Үзенчәлекле игезәкләрнең ӘНИСЕ
Юлия Пермякова Казандагы Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен тернәкләндерү үзәген оештыруга бөтен көчен бирә. Бу үзәк «Яшә» дип атала. Борчулары һәм өметләре охшаш башка Казан әниләрен дә бу эшкә җәлеп итә ул. Шул рәвешле эмоция-ихтыяр өлкәсендә тайпылышлар (аутистик спектрга караган тайпылыш, аутизм, Даун синдромы) күзәтелгән балаларны тәрбияләүче әти-әниләр өчен әлеге автоном коммерциячел булмаган оешма бик әһәмиятле урынга әйләнә.
04 ноябрь 2025
Бүгенге көндә «Яшә» – 53 үзенчәлекле бала өчен җылы йорт. Иң бәләкәйләргә ул балалар бакчасын алмаштырган. Биредә баласын калдырып, әти-әниләр тыныч күңел белән эшкә бара ала, чөнки сабыйларының ышанычлы кулларда икәненә ышана алар. Өлкәнрәк балаларга бу – озынайтылган көн группасы, мәктәптән соң, алар монда шөгыльләнүләрен дәвам итә.

ТӨП МАКСАТ – КИЛӘЧӘК
Үзәктә укыту-тәрбиянең төп максаты – балаларга иң әһәмиятле социаль-көнкүреш күнекмәләрен бирү. Алар монда үзләрен үзләре тәэмин итәргә өйрәнә: ашау вакытында, бәдрәфтә һәм юыну бүлмәсендә, уку процессында. Кечкенә генә уңыш та педагогларның үзләре өчен дә, әти-әниләр өчен дә бик олы җиңүгә әверелә: урамда йөреп керер өчен мөстәкыйль киенү, пеналны я портфельне тутыру, җыю, ашарга җылытып алу, кашык тотып ашый белү.
Үзәкне оештыручыларның тагын берсе – педагог Рената Шәрәфетдинова әйтүенчә, бары тик коллективта һәм үзләрен аңлый торган педагоглар, яшьтәшләр арасында гына үзенчәлекле балалар ачылып китә һәм хәтта сәләтләрен дә күрсәтә ала. Иҗади рух белән ярышу атмосферасы барлыкка килә чөнки. Ә менә дүрт стена арасында өйдә утыртып яшәтергә ярамый, ул очракта мондый балалар сүнә, аларның тормышы «диван белән аш өстәле» арасында гына кала. Хәтта урамга йөрергә чыгулар да инде баланы рухландырмый, кызыксындырмый башлый.
БАШТА ҺӘРКЕМНЕКЕЧӘ БУЛДЫ...
Ире белән Юлия игезәк кызлар тәрбияли – 11 яшьлек Элина белән Аринаны. Тормышлары башта һәркемнекечә дә була – меңләгән башка әти-әниләрнеке кебек үк. Әмма көннәрдән бер көнне кызларга диагноз куела, дөресрәге, «хөкем карары» чыгарыла: «акыл ягыннан зәгыйфьлек».
Туганнан соң беренче айларда Юлиягә бер дә җиңел булмый, аңлашыла да, игезәк балалар гел күбрәк игътибарны таләп итә бит. Ул алар белән еш кына ялгызы кала – ашата, йоклата, саф һавага алып чыга. Ә тора-бара балаларда ниндидер үзгәлек барлыгын сизә, бигрәк тә Аринаның балачак проблемалары авыр уза. Мускулларының зәгыйфьлеге – гипотонус ачыклана. Бу, үз чиратында, хәрәкәтләнү аппаратына гына тәэсир итеп калмый, эчке органнарның эшчәнлегенә дә авырлык китерә. Арина начар ашый, начар йоклый, гел эче авыртып интегә. Төннәрен Юлия белән ире, чиратлап, аны саклап-карап чыга башлый.
– Әмма төшенкелеккә бирелергә вакыт калмый иде, – дип елмая әни кеше.
Бер яшь тулганда, инде проблема аермачык була: кызлар башка балалар кебек гөрелдәми, үзләренә мөрәҗәгать иткәнгә реакция белдерми, бик озак башларын тотмый һәм утырып торырга өйрәнә алмый. Атлап китәргә дә алгысымый. Шуннан соң, проблемалар бер-бер артлы артып кына тора. Игътибар туплый алмау, гадәтләрендәге сәерлекләр, кинәт кенә кайнап, ташып чыккан агрессия, еш чирләүләр...
Кызларда баш миенең органик зарарлануы табыла, нәкъ менә шул акыл ягыннан зәгыйфьлеккә сәбәп булгандыр, дип фаразлана. Юлия бу борчу-мәшәкатьләргә баштанаяк кереп чума: башка шәһәрләргә даими бару, хастаханәләр буйлап йөрү, белгечтән белгечкә бәргәләнү... Хәтта имләүчеләргә дә барып карыйлар.

ТОРМЫШНЫҢ АСТЫ-ӨСКӘ КИЛДЕ
Тормышның асты-өскә килгәндәй тоела аларга. Юлия – ике югары белеме һәм дипломы булган белгеч. Аналитик акылга ия ханымны эшендә дә югары бәялиләр, ул «Татэнерго»ның башта стратегик үсеш, ә аннары эчке контроль бүлегендә эшли. Бизнес-процессларның схемаларын төзү белән шөгыльләнә, эшен бик ярата. Әмма китәргә туры килә.
– Мондый хәл килеп чыкса, әниләргә ареуча авыр, – ди Юлия. – Үзенчәлекле балаларга, билгеле, шулай ук бик кыен. Билгеле, дәүләт аларны дәвалар һәм карап торыр, тәрбияләр, укытыр өчен шактый күп акчалар бүлеп бирә, пособие белән ярдәм итә. Ә менә әти-әниләрнең үзләре турында, бигрәк тә әниләр турында кем уйлый?
Кызларыма диагноз куелганнан соң, мин шәхси тормышның нәрсә икәнен бөтенләй оныттым. Нәрсә ул ял, отпуск, үзеңне кайгырту, ирең белән йөреп керергә чыгу, театрга, кинога бару...
Әмма беренче бунттан соң («Нишләп миңа моны бирдең?» «Ник мине болай итеп сыныйсың?»), гадәттә аек акыл белән эш итү этабы килә. Юлия язмыш сынавын кабул итә дә бирешмәскә була: көн дә көрәшергә.
Ул үзен тулаем балаларга багышлый. Үзенекеләргә генә түгел, гомумән инвалидлык бирелгән балаларга. Юлиянең зур тырышлыклары нәтиҗәсендә Элина бүген мәктәптә махсус сыйныфка укырга йөри, ә Арина коррекция мәктәбендә белем ала. Юлиянең бу вакыт аралыгында булышырга әзер торган бик күп яңа танышлары пәйда була, алар аны ташламый. Болар, нигездә, шундый ук «кояш балалары»ның әти-әниләре.

ҮЗЕҢНЕКЕЛӘР ҺӘМ КЕШЕНЕКЕЛӘР
«Яшә» үзәгендә нәкъ менә Юлия кебек язмыш сынавы алдында калган әниләр эшли һәм могҗизалар кыла. Мәсәлән, тәрбияче Айгөл Сабирова, аның өчен улы Ризван – тулы бер галәм ул. Яки Ләйсән Саттарова, аның йөрәге 13 яшьлек сөйкемле яшүсмерне – Максимны берсүзсез кабул иткән, ул аның үстерергә алган. Башта сау-сәламәт бала алырга өметләнгәннәр.
– Әмма минем күзләрем Максимныкы белән очрашкач, йөрәгем әллә нишләп китте, – ди Ләйсән Илдусовна. – Ул, әйтерсең, башка балалар арасында да тирә-якны яктыртып тора торган маяк. Кыяфәтендә тумыштан килгән әдәплелек, зыялылык бар, үзе матур... Мин эредем дә төштем. Беренче очрашудан ук искиткеч якын итү тойгысы барлыкка килде. Ә аралашып киткәч, мин аның эчке дөньясының шундый бай булуына шаккаттым. Без аны ике дә уйламыйча уллыкка алдык. Һәм, беләсезме, шушы көнгә кадәр бер генә мәртәбә дә үкенгәнебез юк!

АНА МӘХӘББӘТЕ ТАРИХЫ
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен тернәкләндерү үзәген булдыру эшендә Юлия белән бергә учредитель булган әниләр бу адымга ни өчен баруларын бик гади аңлата. Махсус мәктәпләр бар, билгеле, коррекция ысуллары, методикалары, авыру балалар өчен интернат-мәктәпләр дә эшли.
Әмма барлык балалар да андый мәктәпләргә йөрергә сәләтле түгел. Кайбер ата-аналарга дефектологлар белән махсус табибларга баласын йөртергә кирәк, юлга гына да ярты көн китә андый чакта. Бу бер белгечтә 40 минутлык сеанс узар өчен!
«Яшә» үзәгендә уникаль мохит тудырылган, биредә һәр белгеч балага социальләшергә ярдәм итә. Бу акча китерә, табышка йөз тота торган бизнес-проект түгел, билгеле. «Яшә» – олы бер ярату тарихы, хәтта ки тарихларының җимеше. Ул башкаларга охшамаган, әмма ата-аналары өчен шулай ук бик газиз балаларга яхшы һәм югары дәрәҗәдәге яшәү мөмкинлеге тудыру омтылышыннан барлыкка килә.
Барысының да көчен һәм мөмкинлекләрен берләштереп, комплекслы ярдәм белән тәэмин итә ала торган махсус пространство булдыру идеясе берничә әнидә берьюлы туа. Алар бу мохитне бергәләп тудыру җиңелрәк булачагына төшенә, ә инде балаларына үз потенциалын ачарга ярдәм итү мөмкинлеге аларны ныклап берләштерә. Монда балалар, чынлап та, яңа нәрсәләргә өйрәнә, үзләрен зур бер дусларча мөнәсәбәтләргә нигезләнгән җәмгыятьнең кадерле өлеше итеп тоя. Үзәк күнекмәләр, дәресләр урыны гына түгел, ә чын мәгънәсендә бер-береңнең ярдәменә таянып яши торган чын өй ул.
Үзенчәлекле балаларның да бәхеткә хакы бар
«Яшә» үзәген булдыру юнәлешендә гамәлгә куючылар шунда ук бер фикергә килми әле. Баштарак көчләрен берләштерү ягыннан алар җиңелрәк, гадирәк ысуллар кулланып карый. Ә узган елны «Яшә»нең булачак образын уйлап бетерәләр – Казандагы бер эшлекле үзәк базасында урнашкан мәктәпне. Әмма барлык әти-әниләр дә тынычрак, кеше күзенә бигүк ташланып тормый торганрак урынга омтыла – балаларны саф һавага да алып чыгасы була бит, ә анда кеше күзе кадалып, сынап, күзәтеп кенә тора... Шундый урынны Оренбург трактында табалар. Бу – яшеллеккә күмелеп утырган җыйнак кына ике катлы йорт. «Яшә»не оештыручылар йортны арендага алыр өчен акча туплый. Ике-өч айдан соң, алар бу йортны үз балалары һәм башка сабыйлар өчен мәрхәмәт һәм кайгыртучанлык утравына әйләндерә.
Юлия үзәккә көч каян килгәнен аңлата: һәр әти-әни баласы өчен уңайлы шартлар һәм әйбәт тәрбия булдырырга тели, аны олы тормышка әзерләп, кешеләр арасына әзерлекле итеп чыгарырга ымсына. Ул кызы Элинаның да киләчәктә, гади генә булса да, берәр эш табуын, кешеләр арасына чыгуын тели.
Әлегә кызлар бу үзәкне яңа дуслар табып, ярдәмләшеп яши торган җылы, якты бер урын итеп кенә кабул итә.
Үзәкне оештырган ата-аналар, әлбәттә, тернәкләндерүнең бик озакка, бөтен гомергә сузылган катлаулы, озак процесс икәнлеген яхшы аңлый. Биредә комплекслы якын килү дә, һәр баланың индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алу да гаять мөһим. Шуңа да үзәктә хезмәткәрләр командасын чын профессионаллардан тупларга тырышалар. Аларга бит балалар белән генә түгел, ә ата-аналар, тулы бер гаилә әгъзалары белән эшләргә туры киләчәк, бары шулай гына ныклап алга китешне тәэмин итеп була.
«Яшә» – үзенчәлекле балалар өчен иң яхшы киләчәк булдыру хыялына нигезләнгән урын. Бу – ана мәхәббәтенең баласы хакына барлык киртәләрне җиңеп чыга алуына һәм аның бәхете өчен таулар күчерергә әзер булуына чын дәлил.
Добавить комментарий