Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды
Александр Сафроновтан затлы ханымнар өчен ханнарча ат ите

Александр Сафроновтан затлы ханымнар өчен ханнарча ат ите

Бервакыт яшь татар ханы хакимлек итүдән тәмам гарык булуын тойган. Һәм ул чын эш белән шөгыльләнергә – пешекче булырга карар кылган. Сөекле патшабикә-ханбикәсен яраткан ризыгы – яшелчә һәм кипкән җиләк-җимешләр салып пешерелгән ат ите белән шәхсән үзе сыйлап, күңелен күрергә уйлаган. Әүвәл патша даирәләрендә мондый хәл гайре табигый саналганга, ханбикә кичке ашка үзенең барлык күршеләрен – Казанның затлы ханымнарын да чакырган, ат итеннән авыз итсеннәр, ханның ничек үзгәрүен дә күрсеннәр, янәсе. Мондый хәлләр ханнар белән көн саен булып тормый бит.

13 марта 2023

Ханымнар самавыр янында бер-берсеннән хәл-әхвәл сорашкан арада, хан керәч белән тышланган бик матур мичкә ягарга утын һәм хәзинәдә булган азык-төлекне алып килергә боера. – Димәк, безгә менә нәрсәләр кирәк булачак! – дип игълан итә ул.
ХАН ЭШЕ ТҮГЕЛ, ӘММА...
Кыйммәтле ташлар белән бизәлгән затлы пычагын кулына тотып, кишерне тип‑тигез боҗраларга турый -турый, бүген хан ролен башкаручы Александр Сафронов шунда ук кисәтеп куя: «Гомумән алганда, ханнарда, мондый теләк, ягъни үз куллары белән ашарга әзерләү нияте беркайчан да тумас иде».
– Без, ханнар, чынлыкта кухняның кайда икәнен дә белмибез, – дип аңлатты ул. – Моның өчен махсус кешеләр, иң яхшы аш‑су осталары булган, аларны еш кына чит илләрдән китерткәннәр. Яхшы ашчылар бик кыйммәт бәяләнгән.
– Ләкин икенче яктан караганда,  ханлык чорында Халыкара хатын -кызлар көне дигән бәйрәм булмаган бит, – ди ул, үзенең хан дәрәҗәсенә туры килмәгән «табак -савытлы гамәле»н акларга тырышып. – Кем белә, андый көн билгеләп үтелсә, бәлки хан да ханбикәсен законлы бәйрәмендә шундый тәмле сый белән сөендергән булыр иде. 8 Март – ханнарның гадәт -гамәлләрен үзгәртү өчен бик шәп сәбәп дип уйлап торыйк.
Шуңа күрә без аш‑су эшен дәвам итәбез! Шул сүзләрдән соң Александр, затлы хан киемен пычратмас өчен, өстеннән «Татарстан»ның матур алъяпкычын бәйләп куйды.
_1
– Без, ханнар, чынлыкта кухняның кайда икәнен дә белмибез,   – дип аңлатып узды Александр.
_2_
– 8 Март – ханнарның гадәт-гамәлләрен үзгәртү өчен бик шәп сәбәп дип уйлап торыйк.
ВАУ-ЭФФЕКТ
Александр итне юка телемнәргә турады да тоз‑борыч салып маринадлады.
– Тәмләткечләр артык кирәкми, ат итенең тәмен басмасыннар, – дип кисәтә ул.
Ә ит маринадланган арада, «Татарстан» журналының бүгенге санында чыгучы барлык гүзәл затлардан ханбикә ясау фикеренең ничек башына (башлыгын салса, бөтенләй ханнарныкына охшамаган башына!) килүе турында сөйләп бирде.
