Вакцина әзер
Россиялеләрнең нибары 38 проценты гына коронавирустан саклану өчен вакцина ясатырга әзер. 58 проценты исә хәтта бушлай прививка ясатырга да җыенмый. Шул ук вакытта шулкадәр үк кеше (57 процент) чирне йоктырудан курка.
V ДӘРӘҖӘДӘГЕ САКЛАНУ
– Дмитрий Владимирович, февраль азагына кадәр Татарстанга 190 мең доза чамасы вакцина кайтартылачак. Аз түгелме бу?
– Бу партияләрдән берсе генә әле. Без барлык халыкның 60 процентына вакцина ясатуны планлаштырабыз.
– Ә бу кирәкме соң? Республикада коронавируска каршы коллектив иммунитетның ничек формалашуы өйрәнелде, һәм нәтиҗәләр оптимизм уятырлык. Тикшерелә торган төркемдә коллектив иммунитет инде 2020 елның декабрендә үк 50 проценттан арткан...
– Без тикшеренү нәтиҗәләрен шартлы рәвештә бөтен республикага тараттык, әмма бу бары тик математик модель генә. Әйе, без 3 мең кешене тикшердек, әмма калганнарны тикшермәдек бит. Шунлыктан җавап мондый: без халыкның 60 процентына вакцина кадарга тиеш.
– Ясалма юл белән булдырылган иммунитет табигый барлыкка килгәненнән аерылачакмы?
– Юк, ике очракта да вируска каршы антитәнчекләр ясалу процессы башлана. Һәм ул ике очракта да эшли.
– Вакцина ясау юлы белән булдырылган иммунитет COVID‑19 чиреннән күпме вакыт саклаячак?
– Без 2 елга өметләнәбез – бу «Спутник V» вакцинасы тәэсиренең математик хисабы. Моннан тыш, гомер буена җитә торган күзәнәк иммунитеты төшенчәсен дә онытмаска кирәк. Ул кешедә конкрет бер йогышлы авыруга каршы булдырыла һәм кандагы махсус күзәнәкләр ярдәмендә гамәлгә ашырыла – кирәк вакытта алар антитәнчекләр җитештерә. Ягъни билгеле бер вакыттан соң антитәнчекләр юкка чыга, әмма кеше организмында аларны эшләп чыгарырга сәләтле күзәнәкләр кала. Мондый
гомерлек иммунитет – пандемиядән иң шәп саклану чарасы ул. Кайчан булачак бу хәл? Әлегә төгәл җавап юк, без күзәтү процессында гына.
– Көзен дөньяда коронавирусның яңа штаммы пәйда булды. Бүгенге вакцина аннан саклаячакмы?
– Ул теләсә нинди штаммнарга каршы нәтиҗәле булачак, чөнки вакцина җитештерүдә вирустагы бөтен антигеннар кулланыла. Мутация процессында антигенның ниндидер бер өлеше үзгәрә, башка бөтен нәрсәсе үзгәрешсез кала. Шунлыктан «Спутник V» гади штаммнан да, Бөекбританиядә табылганыннан да, яңа гына Израильдә ачыкланганыннан да саклый.
КУРКУГА КАРШЫ ПРИВИВКА
– Күптән түгел барлык социаль челтәрләрне бер яңалык шаулатып алды: Арчада бер хатын‑ кыз прививка ясатканнан соң үлеп киткән. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы әлеге очрак буенча рәсми аңлатма бирде инде: хатын‑кыз вакцина ясатуга бәйле булмаган сәбәптән дөнья куйган. Шулай да күп кешедә прививкадан курку бар. Әгәр мөмкин булса, аның зыянлы булмавына инандырыгыз әле.
– Препаратның кеше организмына, шул исәптән репродуктив функциягә дә китергән зыяны клиник сынауларның беренче этабында ук тикшерелгән инде. Нәтиҗә – «Спутник V» вакцинасы заралы түгел.
Дмитрий Лопушов, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы
– Шулай да аны 18 яше тулмаганнарга кадамыйлар...
– Вакцина уйлап табучыларга өлкәннәрне саклау бурычы куелган иде, чөнки балалар коронавирус белән бөтенләй авырмый диярлек, йоктырсалар да, кагыйдә буларак, җиңел формада гына чирлиләр. Шунлыктан вакцинаның балалар организмына йогынтысы өйрәнелмәде. Әлегә. Тикшеренү быел башланачак. Әгәр инде вакцинаны кемгә кадарга ярамавына килсәк, теләсә нинди хроник яки йогышлы авыруларның кискен фазасындагыларга, аның компонентларына аллергия килеп чыгу ихтималы булучыларга, шулай ук иммунитетны көчсезләндерә торган препаратлар (мәсәлән, онкологик чирләрне дәвалаганда) кулланучыларга. Соңгы очракта вакцина бөтенләй тәэсир итмәячәк. Һәм шуның белән бетте.
