
Арыш ипие – иң кадерле сый
Халык әйтсә, хак әйтә: «Кара икмәккә туйгач, ач түгел» «Пешкән арыш икмәгенең исе – һәр чәчәктән хуш исле»
31 октября 2019
Бүген редакциябез кухнясында чын арыш ипие пешерергә булдык. Урып‑җыю төгәлләнде, көннәр салкынайтты. Ә яңа пешкән кайнар икмәк өйне дә җылыта, табынны дә ямьли...

Сан
Җир йөзендә көн саен
9 0 0 0 0 0 0
чамасы ипи ашала.
«БАЛА УЛ – ЗУР ШАТЛЫК»
Кара әле, ипи турында яза башлагач туктап булмый икән. Күңел түрендәге мең хатирә уянып, йөрәкне җилкендерде. Без иписез заманда үсмәсәк тә, аның иң кадерле ризык икәнен аңлый идек. Аны ике көнгә бер ат белән төяп алып кайталар. Исе... урамга башны әйләндергеч, әчкелт бер хуш ис таралган икән, кибеткә таба йөгерергә кирәк – бетүе дә ихтимал. Син килгәнче, кайбер көнне чират су буе була. (Авыл зур, кеше күп). Сатучы, күп вакыт ипине санап кына бирә, гаиләдә дүрт кеше икән, димәк, ике ипи. Әле суынып та бетмәгән җылы икмәкне чүпрәк сумкаңа салып, кош тоткан кебек өйгә элдерәсең. Юлда ук кибән башын кимерә башлыйсың. Кайтып җиткәнче, ике кибән баш та бетеп куя. Әни бу хәлгә бер дә ачуланмый, чөнки ипигә нәкъ менә кибән баш ашар өчен барганлыгыбызны аңлый. Әле абый белән чиратка салабыз. Безнең заманның иң тәмле ризыгы, һичшиксез, кетердәп торган ипи кибәне иде.
Таһировлар гаиләсендәге балаларга да кызыгып карадым. Аларга әниләре әле яңа пешергән ипинең кибән башын кисеп бирде дә, кулларына тоттырды. Кечкенә Хәйдәр тып‑тын булды. Бәхетле балалар, икмәк исен тоеп, сәламәт ризык ашап үсәләр, дип уйлап куйдым.
Хуҗабикә Лилия Таһирова – өч бала анасы. Һөнәре буенча югары белемле юрист. Дистә елдан артык суд системасында эшләгәннән соң, бөтенләй икенче юнәлешкә – ипи пешерергә киткән. Мәскәүгә барып, чүпрәсез арыш ипие пешерү курсларында укып кайткан. Бүген ул бу затлы ризыкны сатуга да әзерли. Күптән түгел Үзмәшгульлек программасына кергән. Хәзер ипи саткан акчасының дүрт процентын дәүләт казнасына күчерә.
– Мин закон кушканча яши торган кеше, – диде Лилия. – Бөтен кеше хезмәт хакының күпмедер өлешен дәүләткә калдыра бит. Мин генә искәрмә була алмыйм. Бу сумманы күп дип санамыйм, моны чын күңелдән әйтәм, – диде. Ә эшеннән китүенең төп сәбәбен болай дип аңлатты:
– Мин бик бәхетле әни, өч улыбыз бар: Мансур, Әнвәр, Хәйдәр. Ирем, балалар – минем бөтен байлыгым, шатлыгым. Көне буе эшләп кайтканнан соң, хатын-кызның гаиләсенә вакыты аз кала. Бер бала белән әле ул бик сизелми, ә өч бала булганда аңлыйсың. Шуларны уйлап, Хәйдәргә алты ай чагында эштән документларымны барып алдым. Барысы да шаккатты: «Балаңа өч яшь тулганчы торсын, ашыгыч карар кабул итмә», – диделәр. Тик мин бер карар кабул иткәч, фикеремне үзгәртмим. Ипи пешерү буенча уңышка ирешәчәкмен, Алла боерса. Иң мөһиме – балалар да күз уңында, әниләре пешергән чын ипине ашап үсәләр.
Без килгәндә Лилиянең өч улы да үзе белән иде. Иң олы уллары Мансурга – ун яшь, Әнвәргә – җиде, бәләкәйләре Хәйдәргә – яшь ярым икән. Берсеннән-берсе сөйкемле балалар. Башта бик игътибар итмәгән идек, Әнвәр башкалардан үзгә – балада аутизм диагнозы. Дөрес, ул сөйләшә, хәтта гади мәктәпкә укырга да барган. Тик барыбер эш-гамәлләрендә аның бүтән икәне сизелә.
– Башта безгә аутизм диагнозы куймадылар, – диде ана кеше. – Ләкин ике яшендә үсеш буенча яшьтәшләреннән артта калганын аңладык. Шулай да яхшыга өметләндек, күп шөгыльләндек. Мансур биш яшендә үзлегеннән китаплар укып сөйләде. Ә менә Әнвәр... Нишлисең, ирем белән без бу хәлне кабул иттек инде. Башта бик авыр булды. Әнвәр белән атта йөрибез, тернәкләндерү үзәкләренә барабыз. Шуның өчен дә эштән китүне кулай дип санадым. Әле кечкенәбез дә бар бит. Алай гына да түгел, тагын сабый алып кайтасыбыз килә...
«ВАКЫТ ҺӘМ САБЫРЛЫК КИРӘК»
Башта шуны әйтим: Лилия рецепты буенча ипи пешерү шактый озак вакытны ала. Шуңа күрә дә хуҗабикә мичкә куясы камырны без килгәнче ясап куйган иде. Безгә аңлашылсын өчен, Лилия янә камыр басты. Бактың исә, башта камырның башы кирәк. Аның өчен суыткычта сакланган 10 грамм оеткыны (аны аерым бирдек), чиста банкага алып, шуңа 20 грамм арыш оны белән су салып болгатасы. Һәм банканың капкачын ябып 6 сәгатькә җылы урынга куясы. (Оеткы ике тапкырга артырга тиеш).
Лилия банкада алты сәгать торган, вак күбекләр хасил иткән әзер камыр башын чиста савытка салды да шуңа 180 грамм арыш оны белән 180 грамм су салып камыр басты. Аны янә алты сәгатькә җылы урынга куйды. Тылсымлы кинодагыча, хуҗабикә алты сәгать кабарып торган камырга (әйткәнемчә, алдан әзерләгән) 0,5 литр су, 100 грамм арыш солоды, 80 грамм камыш шикәре, 20 грамм тоз (Лилия Гималайда чыккан алсу төстәге тоз куллана) һәм 20 грамм әнис салып, яхшылап болгатты. Аннан 400 грамм арыш оны салып камыр басты. Камыр әле сыеграк иде. Шуннан хуҗабикә 300 грамм эре бөртекле бодай оны кушып, янә камыр басты. Аннан аны төреп, җылы урынга куйды.
– 3‑4 сәгать кабарып торганнан соң, ипи камыры әзер булачак, – диде.
Без исә эш барышының ни дәрәҗәдә озак барганлыгына аптырап, эндәшмичә генә торабыз.
Хуҗабикә елмаеп җибәрде:
– Аның бер авырлыгы да юк, борчылмагыз. Ничек пешерергә кирәк икәнен аңлатам да танышлар: «Юк, кирәк түгел, син пешергәнне генә ашыйбыз», – диләр. Ә чынлыкта,
бер пешереп карасаң, гади икәненә инанасың.
– Эшкә йөргән кеше ипи пешереп ашый алмый икән, – дим.
– Ялларда пешереп була. Оеткың булса, камырны кичтән куеп ятасың да, иртән торгач басасың. Ул кабаргач, тәмләткечләр кушып янә бер камыр басасың. Ул кабаргач, форма ясап, мичкә генә тыгасың, бетте. Безнең әбиләр дә шулай ипи пешергән бит. Чүпрәсез ипи пешерер өчен тәүлеккә якын вакыт кирәк, тәртибе шулай. Ләкин ул үз‑үзен аклый. Сыйфатлы ипи шулай әзерләнә. Мондый ипи озак саклана. Ә ашкайнату системасы өчен файдасын сөйләп, аңлатып бетереп булмый. Мин сару кайнаудан интегә идем, хәзер бу турыда бөтенләй оныттым.
Лилия табактан өч сәгать элек басып куйган камырын алды. Аны онлы тактага төшерде. Коңгырт төстәге камырны өчкә кисте дә озынча формалар ясады. Моның да сере бар икән:
– Камырның онлы ягы эчкә калырга тиеш түгел,-диде ул. – Югыйсә матур булмый, ипи пешкәч тә, оны күренеп калачак.
Лилия арыш ипиенә көнбагыш, кабак орлыклары да сала икән.
– Кем ничек ярата инде, – диде.
Озынча формалы ипиләрне хуҗабикә 1,5 сәгатькә җылы урынга кабартырга куйды.
– Кабармаса, тәмле булмый, – диде.
Ипине пешерер алдыннан электр мичен 240 градуска кадәр җылытырга кирәк. Шул температурада ул 10 минут пешә. Аннан соң температураны азрак киметеп, 220 градуска калдырасы, аннан соң 30 минут пешерәсе генә кала.
ТҮГӘРӘК БӘХЕТ
Шуны күзәтәм: Лилия искиткеч сабыр, кабаланмый. Балаларның әле берсе, әле икенчесе килеп нидер сорый: ана кеше берсен дә җавапсыз калдырмый. Тормыш иптәше Айрат кайткач, бөтенләй ачылып китте. Бергә гаилә коруларына 14 ел тулган икән.
– Лилия ипи пешерә башлагач кына, «ипи – барысына да баш» дигән әйтемнең асылын аңладым,-диде Айрат. – Мин хәзер ипинең тәмен дә, кадерен дә күбрәк беләм.
Гаилә башлыгы хокук саклау юнәлешендә эшли – подполковник. Аралашыр өчен бик кызыклы кеше. Тарих, нәсел-нисбәтенең чишмә башы белән кызыксына. Өч бүлмәле фатирларының бер бүлмәсен китапханә, эш бүлмәсе итеп ясаган. Түрдә, иң күренә торган җирдә нәсел шәҗәрәсен элеп куйган.
– Казан шәһәренең 2нче лицей-интернатын тәмамладым, – диде Айрат. – Безнең чорда лицей төрек телен өйрәнүгә йөз тотты. Әллә шуңамы, татарчам бик яхшы түгел иде. Ләкин соңгы елларда максатчан рәвештә татар телен өйрәнәм. Иң кечкенә улыбыз Хәйдәр белән бары татарча гына сөйләшәм, теле татарча ачылсын. Без бит шәһәр балалары, Лилиянең татарчасы бөтенләй начар. Бу мине борчый: кеше туган телен, тамырларын белергә тиеш. Өйдә татарча радио, телевизор карыйбыз, үзара аралашабыз...
«Аллаһы Тәгалә сынауларны күтәрә алган кадәрле генә бирә», – диелгән бер хәдистә. Бер-берсенә сөеп, аңлашып яшәгән ир белән хатынны күргәч, менә шул искә төште. Алар бердәм, бергә атлыйлар.
...Түгәрәк өстәл артында сөйләшеп утырып, вакыт узганын да сизми калганбыз. Өйгә гаҗәеп хуш ис таралды. Тик аңа кадәр без арыш ипиенә май, каймак ягып тамак туйдырган идек. (Хуҗабикә ипине алдан пешереп куйган иде). Ризыкның тәменә килгәндә, чын арыш ипие. Дәү әниләр аны мич төбенә салып пешерә иде.
Лилия мичтән ипиләрне алып, өстәлгә куйды. Әллә арыш ипиенең хуш исе, әллә гаиләдә булган җылы мөнәсәбәт хикмәте: Таһировлар фатиры шәһәрдәге иң җылы, иң нурлысы кебек тоелды.
«Ипи салу... Дөньяда иң игелекле, мәгънәле, иҗади бер эш ул. Ипи салу – хатын-кызның бер тәүлеккә сузылган эше. Бу тәүлектә йортта зур, тыныч шатлык, тынлык, тантана. Ипи салган тәүлектә ир белән хатын арасында ызгыш‑талаш булмый. Ыбыр-чыбырлы бала‑чага да бу тәүлектә тынып тора. Беләләр: әни ипи сала. Татар халкында әни белән ипи сүзе бергә йөри, аларның мәгънә кондицияләре бертигез. Халык үзенең телен ясаганда ук иң газиз әйберләргә ике яки өч кенә аваз сарыф итеп сүз ясаган. Тел галимнәре шуны беләме икән? Ике яки өч авазлы сүзләр – халкыбызның иң беренче, димәк, иң кадерле сүзләре...
Мөхәммәт Мәһдиев, «Бәхилләшү» повесте
ЛИЛИЯ ТАҺИРОВАДАН АРЫШ ИПИЕ РЕЦЕПТЫ:

Кирәк булачак
(3 ипи өчен):
Оеткы
Арыш оны – 600 г
Эре бөртекле бодай оны – 300 г
Солод – 100 г
Камыш шикәре (коңгырт) – 80 г
Тоз – 20 г
Әнис (тмин) – 20 г
Су – 1 л
Оеткы (камыр башы) әзерләү тәртибе:
0,7 литрлы банкада 30 грамм арыш оны белән 30 грамм чиста суны яхшылап болгатканнан соң, капкач белән ябып, бер тәүлеккә суыткычка куясы. 24 сәгать узгач, яңа банкада бүтән камыр ясыйбыз. Моның өчен суыткычтан алынган 15 грамм камырга 30 грамм арыш оны һәм 30 грамм су салып болгатабыз. Әзер камырны бу юлы суыткычта түгел, ә бүлмә температурасында саклыйбыз. (24-26 градус иң яхшысы булып санала). Алдагы көнне суыткычта торган оеткы камырының калган өлеше кирәк булмаячак.
Өченче көнне банкадан янә 15 грамм камыр алып, тагын чиста банкага камыр ясала. (Шул ук өлештә: оеткыны 30 грамм арыш оны, 30 грамм су белән кушабыз һәм бутыйбыз). Әзер массаны бүлмә температурасында бер тәүлеккә калдырабыз. Алдагы көнне ясалган камырның калган өлешен янә ташлыйбыз. Шушы тәртиптә 7 көн оеткы ясала. Җиде көннән соң оеткыны суыткычка алып куябыз.
- Алабыз!
- Салабыз!
- Кушабыз!
- Өстибез!
- Тозлыйбыз!
- Салабыз!
- Бутыйбыз!
- Кушабыз!
- Басабыз!
- Өстибез!
- Изәбез!
- Кабарды!
- Салабыз!
- Бүләбез!
- Ясыйбыз!
- Куябыз!





Добавить комментарий