– Моның өчен берничә сәбәп, алшарт бар иде, – дип башлады ул сүзен. – Танылган бер блогер кыз Питердан Себергә сәфәр кыла, юл уңаенда төрле шәһәрләргә кагылып, үзенең постларында алар турында сөйләп бара.
Аның Казанга килергә җыенганын һәм монда берәр кызыклы нәрсә күрсәтүне сораганын сторисында күрдем. Мин аңа шәһәрне күрсәтергә тәкъдим иттем.
Кунакчыл халык буларак, Казанда яшәүче һәркемнең калабызга килгән мосафирны шаккатырырга теләве табигый. Шуңа күрә мин, татар милли киемнәрен арендага алып, кунаклар өчен Кремльдә, Кол Шәриф мәчете, Сөембикә манарасы һәм башка истәлекле урыннар фонында фотосессия үткәрдем.
Шуннан соң блогер кыз матур пост язды, үзенең хисләре белән уртаклашты, фотосурәтләр куйды, шуның белән Казанның туристлык рейтингын җиде кат күккә күтәрде дияргә мөмкин. Милли киемнәрдә фотога төшү идеясе бөтен кешегә ошады. Блогерның язылучылары арасында бу шундый «вау-эффект» тудырды ки, күпләрнең Казанга киләселәре, карыйсылары килә башлады, башкалабыз зур кызыксыну уятты.
ҮЗБӘКСТАН ЯРДӘМ ИТТЕ
Аннары мин Үзбәкстанга сәяхәт кылдым. Һәм Сәмәркандта, Регистан мәйданында, милли киемнәрне арендага бирә торган кием салоны эшләгәнен күрдем. Кешеләр шуларны киеп, фотога төшәләр. Ник әле Казанда да шундый берәр салон ачып җибәрмәскә дип уйлап куйдым. Бездә матур урыннар да, туристлар да күп... Килгән кунаклар, шуннан файдаланып, шәһәребезне, республикабызны танытырга ярдәм итәр иде.
АВАТАРНЫ АЛЫШТЫРЫГЫЗ!
Үзбәкстаннан кайткач, мин Фәридә Бибарс белән сөйләштем. Теге блогер кыз өчен татар милли киемнәрен Фәридә ханымнан алып торган идем.
Без киләчәк проектыбыз турында сөйләштек. Ул таркау түгел, бербөтен рәвештә эшләсен, ягъни киеме бер урында, фотографы бүтән җирдә булмасын, дидек. Киемнәрнең дә, фото өчен локацияләрнең дә матур булуын, яктылык куелышының да, гомумән фотосессиянең дә профессиональ дәрәҗәдә эшләнүен теләдек… Без Фәридә белән былтыр 18 гыйнварда очраштык. 19 гыйнварда инде «Татаватар» проектын эшләтеп җибәрдек.
Россиядә мондый проектлар юк дәрәҗәсендә икән ләбаса. Төркиядә, Кытайда шактый киң таралган, ә Россиядә, ни кызганыч... Мәскәүдә туристларны әрмән киемнәрендә фотога төшерүче егетләрне таптым, Суздальдә – рус милли киемнәрендә төшерүчеләрне – һәм шуның белән вәссәлам!
Югыйсә туристларда мондый нәрсәгә ихтыяҗ зур, социаль челтәрләрдә дә кайтавазы һәрвакыт күренеп тора.
ЧЫНАЯК КИРПЕЧЛЕ МИЧ
Ит маринадланды һәм Александр, кызган табада атланмай эретеп, итне шул табада мичкә озатты. Ат ите пешкән арада, без күз явын алырлык матур мич турында бик күп кызыклы нәрсәләр белергә өлгердек.
Чынаяк кирпечле мичләр XV гасыр ахырында ук барлыкка килгән. Мичне каплаган керәч керамик плиткага охшаган, ләкин аның арткы ягында кечкенә тартма – румпа бар, шуның ярдәмендә ул мичкә ябыштырыла.
XVII гасырда мичләр яшел төскә керә – аларны мурава, ялтыравык йөгертелгән, дип атыйлар. Чөнки чынаяк кирпечне яшел ялтыравык белән каплыйлар. Шул гасыр ахырына гына алар төрле төсле итеп ясала башлый. Иң оста чүлмәкчеләр патша сараенда хезмәт итә һәм «сарай чүлмәк осталары» дип йөртелә.
_3
_4
– Киемнәрнең дә, фото өчен локацияләрнең дә матур булуын, яктылык куелышының да, гомумән фотосессиянең дә профессиональ дәрәҗәдә эшләнүен теләдек…
_5 _изразцовая печь
Ат ите пешкән арада, без күз явын алырлык матур мич турында бик күп кызыклы нәрсәләр белергә өлгерәбез
XVIII гасырда шома рәсемле чынаяк кирпечләр барлыкка килә, һәм мичләр йортларның, ашауэчү сарайларының, кенәз тирмәләренең, гыйбадәтханәләрнең бер бизәгенә әверелә.
XIX гасырда керәч кирпечләрдән чып‑чын сәнгать әсәрләре ясала – бу ысул белән капланган мич һәм каминнар байларның, ак‑ сөякләрнең көнкүрешендә мәҗбүри кирәкле бер сыйфатка, шартка әйләнә…
Кыскасы, нәкъ менә шундый мичтә безнең ханнарча әзерләнә торган итебез пешәрпешмәс хәлгә җитте, аңа яшелчә һәм киптерелгән җиләк‑җимеш өстәп җибәрергә вакыт. Аннары табага бераз ит шулпасы өстәп, томаланып пешсен өчен, кабат мичкә тыгабыз.
– Бу ризыкны әзерләүдә төп кыенлык шул: һәр ике минут саен табаны мичтән алып, болгаткалап торырга кирәк, – дип аңлата үз гамәлләрен Александр. – 10–15 минут, тәмам пешеп чыкканчы шулай болгатып тору тиеш. Эш җиңел түгел, табагач һәм мич белән бәйле башка коралларны куллана белмәсәң, хәтта куркыныч та әле. Өстә‑ венә, яшелчәләрне дә караштырып торырга кирәк – алар «al dente» дәрәҗәсендә генә пешкән булырга тиеш.
Менә ханнарча пешерелгән ат ите әзер дә инде.
_6
Александр ит һәм яшелчәләрне көлчәгә тезде, өстен борчак үрентесе белән бизәде һәм, татып карау өчен, үзенең ханбикәсенә китерде. Ханбикә дә, аның кунаклары да соклануларын белдерми кала алмадылар. Ни дисәк тә, 8 Мартта ир‑атлар бөтен нәрсәне эшли ала. Бераз гына хан булсалар – бигрәк тә.
ЕфремовАН00009
КИРӘК БУЛАЧАК:
Ат ите – 300 г;
• Татлы борыч – 1 данә;
• Кишер – 1 данә;
• Бал – 1 аш кашыгы;
• Кипкән җимешләр – 200 г;
• Ит шулпасы – 2 аш чүмече;
• Тоз, борыч – тәменчә.
• Атланмай – 100 г.
ЕфремовАН00018
Турыйбыз
ЕфремовАН00129
Тоз, борыч салабыз
ЕфремовАН00011
Турыйбыз
_MG_0083
Ваклыйбыз
ЕфремовАН00038
Кыздырабыз
ЕфремовАН00056
Өстибез
ЕфремовАН00063
Ябабыз
ЕфремовАН00162
Өстибез, томалап пешерәбез
ЕфремовАН00156
Өстибез
_MG_0242
Алабыз
_MG_0276
Тезәбез
Татьяна Вафина
Фото: Александр Ефремов
«Татарстан» журналы редакциясе «Туган авылым» ресторан комплексына кунакчыллыгы, чынаяк кирпечле матур миче, чын ханнарча ризык әзерләүдәге ярдәме, уңайлы җиһазлары һәм үзен әкият дөньясындагыдай хис иттергәне өчен ихлас күңелдән рәхмәтен белдерә!

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: