Аксубайча тутырган тавык
Моннан берничә ел элек эш сәфәре белән Аксубайга баргач тутырган тавыктан авыз иткән идем. Ак ит сап‑сары йомырка белән «реакция»гә кергән дә тәме буенча үзенә бертөрле ризыкка әйләнгән. Менә шул ризык ни өчендер күңелгә кереп калды. Бер Аксубайга барып, тутырган тавык пешерергә өйрәнеп кайтырга кирәк әле, дип уйлап йөрсәм дә, һич җае чыкмады. Форсат дигәне Яңа елны көткән икән...
31 января 2019
«КОНКУРЕНЦИЯ КИРӘК...»
Аксубайда татар авыллары чагыштырмача күп түгел. Ләкин алар традицияләрне саклап, күмәкләшеп, матур итеп яшиләр. Динле халык биредә. Бер авылда икешәр, өчәр мәчет булу да – гадәти күренеш.
Тутырган тавык пешерергә Кызыл Тау авылына бардык. Могыйновларда – укытучылар гаиләсендә булдык. Хуҗабикә Гөлсинә апа гомер буе мәктәптә балаларга алгебра, геометрия укыткан. Тормыш иптәше Искәндәр абый – тарих укытучысы, күрше Иске Кыязлы авылының төп белем бирү мәктәбендә директор булып эшли. Гөлсинә апа узган елда лаеклы ялга чыккан, ләкин әле дә эшен дәвам итә.
– Мәктәптән китимме дип тә уйлаган идем, җибәрмәделәр, – дип, тыйнак кына елмайды Гөлсинә апа.
– Миңа терәк кирәк бит! – дип куйды Искәндәр абый.
Баксаң, Искәндәр абый мәктәп директоры булып яңа уку елыннан гына эшли башлаган икән. Дөрес, 2001 елдан 2011 елга кадәр бу вазыйфаны бер башкарган булган инде. Аннан шунда ук тарих укыткан. Менә яңадан җитәкче итеп куйганнар үзен.
Иске Кыязлы мәктәбе әлегә кадәр урта мәктәп булып саналган. Яңа уку елыннан тугызъеллыкка калган. Статусны үзгәртүнең сәбәбе бик гади – 10 нчы сыйныфка килүче бала булмаган. Тугызынчыны 10 бала тәмамласа да, барысы да укырга Казанга киткән.
– БДИны тапшырырлык яхшы укучылар да бар иде, калырга теләмәделәр, – ди Искәндәр абый. – БДИдан шулкадәр куркалар. Югыйсә укытучылар аерым да шөгыльләнә инде үзләре белән. Бер-берсеннән күреп тә шәһәргә китәләрме шунда, аптыраган.
Бүген Иске Кыязлы төп белем бирү мәктәбендә 39 бала белем ала. Бер генә укучылы сыйныф та бар икән. Ә сигезенче сыйныф бөтенләй юк.
– Балалар бакчысына 10 бала йөри, – диде Искәндәр абый. – Бакчага киләсе тагын унга якын сабый бар. Шулай булгач, мәктәпнең, кимендә, ун‑унбиш еллык киләчәге бар әле. Әлбәттә, бик авыр вазгыять. Тик бу бездә генә түгел, республиканың бик күп авылларында шушы хәл бит.
– Бала саны аз булу укучы, укытучы өчен әйбәтме? Һәр укучы белән аерым эшләргә була кебек, – дим.
– Моңа бер яклы гына итеп җавап биреп булмый. Әлбәттә, укучыларга игътибар күбрәк тия. Ләкин бит һәр баланың «максимум»ы бар. Аның белән күпме эшләсәң дә, артыгын барыбер алмый ул. Аннан, укучыларга да конкуренция кирәк, үзара ярыша‑ярыша укырга тиешләр.
АВЫЛНЫКЫ – БЕРЕНЧЕ!
Искәндәр абый белән сөйләшеп алган арада Гөлсинә апа ризык әзерләү барышында кирәк булачак әйберләрне җай белән генә өстәлгә тезеп куйды. Укытучыларга хас пөхтәлек, зыялылык бар аңарда.
– Гөлсинә апа, гадәттә тутырган тавыкны кунакларга әзерлисезме? Әллә ул көндәлек ризыкмы? – дим.
– Хәзер инде көндәлеккә әйләнеп бара. Ә элек зур мәҗлесләргә, ашларга гына әзерли торган идек. Балалар кайтасы булса, тавыкны йомырка белән тутырып пешерәм. Аның бит шулпасы да әрәм булмый, токмачлы аш итәсең.
Һәр ризыкның үз сере булган кебек, тутырган тавыкка, мәсәлән, авыл йомыркасы кирәк икән. Ни өчен дигәндә, сарысының төсе куерак була. Ә димәк, тавыгыбыз да матур, сары булып пешә.
– Элек әбиләр, әниләр тавыкның тиресен ачып, йомырканы шунда агызалар иде, – дип сүзен дәвам итте Гөлсинә апа. – Хәер, әле без дә шулай итә идек. Соңгы биш‑ун елда гына заманчалаштык – йомырканы тавык тиресенә шприц белән тутырабыз. Ничектер шулай җайлырак күрәбез. Йомырка тавыкның бөтен җиренә, мускулларына кадәр кереп сеңә.
Тавык тутырганда, хайваннар өчен каралган шприц кулланалар икән. Аны халык район ветеринария бүлегеннән барып ала. Анда исә нигә алганнарын беләләр, хәтта сорап та тормыйлар, бирәләр ди.
– Гади шприцның энәсе кечкенә, йомырка сарысы кысып чыгарганда тыгыла, – диде хуҗабикә.
Гөлсинә апа килүгә безне кисәтеп куйган иде: авылда ут беткән. Ә бу ризык әзерләгәндә аерым кыенлыклар тудырачак иде, чөнки тавык эченә саласы эчлекне блендер белән бутарга кирәк.
– Ярар, кул белән болгатып карармын, төерләре калмаса инде, – дип куйды хуҗабикә, борчылып.
Гөлсинә апа башта йомыркаларны кәстрүлгә салып болгатты. Аннан аңа каймак салды һәм янә бутады. Шуннан сөт өстәде һәм тоз сипте.
– Минем каймак сепараттан чыккан, бик куе, – диде, эштән бүленми генә. – Кибет каймагы яки сөт өсте дә ярый. Хәзер бит авылда да күпләр сыер асрамый, сепарат каймагы бөтен кешедә булмаска мөмкин. Блендер бу массаны тиз арада бер куелыкка кертә, төерсез итә. Кул белән бутап бетереп булырмы инде, белмим...
Гөлсинә апа массаны шактый озак туглады. Ахыр чиктә, йомырка белән каймак кушылып, сап‑сары сыекча хасил итте.
– Шәһәр кешесендә мондый эчлек булмаячак, – дим. – Авыл ризыкларыннан тутырган тавык шуңа да тәмлерәк буладыр...
– Юк, кибет ризыкларыннан да ясыйлар аны. Әйбәт була, борчылма. Минем дә тавыгым кибетнеке әле. Үстергән тавыкларны ашап бетердек инде. Әбиләр чакырып аш уздырган вакытта да кайчак кибет тавыгыннан әзерлибез. Ул бит тиз пешә, ите йомшак була. Авыл тавыгын ике сәгать пешерергә кирәк.
«КҮРДЕМ ДӘ, КҮЗ УҢЫННАН ЫЧКЫНДЫРМАДЫМ...»
Эчлек әзер булды. Гөлсинә апа зур кәстрүлгә су куеп җибәрде. Суган, кишер кебек яшелчәләр салып тормады.
– Тоз салам да шуның белән шул, – диде.
Гомумән, тутырган тавык үз тәме белән генә әзерләнә икән. Борыч, башка тәмләткечләр дә кирәк түгел ди.
Эшкә кереште хуҗабикә. Карап торышка бу хирургиянең бер этабына тиң күренеш, диярсең. Гөлсинә апа шприцка эчлекне тутырды да тавыкның төрле җирләренә кадый башлады. Башта түш җирләренә, аннан канат өлешләренә. Шуннан тавыкны икенче ягына әйләндерде. Тавык исә кабарып, түгәрәкләнеп килә торды. Үзе бер хикмәт!
– Тәки булды бит бу! – дип, җиңел сулап куйды хуҗабикә. – Блендерсыз да эшләп була икән.
Ул арада кәстрүлдә су кайнап чыкты. Гөлсинә апа тавыкны күтәреп газ плитәсенә юнәлде. Шуны гына көткән кебек, хатыны янына Искәндәр абый йөгереп килде. Икәү бергә җайлап кына түшкәне кайнап торган суга салдылар. Мин исә бу хәлне тын да алмыйча күзәтәм. Хуҗабикә карашымны сизде, ахрысы, елмаеп җибәрде:
– Без шулай инде, бөтен эшне бергә эшлибез, – дип куйды.
Могыйновларның гаилә корып яши башлауларына 33 ел булган. Өч балалары бар – ике кыз, бер ул. Айгөл белән Алсинә кияүдә, икешәр бала үстерәләр. Төпчек уллары Илфат, югары белем алып, хәрби хезмәткә киткән.
– Краснодар краена эләкте, армиягә бик теләп китте, – диде ата кеше.
Искәндәр абый җор телле. Теләсә кайсы сүздән мәзәк ясый. Гөлсинә апа белән очрашып йөргән вакытларын да кызык итеп сөйләде.
– Икебез дә Кызыл Тау авылыннан булып, бер мәктәптә укысак та, Гөлсинәгә күз төшереп була торган кыз итеп карамаганмын баштарак. Мәктәпкә студентлар
очрашуына баргач, күреп алдым да үзен, аптырап киттем. Буйга үсеп, матураеп, тәмам өлгереп җиткән. (Ир белән хатынның яшь аермасы 3 ел. – Авт.) Мин Алабуга дәүләт педагогия институтында укыдым, ә ул – Казан дәүләт педагогика институтының математика бүлегендә. Шуңа да юллар кисешмәгәндер. Күрдем дә бүтән күз уңыннан ычкындырмадым. Гел саклап кына йөрттем. Иске Кыязлы мәктәбенә эшкә үзем чакырып кайтардым. «Синсез мин нишлим?» – дидем.
– Кыю иде ул, – дип сүзгә кушылды Гөлсинә апа. – Хәер, хәзер дә шулай. Кешеләр белән аралашырга, юктан да кызык табарга ярата. Телефонын ачып карасаң, кемнәр генә юк анда. Күргән бөтен кешесен фотога төшереп, балаларга, туганнарга җибәреп ята. Тынгысыз кеше инде.
Ул да түгел, Искәндәр абый безне дә телефонына төшереп, кемнәргәдер җибәреп өлгерде.
– Истәлеккә калсын, – дип елмайды.
ЮКА БЕЛӘН ТОКМАЧЛЫ АШ
Тавык пешкән арада хуҗабикә табын әзерли башлады. Өстәлгә кайнатылган каймак, корт, катык чыкты.
– Барысы да үзебезнеке, – диде Искәндәр абый.
– Мәктәп эшегез дә бар. Гафу итегез, яшегез дә унсигездә түгел, сыер асрау мәшәкать тудырмыймы? – дим.
– Юк инде, – диде хуҗа кеше. – Коллегалар: «И, сыерсыз бик рәхәт, сез дә бетерегез», – дип киңәш биргән була. «Безнең рәхәттә яшисе килми», – дип кенә җавап кайтарам.
– Дөресен генә әйткәндә, быел сыерны бетерикме дип тә уйлаган идек, – дип, тормыш иптәшенең сүзенә кушылды Гөлсинә апа. – Сыер буазлаган иде, җәлләдек. Бозаулап та куйды. Без сыерсыз тормышны белмибез. Рәхәте шул – иртән савасы юк. Тик гел кешегә сөт сорап керү дә рәхәт түгел. Җәй буе балалар, оныклар монда яши. Рәхәтләнеп катыгын, каймагын ашыйлар. Сөтне җыючыларга тапшырганыбыз юк. Әле кортын, эремчеген, башкасын ясыйм. Балаларга, туганнарга, дусларга бирәбез. Искәндәр – юмарт кеше, шулай кешегә бирүдән тәм таба. Бер сыер белән бер бозауны гына карарга була әле.
Гөлсинә апа табынга тагын бер ят ризык чыгарды – юка. Әмма бу без журналыбызның алдагы бер санында сезгә тәкъдим иткән юка түгел. Кетердәп торган нәзек камырлы ризык ул. Бу да Аксубай якларында әзерләнә икән.
– Туй мәҗлесләренә, Коръән ашларына юка пешерми калмыйбыз, – диде хуҗабикә. – Тагын аны Корбан, Ураза гаетләренә дә әзерлибез. Бер рәтен белгәч, бик җиңел эшләнә ул. Кош теле рецепты кебек: камыр йомыркага басыла. Аннан аны җәеп, кайнар табага саласың. Өстенә кайнап торган сыек май агызасың. Шуны электр мичендә пешерәсең. Табынга тәлинкәгә өеп чыгарасың.
Тавык кырык биш минут дигәндә пеште. (Ярты сәгатьләп кайнагач, Гөлсинә апа кәстрүлдә килеш әйләндереп тә алган иде). Шуннан ирле-хатынлы ипләп кенә тавыкны шулпадан алдылар.
– Менә бу бик мөһим процесс, – диде хуҗабикә. – Бигрәк тә тавыкны кунакларга чыгарасы булганда. Тавык изелеп китеп, бөтенлеген югалтырга мөмкин. Шуның өчен аны җай белән генә алырга кирәк.
Менә ул тутырган тавык... Хуш исле пар чыгарып, матур булып балкып тора. Шуңа игътибар иттем: тавык кечерәймәгән. (Гадәттә шулпада пешкән тавык массасын югалта бит).
– Искәндәр, мәле, кис, – дип, Гөлсинә апа иренә пычак китереп бирде.
Ул арада үзе шулпага токмач салды. Шулпа дигәннән, ул бик үзенчәлекле. Йомырканың сарысы таралып киткән, шулпа димәссең дә.
Искәндәр абый итне бик оста итеп турады.
– Тәҗрибә бар, ахрысы, сезнең? – дип шаяртам.
– Бар, итне кисү гадәттә минем өстә, – диде хуҗа.
Тавык кисәкләренә күз салам: бик үзенчәлекле – сырлы‑сырлы булган. Дөрес, ит төсе үзгәрмәгән, ак килеш калган, әмма йомырка белән чиратлашкан кебек.
Ул арада Гөлсинә апа йомыркалы шулпада пешкән токмач ашын да табынга чыгарды. Авыз итәбез... Шулпа тәме бөтенләй үзгә: йомырка тәме үзен сиздерә. Ит тә сусылрак кебек... Безгә ошады!
Авыздан сулар килдеме? Пешереп карагыз, әллә ни авырлыгы юк кебек. Аксубайлылар белми генә тавыкны шулай әзерләми. Якыннарыгыз гаҗәпләнсен әле!
ГӨЛСИНӘ МОГЫЙНОВАДАН ТУТЫРГАН ТАВЫК РЕЦЕПТЫ:
Кирәк булачак:
Тавык – 1 данә
Сөт – 1 стакан
Йомырка – 8–10 данә
Каймак яки сөт өсте – 1 стакан
Тоз – тәменчә
- Cытабыз!
- Салабыз!
- Өстибез!
- Тозлыйбыз!
- Туглыйбыз!
- Суыртабыз!
- Тутырабыз!
- Әйләндерәбез!
- Алабыз!
- Бизибез!
Добавить комментарий