Андрей Кузьминнан төнге судак солянкасы
- Ир‑ат мамонтны аулап, тотып алып кайтырга, ә хатын‑кыз шуны пешереп-әзерләп бирергә тиеш, – дип белдерде «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин «Татарстан» журналының «аш-су бүлмәсе»нә шәхсән үзе тотып кайткан бер кечкенә «мамонт»ны күтәреп кергәндә. Ул «мамонт» дигәннәре бик зур судак балыгы булып чыкты.
02 ноября 2017
– Мин аш‑су эшенә һушым китә торган кеше түгел. Тик кайчак табигатькә чыккач, әйтик, мангалда шашлык кыздыра алам. Хатын‑кызны иткә якын җибәрмим, ник дигәндә, табигатьтә ир‑атның җаваплылык даирәсенә керә ул.
– Бүген бездә бөтенләй ит түгел бит, табигатькә дә чыкмадык. Ләкин, шуңа карамастан, ризык әзерләргә туры киләчәк. Бу безнең бер традиция. Нәрсә пешерәбез соң?
– Солянка. Балык солянкасы. Судактан, – дип, Андрей Владимирович җиңнәрен сызгана да, балыкны чистарта-бүлгәли башлый.
– Бу – балыктан пешерелә торган иң яраткан ризыгыгызмы, әллә бу судакка тукталуыгызның берәр сере бармы?
– Тел төбендә яшерелгән мәгънәсе бар. Мәгълүматны җитештерү һәм тарату белән шөгыльләнә торган бик зур оешмабыз бу өлкәдә шулкадәр төрледән-төрле матбугат чараларын берләштерә ки, шушы солянканы хәтерләтеп куя. «Татмедиа» җәмгыятендә телевидение дә, радио да, газета-журналлар да, интернет басмалар да бар, ягъни медиахолдингта матбугатның һәр тарафы бергә тупланган. Солянканы да шуңа охшаш рәвештәрәк пешерәбез – аңа күп төрле нәрсә салына, бик тәмле, туклыклы, ашаучылар һәрчак сорап алырлык була ул.
Андрей Кузьминның «мамонт» дигәне бик зур судак балыгы булып чыкты.
– Солянканы балыктан пешерү сезнең балыкчы булуга бәйлеме?
– Әйе, мин – балыкчы һәм бу судакны төнлә Иделдән тоттым. Бу төнге судак безнең солянканың төп нигезе булачак. Солянка – бәйрәм ризыгы ул. «Татмедиа»ның юбилее уңаеннан аны бүген күп итеп, бөтенебезгә җитәрлек итеп әзерлим.
– «Татмедиа» кебек оешмалар башка төбәкләрдә бармы?
– Миңа мәгълүм булганы шул: бездәгедәй күләмлесе, бездәгедәй масштабтагысы юк. Безнең тәҗрибәне өйрәнер өчен, башка төбәкләрдән һәрдаим килеп торалар. Монда оештыру, системага салу тәҗрибәсе дә, башкалары да кызыксындыра. Структура белән идарә итү мөмкинлеге ягыннан бу система һәркемнең күңеленә хуш килә. Фәкать «Татмедиа»ның элекке җитәкчеләре моннан ун ел элек узган бу юлны, андагы киртәләрне ничек үтеп чыгарга икәнен төшенүчеләр аз. Чөнки монда муниципаль, республикакүләм мәсьәләләр бергә чорналган. Кыскасы, башка төбәкләр безнең тәҗрибәне куллана, ләкин бу кадәр киң колачлы шәкелдә түгел.
БАЛЫК ПЕШКӘН АРАДА
Ашчыбыз судак кисәкләренә салкын су салып, плитәгә куя. Әкрен утта балык пешкән арада, Андрей Владимирович томалап кыздыру өчен җитез‑җитез генә яшелчәләр әзерли: суган турый, угычта кишер уа... Юбиляр турында сүзен дә дәвам итә.
– Андрей Владимирович, «Татмедиа» җитәкчелеге төрледән-төрле иҗади тәкъдимнәре белән һәрчак шаккатырып тора. Белүемчә, сез килгәч, газета-журналларга яздыру мәсьәләсенә мөнәсәбәт үзгәрде...
– Язылу кампаниясенә бәйле төрле кызыксындыру чаралары уйлап чыгару эш юклыктан түгел. Газета-журналларга язылу кими, бу процесстан качып булмый. Чөнки хәзерге заманда мәгълүматны цифрлы җайланмалардан кабул итү арта гына бара. Үз аудиториябезне югалтмыйча, мәгълүматны укучыларга җиткерү өчен, безгә заманга яраклашырга туры килә. Ниндидер кызыклы чаралар, акцияләр уйлап чыгарганда гына, халыкны кәгазьдән укырга күндереп була. Хәйрия юнәлешенә аеруча игътибар бирәбез. Чөнки бик күп өлкәннәрнең матди хәле матбугатка язылу мөмкинлеген чикли. Элек газета-журналлар тиен генә тора иде, ә хәзер пенсионерларыбыз, ветераннар, аз керемле гаиләләр, басма матбугатны әүвәлгечә укый алыр өчен, хәллерәк кешеләр ярдәменә мохтаҗ.
– Социаль челтәрләргә күчкән укучыларны кире кайтарып буламы?
– Андый челтәрләргә китүчеләр күп булды, чөнки мәгълүмат алуның бер ысулы ул. Алар белән шунда очрашабыз да. «Татмедиа» филиалларының һәрберсе социаль челтәрләрдә үз сәхифәләрен алып бара. Ник дигәндә, кайбер кешеләр хәзер шул социаль челтәрләрдә чын мәгънәсендә яши, бу бер чиргә дә әйләнеп китә.
– Мондый чиргә сезнең карашыгыз ничегрәк?
– Һәрнәрсәнең чиге булырга тиеш. Аралашу өчен бихисап мөмкинлекләр тудыра торган, яңа, мавыктыргыч коммуникацияләр – шәп нәрсә. Ләкин кешеләр тормышларын шул челтәрләрдәге гыйбарәләр, мактаулар белән үлчи башлый икән, хәерлегә түгел. Бу – бәйлелек, ә аның бар төре дә начар.
МУЛЬТИМЕДИА РЕДАКЦИЯ – ТОРМЫШ ТАЛӘБЕ
– Сезнеңчә, ниндидер алтын урталыкны табарга мөмкинме?
– Мөмкин. Без социаль челтәрләр белән эшлибез, кайбер редакцияләрне моңа күндерәбез, кайдадыр мәҗбүр итәбез... Хуҗалыгыбыз бик зур бит, газета-журналлар күп. Бөтен басмаларның да мөхәррирләре заманча карашлы, алдынгы фикерле дигән сүз түгел бит. Журналист кешенең, эшкә килеп, мәкалә язгач, өйгә кайтып китә торган чорлары күптән үткәндә калды, хәзер бәяләү өчен яңа критерийлар кертергә кирәклеген үгетләп тә, кайдадыр мәҗбүриләп тә төшендерергә туры килә. Хәзерге заманда кешеләр мәгълүматны башкача ала. Соңгы 2016–2017 елларда без бу мәсьәлә белән актив шөгыльләнәбез. Иң эре филиалларыбыз берләштерелде. Мультимедиа редакция ниндидер мода түгел, ә тормыш таләбе. Безнең бурычыбыз – мәгълүматны мөмкин кадәр киңрәк тарату. Шуңа күрә сайтлар да, социаль челтәрләр дә кирәк. Өстәвенә, син социаль челтәргә килгәнсең икән, анда бөтенләй башка тел икәнен аңларга тиеш. Мультимедиа редакция – матбугатның киләчәге түгел, бүгенгесе ул.
– «Татмедиа»да мультимедиа редакцияләр күпме? Алар ничек барлыкка килә?
– Контент дигән төшенчә бар. Контент – журналистның иҗади эш нәтиҗәсе ул, моны ул халыкка ничек җиткерә – сайт ашамы, социаль челтәрләр аркылымы яки үз сәхифәсе ярдәмендәме – башка мәсьәлә. Иң мөһиме, бу ысулларның барысын да куллану мөмкинлегенә ия булу, видео‑ һәм фотоматериаллар белән эш йөртә белү. Менә шул чакта контентың мөмкин кадәр күбрәк кешегә ирешәчәгенә өмет бар.
– Кайчандыр сез телевидение белән генә шөгыльләнә идегез...
– Булды андый вакытлар, тик шактый күптән иде. Хәзер инде башка процесслардан да хәбәрдармын. Татарстан Президентының матбугат хезмәтендә узган ун елда төрле юнәлешләр белән эш йөртергә туры килде. Шуңа күрә басма матбугат, радио, телевидение, интернет технологияләрен дә, башкаларныкын да өйрәндем...
ҮЗЕБЕЗНЕКЕЛӘР ҺӘМ БАШКАЛАР
– Башка матбугат чараларына мөнәсәбәтегез ничегрәк? «Татмедиа» составына керми торганнар турында сүзем. Дәүләтнеке булмаган матбугатта сүз иреге күбрәк дигән фикер яши...
– Үз эшләрен профессиональ югарылыкта алып барган барлык матбугат чараларына да яхшы мөнәсәбәттәмен. Матбугатта нормаль тәнкыйть бар икән, аны дөрес аңларга һәм моңа тиешенчә җавап бирергә кирәк. Әмма теге яки бу тема үзләре өчен мөһим булмаса да, ачуларын чәчәр өчен генә тәнкыйть яудырганнарны хөрмәт итмим. Компьютер каршына утырып, уңга‑сулга аноним комментарийлар язып, һәркемгә пычрак коеп утырудан да җайлырак нәрсә юк. Ә ниндидер игелекле, файдалы гамәл кылырга дигәндә – андый кешеләр гадәттә җитеп бетми шул. Миңа бит Президент Аппаратының ничек эшләгәнен күрергә насыйп булды. Җитәкченең нормаль хезмәтен тәэмин итү өчен, бу кешеләр әллә ни зур булмаган акчага хәтта тәүлек буе да эшли. Менә башта шулай эшләп карагыз! Шуңа күрә чын профессионал авызыннан яки шушы өлкәдә утны‑суны кичеп, аның боткасында кайнаган кеше тарафыннан әйтелгән тәнкыйтьне генә кабул итәм.
«Ботка»дан әкрен генә үзебезнең солянкага күчәбез. Ә аңа бәрәңге салып, көч биреп җибәрү кирәк. Бәрәңгене рядовой Андрей Кузьмин армиядә хезмәт иткәндә әрчергә өйрәнгән.
– Бөтен ротага җитәрлек итеп әрчи алам! – дип вәгъдә бирә. Үзе шул арада бәрәңге кабыгын бизәкле спираль рәвешендә бөтереп, күпләр яратмаган бу эшне ничек кызыклы итәргә мөмкинлеген күрсәтергә өлгерә. Бәрәңгедән гаҗәеп матур нәрсә килеп чыга бит!
ШАТЛЫГЫМ ДА, КАЙГЫМ ДА
– «Татмедиа»да сез үзегез яраткан матбугат чарасы бармы? Журнал? Телеканал? Сайт?
– Яратканы юк. Алар миңа барысы да балаларым, кошчыкларым кебек. Алар минем шатлыгым да, кайгым да. Мин үзем дә, башка күп кенә журналистлар кебек, «Эфир» исемле туган ояда канат чыгарган зат. Бүген исә Андрей Парамонович Григорьев белән бергә уртак проектны тормышка ашыра алуыбызга бик шат. «Татарстан 24» дип аталган бу проект республика буйлап зур‑зур адымнар белән алга бара инде. Ул үз аудиториясен яулап килә. Анда яхшы команда җыелды, һөнәри яктан ныгырга да өлгерделәр. Бу проектны соңгы вакытта телевидение тармагында килеп туган хәлдән чыгу өчен уңышлы адым дип саныйм. Беләсезме, хәзер мультиплекс белән бәйле никадәр зур кыенлыклар пәйда булды... Төбәк каналларының күбесе тапшырулар дулкыныннан төшеп калырга мөмкин. Кабельдән үзәк каналлар үзгәрешсез киләчәк. Ә элек бездәге телекомпанияләр төрле федераль каналлар белән килешү төзеп, үз тапшыруларын шушы канал тапшырулары арасына кертә, шунда үзләре рекламаны куя иде. Хәзер исә бу эш тыелган, беренче исемлектәге 20 канал тапшырулары «чиста» килеш, җирле өстәмәләрсез күрсәтеләчәк. Калганнар исә йә тәүлек буе үз тапшыруларын тәкъдим итәргә тиеш, ә бу һич тә кечкенә телестанцияләр кулыннан килә торган нәрсә түгел, яисә 50 нчеме, 60 нчымы төймәдә урын алырга мәҗбүр булачак. Аларга исә тамашачы һичкайчан барып җитмәячәк. Яки инде бу телеканалларга ябылу куркынычы яный. Һәм, мөгаен, ябылырлар да, илдә бу процесс бара инде. Мондый хәлдән чыгу юлы буларак, ел ярым элек без «Татарстан 24» каналын уйлап таптык. Ул бездәге муниципаль каналлар өчен коткаручы булды, һәм бүген телеканалларыбыз «Татарстан 24» проектының партнеры хисапланып, эшләрен уңышлы дәвам итә. Яңалыклар челтәрендә бер тапшыруны да кыскартмадык. Тапшырулар татар һәм рус телләрендә чыгып килә.
АКЫЛЛЫ, ИГЕЛЕКЛЕ ГАМӘЛЛӘР, МӘҢГЕЛЕК КЫЙММӘТЛӘР ТУРЫНДА
Шулпадан судак кисәкләрен алып, бәрәңге салабыз, ә аннары яшелчәләрне майда кыздыру эшенә керешәбез. Суган, кишер, кыяр, томат пастасын бер‑бер артлы табага салып, тәмам пешеп йомшарганчы болгата-болгата 10-15-20... минут кыздырабыз.
– «Татмедиа» карамагындагы матбугат чараларына эшкә килүче яшь журналистларны һөнәри әзерләү системасына нинди бәя бирәсез?
– Гомумән алганда, үземнең журналистлык белемем юк. Мөгаен, мин күбрәк блогерларга тартымдыр. Хәер, блогер, минемчә, шул ук журналист ул. Тик блогерларның бөтенесе дә бу өлкәдә белем алган кеше түгел. Журналистика күп очракта белем түгел, ә сәләт, омтылыш дип саныйм мин.
– Димәк, сезнеңчә, «ни күрәм, шуны язам» ул журналистика булып чыга?
– Язу эшен дә төрлечә башкарып була бит. Матур, әдәби тел белән, чынбарлыктагыча язарга мөмкин. Шул ук вакытта һәрнәрсәгә пычрак атып, агу чәчәргә дә була. Һәм син барыбер үз укучыңны табасың, чөнки кешеләр пычракта казынырга ярата, ни кызганыч, адәм баласының табигате шундый. Телевизион рейтингларны тәэмин итә торган өчлек кагыйдәсе каян килеп чыкканына аптырыйсы юк. «Куркыту, секс һәм гауга». Менә шушы өч нәрсә күпчелек халыкның аңын яулап алган, менә шулар рейтинг ясый да. Медиаметрикс топларына күз салыгыз: хәбәрләр арасында иң популярлар рәтенә кайсылары чыга? Бер хәйрияченең ятимнәр йортына машина бүләк итүе турында түгел, әйтик, ниндидер маньякның кемнедер көчләве, үтерүе йә талавы турында яңалык топ-хәбәрләргә эләгә.
– Моңа яраклашу, шундый хәбәрләр бирә торганнарга охшарга тырышу кирәкме соң?
– Охшарга тырышырга кирәк дип әйтмим. Мин кешенең хәбәрне кабул итү принциплары турында сөйлим. Дәүләт карамагындагы матбугат чараларының бурычы – үз контентларын кешеләрне мавыктырырлык дәрәҗәдә шулкадәр яхшы итеп әзерләү: акыллы, игелекле, мәңгелек кыйммәтләр дә, теге искә алынган «куркыту, секс, гауга» кебек, аңнарга үтеп керсен, халыкта кызыксыну уятсын. Без менә шуның белән шөгыльләнәбез дә. Яхшы хәбәрләргә игътибар биреп, шуларны сыйфатлы итеп әзерләргә тырышабыз...
– Шәп судак балыгы, яшелчәләр алып, тәмле балык солянкасын бик сыйфатлы итеп пешерергә тырышабыз...
– Нәкъ шулай! – Андрей Владимирович майда кыздырылган катнашманы шулпага сала. Ашыбыз матур кишер төсенә керә һәм бүлмәгә искиткеч хуш ис тарала. Эш ахырына якынлаша кебек.
ТӨРЛЕДӘН ТӨРЛЕ ПРОФЕССИОНАЛЛАР
– Сезнең кул астында – республикакүләм, шәһәр, районкүләм 98 басма газета, 15 журнал, 17 телеканал, 11 радиоканал, 87 сайт, мәгълүмат агентлыгы... Саный‑саный буталып та бетәргә мөмкин. Алар республиканың төрле почмакларында урнашкан, телевизион һәм радиосигналлар тапшыру мөмкинлеге, колачлыгы да, редакцияләрнең техник яктан җиһазландырылуы да төрле дәрәҗәдә, кешеләренең холыклары, һөнәри осталыгы да бик аерыла... Шулкадәр зур, бик төрле коллектив белән ничек идарә итәсез?
– Миңа «Татмедиа»да эшләү читен түгел, чөнки хезмәттәшләрем – үз эшләренең чын осталары. Заманнар гына үзгәрде. Әгәр без элек акча санауга бик игътибар бирмәгән булсак, хәзер исә һәр тиенне экономияләргә туры килә, һәр редакция өчен бик анык бизнес-модель алдан тирәнтен уйланыла, һәр филиал елга ике тапкыр бюджетын яклау, дәлилләү өчен монда килә, һәм без җитәкче кешегә, башка бурычлар белән беррәттән, акча эшләү бурычы да йөклибез. Ә моны исә популярлыкны саклап калып, заманча технологияләр кулланганда гына тормышка ашырып була. Синең кул астындагы мәгълүмат чарасы никадәр популяр булса, реклама бирүчеләрне шулкадәр күбрәк кызыксындырасың, акча да шулкадәр күбрәк килә. Димәк, хезмәткәрләреңә дә яхшырак түләргә, заманча техника сатып алырга һәм башкаларга мөмкинлегең була. «Татмедиа» филиаллары арасында үз чыгымнарын тулысынча тәэмин итеп яшәүчеләр бар. Ләкин, кызганыч, кайберләре белән финанс мәсьәләсендә эшләргә кирәк әле. Шулай да мин финанслар һәм керем алу – төп бурыч дип әйтмим. «Татмедиа»ның төп максаты, фи керемчә, республика тормышын чагылдыра, президентның ни белән шөгыльләнүен аңлата торган контент, барлык икътисадый һәм башка яңалыкларны халкыбызга җиткерү эшендә хөкүмәтебезгә ярдәм итәрлек контент булдыру. Кешеләр икътисадый реформаларда партнер буларак катнашып, нәтиҗәдә, үз тормышларын, якыннарының көнкүрешләрен үзләре дә яхшыртсын өчен кирәк бу. Менә шуны мин иң төп бурычларның берсе дип саныйм да. Тәнкыйть яудыру, пычрак ату түгел, ә анык һәм ачык аңлату. Кешеләрне юләр көтүе дип санарга кирәкми. Алар республиканың ничек үзгәрүен, президентның ничек эшләгәнен бик яхшы аңлый, күрә. Алар Казанның 15–20 ел элек нинди булганын хәтерли. Менә шушы кыска гена вакыт эчендә Казанны заманча, алдынгы төбәккә әйләндерә алдык. Бу бик күпләр тарафыннан югары бәяләнә. Хәзерге Казанга күз салыгыз! Әнә, туристлар агымы нинди... Илкүләм, дөньякүләм масштабтагы никадәр бәйгеләр, җыеннар уза. Конгресслар, съездлар, фестивальләр... Болар бит барысы да күренеп тора! Шуларның барысына да бездән өйрәнү өчен күпме кеше килә.
ЯРАТКАН УРЫН. АВЫР СЫНАУ
– Казанда яраткан урыныгыз бармы?
– Казанымны һәм эшемне бик яратам. Эш урынымда булу аеруча ошый, «Татмедиа» бинасын бик шәп урын дип саныйм. Монда – Казан күренешенең иң матур җирләреннән берсе
– Ә Кремль нәрсә?
– Кремльдән Кремль күренми ул. Ә ул – Казанның төп энҗесе. Мин аны, архитектура, тарих, эстетика күзлегеннән караганда, иң яхшы урын дип атар идем. Һәм аңа «Татмедиа» тәрәзәләреннән карап соклану күпкә шәбрәк.
– Тормышыгыздагы иң авыр сынау кайчан узды? Булдымы андый нәрсә?
– Авыр чорларның берсе – телевидениедән китеп, дусларым белән бизнеска керешүебез булды. Ул чакта без «Шүрәле» паркын төзедек.
– Менә кем ясаган икән аны!
– Мин проектның генераль директоры һәм җитәкчесе идем. Ике ел эчендә шушы парк өчен проект булдырып, акча табып, буш урында, сазлыкта аны төзеп, эшләтеп җибәрү ничек кулыбыздан килгәндер – бу вакытны мин тормышымдагы иң авыр чорларның берсе дип саныйм. Бөтенләй башка өлкәләргә кереп чумарга туры килде. Туфракны аска төшерү нәрсә ул, субайлар нәрсә ул, аларны төзелеш объектларында ничек кулланалар – боларны һич белми идем. Тик барысын да өйрәндем. Без ул вакытта зурлыгы буенча Россиядә өченче урында булган күзәтү тәгәрмәче проектын эшләдек. Аның нигезенә 700 субай сугылган һәм 20х30 метр зурлыгындагы бетон тартма салынган. Монда күпкатлы йорт куйсаң да, һич куркынычсыз басып торачак. Мин төзелеш тармагына караган дипломым булмаган хәлдә, бу проектны төрле инстанцияләрдә якладым. Һәрнәрсәгә эш барышында өйрәнергә туры килде. Шул күзәтү тәгәрмәчен бастырып кую өчен, миңа 400 тонна куәтле өч кран юнәтергә кирәк булды. Ә алар бөтен республикага дүртәү генә иде. Шул краннарны бер вакытка, бер урынга җыеп, тәгәрмәчне күтәртү, монтажлау бик җитди сынау булды. Ләкин без җиңеп чыктык. Минтимер Шәрипович ачылыш тантанасында тасманы кисте, без бергәләп агачлар утырттык. Ленин дамбасы буйлап барганда, әлеге паркка карап горурлык хисләрен тоям. Бу шәһәрдә мин телевизор экраннарында гына сөйләп калмыйча, үз кулларым, нервларым, тырышлыгым белән нәрсәдер эшләгәнмен дигән сүз бит. Кала халкы ял итсен өчен, рәхәт тә, матур да урын ясадым. Бу хис‑тойгы мине йөрәктән гел җылытып тора.
БИК БОРЫЧЛЫ ДА, АРТЫК КЫЗГАН ДА БУЛМАСЫН
Тәлинкәләргә солянка бүлеп, аңа яшел суган сибеп, «татарстанлылар»ның аны нинди тизлектә ялт иттереп куюын күргәч, Андрей Кузьмин авыр сулап куя:
– Их, юкка гына бу солянкага алындым ахрысы! Хатыным белеп алса, ашарга пешерә белгәнеңне яшереп, ничә ел кыланып йөргәнсең дип, бу солянканы өйдә дә әзерләргә кушачак.
– Ә теге «мамонт» мәсьәләсе ничек соң?
– Ул чакта «мамонт» тотылмый кала инде. Балык тоту – тормышымның бер бизәге. Ял көннәрендә дуслар белән бергәләп барырга тырышабыз. Шәһәрдә яшибез, офисларда эшлибез, фатирга кайтабыз... Ә балыкка бару, аеруча Кама Тамагы яки Иделгә юл тотканда, шундый иркенлек, күзләргә рәхәтлек бирә. Бездә искиткеч матур урыннар бар! Бу шулкадәр хозурлык, күңел өчен ял, янәдән-янә кире шунда кайтасы килә. Озак вакыт һичкая бармый торсам, хәтта юксына да башлыйм.
– Шушы яшегезгә кадәр Идел-Чулман суларыннан күпме балык тотарга өлгердегез?
– Һай, белмим. Без браконьерлар түгел, үзебез өчен генә, дуслар өчен генә тотабыз.
– Ә үзегез нинди балыкны яратарак төшәсез: кыздырганнымы, пешкәненме, киптергәннеме?
– Балык ризыкларына бер дә исем китми. Яраткан ашамлыкларым исәбендә түгел ул. Минем өчен ризыкның тәмле һәм сыйфатлы итеп әзерләнгән булуы мөһим. Бик борычлы да, артык кыздырылган да булмасын.
АНДРЕЙ КУЗЬМИННАН БЕР КИҢӘШ:
– Кулинариядәге иң төп киңәшем – аш‑су эшендә оста хатынга өйләнегез. Ашарга пешерүе ташка үлчим генә икән, тәмле итеп пешерергә өйрәтегез. Яки башка хатын табыгыз.
Кирәк булачак:
7 кг чамасы авырлыктагы судак балыгы – 1 данә;
Суган – 2–3 данә;
Бәрәңге – 4–5 данә;
Кишер – 2 данә;
Тозлы кыяр – 3 данә;
Дәфнә яфрагы – 3 данә;
Үсемлек мае – 2–3 аш кашыгы;
Тоз, борыч – тәменә карап.
- Кискәлибез!
- Пешерәбез!
- Әрчибез!
- Ваклыйбыз!
- Вак итеп турыйбыз!
- Уабыз!
- Бүләбез!
- Салабыз!
- Изелгәнче кыздырабыз!
- Болгатабыз!
- Бизибез!
- Теләкләр юллыйбыз
Добавить комментарий