Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Яз җиткәч, чир көчәя

Яз җиткәч, чир көчәя

Казандагы сәүдә үзәкләренең берсенә килгән ир-ат, ишек төбендәге сакчының qr-код күрсәтү таләбен ишетүгә, ярсып китә, тыңламыйча, сәүдә залының эчке ягына йөгерә. Сакчы аны куып җитә алмый. Кайсыдыр бер мизгелдә ул, кул селтәп, бу ниятеннән баш тарта: янәсе, нишләтәсең инде ул тилене... «Язын чирләре көчәя аларның!» — дип аңлата сакчы керергә чиратта торучыларга

24 марта 2022

Кар әле эри генә башлады, без инде тирәягыбыздагы һәр әдәпсез гамәлгә, тәртипсезлеккә сәбәп табып, аны «язгы феномен» дип аклый башладык. Ә чынлыкта нәрсә соң ул «язгы феномен», ул бармы?
БАРЫСЫНА ДА ҺАВА ТОРЫШЫ ГАЕПЛЕМЕ
Күптән түгел генә булган хәл. Казан янындагы Столбище авылы. Шәхси йортта яшәүче берәү үзенең коймасы янына куелган машинаны кар белән күмеп маташа. Иренми – түбәсенә хәтле диярлек өеп куя!
– Монда кемдер машинасын куйган, минем йорт каршына! Мин бу тирәне үзем өчен кардан чистарттым, ә ул куйган да киткән. Акылы алтын икән! Менә хәзер аны күмеп куям, – ди ул, барысын да үз смартфонына төшереп.
Тагын бер‑ике көннән матбугатта башка бер вакыйга турында шаулаштылар Татарстан башкаласында машина кую урыны өчен чын-чынлап сугышып киткәннәр. Араларыннан берсе хәтта күсәк тә эләктереп чыккан. Бәхеткә, кызып киткән автомобильчеләрне шул тирәдән узып баручылар аера алган.
«Язгы-көзге чир кискенләшү!» – дип нәтиҗә ясый комментаторлар. Чыннан да, язын психик авырулар арта, көчәя дип сөйлиләр. Алиса турында әкияттәге Чешир мәчесе әйткәнчә: «Без барыбыз да бераз тилергән». Тик белгечләр бу хакта ни дия соң?
Психик тайпылышларның яз көне көчәюе турында уйдырманы җәмгыятьтә иң киң таралган ялгыш фикерләрнең берсе дип саный Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсенең амбулатория-сырхауханә бүлеге мөдире Ольга Башмакова.
– Бу нәрсә белән бәйле соң? Минемчә, җавапны төрле психик авыруларның тасвирламасында булган Пирогов симптомында табарга була. Бу симптом кешенең һава торышына артык сизгерлеген аңлата. Һава шартлары сизелерлек алмашынганда, кеше үз гәүдәсендә төрле күңелсез үзгәрешләр тоя башлый. Баш авыртулары көчәю, кәефнең кинәт үзгәрүе, кайчагында йокысызлык – һава торышына бәйлелек үзен шул рәвешле сиздерергә мөмкин. Әлеге күренеш психиатриядә генә түгел, гомуми медицинада да билгеләп үтелә. Миңа синоптиклар фаразы да, барометр да кирәкми, буыннарым, йөрәк тибешем, артериаль кан басымым уйнавы белән һава торышын үзем фаразлый алам, дип турыдан-туры әйтә торган пациентлар бар.
Димәк, әлеге дә баягы «чир көчәю» дигән нәрсәне һава торышының сизелерлек үзгәрешләре – температура сикерешләре, атмосфера басымы уйнавы китереп чыгара... Чыннан да, язын без мондый күренешләрне еш күзәтә алабыз. Хәер, андый көннәр көзен дә күп, кайчак кышын‑җәен дә булыштыра.
ТРОЛЛЬЛӘР ҺӨҖҮМ ИТӘ
Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге соңгы биш елда рунетта агрессия дәрәҗәсе үзгәргәнме-юкмы икәнен ачыкларга булган. Чыннан да, интернеттан файдаланучыларның 42 проценты кимсетүле постлар һәм шәрехләмәләрнең саны артуын билгеләп үтә. Сораштыруда катнашкан кешеләр дорфалыкка шаһит кына булып калмыйча, үзләре дә троллингтан һәм мыскыллаулардан интеккәнлекләрен, җенесләре, яшьләре яки карашларына бәйле рәвештә кимсетелгәнлекләрен сөйләгән. Хәтта янау-куркыту очракларын да искә алганнар.
Чынбарлыктагы тормышта без агрессиянең ел фасылына бәйлелеген раслаган дәлилләр тапмадык, бәлки, андый күренешләр онлайн мохиттә күзәтеләдер?
– Юк, мин мондый фикерне раслый алмамдыр, – дип җавап бирә бу сорауга «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең гаммәви мәгълүмат чаралары департаменты җитәкчесе Арсений Соколов. – Социаль челтәрләр белән инде шактый вакыт эшләсәк тә, комментарийларда сезонлы агрессивлыкны беркайчан да сизгәнебез юк. Безнең күзәтүләр буенча, барысы да нинди мәгълүмат тәкъдим ителүгә бәйле. Шул ук вакытта бәйрәмнәр, күңелле вакыйгалар алдыннан ачунәфрәт градусы һәрвакыт кими. Монысы – факт.
картинка_смайлы
Ачу-усаллык иң тиз тарала торган хис булып тора һәм, чылбыр реакциясе рәвешендә кабынып, бик тиз көчәеп китә ала. Шулай булгач, челтәрдә аралашу гигиенасын саклау һәм үз тирәңдә нинди мохит формалашуын күздән ычкындырмау мөһим.
Эксперт сүзләренчә, челтәрдәге агрессия дәрәҗәсенә җәмгыятьтәге гомуми социаль киеренкелек йогынты ясый. Андый киеренкелек көчлерәк булган саен, тискәре, усал комментарийлар арта бара. Хәер, әлеге аралашу стиле хупланмаса да, моны тыймый торган интернет-сәхифәләр җитәрлек.
– Модераторлары микроклимат турында кайгыртмаган, ягъни мыскыллы, кимсетүле язмалар бетерелми, кешеләр бер‑берсе белән әйткәләшә торган төркемнәрдә агрессив тон нормага әверелә диярлек. Һәм менә бу очракта инде интернетта үз-үзеңне әнә шулай ямьсез тоту гадәте формалашуы турында сүз алып барырга була.
Сүз уңаеннан, «Фейсбук» социаль челтәреннән файдаланучы 700 мең кеше катнашында Корнель университеты галимнәре тарафыннан үткәрелгән эксперимент челтәрдәге эмоцияләрнең «йогышлы» булуын күрсәткән. Бу очракта ачу-нәфрәт тә искәрмә түгел. Моннан тыш, башка тикше‑ ренүләрнең нәтиҗәләре шуны исбатлаган: ачуусаллык иң тиз тарала торган хис булып тора һәм, чылбыр реакциясе рәвешендә кабынып, бик тиз көчәеп китә ала. Шулай булгач, челтәрдә аралашу гигиенасын саклау һәм үз тирәңдә нинди мохит формалашуын күздән ычкындырмау мөһим. Карл Маркс сүзләре белән әйткәндә, вөҗүд аңның нигезендә ята, ә интернет чоры башлану бу ка‑ гыйдәне бер дә үзгәртмәде.
Интернетта явызлыктан, кызып китүдән ни‑ чек сакланырга? Сүз безгә карата әйтелгән усал сүзләр турында гына бармый, үзебезгә ничек бу процесска кушылмаска, тыныч калырга соң? Арсений Соколов бу мәсьәләне чишү өчен төгәл алгоритм тәкъдим итә.
– Иң мөһиме – сез интернетка багышланырга тиешле вакыт күләмен алдан билгеләп куярга тиеш. Смартфоныгызга вакытны чикли торган махсус кушымталар урнаштырыгыз. Үзконтроль турында онытмагыз. Теге яки бу интернет-ресурска күпме вакыт бирәчәгегезне уйлап, билгеләп куегыз. Радикаль характердагы күңел ачу контентын артык куллану, мәсәлән, гел мем‑ нар карау рухи деградациягә һәм эмоциональ тотрыксызлыкка китерә. Мин ресурсларның төр‑ ле эчтәлекле булуы яклы.
ТЫНЫЧСЫЗ КЕШЕ
Соңгы берничә елда россиялеләр әйләнәтирәдәгеләр арасында ресентиментның (дошманлык хисләренең) көчәюен ешрак сизә башлаган. «Левада үзәге» экспертлары әнә шундый нәтиҗә ясый.  (Әлеге коммерцияле булмаган оешма чит ил агенты функцияләрен башкаручы коммерцияле булмаган оешмалар реестрына кертелгән. Чит ил агенты функцияләрен башкаручы коммерцияле булмаган оешмалар реестры белешмәләренен адресы http://unro.minjust.ru/NKOForeignAgent.aspx).Тикшеренүләр берничә ел дәвамында алып барылган. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: 2017 елда тирә‑якта агрессия күренешләренең үсүе турында респондентларның 37%ы телгә алса, 2021 елда бу сан 57% тәшкил итә. Кешеләр депрессив астеник карашларның да бераз ешаюын сизә башлаган: 2017 елда – 40%, 2020 елда – 54%, 2021 елда – 48%.
