Хәрби хәбәрче дигән һөнәр бар
Светлана Белова һәм Михаил Захаров Лисичанскига барганчы үзләрен хәрби хәбәрче санамый. Светлана – «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының вакыйгалар бүлеге мөхәррире, Михаил – фотохәбәрче. Һәм менә, волонтёр Мария Ефремова белән бергә, алар Луганск Халык Республикасына, Татарстан шефлыкка алган Лисичанск шәһәренә юл тота.
ЛАСКАВО ПРОСИМО!
Алар эшенең нәтиҗәсе – шушы көннәрдә «Татмедиа»да ачылган фотокүргәзмә. Халык бәйрәмнәреннән коронавирус эпидемиясенә кадәр – журналистлар тормышының төрледән-төрле якларын чагылдырган фотоларны күргән холл диварларына хәрби хәрәкәтләр турындагы сурәтләр беренче тапкыр эленде.
– Куркыныч булдымы? – дип сорыйлар күргәзмәгә килүчеләр, ядрәләрдән тишкәләнгән бина фотосын карый-карый.
– Әлбәттә, куркыныч! – дип җавап бирә Михаил Захаров. – Кайчан нәрсә очып киләчәген белмисең бит.
Ләкин фотограф объективы кыю һәм тиз эш итә. «Анда барма, монда йөрмә», «Боларын төшермә!», «Монда карама!» – дип әйтеп торсалар да, хәрбиләр сагы астында гына төшерергә туры килсә дә, күргәзмәгә куярлык кадрлар туплана.
Үзәк өзгеч кадрлар арасында журналистлар, мәсәлән, «12 стульев» фильмында Федор атакай кайнар су алырга дип төшкән Попасная станциясен танып алды. «Федор атакай юкка чыкты. Аны Донецк юлларындагы Попасная станциясендә күргәннәр дип сөйләделәр. Кайнар сулы чәйнеген тоткан килеш перрон буйлап арлы-бирле йөгереп йөргән...», – диелә әсәрдә.
– Мин көн саен үзем белән песиләрне ашатырга күп итеп ризык алып йөрдем, – дип сөйли Михаил. – Алар бик кызганыч, күбесе җимерекләр арасында иясез калган. Менә, мәсәлән, медвзводтан Ася исемле батальон мәчесе. Тиздән балалары туарга тиеш. Ә безнең Мария Казанга үзе белән Лисичанск шәһәреннән песи алып кайтып китте. Аңа Магнит дип исем кушты…
Ял вакыты. Волонтёр Мария Ефремова һәм Ася исемле батальон песие.
Луганск Халык Республикасы юлларында баннерлар күп. Аларда Россиягә рәхмәт белдерелгән, кушылганнан соң уңай якка үзгәрешләр турында язылган.
Попаснаядагы бәрелешләр вакытында зыян күргән скульптуралар.
Лисичанск үзәгендәге бина. Мондый шартларда да кызлар матур күренергә тырыша.
Шарон исемле эт. Кайберәүләр шәһәрдән киткәндә үзләренең этмәчеләрен калдырырга мәҗбүр булган. Хәзер аларны монда калган кешеләр һәм волонтёрлар ашата.
Попаснаядагы атышлар нәтиҗәсендә ишелгән храм. Чаң манарасы гына җимерелми калган.
БАРЫСЫ ДА ЯХШЫ!
– Минем алда Лисичанскига барыргамы-юкмы дигән сорау тормады, – дип искә ала Светлана Белова. – Мин вакыйгалар бүлегендә эшлим, шуңа күрә МХО башланганнан бирле даими рәвештә моңа кагылышлы хәлләрне яктыртып барабыз. Мария белән танышкач һәм аннан – чакыру, ә «аның батальоныннан» (Казаннан гуманитар ярдәм китерелә торган. – Ред. иск.) Лисичанскига килергә рөхсәт алганнан соң, Михаил белән без махсус әзерлек уздык һәм шул якларга юл тоттык.
Анда бер атна булдык. Бронежилетларда. Хәрби сак астында. Шартлауларга, атыш тавышларына күнегеп булмый, дип уйлыйм. Ләкин андагы халык ияләшкән. Безнекеләрдән үзгә, хәтта ки капма‑каршы тормыш кыйммәтләре белән күзгә-күз очрашканда, бу айнытып җибәргәндәй була. Нәтиҗәдә син дөньяга яңача карый башлыйсың. Безнең монда тамагыбыз тук, өстебез бөтен, өебез җылы. Әмма гел нәрсәдер җитми, без һаман булганыннан канәгать түгел. Ә анда су юк, ут юк, җылы юк. Волонтёрлар китереп биргән кешеләрдә генә «буржуйка» мичләре бар. Ашау һәм су артыннан каядыр барырга, суны 4 нче, 7 нче катка ташырга кирәк…
«Хәлләрегез ничек?», «Ничек яшисез?» дигән сорауга алар: «Барысы да яхшы», – дип җавап бирә. Һәм Татарстанга, волонтёрларга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәләр, шәһәрнең торгызылуын көтәләр, тиздән барысы да яхшы булачагына ышаналар. Ә бу вакыйгаларга кадәр Татарстанның барлыгын да, Казанның кайда урнашканын да белмәгәннәр.
Ә безнең Мария Казанга үзе белән песи алып кайтып китте. Аңа Магнит дип исем кушты…
ЖУРНАЛИСТЛАР БЕЛӘН БЕРЕНЧЕ БАРУЫМ
– Луганскига инде дүртенче мәртәбә баруым. Журналистлар белән – беренче тапкыр, – дип сөйли Мария Ефремова. – Барысы да автосәфәрләр белән мавыгудан башланды – берничә волонтёр миннән бирегә алып баруымны сорады. Ул вакытта без медицина взводына эләктек. Мин табибларның авыр яраланганнарга ничек ярдәм итүен үз күзләрем белән күрдем. Медиклар авыр шартларда эшли, аларга генератор кирәк иде. Казанга кайткач, акча җыюны оештырып, генератор сатып алдым. Аннары, башка гуманитар ярдәм белән бергә, генераторны Луганск якларына илттем, шуннан бу эшкә ныклап кереп киттем.
Икенче баруымда «минем медицина взводына» яралыларны күчереп йөртү өчен автомобиль кирәклеген ишеттем. Акча җыйдык, машинаны сатып алдык, батальонга илттек, медвзводка тапшырдык. Һәм шулай итеп аларга ярдәм итә башладык.
Бу сәяхәтләргә мин һәрвакыт үзем белән кемнедер алырга тырыша идем. Бер яктан куркыныч та, авыр да, юлы ерак... Ләкин бөтен кешене дә алмыйм. Бу дүрт ай эчендә нәрсәләр генә күрмәдем! Төрле кеше бар.
Әйтик, күптән түгел волонтёрлар бөтен газета-журналларда: «Без солдатларга шиннар илтеп кайттык!» – дип лаф ордылар. Ә миңа батальоннан бөтенләй иске, яраксыз резина китерүләре турында яздылар. Күз алдына китерәсезме? Иске шин илтү өчен тулы бер колонна оештырганнар. Юл чыгымнарына 120 мең сум акча киткән. Әрәм акчалар! Бу акчаны гуманитар ярдәмгә тотсалар, күпме файда булыр иде. Бу шиннар минем батальонга эләккән, шуңа күрә бу турыда дөресен беләм. «Мин мондый гуманитар ярдәмне илтергә оялыр идем!» – диделәр миңа егетләр. Ә менә хәзер күз алдына китерегез: көпчәгенә шундый резина кидертелгән «уазик» тайгак, пычрак юлдан, җитмәсә атышлар барганда, яралыларны алып чыгарга дип, алгы сызыкка барырга тиеш.
Мин хәрбиләр гаиләсендә үстем, мине фронтовик бабам тәрбияләде, мондый әйберләрне һичничек кабул итә алмыйм.
Фото: Михаил Захаров, Александр Ефремов, Мария Ефремова
Добавить комментарий