– Кешеләрне иң куркытканы: бәлки, мин инде коронавирус белән чирлимдер, әмма бу турыда белмимдер, ә миңа тагын вакцина да кадап куйсалар... Мондый хәл бик куркынычмы?
– Куркыныч түгел, чөнки мондый хәлнең булуы мөмкин түгел. Әгәр кеше коронавирус белән каты авырый икән, аңа бу фазада беркем дә прививка ясамаячак. Ә менә инде инкубацион (симптомнарсыз) фаза чорында булу – башка вариант. Бу очракта да прививка башланып килгән чиргә берничек тә йогынты ясамаячак, аны көчәйтмәячәк.
– Ә инде COVID‑19 белән чирләргә өлгерүчеләргә нишләргә? Аларга вакцинаны кайчан ясатырга?
– Бу очракта антитәнчекләрнең күпме саклануын белү зарур. Былтыр мартта ук чирләсәләр дә, хәзергә кадәр антитәнчекләре булган кешеләр бар. Шул ук вакытта, моннан 3 ай элек кенә авырсалар да, коронавируска каршы антитәнчекләре булмаучылар да бар. Без моның нигә шулай икәнен өйрәнәбез. Әлегә җавап мондый: вакцинаны сихәтләнгәннән соң 6 ай үткәч ясатырга кирәк.
ЧИКЛӘҮЛӘРСЕЗ?
– Ни өчен күпләп вакцина ясату өчен яңа технология буенча уйлап табылган «Спутник V» сайлап алынган? Ни өчен Новосибирскидагы «Вектор» Дәүләт вирусология һәм биотехнологияләр фәнни үзәгендә эшләнгән «классикага» якынрак «ЭпиВакКорона» түгел?
– Без вакцинаны сайламыйбыз һәм сатып та алмыйбыз – бу федераль бюджет хисабына эшләнә. Бүгенге көндә «Спутник V» күпләп җитештерү тулысынча җайга салынган бердәнбер вакцина булып тора. «ЭпиВакКорона» соңрак теркәлгән, аның җитештерү куәте көйләнә генә әле. Чыгару арткан саен, препарат әйләнешкә күбрәк керә барачак, шул исәптән безнең республикада да. Россиядә коронавируска каршы өченче вакцина да бар әле, ул чагыштырмача күптән түгел Россия Фәннәр академиясенең Чумаков исемендәге Федераль фәнни тикшеренүләр һәм иммунобиологик препаратлар эшләү үзәгендә уйлап табылды. Без аның да бераз вакыттан соң кулланышка керәсенә өметләнәбез.
– Һәм һәркем үзе өчен препаратны үзе сайлый алачакмы?
– Куллану буенча күрсәтмәләрдәге мәгълүматка нигезләнеп, аны табиб тәкъдим итәчәк. Хәзер вакциналарның эшләнү технологиясе нечкәлекләре турында сөйләү урынсыз дип уйлыйм: без бит столбняк һәм дифтериягә каршы нинди прививкалар булуын тикшереп тормыйбыз – барабыз да ясатабыз. Республиканың 10 мең кешесенә вакцина ясату нәтиҗәләре шуны ачык күрсәтә: «Спутник V» эшли. Әлбәттә, «ЭпиВакКоронаны» да, Чумаков вакцинасын да көтәргә була, бу һәркемнең үз ихтыярында, әмма шуны төгәл аңлау зарур: чирләп китү куркынычы арта бара. Мондый көтүнең нәтиҗәсе бик аяныч тәмамланырга мөмкин. Әлеге өч вакцина үзләренең техник башкарылышы буенча бик төрле, әмма аларның төп параметрлары абсолют бертөрле – куркынычсызлык һәм нәтиҗәлелек.
– Россия вакциналары чит илләрнекеннән калышмыймы? Ә чит ил вакциналары безгә кайтартылачакмы?
– Алар Россиядә теркәлү кенәгәсе алган очракта гына. Ә инде чит ил вакциналарының яхшыракмы яки начарракмы икәнен мин әйтә алмыйм. Кызганычка, алар турында җентекле мәгълүматны мин хәтта абруйлы журналларда басылган фәнни мәкаләләрдә дә тапмадым.
– Вакцина ясату якын киләчәктә безнең тормышны ничек үзгәртәчәк?
– Әгәр ул кирәкле күләмдә үткәрелсә, без бөтен чикләү чаралары хакында оныта алачакбыз. Кешелек күнегелгән тормышына кайтачак. Мин, киләчәктә COVID‑19 чиренә каршы вакцина ясату елына берничә тапкыр үткәрелер, дип уйлыйм. Һәм әгәр вирус структурасында бернинди куркыныч үзгәрешләр килеп чыкмаса, бүгенге пандемия кебек хафалы афәт бүтән кабатланмаячак.
– Ә сез үзегез вакцина ясаттыгызмы инде?
– Юк, чөнки мин авырдым инде. Киләчәктә, вакыты җитүгә үк, һичшиксез, прививка ясатачакмын.
