
Халыкчан юстиция
Әгәр Россиядә яшәүченең суд системасына эше төшсә, 70 процент очракта бу җәмәгать суды, гомуми юрисдикция судлары системасының беренчел звеносы булачак. Республикада әлеге институтның ничек торгызылуы һәм аның бүгенгесе турында Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин белән сөйләштек.
17 июля 2025
ХАЛЫККА МӨМКИН КАДӘР ЯКЫНРАК
– Рөстәм Илдусович, ни өчен җәмәгать судьялары институтын торгызу турында карар кабул ителде?
– Минем уйлавымча, моның төп ике сәбәбе бар. Беренчесе: район һәм шәһәр судларына, нигездә, зур булмаган эшләр буенча, гаять зур йөкләнеш төшә иде. Икенчесе: халыкка мөмкин кадәр якынрак суд системасын оештырырга кирәк булды. Һәм 1998 елда «Россия Федерациясендә җәмәгать судьялары турында» закон кабул ителде. Ә 2000 елда шундый ук канунны Татарстанда да кабул иттеләр.
– Эшне нәрсәдән башладылар һәм 25 ел эчендә нәрсәләр эшләнде?
– 2000 елда республикада җәмәгать судьяларының 168 суд участогы төзелде. Бүгенге көндә алар 190, бер участокка 15–23 мең кеше туры килә. 2000 елның көзендә республика Дәүләт Советы тарафыннан беренче 103 кеше җәмәгать судьясы вазыйфасына билгеләнде. Аларның бишесе, сүз уңаеннан, әлегә кадәр эшли.
Системаны асылда нульдән төзеделәр. Биналар юк. Суд өчен бина табылса да, анда еш кына элементар уңайлыклар да каралмаган була, кирәкле компьютер техникасы турында әйтеп тә торасы юк. Хәтта кәгазь һәм канцелярия товарлары да җитешми иде.
Бүген вазгыять тамырдан үзгәрде. Бигрәк тә 2014 елдан соң, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән «Татарстан Республикасында юстицияне үстерү» дәүләт программасы раслангач. Аңа «Социаль һәм инженерлык инфраструктурасын үстерү» төбәк проекты керә. Проектта биналарны матди-техник яктан тәэмин итү дә, капиталь ремонтлау да каралган. Әгәр 2000 елда суд участогының мәйданы 90 квадрат метр булса, бүген ул 180 квадрат метрдан артык. Бу күрсәткеч буенча Татарстан Идел буе федераль округында алдынгыларның берсе. Участоклар хәзер барлык кирәк-яраклар белән тәэмин ителгән – җиһазлар, техника, видео-конференц-элемтә системалары…
Казан шәһәре Киров районы җәмәгать суды бинасын капиталь төзекләндергәннән соң, бирегә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов килде.
ТӘҖРИБӘ ХУПЛАНА, МӘНФӘГАТЬЛӘР КОНФЛИКТЫ – ЮК
– Без Татарстанда җәмәгать судьясының якынча портретын ясый алабызмы?
– Аңа уртача 45 яшь. Араларында хатын-кыз бераз күбрәк исәпләнә: 97 судья, 81 е – ир-ат. Тагын җәмәгать судьяларының аппаратлары бар: секретарьлар, канцелярия хезмәткәрләре… Менә анда эшләүчеләрнең 97 %ы – хатын-кыз.
– Җәмәгать судьясы булу өчен нәрсә кирәк?
– Беренчедән, яше 25 тән дә ким булмаска тиеш, юридик эш стажы – кимендә биш ел. Шунысы мөһим: юридик стаж белем алганнан соң гына исәпләнә башлый. Әгәр кеше студент елларында кайдадыр эшләгән икән, бу исәпләнми. Моның үз логикасы бар. Судья – кеше язмышына кагылышлы карарлар чыгара, билгеле бер тормыш һәм һөнәри тәҗрибәгә ия булмаганда, мөгаен, ниндидер тайпылышлар күзәтелергә мөмкин.
Җәмәгать судьяларын Югары суд тәкъдим иткән белгечләр арасыннан республика Дәүләт Советы раслый. Әмма иң элек кеше җитди квалификация имтиханы тапшырырга тиеш.
«Мәнфәгатьләр конфликты» дигән төшенчәгә аерым игътибар бирелә. Мәсәлән, ире прокуратурада, Эчке эшләр министрлыгында яки адвокатурада эшләүче хатын-кыз судья булырга тели икән, бу мәнфәгатьләр конфликтын китереп чыгара, бу очракта кандидатура расланмаячак.
– Безгә мәгълүм булганча, җәмәгать судьяларының эше бик күп…
– Әйе, дөрес, һәм ул елдан‑ел арта бара. 2005–2008 елларда җәмәгать судьялары елына якынча 300 мең эш караган, бер судьяга 1800ләп эш туры килгән. Ә узган ел алар 872 мең эш караган, бу бер белгечкә 4,5 меңнән артык эш дигән сүз. Саннар зур, әмма ышаныч белән шуны әйтергә була: җәмәгать юстициясе бу йөкләнешне күтәрә ала.
ЭЛЕКТРОН ФОРМАТТАГЫ ГАДЕЛ ХӨКЕМ
– Бүген цифрлаштыруга йөз тотабыз. Бу җәмәгать судьялары эшендә чагыламы?
– Цифрлы карарлар гражданнарның хакимият органнары белән үзара хезмәттәшлеген җиңеләйтү өчен уйлап табылган. Суд хакимияте дә искәрмә түгел. «Электрон гадел хөкем» проекты гамәлгә ашырыла – җәмәгать судына онлайн мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бар. Моңа кадәр документларны суд участогына шәхсән китерергә (ягъни эштән китәргә, юлга вакыт сарыф итәргә) яки рәсми кәгазьләрне почта аша җибәрергә кирәк иде (бу да вакыт һәм акча сарыф итү). Шулай булгач, электрон гариза бирү гражданнарга бурычны җиңеләйтә. Хезмәт күрсәтү торган саен популярлаша бара: 2023 елда электрон рәвештә 90 меңнән артык гариза бирелгән булса, 2024 елда бу сан 142 меңгә җитте.
Карарларның үтәлешен тәэмин итүче суд приставлары хезмәте белән судларның электрон хезмәттәшлеге дә уңайлы. Узган ел судьялар приставларга электрон рәвештә 170 меңнән артык документ җибәргән. Быел без җәмәгать судьяларының Эчке эшләр министрлыгы, Росреестр һәм салым хезмәтләре белән үзара хезмәттәшлеген электрон форматка күчерергә планлаштырабыз.
Капиталь төзекләндергәннән соң, Арча районы җәмәгать суды бинасы да ачылды.
ТӘҖРИБӘДӘН БЕР ОЧРАК
– Без җәмәгать судьяларының ваграк эшләрне караулары турында сөйләшкән идек. Бу системада шау‑шу куптарган процесслар булмыймы?
– Кызыклы хәлләр килеп чыккалый. Күптән түгел, мәсәлән, бер эш каралды: берәү, кибеттә «бер плюс бер» (бер товарны тулы бәясенә сатып аласың, икенчесен – бер сумга) акциясе барлыгын белгәч, 31 әйберне үз бәясеннән сатып алган, тагын 31 товарның һәрбесе өчен берәр сум түләгән. Ягъни ул 62 әйбер сатып алган. Ә өйгә кайткач, үз бәясеннән алынган бер әйбернең дә үзенә туры килмәвен «ачыклаган». Ә менә бер сумлыклары бик яхшы туры килгән. Һәм гражданин, тулы бәядән сатып алынганнарны кире кайтарырга дип, кибет килгән. Әлбәттә, кибеттә акчаны кайтарудан баш тартканнар. Ул судка мөрәҗәгать иткән. Әмма судья бу очракта сатучы ягына басты.
– Мөгаен, гражданин бигүк канәгать калмагандыр... Гомумән, җәмәгать судьялары эшенә шикаятьләр еш киләме? Бәлки, киресенчә, аларга рәхмәтләр язалардыр?
– Конституция буенча безнең җәмәгать судьялары башкарма хакимият органнарыннан бәйсез, шуңа күрә аларның эшен судьялар бергәлеге контрольдә тота. Тик менә суд аппараты хезмәткәрләре – алар Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре, шулай булгач, әгәр аларның гамәлләренә карата ниндидер шикаятьләр бар икән, без, әлбәттә, тикшерәбез. Узган ел мең ярымга якын шикаять теркәлде. Шактый кебек. Ләкин аларның күбесе тикшерү вакытында нигезсез булып чыкты. Гомумән, җәмәгать судьялары аппараты эшенә карата ниндидер дәгъвалар булса, безгә язмача да, электрон рәвештә дә, 8 (843) 222-60-30 телефоны буенча да мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Әмма җәмәгать судлары эше турында уңай фикерләр дә аз түгел. Күптән түгел, мәсәлән, Яр Чаллыдан инвалид хатын‑кыз рәхмәт язган, участокка үзе килеп йөри алмаган. Суд хезмәткәре, телефон аша консультация биреп, аңа мәсьәләне хәл итәргә булышкан. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә суд белән хезмәттәшлек итү уңайлы булсын өчен, кулдан килгәннең барысын да эшлибез. Менә мондый рәхмәтләрне ишетү, әлбәттә, бик күңелле.
Добавить комментарий