләр белән дә таныша: үзәктә робот техникасы һәм авиамодельләр ясау сыйныфлары да бар. Кыскасы, малай-кызлар өчен бик файдалы, кызыклы урын бу.
– Арча мөхтәсибәте ТР Диния нәзарәте белән тыгыз элемтәдә тора, – дип дәвам итте Эмир хәзрәт. – Алар безгә Рамазан аенда Мисырдан Шәех Сабри исемле остазны җибәрде. Шәех Сабри арчалыларга дин сабаклары өйрәтте, Үзәк мәчеттә тәравих намазлары укыды. Быелгы Рамазан ае безнең мәчеттә аеруча ямьле булды.
Шәһәрнең үзәгендә урнашкан бу комплекс Арчаның йөзек кашы кебек тоелды. Мәчет, мәдрәсә, банкет залы – барысы бергә һәм алар бер-берсен тулыландыра. Ә капиталь төзекләндерүдән тарихи мәчетнең яңаруы аерым соклануга лаек. Милли бизәкләр белән, нәкъ үзебезчә эшләнгән ул. Хәер, башкача мөмкин дә түгел, Арчада бит ул…

Капиталь төзекләндерүдән соң Үзәк мәчетне ачу тантанасына Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та килгән.
Руфия Фазылова
Добавить комментарий