ИҢ ЯХШЫ ВАКЦИНА
Прецизион һәм регенератив медицина фәнни-клиник үзәге директоры, КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты генетика кафедрасы профессоры Альберт Ризванов COVID‑19 яңа коронавирус инфекциясенә каршы тагын бер вакцина булдыру белән шөгыльләнә. Шулай да ул хәзерге вакцинаны иң яхшысы, дип саный.
– Россиядә теркәлгән беренче ике вакцина – «Спутник V» һәм «ЭпиВакКорона» – 90 проценттан артыграк нәтиҗәлелеккә ия, – ди Альберт Ризванов. – Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы исә нәтиҗәлелеге 50 проценттан югарырак булган вакцинаны кулланырга ярый, дип саный. Ягъни әлеге ике препарат минималь нормадан күпкә өстенрәк. Чумаков институтында уйлап табылып, хәзер теркәлү үтә торган Россиядәге өченче вакцинаның нәтиҗәлелеге бераз кимрәк. Әмма ул традицион технология буенча ясалган һәм киңрәк комплекслы иммунитет барлыкка китерә: ул ниндидер бер генә аксымга каршы түгел, бәлки бөтен коронавируска каршы эшли. «Спутник V» – теркәлгән вакциналардан беренчесе, ул яңа технология нигезендә булдырылган һәм коронавирус тышчасына S‑аксым генын китереп җиткерү өчен вектор сыйфатында кеше аденовирусы кисәкчекләрен файдалана, шуннан соң аңа каршы антитәнчекләр эшләнә башлый. Экспертлар фикеренчә, бу иммун җавап тудыруның бик нәтиҗәле ысулы. Әмма кешедә коронавируска каршы гына түгел, аденовируска каршы да антитәнчекләр барлыкка килү ихтималы бар. Бер яктан караганда, бу яхшы, чөнки безне аденовирус инфекциясеннән дә саклаячак. Икенче яктан караганда, кайбер кешеләрдә аденовирусларга каршы иммунитет инде булырга мөмкин, бу исә вакцинаның нәтиҗәлелеген киметергә ихтимал. Нәкъ менә шуңа «Спутник V» ике компоненттан тора – әлеге ихтималны киметү өчен. Моннан тыш, шул ук вакцинаны кабат кадату белән проблема килеп чыгарга мөмкин, чөнки организм коронавируска каршы гына түгел, бәлки вакцинаның үзенә каршы да иммунитет булдырачак. Һәм инде, әлбәттә, яңа технологиянең киләчәктә нинди зыян китереп чыгарачагын әлегә бәяләү кыенрак. Сынауның беренче стадиясендә кискен тәэсирләр – организмның якындагы көн һәм айларда үзен ничек тотасы бәяләнә. Еллар үткән саен нәрсә буласын шул вакытта гына беләчәкбез. Хәер, вакцинаның куркынычсызлыгында шикләнү өчен теоретик сәбәпләр юк – өстәмә тәэсирләр ихтималы бик аз.
Шәхсән мин үзем «Спутник V»ны куркынычсыз дип саныйм һәм хәтта әниемә дә вакцина ясатырга киңәш бирдем, чөнки ул – бүген Татарстанда кулланырга рөхсәт ителгән бердәнбер вакцина. Вакциналардан иң яхшысы – хәзер кадатып була торганы, чөнки коронавирус инфекциясе белән бәйле зыян прививкадан соң килеп чыгарга мөмкин булган зыяннан меңнәрчә тапкыр артыграк. Мин үзем әлегә вакцина ясатырга җыенмыйм. Чөнки коронавирус белән чирләдем инде. Антитәнчекләрнең күпмегә җитәчәген әлегә беркем дә белми. Һәм кешедә иммунитет үзенчә барлыкка килә. Популяция позициясеннән караганда исә әлеге вакыт якынча 8‑12 ай тәшкил итә. Һәрхәлдә, башка коронавируслар якынча шундый иммунитет булдыра. Шунысын белү мөһим: беренче уколдан соң иммунитетның тулысынча формалашуына кадәр ике айлап вакыт таләп ителә. Тагын бер мөһим нюанс бар: вакцина кешене вирустан 100 процентка сакламый. Юк, без «кабырчык эчендә» калмыйбыз, чөнки өч вакцина да, стерильләштереп, инфекцияне 100 процентка булдырмый торган түгел. Әмма алар инфекциянең бик авыр кичерелүеннән саклаячак, дигән өмет зур. Нәкъ менә шуңа күрә прививкадан соң да Сәламәтлек саклау министрлыгының социаль дистанцияне саклау һәм битлек киюгә кагылышлы киңәшләрен тоту зарур. Моның белән без үзебезне генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләрне дә саклаячакбыз. Чөнки, әгәр син вакцинадан соң симптомнарсыз чирләп китәсең икән, димәк, моны белмичә, башкаларга авыруны йоктыра аласың.
Фото: Александр Ефремов
Фото Дмитрий Лопушов архивыннан
Фото Альберт Ризванов архивыннан
Әңгәмәдәш: Ольга Туманская
Добавить комментарий