Хәләл туризм. Чынга ашарлык хыялмы?
Безнең Казанның нинди генә исемнәре юк: гастрономик башкала, спорт башкаласы, мәдәни башкала... Киләчәктә, ихтимал, тагын бер исеме барлыкка килер: «Казан – ислам туристлык башкаласы». Бу чынга ашарлык хыялмы? Казан, гомумән, Татарстан ни дәрәҗәдә моңа дәгъва кыла ала? Әнә шулар хакында белештек.
Cүзне шуннан башлыйк: хәләл турлар тәкъдим итә торган туристлык агентлыклары бармак белән генә санарлык. Алары да күбрәк чит илгә турлар сату белән шөгыльләнә. Алай да без шундый бер оешманы таптык. «Рәхәт тур» җитәкчесе Рушан Мостафинның бу өлкәдә тәҗрибәсе шактый. Казан – Мәскәү – Санкт - Петербург маршрутлары буенча да хәләл экскурсияләр оештырган. Казан – Болгар маршруты да популяр икән.
– Беренче чиратта хәләл кафе, ресторан, кунакханә кирәк аларга, – дип сүзен башлады Рушан Мостафин. – Хәләл туклану буенча Казанда проблема юк. Ә менә кунакханәләрне табу шактый авыр. Шуның өчен хәләл булмаганнарына тукталалар инде. Иң мөһиме – тыныч, чиста булсын, диләр. Замана туристларының тагын бер таләбе – фотога төшү өчен матур урыннар сорыйлар. Анысын да табабыз: Казаныбыз истәлекле урыннарга, шул исәптән ислам мәдәниятенә кагылышлы һәйкәлләргә, мәчетләргә бай. Хәләл маршрутларга килгәндә исә, кунаклар Болгарга экскурсиягә барырга ярата. Тагын башкаланың «Ярдәм» мәчетенә битараф калмыйлар. Биредә бер бинада гыйбадәтханә, тернәкләндерү үзәге, кунакханә, ашханә – аларның моңа исләре китә. Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә мондый урыннар юк дип беләм. Җитмәсә, хәзер «Ярдәм» мәчетендә мөмкинлеге чикле кешеләр өчен тулы бер заманча спорт үзәге дә бар. Әлбәттә, Казанның борынгы мәчетләре – барысы да туристларга кызык.
– Ә ризык буенча ниндидер аерым таләпләр куялармы?
– Кайсы илдән килүенә карап. Нигездә, мөселман илләрендә тозлырак, борычлырак ризыклар пешерәләр. Татлы ризыкларны да аерым тәмләткечләр белән әзерлиләр. Аннары, күп мөселман илләрендә дөге яраталар, ә бездә исә нигездә итле, бәрәңгеле ризыклар. Шулай булуга карамастан, алар безнең милли ризыкларны бик яратып ашый. Әле күчтәнәчкә дә алалар. Хәер, хәзер Казанда да төрле халык ашларын әзерли торган рестораннар бар, бик теләсәләр, кунакларны анда да алып барабыз. Гомумән, мөселманнарның күңеленә хуш килә торган ризыклар бездә җитәрлек.
ИСЛАМ КАНУННАРЫ БУЕНЧА ЭШЛИ ТОРГАН КУНАКХАНӘ
Рушан Мостафин Казандагы дүрт йолдызлы «Гольфстрим» мөселман кунакханәсен телгә алды. Биредә кунаклар өчен өчен барысы да бар: бильярд залы, бассейн, спорт залы, шулай ук зур булмаган конферец-зал һәм ресторан. Шунысын әйтергә кирәк: бассейн бер көн – хатын-кызлар, бер көн ир‑атлар өчен эшли. Кунакханәнең хуҗасы үзе дә ислам кануннары буенча яши икән.
– Якын ук көнгә бер буш урын да юк, – диде кунакханәнең админстраторы, минем шалтыратуыма җавап итеп. Бәяләргә килгәндә, ике кешелек бүлмә 6900 сум тора икән. Монда иртәнге аш һәм кунакханәнең барлык ял итү урыннарыннан бушка файдалану кергән.
– Ә кунаклар ифтарны сездә ашый аламы?
– Әлбәттә, рестораныбыз иртәнге җидедән тугызга кадәр һәм көндезге унбердән кичке сигезгә кадәр эшли. Рамазан аенда һәр көнне ифтар уза. Янәшәдә генә кунакханәнең мәчете бар, шунда кереп, тәравих намазы укырга мөмкин. Кыскасы, шәригать кануннары буенча яшәүче кунакларга бездә барлык мөмкинлекләр дә тудырылган.
Кунакханәнең рәсми сайтына кереп кайтавазларны укыдым. Тискәре фикерләргә караганда, уңайлары күбрәк дип таптым. Күп туристлар кунакханәнең шәһәр читендәрәк булуын начар, дип язган. Ә болай чисталык, туклану ягыннан бар да тәртип, дигәннәр.
«МАКСАТ – МӨСЕЛМАН ТУРИСТЛЫК КАРТАСЫН БУЛДЫРУ»
артасын булдыру» ТР мөселманнарының Диния нәзарәтендә дә мөселман туристлар белән эшлиләр. Дөрес, алар күбрәк чакырылган, рәсми затлар өчен программа төзи. Ул ике көнлек тә, биш көнлек тә булырга мөмкин.
– Монда шуны аңларга кирәк: мөселманнар Казанга кызык эзләп килми, – диде Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова. – Аларга шау‑шулы кичәләр, әллә нинди затлы спа-салоннар кирәк түгел. Монда пляжда кызынып яту ниятләре дә юк. Аларны безнең тарихыбыз, мәчет-мәдрәсәләребез кызыксындыра, шундый җирләргә алып барабыз. Шөкер, алар бездә җитәрлек. Күбесе алдан ук үз планын төзеп куйган була, фәлән җирне күрәсе килә, дип әйтәләр.
Мәчет, мәдрәсәләрдән тыш, ислам кушканча яшәүче туристлар зиратларга да экскурсия ясый. Бу бигрәк тә яз, җәй айларында популяр икән.
– Кышын да берничә шундый экскурсия булды, – диде Исламны кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан Югары мөселман мәдрәсәсенең музей мөдире Зөлфәт Салих улы Мингалиев. – Әлбәттә, безгә килгән туристларны башта мәдрәсә, музей белән таныштырабыз. Теләге булганнарны Казанның Яңа Татар бистәсе зиратына зиярәт кылырга чакырабыз. Җәен егермешәр кешедән торган төркем җыела. Шимбә, ялларда атна саен шулай алып барабыз.
Анда бик күп танылган шәхесләребез, дин белгечләре күмелгән. Мәсәлән, Габделхак Саматов, Мәрҗани мәчетенең атаклы имамы булган кеше. Габделхак Каюмов, совет хакимияте елларында да халыкны дин нигезләренә, гарәп язуына өйрәткән остаз. Әлбәттә, Шиһабетдин Мәрҗани каберенә дә тукталабыз. Читтән килгән туристларның күбесе Мәрҗанине белә, шуның өчен дә төрле сораулар бирәләр. Тагын Әхмәтзәки Сафиуллин, Әхмәтһади Максуди, Галимҗан һәм Салихҗан Бурудилар, Габделхәбир Яруллин – һәркайсының каберенә сугылабыз. Аларның эшчәнлекләре турында туристларга сөйлибез, сорауларына җавап бирәбез, рухларына багышлап дога кылабыз.
– Яңа Татар бистәсе зиратында бик күп татар зыялылары, язучылары да җирләнгән. Алар турында туристларга сөйлисезме?
– Сөйлибез. Габдулла Тукай кабере янына туктамыйча китмибез, Туфан Миңнуллин, Шамил Зиннуров, Миркасыйм Госманов – һәркайсы татар тарихында, мәдәниятендә якты эз калдырган шәхес. Аларны да искә алабыз.
