Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Яңа ел табынына – «Без» салаты

Яңа ел табынына – «Без» салаты

Яңа ел җитәргә санаулы сәгатьләр генә калып бара. Инде бүләкләр хәстәрләп өлгергәнсездер, шәт. Хәзер иң мөһиме – Яңа ел табынын әзерләү. Без, хатын-кызлар, моңа аеруча җитди якын киләбез: ризыкны үзенчәлекле дә, җиңел дә итәсебез килә. Яңа ел алдыннан «Татарстан» редакциясе телевидениесе алып бару­чысы, мөхәррир Айгөл Нәбиуллинада кунакта булдык. Шигъри җанлы ханым белән «Без» салаты ясадык.

26 декабря 2019

«ҮЗГӘРТЕРГӘ КИРӘК...»
Айгөл тормыш иптәше Илдар, улы Альфред, кызы Әминә белән Казанның Самосырово бистәсендә үз йортлары белән яши. Ә, тагын бер гаилә әгъзасын онытып то­рам икән – «Шустрик» кушаматлы песи. Ризык әзерләгәндә ул безне шулкадәр игътибар белән күзәтте ки, әйтресең, сөйләшкәннәрнең барысын да ишетеп кенә түгел, ә аңлап та торды.
Хуҗабикә белән сүзне балачак турында сөйләшүдән башладык. Ни өчен дигәндә, Яңа ел диюгә, иң беренче балачак белән бәйле хатирәләр күз алдына килеп баса.
– Без гаиләдә дүрт бала үстек, – диде Айгөл. – Апам, игезәк энелә­рем бар. Балачакта Яңа ел иң ма­тур, иң әкияти бәйрәм бит ул. Башта чыршы бизәүне көтә баш­лыйсың, аннан – бүләкләр... Бүләк дигәч тә, ул әллә нинди затлы уен­чыклар да түгел инде. Безнең за­манның Яңа ел бүләге тәм-томнар иде. Конфет, пакетка бер‑ике ман­дарин салынган булыр. Ул заманда алар көн дә ашала торган ризык түгел бит. Һәм берничә көнгә су­зылган чыршы бәйрәмнәре... Эй, ничек күңелле була торган иде! Башта аны мәктәптә, укучылар өчен спортзалда оештыралар. 31 декабрь көнне авыл клубында бал-маскарад була. Әле концерт­тан соң лотерея уйнала. Клуб тулы кеше! Шуннан өйгә төшеп тәмле әйберләр ашыйбыз да йокларга ятабыз. Тик нишләптер уникегә кадәр калганны бик хәтерләмим.
Ул арада хуҗабикә салатка кирәк булган әйберләрне юып, корытты. Аннан яшел яфракларны тәлинкәгә җәйде.
– Үзегезне уңган хуҗабикә дип саныйсызмы? – дип сорап куйдым.
– Уңган, дип. Чисталыкны яра­там. Өемдә гел тәртип. Ә менә ри­зык пешерүгә килгәндә... Без бү­ген бик тиз режимда яшибез, һич кенә дә вакыт юк. Шуңа күрә тиз әзерләнә торган ризыкларга өстенлек бирәм. Сатып кына алган чаклар да була. Вакытка карап инде. Әлбәттә, хәзер гаиләбез зур, ризык әзерләми калып булмый.
Хуҗабикәнең «гаилә зур» диюе кайбер укучыларыбызга аңлашы­лып та бетмәскә мөмкин. Шуңа күрә Айгөл Нәбиуллинаның кай­бер серләрен ачыйк.
– Кияүгә иртә чыктым мин, – дип сөйләп китте Айгөл. – Казан дәүләт мәдәният институтының театр факультеты, актерлык ос­талыгы бүлегендә ике ел укыгач, кияүгә чыктым. Әмма тормыш сынаулардан тора бит, ике ел да яшәмәдек, ирем гүр иясе бул­ды. Кечкенә улым Альфред белән акчасыз, тораксыз, икәү генә то­рып калдык... Авылга кайтып, сыер да саудым. Тик тормышым­да нәрсәнедер үзгәртергә кирәк дигән уй мине туган авылымнан янә читкә алып китте. Башта Арча мәдәният йортында эшләдем. Ан­нары «Казан» милли-мәдәният үзәгенә чакырдылар. Менә шулай итеп сәнгать, җырлар, җырчылар дөньясына кереп киттем. Соңгы елларда Казан шәһәр филармо­ниясендә директор вазыйфасын башкардым.
«СӘЛАМӘТ ЯШӘҮ РЕЖИМЫН САКЛЫЙМ»
Сүздән аерылмый гына салат ясауны дәвам иттек. Хуҗабикә пешкән тавык итен салат яф­раклары өстенә бүлгәләп салды. (Кисәсе түгел, нәкъ менә җепселләр буенча аерырга.) Аннан сыр уарга кереште.
– Тавык итенең ак өлеше кирәк, – диде Айгөл. – Мин аны тозлы шулпада пешереп алдым. Бу салат җиңел була, шуңа күрә тавыкны кыздырырга яки ыслан­ганын алырга киңәш итмим.
Шуннан хуҗабикә тавык ите өс­тенә уылган сыр җәйде.
– Арасына майонез салып тор­мыйм, алай итсәң, майлы була, – диде. – Ә менә сырдан соң аз гына майонез сылана. Катлы салат яса­ганда белеп эшләргә кирәк: ризык­ларны, берсе өстенә берсен салган­да, кашык белән тигезлисе түгел. Кул белән таратып чыгу да җитә.
Айгөл сәламәт яшәү рәвеше яклы, үзе дә бу кагыйдәләрне сакларга тырыша. Даими рәвештә спортзалга йөри, бассейнда йөзә. Ашауны да контрольдә тота – май­лы, камыр ризыклары ашамый. Шул исәптән – майонезны да.
– Авырлыгымны гел контрольдә тотам, – диде ул. – Элек үземне алай карамый идем, берничә ел инде шулай яшим. Организм­да бер җиңеллек, рәхәтлек тоям.
Айгөл сыр өстенә уылган йомыр­каларны таратты. Аннан соң әс­терхан чикләвеген ваклап сипте. Шуннан ике‑өч кашык майонез салып, салатның өстен тигезләде.
– Төп эш бетте дә, – диде ул. – Хәзер виноградларны урталайга кисеп, салат өстенә куеп чыгабыз да, салатыбыз әзер була. Менә мо­нысы иң озак вакытны алачак.
«Бу салатны балалар белән бергә әзерләү күңелле икән. Виноградны рәхәтләнеп тезсеннәр», – диештек үзара.
Хуҗабикә виноградларны кисә торган арада, әңгәмәбезне дәвам иттек.
– Яңа ел бәйрәме сезнең гаиләдә ничек уза? – дип сорыймАйгөлдән.
– Күбрәк өйдә, йә булмаса дус­ларга барабыз. Яңа ел каршыларга башка шәһәрләргә, чит илләргә чыгып киткәнебез юк. Һәм кирәк дип тә санамыйм. Өйдә, чыршы янында, иң якыннарың белән бергә, менә шулай үзең әзерләгән ризыклар белән сыйланудан да рәхәте юк, минемчә.
Хуҗабикәнең «озак» дигәне әллә ни күп булмады. Биш минут дигәндә, виноградларны ярты­га бүлеп, тезеп тә чыкты. Ризык әзерләргә барлыгы егерме минут тирәсе вакыт киткәндер.
– Хәзер тәмле чәй эчәрбез. Ирем Илдар командировкадан төрле‑төрле чәйләр җыеп кайткан иде. Ә салатыбыз азрак суыткычта то­рып торсын, алай тәмлерәк була, – диде хуҗабикә.
«МӘЙДАН»НАН КИТҮ...
Айгөл Нәбиуллина исеме җыр­чылар даирәсенә яхшы таныш. Үзе әйткәнчә, дистә елга якын Ка­зан шәһәр филармониясе директо­ры вазыйфасын башкарды бит ул. Ә гади халыкка күбрәк «Мәйдан» каналы аша танылды. Алып баручы үзе бу турыда болай сөйләде:
– Филармониядә эшләп бик ары­ган идем. Ялсыз эшләгән чаклар да күп булды. Бүтән эш булса, ике дә уйламыйча, күчәр идем дип йөргән көннәрем... Шул чорда Казан дәүләт мәдәният институ­тында бергә укыган сабакташла­рым – Дамир Дәүләтшин белән Эдуард Үтәгәнов шалтыратты. «Татар музыкаль каналы ачарга ниятлибез. Безнең командага ку­шыласыңмы?» – диләр. Ике дә уй­ламыйча ризалаштым. Әле нәрсә булып бетәр, планнар чынга ашар­мы, белгән юк. Ә мин ризалаштым. Күрәсең, эчке бер тоемлау белән барысы да әйбәт буласын аңлаган­мындыр. Беренче тапкыр 2011 ел­ның 17 августында эфирга чыктык.
 
Башта без бары тик цифрлы канал­да гына эшләдек. Берничә айдан ныгыдык һәм кабель челтәренә күчтек. Башлангыч чорда исеме­без «ТМТ», ягъни Татар музыкаль телеканалы дип кенә йөртелде. Аннан соң утырып уйлаштык та, «Мәйдан» дигән исемгә туктал­дык. Бөтен халыкларга да аңлаеш­лы бер генә тел бар, ул – музыка, сәнгать теле. Сәнгать яратучы, Сабан туйларында җыелып ара­лашучы, гөрләтеп бәйрәм итүче татарның үз мәйданы булырга тиеш, дип исәпләп, беренче та­тар музыкаль телеканалын «Мәй­дан» дип атадык. Музыкаль канал дип аталса да, анда мультфильм, кинофильмнар да күрсәтелде, юмористик тапшырулар да бар­лыкка килде. Иң авыры‑архив туплау булды. Сез яңа канал дип, безгә берәү дә ярдәм кулы сузма­ды. Рәхмәт «Оскар-Рекордс» ком­паниясенә, үзләренең бөтен булган видеоязмаларын безгә бирделәр. Җыя торгач, барлыгы 500ләп ви­деоязмабыз тупланды.
– Ә ни өчен «Мәйдан» каналын­нан киттегез?
– Хуҗалар алышынды, дөресрәге каналның акцияләрен икенче ке­шеләр сатып алды. «Мәйдан» ка­налы хәзер – «Татарстан – Яңа га­сыр»ның бер тармагы.
– Яңа җитәкчелек сезгә башкача эшләргә куштымы?
– Кушарга өлгермәде, мин китеп өлгердем. «Мәйдан» каналының баш мөхәррире буларак, күп тап­шыруларны үзем эшли идем. Башта бик борчылган идем. Хә­зер исә тынычланып киләм, чөнки яңа «балабыз» – «Без» каналы туды. Тормышымның бер сәхифәсен ябып, икенчесен – яңасын ачтым.
«БУШКА ЭШЛИБЕЗ»
Бәлки әле күпләр белмидер дә, агымдагы елның ноябрь аен­нан «Без» каналы эшли башла­ды. Нигездә ул музыкаль канал, «Мәйдан», «ТМТV» форматында. Ләкин яңа каналга үзенчәлекләр дә керткәннәр. Беренчедән, «Без» рус телендә дә сөйли торган канал булачак. Дөрес, күп түгел, әмма булачак.
– «Без» каналында җырлар, клиплардан тыш спортка, әдә­биятка зур урын биреләчәк, – диде Айгөл. – Белгәнебезчә, спорт матч­лары рус телендә бара, аны тәр­җемә итеп күрсәтергә безнең мөм­кинлекләр юк. Ничек бар, шулай бирәбез. Шулай ук безнең Татарс­танда яшәп, рус телендә җырлаучы күпме матур җырчыларыбыз бар. Ара‑тирә аларның клипларын да кертәчәкбез. Рус кына түгел, төрки телләргә караган җырлар да булачак. Без бер-беребезне бе­лергә, хөрмәт итәргә тиешбез.
– Әлбәттә, башта җиңел булмая­чак, – диде Айгөл. – «Мәйдан»да да беренче ике елны җырчыларның җырларын бушка әйләндердек. Яшерен-батырын түгел, төп ке­рем каналга шул җырлар аша килә. Реклама белән әллә ни акча эшләп булмый. Телеканал аякка бассын, халык арасында таралсын өчен, кимендә, биш ел таләп ителә. Ә без әле бушка эшлибез.
«Без» каналын бүген «Татте­леком» чыбыклы телевидениесе аша һәм интернет челтәреннән карап була.
– Дәүләт ярдәменнән башка те­левизион канал ачуы авырмы? – дим Айгөлгә.
– Җиңел түгел. «Мәйдан» кана­лына лицензияне тиз алган идек, бу юлы бик озакка – берничә айга сузылды. Аяк чалучы юк болай үзе, шунысына рәхмәт. Хәер, республи­ка җитәкчелеге яңа каналны хуп­лады. Бөтендөнья татар конгрессы белән дә элемтәдә торабыз. Без бит милләт өчен эшлибез. Әллә нинди зур акчаларга өметләнә дип уйлау­чылар ялгышалар. Финанс ягыннан музыкаль телевидениене яшәтү бер дә җиңел түгел. Татар артист­лары белән Россия шоу-бизне­сы әһелләре арасындагы аерма җир белән күк арасы. Рус эстрада­сы белән чагыштырганда, безне­келәрнең кереме йөзләрчә тапкыр кимрәк, шуңа күрә без алардан күп акчалар таләп итә алмыйбыз. Әнә, «МузТВ»да бер җырны әйлән­дерү дистәләрчә мең доллар белән исәпләнә. Татар шоу-бизнесында мондый акчалар юк, билгеле.
Иҗат турында сүз чыккач, Айгөл белән социаль челтәрләр турында да сөйләштек. Бүген бик күп эстра­да вәкилләре блогерлык эше белән мавыга. Айгөл дә Инстаграм челтәрендә шактый актив эшли. Ундүрт меңнән артык язылучысы бар аның. Әлбәттә, блогерлар өчен бу әллә ни зур сан түгел, шулай да...
– Мин үземне чын блогер дип са­намыйм, – диде Айгөл. – Инстаг­рам челтәрендә әле мин күптән түгел – бер еллап кына яшим. Күп итеп язылучыларым булсын дигән максатым бөтенләй булма­ды. «Мәйдан»нан киткәндә халык белән элемтәм югалмасын дип, социаль челтәрләрдә активлаш­тым. Хәзер үземә дә ошап китте. Тамашачы белән турыдан-туры элемтәдә тору өчен бу кирәк икән ул. Шундый нәтиҗәгә килдем әле.
...Айгөл чәй табыны әзерләде. Салатны матур итеп бүлеп алды­бызга куйды. Салат, чынлап та, туклыклы һәм җиңел. Миңа калса, Яңа ел табынына бер дигән була­чак. Тагын бер серне чишим инде: салатка «Без» дигән исемне махсус уйлап таптык. Ни өчен дигәндә, беренчедән, аны бергә ясадык. Икенчедән, яңа каналның исеме дә шундый.
Саубуллашканда хуҗабикә жур­нал укучыларына Яңа ел теләклә­рен җиткерде:
– Иң мөһиме – саулык. Алга мак­сат куеп, бернигә дә карамыйча, шуңа барырга кирәк. Тормышта әллә нинди вакытлар була, уза ул. Үз мисалымнан чыгып әйтәм. Кү­гебез аяз, якыннарыбыз исән‑сау булсын. Калганы булыр!
 
 
 
АЙГӨЛ НӘБИУЛЛИНАДАН САЛАТ РЕЦЕПТЫ:
%d0%b1%d0%b5%d0%b7-%d0%b8%d0%bc%d0%b5%d0%bd%d0%b8-1070441
 
Кирәк булачак:

  1. Йомырка – 2 данә

  2. Тавык ите – 400 г

  3. Бер бәйләм салат

  4. Виноград – 200 г

  5. Сыр – 300 г

  6. Әстерхан чикләвеге – 200 г

  7. Тәменчә тоз


 

  1. Тезәбез!  %d0%b1%d0%b5%d0%b7-%d0%b8%d0%bc%d0%b5%d0%bd%d0%b8-1070449

  2. Салабыз! %d0%b1%d0%b5%d0%b7-%d0%b8%d0%bc%d0%b5%d0%bd%d0%b8-1070464

  3. Уабыз!  %d0%b1%d0%b5%d0%b7-%d0%b8%d0%bc%d0%b5%d0%bd%d0%b8-1070475

  4. Таратабыз! %d0%b1%d0%b5%d0%b7-%d0%b8%d0%bc%d0%b5%d0%bd%d0%b8-1070482

  5. Сылыйбыз! %d0%b1%d0%b5%d0%b7-%d0%b8%d0%bc%d0%b5%d0%bd%d0%b8-1070494

  6. Уабыз!  %d0%b1%d0%b5%d0%b7-%d0%b8%d0%bc%d0%b5%d0%bd%d0%b8-1070505

  7. Салабыз! %d0%b1%d0%b5%d0%b7-%d0%b8%d0%bc%d0%b5%d0%bd%d0%b8-1070516

  8. Ваклыйбыз! %d0%b1%d0%b5%d0%b7-%d0%b8%d0%bc%d0%b5%d0%bd%d0%b8-1070522

  9. Сибәбез! %d0%b1%d0%b5%d0%b7-%d0%b8%d0%bc%d0%b5%d0%bd%d0%b8-1070531

  10. Бүләбез!  %d0%b1%d0%b5%d0%b7-%d0%b8%d0%bc%d0%b5%d0%bd%d0%b8-1070536

  11. Тигезлибез!  %d0%b1%d0%b5%d0%b7-%d0%b8%d0%bc%d0%b5%d0%bd%d0%b8-1070555

  12. Тезәбез! %d0%b1%d0%b5%d0%b7-%d0%b8%d0%bc%d0%b5%d0%bd%d0%b8-1070559

  13. Бизибез! %d0%b1%d0%b5%d0%b7-%d0%b8%d0%bc%d0%b5%d0%bd%d0%b8-1070566

  14. Табынга чыгарабыз! %d0%b1%d0%b5%d0%b7-%d0%b8%d0%bc%d0%b5%d0%bd%d0%b8-1070571


 
https://www.youtube.com/watch?v=3ivRug_PAxs
%d0%b1%d0%b5%d0%b7-%d0%b8%d0%bc%d0%b5%d0%bd%d0%b8-1070624
%d0%b1%d0%b5%d0%b7-%d0%b8%d0%bc%d0%b5%d0%bd%d0%b8-1070588
 
 
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: