Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Зәңгәр күзле күкчәчәкләр иле

Беларусь җете зәңгәр күк йөзе һәм аяз һавасы белән каршы алды. Казаннан киткәндә, кыш озатып калса, монда инде – шаулап торган яз. Һәм мин аны ни өчен «синеокая» дип атауларын да шунда чын-чынлап үз күзләрем белән күреп аңладым. Символларының берсе булган күкчәчәктәй чөнки аның карашы.

УРДА ЭЗЕ

Күчешләрдән күчешләргә каңгырап,
йә, нәрсә таптык?
Чылбырында – Урда эзе...
Хәзәр көзе...

Кайчандыр, бер дистә ел элек диярлек, язган шигырьдәге юлларны кабатлап йөрдем биредә. Хәзерге Беларусь җирлеге – берничә гасыр дәвамында татарлар эз калдырган урын. Бөек Ватан сугышы елларында бихисап татар солдаты башын салган, каны тамган туфрак. Монда килүебезнең төп максаты да ватандашларыбызның берсе – Советлар Союзы Герое Пётр Гаврилов эзләрен барлау, аның легендар каһарманлык тарихын яд итү иде. Әмма бу хакта – соңрак... Әлегә Беларусьтагы татар эзләренә бераз тукталып алыйк.

Монда татар җәмәгатьчелеге хәзер дә шактый зур. Соңгы исәпләр буенча, бу илдә бүген 8 500 ләп татар яши. Польша-Литва татарлары дип тә исемләп йөртәләр бу яктагы милләттәшләребезне. Аларның язмышы чынлап та үзенчәлекле.

Бөек Литва кенәзлегендә татарлар XIV гасыр азагында пәйда була, бу – Алтын Урда дәүләте вәкилләре, Кырым йортыннан килгән татарлар. Йомышчы татарлар гаскәри хезмәттә – кавалериядә, дәүләт иминлеге сагы өлкәсендә зур роль уйнаган. Күпсанлы яуларда алар Литва ягында сугышкан. Польша-Литва татарларының күпчелеге XVIII гасыр азагында Төркиягә күчеп китә. XIX гасырда күпчелек татарлар һөнәрчелек эшен җәелдереп җибәрә – нигездә күн эшкәртү белән шөгыльләнә.

Россия империясе территориясендә 1897 елда халык исәбен алу уза. Татарлар арасында, билгеле, ассимиляция дә көчле була, әмма әле ул чакта туган теленә карап теркәлгән милләттәшләрнең исәбе дә шактый җыела. Җәмгысе бергә – 7 264. Белоруссиянең көнбатышында яшәүче татарлар нигездә Алтын Урда чорыннан килгән халык булса, Витебск, Могилёвтагылары – инде күбрәк XIX гасыр азагында Идел буе һәм Уралдан күчеп килеп утыручылар.

Польша-Литва хәрби хезмәтендә исемнәре билгеле булган татар генералларыннан Хәлил Базаревский, Хәлил Янушевский һ.б. турында без күпмедер дәрәҗәдә беләбез. Офицерлар составында татарлар гаять күп була.

1922 елда Белоруссия ССР оеша. 1926 елгы җанисәп буенча, 3 777 кеше генә татар дип теркәлә. Бу, билгеле, татарларның эмиграциясе белән дә бәйле, ассимиляциясе белән дә. ХХ йөз дәвамында аларның саны бер артып, бер кимеп тора. Бөек Ватан сугышы елларында, кайбер исәпләүләр буенча, Белоруссияне азат итү барышында 10 000 нән артык татар кешесе һәлак булган. Татарлар саны ХХ йөз азагында биредә бик нык арта. 80 нче еллар ахырында, Советлар Союзы таркалган елларда бу сан хәтта 12 меңнән узып китә.

БЕЛОРУССИЯДӘ ИНТЕЛЛИГЕНЦИЯ ВӘКИЛЛӘРЕ ДӘ ШАКТЫЙ БУЛА – УКЫТУЧЫЛАР, ТАБИБЛАР ҺӘМ ХӘРБИЛӘР. БИРЕДӘ ИСЛАМ ТАРАЛУ ДА МӨСЕЛМАН ТАТАРЛАР БЕЛӘН БӘЙЛЕ. 1858 ЕЛДА КОРЪӘННЕҢ ПОЛЯК ТЕЛЕНДӘ БЕРЕНЧЕ ТӘРҖЕМӘСЕ ДӨНЬЯ КҮРҮЕН ГЕНӘ ИСКӘ АЛЫЙК.

«ЧЫТАЕМ – РОДНАЕ СВАЁ!»

Беларусьта китап мәдәниятенә һәм үзләренең әдәбияты белән беррәттән дөнья классикасын хәзергәчә актив тәрҗемә итүләренә, бик күркәм итеп бастыруларына сокланып кайттым. Минскидагы Үзәк китап кибетләре белән «Белкнига» челтәрен кат-кат урап йөреп, күпләп классикларын да, заман авторларын да җыйдым. Шагыйрьләренең бик ямьле җыентыклары тезелешеп тора – аларны серияләп чыгаралар. Китап кибетләрендә дә, Минск урамнарында да һәрдаим кояш белән күкчәчәк төшерелгән «Чытаем – роднае сваё!» плакаты балкый. Аңардан минем күңелем атна буе хушланды. Безгә дә шундый кирәк, дип алгысып йөрдем.

Беларусь көтелгән һәм көтелмәгән очрашулар, фикер алышулар урынына әверелде. Биредә хәзер Татарстаннан сәүдә-икътисад элемтәләре буенча вәкил булып үзебезнең Питрәч районының элеккеге администрация башлыгы Илһам Кашапов эшли. Ул мәдәни багланышларга да бик зур игътибар бирә. Нәкъ менә мин барган көннәрдә Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитетында төбәкне өйрәнү бүлеге җитәкчесе Альберт Борһанов та Минскида иде: фәнни конференция, татарларны өйрәнү юнәлешендәге эшчәнлек буенча очрашып сөйләштеләр, үзара гәпләштек – алдагы проектлар, эшләргә оеткы салдык.

17–22 март көннәрендә Минскида Халыкара китап күргәзмә-ярминкәсе узды, ул БДБ илләренең 35 еллыгына багышланган иде. Дөньяның төрле илләреннән (Россия, Бразилия, Венесуэла, Куба, Вьетнам, Иран, БГЭ, Төркия, Сүрия, КМДР, Палестина һ.б.) килгән 45 нәшрият белән полиграфия оешмасы, әдибе, шулай ук милли республикалардан килгән язучылар да катнашты бу киң колачлы чарада. Беларусь язучыларын күпләп тәрҗемә иткән, аның берлеге әгъзасы да булган башкорт язучысы Зөлфия Ханнанова белән дә күрештек. Соңгы мәртәбә очрашуыбыз шушындый ук китап ярминкәсендә Шарджа каласында ел ярым элек булган иде.

Төнге Минск уртасында
Сөйләштек икәү барын.
Мин сөйләдем башкортларны,
Син түктең татар зарын.
Төн озыны серен түккән
Ике шагыйрә иде.
Халкым диеп өзгәләнә,
Ил дип кайгыра иде.

Беларусь Язучылар берлеге җитәкчесе, журналист, төбәкне өйрәнүче Александр Карлюкевич та бик җылы кабул итте: ике арадагы әдәби багланышлар турында да сүз алып бардык, Гавриловны да кат-кат искә алдык. Шунысын да әйтми ярамый: биредә Гавриловны искиткеч хөрмәт итәләр, аның исемен әйтеп, якташы булам диюгә, сине өрмәгән җиргә дә утыртмыйлар...

Ярминкәгә «Беларусь» нәшрияты алып чыккан Гаврилов китаплары киштәләрдән тәмам юкка чыккан иде. «Аны бик күп алалар, туристлар да кызыксына, килеп-килеп сорый», – диде нәшрият хезмәткәрләре.

– Тагын чыгарырга кирәк... – диештеләр.


Китап ярминкәсендәге очрашуларның күңелле мизгелләре: Беларусь Язучылар берлеге рәисе Александр Карлюкевич, язучы Алеся Кузнецова, Вьетнамнан килгән делегация вәкиле һәм «Беларусь» нәшрияты әгъзалары белән.

ГАЛӘМ СЫЙГАН НИГЕЗ

Бу йортны белорус-француз рәссамы Марк Шагал үзенең «Моя жизнь» дип исемләнгән автобиографиясендә «икенче мәртәбә туган урыны» буларак искә ала. Покровская урамы, 11 йорт адресы буенча Витебск шәһәрендә урнашкан йорт каршына килеп тукталгач, берара, ышана алмыйча, тыным кысылып тордым: нәп-нәни кызыл йорт! Ә янәшә генә бакчасында чыр-чу бала-чага уйный, ишегалдында Шагалның сыны тора. Мемориаль музей 1997 елда ачылган, әлбәттә, анда Шагаллар чоры экспонатлары тулыканлы сакланып калмаган, күбесе – «чор әйберләре». Әмма бу – Шагаллар гаиләсе яшәгән нигез, биредә гап-гади Витебск кешеләрен дә, хәтта сыерлар, әтәчләр белән бәтиләрне дә Күккә күтәрә алган, үзе дә болытлар буйлап атлап китәргә әзер торган гаҗәеп җан иясенең сулышы, рухы ягылып калган. Аның бүлмәсендә тынлыкка күмелеп утырып, рәхәтләнеп сөйләштем шушы һавадагы тымызык нур белән...

Музейдагы Шагал белән бәйле продукциянең генә бик кыйммәт булуы кәефне кырдыкыруын, анысы инде нәсел дәвамчылары, мирасчылары белән бәйле, диделәр. Әле тагын сурәтен бокалдыр, шопердыр, фәләндер ише предметларга ясарга рөхсәт бирмиләр икән. Рәссам мирасчылары, югыйсә, кызык…


Витебск шәһәрендәге бу йортны рәссам Марк Шагал үзенең «Моя жизнь» дигән автобиографиясендә «икенче мәртәбә туган урыны» буларак искә ала.

ДВИНА, ДВИНА…

Витебскига килгәндә, тагын бик тә Двина елгасын күрәсем килгән иде. Без аны әле алагаем зур салкын бозлар агып торган, ташудан яңа итәкләрен җыйнап килгән хәлендә күрдек. Двина дигән серле дә, гаҗәеп тә атаманы мин балачакта Муса Җәлил шигырендә очратып сихерләнгән идем:

Двина, әгәр синең агымыңны
Борып булса иде кирегә,
Дулкыныңа төреп бу гәүдәмне
Алып китәр идең илемә.

1943 елның октябрендә язылган бу шигырь. Җәлил Двинаны, билгеле, Витебскида түгел, ә Латвиядә – Даугавпилс, икенче төрле әйтсәк, Двина крепостенда әсир чагында күзәткән. Шигырендәге юллары аның җаны ничек бәргәләнүен аермачык күрсәтә. Ахыр чиктә, шушы шигырьләре илгә кайтып, намусы пакь икәнен расласын, дип бәргәләнүләренең бер дулкыны инде бу...

– Кырыс, ахры, сезнең бу Двина елгагыз? – дип сорыйм яр буенда сөйләшеп киткән агайдан.

Ул, исе китеп, ухылдап куя да, киң итеп елмаеп, башын чайкый:

– Ой, сез нәрсә, һич юк! Бик ягымлы, назлы, йомшак дулкынлы ул безнең... – дип елмая аннары. – Сез аны җәен килеп күрегез әле...

Шулай килешәбез дә.

«КРЕПОСТЬ КӨРӘШӘ»

Гаврилов шәхесенә орыну һәм аның хакында язу – балачактан килгән ният. Безнең мәктәп диварларында Питрәчтән чыккан өч Советлар Союзы Героеның портреты һәм алар турындагы мәгълүмат эленеп тора иде: Камалиев, Гаврилов, Осипов. Арадан берсе – күрше Әлбәден авылыннан чыккан, керәшен кавеменнән булган Пётр Гавриловның аяныч язмышын миңа – балага сөйлиләр... «Кайчан да булса мин бу дәдәй турында язачакмын!» – дип киртләп куям кечкенә аңыма.

Бер ел элек «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков инициативасы белән «Сражается крепость» китабының репринт басмасы яңартып бастырып чыгарылган иде. Пётр Гавриловның намуслы исемен кайтаруда башлап йөргән фидакарь Сергей Смирнов белән язып бастырган әлеге китабын татарча чыгару нияте дә туды. Аны тәрҗемә итеп, Гавриловның үз тормышын да яза башлагач, соңгы тамчы канына кадәр «көрәшкән крепостьне» үз күзләрем белән күрмичә булмый икәнен аңладым.

Беларуська сәфәремдә бөтен нәрсә дә, мең шөкер, юлларыма ак җәймә җәйгәндәй уңайлы барды. Брестка килгән көн шуның кульминациясе булгандыр, мөгаен. Беренчедән, «Брест каһарман-крепосте» мемориаль комплексының «Көнчыгыш форт» бүлеге мөдире Инна Владимировна Гавриленко-Шедловская, отпуск вакыты булуга карамастан, көнен миңа багышлады. Икенчедән, экскурсия белән йөреп, мәктәп укучылары һәм укытучыларының Брест крепостен ничек кабул итүләрен күреп-күзәтеп тордым. Өченчедән, кайсы гына залга килеп керсәк тә, видеоинсталляцияләрдә кинәт кенә Пётр Гаврилов пәйда булып, сөйли башлый... Башта моны очраклык дип уйладык, аннан бер-беребезгә күз сирпеп елмаештык, соңрак инде хәтта төгәл фактлар белән эш йөртүче чып-чын музейчы Инна Владимировна да:

– Юк, Луиза Николаевна, көтеп торган ул сезне, килүегезгә куанадыр... Димәк, башлап йөргән эшегез – Ходайга яраулы, якташларым килә, дип тә тоюыдыр... – дип, күңеле нечкәреп дәште. Инде Инна Владимировна белән хушлашып, кичкә кереп барган крепость тирәли йөргәндә, бер зыялы, итагатьле абзый белән танышып киттек. Гаврилов якташы булуыма куанып:

– Ул – крепостьның иң соңгы саклаучысы, безнең өчен – бик зур, хөрмәтле кеше, әйдәгез, мин сезгә монда барысын да күрсәтәм... – дип, мине үз «шефлыгына» алды.

Георгий әфәнде белән крепость уртасында торып, кайчандыр, фашистлар басып кергәч, тирә-якны төп утка тоту ноктасы булган чиркәүгә килсәк, «бүген инде ябык» диелгән гыйбадәтханәдә... келәү бара булып чыкты. Могҗизадыр бу, дидем эчемнән генә. Бәләкәй чагында әнкәсе чиркәүгә йөрткән дип әбиләр сөйләгән Гавриловка, крепостьны саклаучылар рухына дога кылдык, шәмнәр куйдык.


«Брест каһарман-крепосте» комплексы экскурсиягә килгән мәктәп укучыларына тетрәнгеч тәэсир итә.


«Брест каһарман-крепосте» мемориаль комплексының «Көнчыгыш форт» бүлеге мөдире Инна Владимировна Гавриленко-Шедловская белән Пётр Гаврилов эзләрен барладык.


Пётр Гавриловның совет журналисты, язучысы Сергей Смирнов белән берлектә язылган «Сражается крепость» китабы әнә шушындый истәлек дәфтәреннән башлана. Дәфтәрнең төп нөсхәсе крепостьның музей комплексында кадерләп саклана.

КЫРЫСЛЫК БЕЛӘН ФИДАКАРЬЛЕК

– Бүген тере каһарманнар инде калмады, саклаучыларның балалары белән оныклары – алар белән элемтәне өзмибез, – дип сөйли Инна Владимировна. Һәм уфтанып өсти. – Менә яз җитә, кар китү белән, тагын нинди табылдыклар чыгар, без әле хәзер дә билгесез кеше сөякләрен теркибез, туганнар каберлегенә урнаштырабыз...

«Брест каһарман-крепосте» – Беларусь Республикасы туристик маршрутындагы кеше иң күп йөри торган объект. Җәен, вакыйгалар реконструкцияләнгән көннәрдә, кунакханәләргә урын ярты ел элек сатылып бетә, һәм кешеләр крепостька республика җитәкчелеге раслаган махсус исемлек буенча гына кертелә.

1971 елның 25 сентябрендә ачылган комплекс тулы бер ансамбльне тәшкил итә: берничә музей һәм ачык экспозиция эшли, сыннар тора, заманча концептуаль объектлар карашны үзенә тарта. Кайберләре бөтенләй яңа – музейны бай һәм эстетик яктан зәвыклы итеп эшләп чыгарга иганәчеләр булышкан.

Рейх офицерлары бөтенесен дә тәфсилләп, детальләп теркәп барган, фотога төшереп алган. Сурәтләрдәге хатын-кызлар, балаларны күреп, йөрәк кысыла. Крепость эчендә исән калмаячакларын аңлаганнан соң, офицерлар хатыннары белән балаларны әсирлеккә үзләре үк чыгарырга ният итә – яшәсеннәр! Атаклы капкадан узып, әсирләрне утка тоткан я чыгарган күпергә керәсең: шул вакыйгалар шаһиты булган балкалар, муртайган, әмма яшел бөрегә бөреләнгән озын чәчле тирәкләр, зәңгәреннән күз камашырдай Буг суы һәм чик сакчылары. Чөнки чик сызыгы ике бөтендөнья сугышында да елганың кыл уртасыннан уза.

ЭКСПОЗИЦИЯНЕ ЯСАГАНДА, КҮПЧЕЛЕК ФОТОЛАР БЕЛӘН ДОКУМЕНТЛАРНЫ ГЕРМАНИЯ МУЗЕЙЛАРЫ БЕЛӘН АРХИВЛАРЫННАН КАЙТАРТКАННАР. АҢЛАШЫЛА: БЕРЕНЧЕДӘН, КРЕПОСТЬ НЕМЕЦЛАР КУЛЫНА ТӨШКӘНДӘ, БУЛДЫРА АЛГАН КАДӘР СТРАТЕГИК ДОКУМЕНТЛАРНЫ БЕЗНЕКЕЛӘР ЮК ИТКӘН. МОННАН ТЫШ, КРЕПОСТЬНЫҢ ДА, ШӘҺӘРНЕҢ ДӘ 70% ТАН АРТЫГЫ ХӘРАБӘГӘ КАЛГАНЛЫГЫН ОНЫТМАСКА КИРӘК.


– Менә бу күпер белән аның балкалары шул чакларның шаһиты: алар тереләй утка тотканнарны да, исән калганнарны да күргән... – ди Инна Владимировна.

«СУСАУ»

Ике ягыннан уратып Мухавец белән Буг елгалары агып торган крепость эчендә нишләп соң су эчә алмый тилмерделәр икән? Әнә шул сорау балачактан ук бимазалый. Монда килгәч, барысы да ап-ачык аңлашыла: фашистлар алган ноктадан крепость уч төбендәгедәй күренеп тора, чынлыкта ул коточкыч урын – ату өчен ачык мәйдан була. Әле җитмәсә, эссе җәй, үле гәүдәләр белән крепость эче дә, елга сулары да тула. Исән килеш суга барып җитә алган кешеләр дә, аны эчеп, агуланып кырыла...

Юкка гына крепость уртасындагы иң тетрәнгеч сыннарның берсе «Сусау» дип аталмыйдыр, мөгаен. Автоматына таянган яралы солдат, каскасын сузып, азапланып шуыша... Әлеге һәм тагын ике «Солдат» һәм «Штык» композицияләре «Брест крепостен саклаучыларга» багышланган мемориаль ансамбльне тәшкил итә. Бу композицияләрне иҗат иткән архитектор һәм сынчыларны җитәкләгән Александр Кибальников кырыслык белән фидакарьлекне гаҗәеп рәвештә берләштерә алган.

Витебскида Марк Шагал музеенда ихласлык белән сафлыктан ургылып еласаң, биредә – Брест крепостенда – юк, еламыйсың. Елау ничектер... көчсезлек, оят кебек. Монда йөрәк, һәр мизгелнең кадерен белеп, салмаграк тибә башлый, умырткаң да шунда ук турая төшә, йөзең дә язылып, карашларың да кырысланып китә. Монда син кинәт, үзең дә сизмәстән, аларның рухы алдында җаваплы икәнлегеңне бар масштабында абайлап аласың, нык булырга кирәклегенә инанасың.


Крепостьның соңгы саклаучысы Пётр Гавриловның сыны һаман да сакта...

КЫЗЫЛ КАНӘФЕРЛӘР ҺӘМ ТЫНЫЧЛЫККА ӨНДӘҮ

Брест крепосте камалышы бер айга якын дәвам итә. Беренче период – 22 июньнән 30 ына чаклы. Бу көннәрдә бөтен периметрда канкойгыч мәхшәр була. 29–30 июнь көннәрендә крепостьне төп штурмлау башкарыла, «зачистка» уза. Икенче период – 1–20 июльгә кадәр: монысы инде аерым почмакларда берләшкән яки ялгызак килеш калып каршы торган солдат-офицерлар көрәше. Шуларның иң соңгысы – майор Пётр Гаврилов.

Ул 1941 елның 23 июлендә ярымүле хәлдә, скелетка калган килеш әсирлеккә алына. Ничәмә көннәр капонирда – элеккеге ат абзарларында табып алган бозык комбикорма ашап торган офицерның бугазы хәтта йоту функциясен үк оныткан була... Әмма ул соңгы минуткача гранаталар томырып сугыша. Соңыннан немец офицерлары «үлем алмый торган кеше»не күрер өчен, госпиталь каршына чиратка тезелгән, имеш. Легендамы-түгелме, әмма бу – телдән телгә күчеп калган хатирә.

Мемориаль комплекстагы төп музейлар дүртәү: «Брест крепосте оборонасы музее» (1956), «Сугыш музее – тынычлык территориясе» (2014), «Брест крепосте елъязмасы» (2019), «Көнчыгыш форт оборонасы» (2020). Ике бөтендөнья сугышын кичкән крепостьның тынлыгын бүген Мәңгелек ут белән Туганнар каберлеге каршында пост тапшырган мәктәп укучыларының рапорты, метроном тавышы һәм Левитанның кабатланмас тембры гына сискәндереп ала.

Көнчыгыш фортның Гаврилов соңгы сыену урыны тапкан канатында бик тә тетрәнгеч урын бар – зур гына буш пыяла белән уратып алган пространство, эчендә майор Гаврилов басып тора. Килеп керәсең дә, әллә нишләп китәсең. Карашлар очраша. Каһарман майорның аяк очында – тере кызыл канәферләр. Шундый дикъкатьле-кырыс та, уйчан-кайгыртучан да карашлы бу офицерга ирексездән, иреннәреңне кыймылдатып: «Рәхмәт!» – диясең. Ә ул, карашын алмыйча, карап торуын дәвам итә. Биредә аның тыныч, искиткеч ышандыра, көч бирә торган үз тавышы яңгырый. Сүзләрендә – тынычлыкка өндәү.


Комплексның бер музеенда Брест крепосте вакыйгалары һәм тарихи елъязмасы искиткеч тәэсир итә торганча җанлы итеп, иммерсив спектакль рәвешендә торгызылган. Менә өстәл артында тынычлык турындагы килешүгә кул куеп утыралар, аннан баш очында кинәт бомбардировщиклар оча башлый, бер сабыйның курчагы төшеп калып аунап ята, икенчесенең люлькасы әйләнеп капланган килеш тора, хәрабәләр арасыннан каршыңа кораллы солдатлар килеп чыга...

 

Луиза Янсуар

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера