
Америкадан кайткан татар ризыгы
Татарның милли ризыклары турында сөйләшә башласак, табынны ит, бәрәңге, камырдан башка күз алдына китерүе кыен. Сүз дә юк, алда санап кителгән өч ризык безнең көндәлек туклану рационында һәрвакыт бар. Тик алардан башка да кичке аш әзерләп була бит. Әле ниндиен генә! Татарстанның атказанган артисты Айгөл Хәйри моны раслап күрсәтте.
28 марта 2019
Телефоннан сөйләшкәндә, Айгөл Америкадан алып кайткан бик тәмле ризык рецепты турында сөйләде. Ит белән баклажан салаты икән ул.
– Америкага баргач, бер татар ханымда яшәдек. Шунда ул ризыкны беренче тапкыр ашап карадым. Һәм гашыйк булдым. Хәзер ул безнең гаиләбезнең яраткан ризыгы, – диде.
Айгөл әлегә декрет ялында. Тормыш иптәше Салават белән кызлары Җәмилә (6 яшь) һәм Җәлилне (1 яшь) үстерәләр. Без килгәндә хуҗабикә фатирында үзе генә иде.
– Минем бүген – ял көнем, кызыбызны – каенанама, улыбызны үз әниемә җибәрдем, – диде.
Җырчының зәвык белән эшлә-нгәнаш бүлмәсенә узабыз. Монда һәр нәрсә – үз урынында. Савыт-сабадан башлап өстәл-урындыкка кадәр зәвыклы, затлы. Айгөлнең өе дә нәкъ үзе кебек икән, дип уйлап куйдым.
Без килгәнче ул барысын да әзерләп өстәлгә тезгән иде.
– Бу салатны көзен дә бик еш әзерлим, – диде Айгөл. – Чөнки бакчада яшелчәләрнең мул вакыты. Хәер, кышын да пешерәм инде. Ирем Казахстаннан булганга, яшелчә ризыкларын бик яратып ашый. Алар чынлап та тәмле, җиңел, файдалы. Ул як халкының яшелчәләргә өстенлек бирүе, бәлки, анда аларның күпләп үсүе белән бәйледер.
Бактың исә, баклажан салаты борынгы рецепт икән. Ул Азия халык ашларында гына түгел, Америка татарларында да мәхәббәт яулаган. АКШ на милләттәшләребезнең кайчандыр Төркия, Япония кебек илләрдән күченеп килгәннәрен исәпкә алсак, әлеге ризыкның ни өчен дөнья буйлап таралганлыгын да бик яхшы аңларбыз.
Исеме салат булса да, Айгөл әзерли торган ризыкны кайнар килеш тә, суытып та ашарга мөмкин. Икенче аш урынына да бирергә була. (Ул турыда соңрак).
Җырчы, иң беренче эш итеп, суганны ярым түгәрәкләп турады. Аннан сарымсакны вак итеп бүлгәләде. Һәм, зур казанга сыек май агызып, суган, сарымсакны салды. Алар кыза торган арада кишерне ярым түгәрәкләп турый башлады.
– Кулың кулга йокмый. Ризык пешерү синең өчен көндәлек эш ахрысы? – дим.
– Әйе. (Елмая). Гастрольләрдә булмаганда өч төрле төшке аш әзерлим. Һәм бу миңа бик ошый. Әнием дә бик тәмле пешерә. Аның гөбәдия, чәкчәк, пәрәмәчләрен ашап туеп булмый. Әнидән күреп мин дә бәлеш, өчпочмак кебек милли ризыкларыбызны хәстәрлим, аныкына охшатырга тырышам. Ә менә кияүгә чыккач, Азия кухнясын өйрәнергә туры килде. Ни өчен дигәндә, ирем камырдан бигрәк, әчкелт, кырку ризыклар ярата. Алма‑Ата шәһәрендә туып‑үскән егет ул.

«КҮЗ ЯШЬЛӘРЕМНЕ КӨЧКӘ ТЫЯМ»
Айгөл казанны ачты. Суган белән сарымсак йомшап, саргаеп киткән иде. Шуның өстенә пешкән, «саламлап» туралган итне салды.
– Озакка китмәсен, дип, сез килгәнче итне пешереп, әзерләп куйган идем, – диде хуҗабикә. – Итне пешермичә, майда кыздырырга да була. Алай да әзерләгәнем бар. Тик пешкән ит белән ризыгыбыз йомшаграк, әйбәтрәк чыга дип күрәм.
Тураган кишерне салды. Аннан баклажанны урталай кисеп турый башлады.
– Айгөл, сине республиканың йөзе дип әйтергә дә буладыр. Төрле рәсми чараларда еш җырлыйсың, чит илләрдә Татарстан исеменнән чыгыш ясыйсың. Бу бит үтә җаваплы эш... – дим.
– Әлбәттә, җаваплы. Гадәттә бик нык дулкынланам. Һәр барган илдә үзебезнең милләттәшләребез белән очрашу минем өчен сәхнәгә чыгып җырлау гына түгел, ә шул җыр-моңнар аша үзебезнең тарихыбыз, гореф-гадәтләребез белән уртаклашу да. Алар шундый ватанпәрвәр кешеләр. Сәхнәгә чыкканда күз яшьләремне көчкә тыям. Шуңа да милләттәшләребез белән күрешү минем өчен зур бәхет. Һәм нәкъ менә шул мизгелдә үземнең дөрес юлдан баруыма инанам.
– Кайларда булдың?
– Санап китсәң, бик күп инде... Казахстан, Кыргызстан, Төркмәнстан, Азәрбайҗан, Кувейт, Словения, Төркия, Швеция, Польша, Франция, Финляндия, АКШ, Колумбия...
Айгөл баклажанны турап бетерде дә казанга салды. Һәм татлы борычны озынча итеп кисә башлады. Җырчы ике төрле борыч алган: кызыл һәм сары.
– Мөһим түгел, сарысы да, кызылы да ярый, – диде хуҗабикә.
Айгөл борычларны шулай ук казанга салды. Яшелчәләрнең барысын бергә яхшылап болгатты. Аннан казанга тоз, төелгән кара, кызыл борычларны салып, янә бутады. Тагын әле томат пастасы да өстәде. Шулар барысы бергә бер сәгатьләп пешәргә тиеш икән.
– Әчкелт-төчкелт ризык була бу, – диде хуҗабикә. – Безгә килгән кунаклар аны һәрчак мактап ашый.
– Көндәлеккә нинди ризыклар әзерлисең? – дим Айгөлгә.
– Иртән һәрвакыт ботка ашыйбыз. Төрлесен пешерәм. Мисал өчен, кызыбыз Җәмилә сөтле дөге боткасы ярата. Ирем белән ясмык боткасы яратабыз. Гөмбә ашлары да пешерәм. Рационны гел төрләндерергә тырышам...
«КАЗАНГА МУЗЫКАЛЬ ТЕАТР КИРӘК!»
Күпләр беләдер дип уйлыйм, Айгөл галим, язучы, публицист Әнвәр Хәйринең кызы. Әтисе 66 яшендә, яңа планнар, идеяләр белән янып йөргәндә, кинәт кенә вафат булды.
– Әтиемнең эшләгән эшләре бихисап күп иде. Яңа ачышлар, яңа планнар, дисеңме... Ни кызганыч, тормышка ашмаган эшләре калды. Үземне күпмедер дәрәҗәдә аның дәвамчысы итеп тә хис итәм. Озын көйләргә, борынгы җырларга мәхәббәтем нәкъ әтиемнән күчкән, дип әйтә алам. Шуңа сөенәм: әтиебез Җәмиләне күреп тәрбияләргә өлгерде. Үз үлемен сизгән кебек, бер минут буш вакыты булуга, Җәмилә белән уйнады. Иртә, кич дип тормый, аның белән урамга чыгып китә иде.
Алда әйтелгәнчә, Айгөл әлегә декрет ялында. Аңа кадәр Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә студентларга белем биргән. Шулай ук ул – консерваториянең опера студиясе солисты да. Күпләр тагын беләдер дип уйлыйм: җырчы 2012–2017 елларда Г.Камал исемендәге театрда эшләде. «Зәңгәр шәл» спектаклендә Мәйсәрә ролен башкарды.

– Казанга музыкаль театр кирәк, – диде Айгөл. – Консерватория ел саен дистәләгән талантлы татар егет-кызларын чыгара. Аннан алар нишләргә белми аптырап йөри. Без Казан дәүләт консерваториясенең опера студиясендә музыкаль комедияләр, опералар куеп карадык: «Башмагым», «Кара пулат» – халык бик теләп йөрде. «Башмагым»ны Салих Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында да куйдык. Ләкин анда сәхнә арты да, оркестр чокыры да юк. Декорацияләр, реквизитлар барысы да шартлы гына иде. Үзебез ничек булдыра алдык, шулай җиһазладык. Шуңа күрә, махсус зал булмый торып, музыкаль театр эшләү бик авыр. Анда бит акустика да бик зур әһәмияткә ия. Музыкаль театр сәхнәсе таләп итә торган тагын бик күп нечкәлекләр бар. Декорацияләрне кинәт кенә алыштыру, әйтик, бер яссылыктан икенчесенә күчерү мөмкинлекләре һ. б.лар. Әгәр үзебезнең монументаль бинабыз булса, күпме җырчылар, композиторлар, дирижерлар, режиссерлар, оркестрлар үзләрен шунда сыный алырлар иде. Бик кызганыч... Безнең бит шундый уйныйсыбыз, классикларыбыз калдырган мирасны хәзерге буынга җиткерәсебез килә. Бүтән шәһәрләргә барып, заманча техника белән җиһазланган биналарны күргәч, чын күңелдән кызыгып кайтабыз...
«КАЗАНДА ЯШӘРМЕН ДИМӘГӘН ИДЕМ...»
Әнә шундый шактый җитди темаларга сөйләшеп торган арада казан турында оныта да язганбыз. Айгөл, урыныннан сикереп торып, плитә янына йөгерде.
– Төбенә утырмасын!
Хуҗабикә яшелчәләрне кашык белән баскалап карады.
– Иң мөһиме: кишер белән татлы борыч каты булмасын, калганнары аның пешә инде, – диде.
Җырчы бу салатны кичтән ясап куя икән. Иртәгәсен генә ашыйлар.
– Хәзер Салават кайтып җитә. Токмач та пешереп алыйм әле, туклыклырак булсын, – диде Айгөл.
Бактың исә, токмачны аерым пешереп, өстенә әлеге баклажан салатын салсаң, шулпасыз лагман була икән.
– Пеште, әзер, – диде Айгөл һәм казанны уттан алды. Аш бүлмәсенә борыч, яшелчәләрнең татлы исләре таралды.
Ул да түгел, ире Салават кайтып керде.
Салават Табаев дигән исем җыр дөньясындагы кешеләргә яхшы таныш. «Моң» мәктәп-студиясе һәм продюсерлык үзәген оештырган музыкант, җырчы-башкаручы ул. Айгөлнең музыкаль продюсеры булып та санала. Салават – филолог, культурология белгече, белемле, фикерле кеше. Белеме буенча телче булса да, тормышы гел музыка белән бәйле булган икән. Хәзер дә шулай.
– Профессионаллар юк... – диде Салават. – Дөресен генә әйткәндә, мин Казан турында югарырак фикердә идем. Ләкин безгә моң, белем, зәвык кебек төшенчәләр җитешеп бетми. Айгөлне очратмаган булсам, мөгаен, биредә яшәмәс тә идем...
Мин исә керфек астыннан гына Айгөлне күзәтәм: ире сөйләгәндә ник бер сүз кыстырып карасын. Татар хатыннарына хас булганча, тыныч кына табын әзерләп йөрде.
– Әйдәгез, рәхим итегез! – дип, барыбызны да табын артына чакырды. Авыз итәбез... Нәкъ лагман! Төелгән кызыл борыч белән сарымсак – әчкелтем, ә татлы борыч баллырак тәм биргән бу сыйга. Менә шулар кушылмасы аппетит уята һәм экзотик төсмер өстәгән дә.
– Америка татарлары бу салатка бер чили борычы да сала, – диде Айгөл. – Мин алай эшләмим, авызны яндыра торган була. Без бит ул кадәр зәһәр ризык ашарга өйрәнмәгән.
Зыялы, зәвыклы кешеләр янәшәсендә менә шундый кичке аш булды. Дөресен генә әйткәндә, ризыкка болай «гашыйк булганымны» хәтерләмим. Миңа калса, һәр хуҗабикәнең аш‑су дәфтәренә теркәлергә лаеклы рецепттыр ул!
АЙГӨЛ ХӘЙРИДӘН БАКЛАЖАН САЛАТЫ РЕЦЕПТЫ:

Кирәк булачак (6 кеше өчен):
Баклажан – 5–6 данә (зурлыгына карап)
Сыер ите – ярты кило
Кишер – 2–3 баш
Суган – 1 баш
Татлы борыч – 2 баш
Сарымсак – 4–5 тырнак
Томат пастасы – 2 бал кашыгы
Сыек май – 100 мл
Тоз – ярты бал кашыгы
Кара борыч, кызыл борыч – тәменчә
- Ваклыйбыз!
- Турыйбыз!
- Агызабыз!
- Салабыз!
- Кушабыз!
- Салабыз!
- Кисәбез!
- Өстибез!
- Турыйбыз!
- Кушабыз!
- Ваклыйбыз!
- Салабыз!
- Болгатабыз! Өстибез!
- Кушабыз!
- Табынга бирәбез!

Добавить комментарий