– Күпләрне пандемия «аяктан екты», кай‑ берәүләр үзизоляциядән һаман чыга алмый, – дип сөйли рус телле «Аноним депрессивлар» (ДА) төркеме координаторларыннан берсе Алексей Матюхин.
Аның күзәтүенчә, кешеләр арасында борчылу, хәвефләнү хисләренең көчәю сәбәбе, әлбәттә, ел фасылына түгел, ә бәлки эшсез калу, якын кешеләр белән мөнәсәбәтләр бозылу, туганнар яки дуслар тарафыннан яклау тапмау кебек со‑ циаль факторларга бәйле. Болар барысы да тормыштан канәгатьсезлеккә һәм аның мәгънәсен югалтуга китерә.
ДА берләшмәсе кешедәге хәвефләнү-борчылуларга каршы көрәшергә ничек булыша дигән сорауга Алексей: «Төркемдәшләр ярдәме, «12 адым» программасы нигезендә эш алып бару һәм медикаментлар белән дәвалау», – дип җавап бирә. Сүз уңаеннан, ДАның «ВКонтакте»дагы төркемендә берничә мең кеше исәпләнә, чынлыкта анда катнашучылар саны күбрәк, әлбәттә. Төркем әгъзалары арасында Татарстан кешеләре дә бар, алар да онлайн уза торган әңгәмәләрдә ярдәм алу мөмкинлегенә ия.
Башмакова
– Әлбәттә, җәмгыятьтә, кеше арасында яшәп, стресс йогынтысына эләкмәү мөмкин түгел, – ди Ольга Башмакова. – Әмма стресс тәэсирләренә тискәре реакцияңне мөстәкыйль рәвештә киметергә өйрәнергә була.
Мондый тозакка эләкмәс өчен, белгеч стресс тәэсирләре исемлеген кыйммәтләре һәм әһәмияте буенча язып чыгарга киңәш итә. Алар‑ ны бәяләргә һәм чынлыкта нинди хәл килеп туганын аңларга кирәк. Стресс реакцияләре‑ нең, астеник халәтнең көчәюенә бигрәк тә вакыт җитмәү, билгеле бер вакыт аралыгында башкару мөмкин булмаган эшләрнең күплеге йогынты ясый. Мондый хәлне булдырмас өчен, үз вакытыңны һәм эшлисе эшләрне төгәл планлаштыру зарур. Әгәр артык күп эшнең берсеннән булса да котылу мөмкинлеге бар икән, бу форсаттан файдалану мәслихәт.
– Үзеңә көч-дәрман бирә торган шөгыльләр‑ не һәм активлыкны ачыклагыз, – дип киңәш бирә психолог. – Сүз ләззәт, җиңеллек китерә һәм игътибарны стресс йогынтысыннан уңайлы һәм рәхәт халәткә күчерә ала торган нәрсәләр турында бара. Бу исә спорт, төрле кул эшләре белән шөгыльләнү, табигатьтә ял итү, гаилә һәм дуслар белән аралашу, китап уку булырга мөмкин…
веселые
СТРЕССТАН КАЧЫГЫЗ!
Үзеңдәге хәвефләнү‑борчылу хисен һәм агрессивлык дәрәҗәсен киметү мөмкин, дип раслый Ольга Башмакова. Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк?
1. Сезнең өчен хәзерге вакытта нәрсәнең иң мөһим һәм иң кыйммәтле икәнен күңелдән анык билгеләргә. 2. Үз алдыңа ирешә алырдай, төгәл максатлар гына куярга. Үзеңә аңлы рәвештә артык эшләр һәм җаваплылык йөкләмәскә: «Мин үти алырдай эшләрне генә башкарам – мөмкинлекләремә туры килмәгән нәрсәләргә алынмыйм». 3. Йокыны киметүдән тыелырга. Йокы – нерв системасын торгыза торган бик көчле фактор. Физиологик яктан иң яхшы һәм дөрес йокы – кичке сәгать ун белән төн уртасына кадәр аралыкта. Шушы вакытта йокларга ятыгыз һәм йокының идеаль озынлыгына омтылыгыз – 8 сәгать йокларга тырышыгыз. 4. Яз фасылы өчен хас күренеш – аксым һәм витаминнар кытлыгын булдырмаска. Туклану рационын баетыгыз, сәламәтлеккә бәйле рәвештә ниндидер тыю юк икән, аңа синтетик витаминнар да өстәгез. 5. Стресс гаиләдә, җәмгыятьтә нормаль тормыш алып барырга комачауларлык дәрәҗәгә җиткән очракта, психик саулык белгеченә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Анна Белозёрова
Фото: ua.depositphotos.com

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: