Үзебезнең Ту-214. Ышанычлы һәм куркынычсыз
Биш ел эчендә Казан авиация заводы үзендә җыелган Ту‑214 самолётлары санын елына егермегә кадәр арттырырга тиеш. Татарстан башкаласында Россия Премьер-министры Михаил Мишустин үткәргән киңәшмәдән соң, мондый гаять зур тизләнешнең чынга ашачагына шик калмады.
– Ничек, машина ничегрәк? – дип кызыксынды Премьер, фюзеляжына «Россия» дип язылган Ту‑214 очкычының пилот кабинасына кергәч.
– Яхшы машина. Ышанычлы. Иң мөһиме – куркынычсыз.
– Һәм тагын иң мөһиме – ул тулысынча үзебездә эшләнгән детальләрдән җыелган, шулай бит? – диде Денис Мантуровка борылып Мишустин һәм элегрәк, импортка бәйле елларда, Туполев машиналары тарафдарлары рәтендә булмаган вице-премьердан уңай җавап алды.
Мишустин очкычның яңа салоны белән танышканда, Рөстәм Миңнехановның «болар янында «Боинг»лар ял итә» дигән сүзләренә елмаеп куйды. Танышу вакытында Премьер самолёт экипажын ике кешелек итеп үзгәртү күпмегә сузылачагы белән дә кызыксынды. Конструкторның, документларны тулысынча цифрлаштыруны исәпкә алып, бер ел‑ел ярым вакыт таләп ителә, дигән җавабы, күрәсең, Мишустинны канәгатьләндерде.
Премьерның эшнең вагы-төягенә кадәр төшенергә тырышуы үзенә күрә бер билге буларак кабул ителде: авиазавод цехларын карап чыкканнан соң ук граждан авиациясе өлкәсендәге проектлар буенча оештырылган киңәшмә сүз булмаганнан гына сөйләшү булмады. Әлеге фикеремне Хөкүмәт десантының составы көчәйтте генә. Казанда Премьер белән бергә финанс министры Антон Силуанов, вице-премьер – сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе генераль директоры Юрий Слюсарь эшләде... Барысы да – конкрет карар кабул итү хакына. Иртәгә яки бер айдан соң түгел – биредә һәм бүген.
МАКСАТ – 2030 ЕЛГА КАДӘР МЕҢ САМОЛЁТ
Шунысын да чамалап була: Казандагы вәкиллекле киңәшмәнең катализаторы – Россия авиакомпанияләре тарафыннан Ту‑214 белән кызыксынуның артуы. «Туполев» компаниясенең идарәче директоры Вадим Королёв төгәл саннарны да атады: 2032 елга кадәр 150 данә – Ту‑214 самолётларына ихтыяҗ шундый.
– 20 самолётка ышанычлы контрактлар бар, – дип ачыклык кертте ул киңәшмә барышында. – 67 се буенча ниятләр турында килешүләр имзаланды, тагын 61 енә потенциаль заказчылардан гариза бар.
Авиакомпанияләрнең кызыксынуы аңлашыла: Казанның Ту‑214 самолёты – бүгенге көндә тулысынча диярлек үзебезнең детальләрдән җыелган бердәнбер Россия очкычы. Оча торган. Сертификаты булган. Ышанычлы. Еллар дәвамында сыналган. Дөрес, перспективалы һәм өметле МС-21, «Сухой Суперджет» бар, ләкин, ихтимал, безнең авиациянең киләчәгедер. Әмма бу импортны алмаштыру һәм серияләп җитештерүгә чыгу өчен вакыт таләп итә, ә самолётлар бүген һәм якын елларда кирәк. Президент күрсәтмәсе нигезендә Хөкүмәт тарафыннан расланган Авиатранспорт тармагын үстерү буенча комплекслы программага ярашлы рәвештә, 2030 елга кадәр меңнән артык граждан һава судносы җитештерелергә тиеш.
– Һәм, әлбәттә, монда Казан авиазаводы өчен аерым роль каралган, – диде Михаил Мишустин, киңәшмәне ачып. – Бер ел ярым эчендә, ягъни 2025 елга ул ел саен ун Ту‑214 чыгаруга ирешергә тиеш. Бу модельнең төп өстенлеге шунда: ул тулысынча үзебезнең детальләрдән, шул исәптән Россиядә җитештерелгән ПС‑90А двигателеннән тора. Шуңа күрә, әлбәттә, мондый лайнерларны төзүне арттыру бик мөһим.
Түбәндәге бурыч шуннан килеп чыга да: проектны, аны алга таба үстерү һәм моның өчен кирәкле өстәмә финансларны табу юлларын билгеләргә кирәк.
ЕЛЫНА УН ОЧКЫЧ. ӘЛЛӘ ЕГЕРМЕМЕ?
Елына 10 самолёт җитештерү – үзе үк завод һәм тармак өчен җиңел бурыч түгел. Элек Казанда иң яхшы дигәндә дә бер‑ике очкыч җыелуын исәпкә алганда бигрәк тә. Ләкин бит элек граждан авиациясенә мөнәсәбәт тә башка иде – һава транспортында «Боинг»лар һәм «Аэрбас»лар хакимлек итте. Бүген исә барысы да үзгәрде.
– Хөкүмәт тармакка максималь ярдәм күрсәтә, – дип ассызыклады Михаил Мишустин. – Аерым алганда, махсус дәүләт программасы гамәлгә ашырыла, анда билгеләнгән чараларга быел 40,5 млрд сум акча каралган. Һәм якынча шулкадәр үк күләмдә киләсе елга да. Бу – җитештерүләрне һәм инженерлык үзәкләрен модернизацияләү, перспективалы двигательләр төзү һәм башка мөһим проектлар өчен исәпләнгән акчалар. Авиатөзелешнең фәнни-тикшеренү һәм конструкторлык эшләре кебек өстенлекле юнәлешләренә субсидияләр бирәбез. Аерым алганда, без күптән түгел Денис Валентинович (Мантуров) белән бу турыда фикер алыштык, өч еллык бюджетка әлеге максатларга 90 млрд сумнан артык акча салдык. Быелга шуларның 37 миллиард сумы тәгаенләнгән.
Мондый ярдәм фонында Казан авиация заводының киләчәктә Ту‑214 очкычын елына 20 данәгә кадәр арттырырга әзерлеге (шөкер, потенциаль заказчылар да җитәрлек) булмастай эш кебек тоелмый. Алга таба киңәшмәдәге фикерләр күрсәткәнчә, әлеге әзерлек конкрет саннар һәм җентекле эш программасы белән ныгытылган. Аларны киңәшмәдә Вадим Королёв яңгыратты.
БУРЫЧ – 83,6 МИЛЛИАРДЛЫК
Шулай итеп, махсус очыш авиаотряды тарафыннан эксплуатацияләнү елларында үз мөмкинлекләрен исбатлаган Ту-214, әйтик, 2030 елга кадәр РФ Авиатранспорт тармагын үстерү буенча комплекслы программада билгеләнгәнчә, 70 данәдә түгел, ә, ихтыяҗны исәпкә алып, тагын да күбрәк җитештерелсен өчен нәрсә эшләргә кирәк? Әлбәттә, җитештерүне киңәйтергә һәм модернизацияләргә, цифрлы технологияләргә күчәргә, сатудан соң сервисның заманча системасын оештырырга. Шул ук вакытта, башкарма директор аңлатуынча, «Туполев» ГАҖ, Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе һәм «Ростех»ка кергән башка корпорацияләр белән берлектә, 2027 елга 20 машина җыюга ирешү өчен кирәкле чаралар комплексын эшләгән. Алай гына да түгел, чараларның бер өлеше комплекслы үсеш программасына кертелгән, финанслар белән ныгытылган һәм гамәлгә ашырыла.
Хәзер исә төп мәсьәлә – елына 20 самолёт чыгару мөмкинлегенә ирешү өчен алга таба планлаштырылганнарга финанслар табу. «Туполев» ГАҖдә моның өчен 83,6 млрд сум акча кирәк дип исәпләгәннәр. Әлеге суммадан нинди максатлар өчен күпме акча сарыф итү билгеләнгәнен санап тормыйбыз. Менә кайбер ориентирлар гына: 100 мең кв. метрдан артык җитештерү мәйданын төзү һәм реконструкциягә, шул исәптән агрегат һәм соңгы җыю линияләренә 22,7 млрд сум кирәк булачак, ә 10 млрд сум самолётны сатканнан соң хезмәт күрсәтү системасын оештыруга, шул исәптән очучылар составын әзерләү өчен тренажерлар булдыруга китәчәк. Тагын 23,5 млрд сумга якын Ту‑214 самолётларын җитештерүдә катнашкан кооперация предприятиеләренең җитештерү куәтләрен киңәйтү өчен таләп ителәчәк.
АВИАЗАВОД КУӘТЛӘРЕ 3,6 МӘРТӘБӘГӘ АРТАЧАК
Нәтиҗәдә без нәрсә алачакбыз? 2025 елга, елына 10 самолёт чыгару җайга салынгач, Казан заводының куәте 2,4 тапкырга артачак. Ә 2027 елга, 20 Ту‑214 не чыгару мөмкин булгач, Казанда үз мөмкинлекләре буенча хәзерге заводны 3,6 тапкырга узып киткән предприятие эшләячәк! Әлбәттә, бу башка технологик дәрәҗә дә, җитештерүне оештыру да булачак. Җитештерү куәтләрен арттыру өстәмә рәвештә ике меңнән артык төп җитештерү эшчеләрен таләп итәчәк. Чагыштыру өчен: 2010 елда Казан авиация заводының барлык хезмәткәрләренең гомуми саны (ачык чыганаклардан алынган мәгълүматлар буенча) алты мең кешегә якын.
Бүгенге шартларда завод сафларын лаеклы кадрлар белән тулыландыру никадәр реаль соң? Предприятиедә кадрлар мәсьәләсен җиңел димиләр, әмма башкарыла торган гамәлләр әлеге проблеманы хәл итәргә ярдәм итәр, дип ышаналар. Квалификацияле хезмәткәрләрне җәлеп итү буенча киңәйтелгән реклама кампаниясе җитди аргументлар белән ныгытылган. Аерым алганда, «Салават Күпере» торак комплексында алар өчен 50 процент ташлама белән арендалы торак бүлеп биреләчәк.
Профильле югары уку йортларында, республиканың махсус уку йортларында, Дементьев исемендәге Казан авиация-техника көллиятендә кадрлар әзерләү аерым өстенлеккә ия. Хәзерге вакытта профильле махсус уку йортларының 400 гә якын студенты предприятиедә производство практикасын үтә. «Туполев» ГАҖ, Казан авиация институты белән берлектә, «Крылья Ростеха» бөтенроссия проектын гамәлгә ашыруда катнаша, аның асылы – самолёт төзелеше белгечлеге буенча яңа форматтагы инженерларны әзерләү. Ә май аенда завод базасында кадрларны гамәли-юнәлешле әзерләү өчен югары уку йортының профильле кафедрасы ачылды. Авиатөзүчеләр шулай ук Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы Казан милли тикшеренү техник университетын «Приоритет-2023» программасына кертер, дип өметләнә. Әлеге программада катнашучы вузлар базасында алдынгы инженерлык мәктәпләре ачылачак.
ПЛАННАР ЗУРДАН. БУЛДЫРЫРБЫЗМЫ?
Шунысы игътибарга лаек: «Туполев» ГАҖ, куәтләрне арттыру буенча грандиоз план әзерләп һәм кирәкле акча күләмен санап, кул кушырып кына утырмый. Киңәшмәдә Вадим Королёв хәбәр иткәнчә, «барлык юнәлешләр турында техник бирем проектлары әзерләнгән, техник-коммерция тәкъдимнәре соралган һәм өлешчә алынган», алай гына да түгел, проблемалы юнәлешләр буенча потенциаль тәэминатчылар белән җиһазлар китерүгә алдан килешүләр әзерләнгән һәм килештерелгән. Барлык төр производстволарны заманча җиһазлар белән технологик җиһазландыру самолёт җитештерүнең барлык процессларын цифрлаштыруны таләп итә, шуңа күрә билгеләнгән срокларга сыешу өчен, алдан ук «Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе предприятиеләренең, Мәскәү һәм Казан авиация вузларының, башка тышкы контрагентларның конструкторлык-технологик хезмәтләреннән торган киң кооперация формалаша».
– Кайчандыр без хәрби машинаны цифрлаштырганда шундый эш белән шөгыльләнгән идек инде. Ул чакта КБ оештырылды, Россиянең конструктор яшәгән теләсә кайсы ноктасыннан нормаль ябык каналлар буенча эшләү мөмкинлеге тәэмин ителгән бердәм сервер булдырылды, – дип аңлатты Вадим Королёв.
2027 елдан башлап елына 20 Ту‑214 самолётын җитештерүне тәэмин итү өчен тәкъдим ителгән эш стратегиясе реаль һәм бөтен нечкәлекләренә кадәр уйланылган. Киңәшмә барышы шуны раслады: мондый фикер аны тәкъдим итүчеләрдә генә түгел. Һәрхәлдә, тәкъдим ителгән планны раслау һәм Россия Федерациясенең Авиатранспорт тармагын үстерү буенча комплекслы программа нигезендә Ту‑214 самолётларын җитештерү һәм финанслау күләмен билгеләүче документларга тиешле үзгәрешләр кертү үтенече җитди каршылык һәм бәхәсләр тудырмады.
– Вадим Владимирович, биредә яңгыраган акча мәсьәләсен хәл итсәк, сез планның үтәлешен гарантиялисезме? – дип кызыксынды Королёвтан Премьер-министр. Һәм көтелгән җавапны алгач, йомгак ясады:
– Килештек!
Килешү, тиздән ачыкланганча, мөһим карар белән ныгытылды.
– Ту‑214 очкычларын күпләп җитештерү проекты бик мөһим. 2025 елдан башлап безгә елына 10 лайнер җыярга туры киләчәк, әмма мондый техникага ихтыяҗ хәзер күпкә югарырак. Бүген күргәннәребез һәм фикер алышуларыбызга нигезләнеп, Казан заводы зур күләмнәр белән эшли алыр, дип өметләнәм. Бу юнәлештә бергәләп тырышачакбыз, – дип йомгаклады Премьер иң мөһиме турында хәбәр итәр алдыннан. – Президент белән килешү буенча сезгә кичә кабул ителгән карарны җиткерәсем килә: бу проектка Милли иминлек фондыннан 41,8 млрд сум бүлеп бирелә. Бу карар, хөрмәтле коллегалар, бүген үк сез сөйләгәннәрне иң зур темпларда тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк. Ягъни бу – җитештерүне технологик җиһазландыруга 27,4 млрд сумга кадәр, склад биналарын төзү һәм реконструкцияләүгә – 22 млрд сум, сатудан соңгы (Слюсарь әфәнде, сез әйттегез) хезмәт күрсәтү, шул исәптән тренажерлар сатып алуга, предприятиенең җитештерү куәтләренә – 10 млрд сум. Алга таба кирәкле акчалар – якынча 83 млрд сум, һәм тагын 42 млрд сум тирәсе – болары «Ростех» дәүләт корпорациясенең облигацияле займнары булырга мөмкин, аларны проектны финанслау өчен елына якынча 1,5% купон кереме белән 15 елга кадәр чыгарырга мөмкин. Хәзерге вакытта, минемчә, без бу мәсьәләне хәл иттек.
Ту-214 массакүләм җитештерүне көтә – бу инде бүген тәгаен билгеле. Димәк, аны җитештерү чыгымнарын киметү, эксплуатация процессында модернизацияләү һәм камилләштерү, тагын да яхшырак, экономиялерәк, көндәшлеккә сәләтлерәк итү мөмкинлеге пәйда була. Илебез авиасәнәгатен яңадан торгызу курсы дәвам итә.
Әскәр Сабиров
Фото: tupolev.ru, goverment.ru, tatar-imform.ru
Добавить комментарий