Исламны кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан Югары мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс Җиһаншинның бер хыялы бар – мөселман туристлык урыннары картасын ясарга. Аның фикеренчә, Татарстанда борынгы, тарихи, серле урыннар бик күп. Мисал өчен, Тәтеш районының Зур Әтрәч авылында 1236 елдан алып 1326 елга караган егермедән артык борынгы кабер ташы бар. Алар тимер рәшәткә белән уратып алынган, матур итеп ясалган. Шунда ук төрле авырулардан шифасы булган чишмә ага. Әлеге җирлекнең тарихы да бик үзенчәлекле. Кыскасы, туристлар өчен кызык булачак, дип фикер йөртә Ильяс хәзрәт:
– Иң мөһиме, андый урыннар республикабызның һәр районда булмаса да, күп җирдә бар. Менә шуларны тәртипкә салып, маршрутын көйләсәк, ислам кануннары буенча яшәүче туристларга гына түгел, башкалар өчен дә файдалы булыр иде, дип уйлыйм.
«ХӘЛӘЛ» СЕРТИФИКАТЫ КЕМГӘ БИРЕЛӘ?
Соңгы елларда «Хәләл» стандарты турында күп сөйлиләр. Ә аны алу бик җайлы. Россиядә бүген «Хәләл» сертификаты бирә торган 84 оешма бар. Кайбер очракта, алар онлайн гына да эшмәкәрләргә «Хәләл» сертификаты язып бирә. Мисал өчен, кайсыдыр райондагы бер абзыйның хәләл кафе ачасы килә. Ул, документларны җыеп, электрон рәвештә Мәскәүгә, «Хәләл» сертификаты бирә торган оешмага җибәрә. Тегеләре исә, үз чиратында әлеге документларны карап (урынга барып тикшереп тору юк), рәсми документ тапшыра. Бетте, шуның белән хәләл кафе ачылды, дигән сүз. Ә кулланылган майда, кетчуп яисә майонезда желатин, башка хәләл булмаган продуктлар бармы‑юкмы – анысы инде кафе хуҗасының намусында кала.
– Ләкин Татарстанда алай эшләргә рөхсәт куймыйбыз, – диде ТР Диния нәзарәтенең «Хәләл» комитеты җитәкчесе Аббас хәзрәт Шляпошников-Кадыйров. – Без – ТР мөселманнары Диния нәзарәте каршында эшләүче рәсми оешма. «Хәләл» стандартларына җавап бирү турындагы сертификатны биргәнбез икән, димәк, башта моны кат‑кат тикшергәнбез. Алай гына да түгел, сертификатның срогы чыкканчы (гадәттә ул биш елга бирелә), без ул оешманың эшен тикшереп торабыз.
– Урынга барып тикшерәсезме? Сезнең мондый хокукыгыз бармы?
– Әйе, бар. Сертификат биргәнче, эшмәкәрләрне бу турыда кисәтәбез. Ике арада килешү төзелә, бөтен нечкәлекләр кәгазьдә теркәлә. Мисал өчен, Питрәч районы, Яр Чаллы шәһәренең кош фермалары без биргән сертификатлар белән эшли. Анда үз кешеләребез бар, аларга хезмәт хакы түлибез. Алар кош-кортны хәләл стандартлар буенча чалынуын карап, күзәтеп тора. Хәләл кафелар белән дә шул ук: урынга барып, итнең кайдан алынганын, башка продукциянең составын өйрәнәбез. Әгәр ниндидер сораулар туса, партнёрларыбызга: «Без бу җитештерүчене шикле дип таптык, зинһар, продукцияне башка кешедән алыгыз», – дип киңәш бирәбез. Шөкер, бүген бу өлкәдә проблема юк: хәләл стандартларга туры килгән май, майонез, төрле тәм-томнарны да табарга була.
ДУСЛЫК ТӘКЪДИМ ИТҮ
ТР «Хәләл» комитетының рәсми битендә, алар кемнәр белән эшли, шул оешмаларның исемлеге бар. Хәләл кунакханәләр исемлеген шуннан эзли башлаган идем... Бары тик Казандагы TARIH бутик-кунакханәсе һәм Спас районындагы «Кол Гали» кунакханәсе генә күрсәтелгән. Шуның белән бетте.
Ә бит үзләрен хәләл стандартлар буенча эшлибез дип таныта торган кунакханәләр күбрәк. Алар барысы да чынбарлыкка ни дәрәҗәдә туры килә – монысы инде икенче мәсьәлә. Хәер, «Хәләл» сертификациясеннән тыш, илебездә бүген «Мөслим Френдли» ирекле сертификация системасы да эшли. «Мөслим Френдли» категориясенә карый торган кунакханәләр нинди критерийларга туры килергә тиешлеген «Роскачество» базасында эшли торган Туристлык өлкәсендә компетенцияләр үзәге формалаштыра. Гади генә итеп әйткәндә, кунакханәләрдә мөселманнар өчен уңайлы шартлар тудырылырга тиеш.
– «Мөслим Френдли» ирекле сертификация системасына сәүдә объектлары, кунакханә, туристлык һәм медицина хезмәте күрсәтә торган компанияләр керә ала, – диде Аббас хәзрәт Шляпошников-Кадыйров. – Мисал өчен, «Туган авылым» комплексы белән шулай эшлибез. Ислам кануннары буенча яшәүче туристларны биредә ничек каршы аласын, нәрсә ашатасын, кыскасы, барысы хакында да беләләр. Эшчеләре махсус курслар узды. Шуның өчен бирегә иcлам кануннары буенча яшәүче туристлар килә икән (гадәттә, алдан кисәтеп куябыз), кунакларны мөселманча сәламлиләр. Аннан соң Казан вакытына туры килгән намаз вакыты язылган кәгазь бирелә. Кирәк дисәләр, Коръән китабы да тәкъдим итәләр. «Туган авылым» комплексында мәчет тә бар. Шулай булгач, тәһарәт алу, намаз уку буенча да кыенлыклар юк.
Питрәч районындагы глэмпинг та «Мөслим Френдли» ирекле сертификация системасы буенча эшли башлаган. Арендага йорт алып, саф һавада ял итәргә теләүче мөселман гаиләләре күп икән.
– Димәк, «Мөслим Френдли» системасы буенча эшләү – хәләл стандартларга туры килү ул. Ә ул компанияләргә «Хәләл» сертификаты биреләме соң?
– Үзләре теләсәләр, бирелә. Монысы инде икенче баскыч санала. «Мөслим Френдли» – хәләл стандартлар буенча эшләүнең беренче адымы. Кунакханә яки кафе-ресторан эшчеләре өчен яңа тәҗрибә туплау да. Бу юнәлеш чит илдә күптән популяр.
– Хәләл туризмга сорау зурмы? Аның киләчәге өметлеме?
– Әлбәттә, өметле. Сер түгел: соңгы елларда Россия мөселман илләре белән элемтәләрне көчәйтте. Барлык мөселман илләре Казанга карап тора, бу арттырып әйтү түгел. Әле менә күптән түгел генә Малайзиядән кунаклар килде. Бездәге шартлардан бик канәгать калдылар. Алар белән үзара хезмәттәшлек турында киле- шү төзедек.
ТР «Хәләл» комитетында Россиядә хәләл стандартына туры килә торган компанияләрнең исемлеген булдырырга уйлыйлар. Дөрес, әлегә бу хыял гына. Әмма май аенда узачак «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum»да нәкъ менә шушы теманы күтәрергә җыеналар.
...Казан – Россиянең башка бик күп шәһәрләреннән аерылып тора. Күпмилләтле булуы белән генә түгел, аның мәдәнияте, тарихы, яшәү рәвеше дә башка. Бер карасаң, бездә диңгезләр, мәгърур таулар да юк. Ә туристлар саны елдан‑ел күбәя. Нәкъ менә шул үзенчәлегебез җәлеп итмиме икән аларны? Әгәр инде мөселман илләреннән килгән кунакларны лаеклы рәвештә каршы алып, озатып та җибәрә алсак, туристлык өлкәсендә тагын бер баскычка күтәрелер идек.
Бүген без хәләл туризмны оештыру буенча беренче адымнарны гына ясыйбыз. Ләкин боз кузгалды. Иң мөһиме – бер урында таптанып калмаска.
Добавить комментарий