Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Бездә кунакта – Альбина ШАҺИМОРАТОВА

Бездә кунакта – Альбина ШАҺИМОРАТОВА

Иртәнге аш – иң мөһиме, ди акыл ияләре. «Татарстан» да бу фикер белән килешми булдыра алмый. Өстәвенә, бүген опера алиһәсе Альбина ШАҺИМОРАТОВА үзе (!) тәнебезгә көч һәм энергия бирәчәк – суперфайдалы иртәнге ризык әзерләргә өйрәтәчәк.

22 января 2016

Альбина Шаһиморатова «Татарстан» редакциясе кухнясында чын үзбәк пылавы пешерәсе килүен яшермәде – ул аның яратып әзерли торган ризыгы. Тик җырчының Казандагы тыгыз эш графигында иртәнге якта гына вакыт бар, ә иртәнге ашка, килешәсездер, пылау пешерү дөрес булмастыр. «Җиңел дә, файдалы да иртәнге аш әзерлибез, – ди Альбина. – Монысын миңа ирем өйрәтте. Ә ул табиб, ни әйткәнен яхшы белә».


%d1%80%d0%b0%d0%b4%d0%b8-%d1%82%d0%b0%d1%82%d0%b0%d1%80%d1%81%d1%82%d0%b0%d0%bd%d0%b0-%d1%8f-%d0%b3%d0%be%d1%82%d0%be%d0%b2%d0%b0


«Татарстан»ның бик килешле махсус алъяпкычын бәйләп алгач, дөнья опера йолдызы җиләк-җимешле эремчек әзерләргә кереште.

ИҢ ЭЛЕК МИН – ИР ХАТЫНЫ ҺӘМ ӘНИ, АННАРЫ ГЫНА – ОПЕРА ЙОЛДЫЗЫ!


Альбина алма белән бананны вак кисәкләргә тураган арада без аның кич белән өенә очачагы турында ишетәбез. Ә өе – Мәскәүдә. Анда аны ире һәм яшь ярымлык кызы Алина көтә, аның иң кызыклы вакыты, әнисе аның уңышларыннан һич тә читтә калырга теләми.


– Бәлки, бу кемгәдер ошамас та, – ди җырчы, – тик мин беренче чиратта – ир хатыны һәм әни, аннары гына – опера йолдызы. Мондый эш һәм график шартларында гаиләм янында берничә көн генә булу да – минем өчен  зур бәхет. Мин кайткач, бөтен телефоннарны сүндерәбез дә гаилә тормышы рәхәтен генә кичерәбез.


– Өйдәгеләрне ниләр белән сыйларга яратасыз?


– Ирем мин әзерләгән пылауны һәм мантыйларны ярата. Менә хәзер дә әле Казаннан зур чуен казан алып кайтам, очраклы рәвештә сатып алырга туры килде. Кайту белән кулланып карарга кирәк!


Альбина туралган җимешләрне эремчеккә куша да, йөземне... грейпфрут согына чылатырга сала.


– Болар иң файдалы ингредиентлар. Йөзем яңа сыгылган сокны бераз сеңдерергә тиеш, шуңа аны әлегә бер читкә алып куябыз.
img_2021
2_
3_
4_

БАРЫСЫ ДАҮЗ, БАРЫСЫ ДАЯКЫН


Үзенеңтарихи ватаны һәм аныңхалкы турында Альбина җылы сүзләр генәәйтә


・ Мин күп илләрдәбулдым, күп халыклар белән төрле телләрдәаралаштым (Альбина инглиз, немец, итальян һәм, әлбәттә туган телен ・ татар телен камил белә, тик татар халкыннан да кунакчылрак халык, Казаннан да якынрак җир юк. Өйдәмин кызымны татарча сөйләшергәөйрәтәм, ул татар музыкасын тыңлый, үз традицияләребезне сакларга тырышабыз. Барысы да якын, барысы да үз булганда шундый рәхәт.


Альбина кызын искәтөшергәндәелмая, һәм табада бераз кыздырып алынган көнбагыш төшләрен эремчеккәкушып җибәрә болгата. Эремчек матурланганнан-матурлана, аппетитны уята башлый. Тик анда хөрмәюк бит әле! Хөрмәне төшләреннән арындырабыз, кайберләре, эремчеккәкушылганчы ук, авызга кереп китә Редакциядәгеләр хөрмәйотканда да, сораулар биргәндәдәтүземсез:


・ Альбина, сез ничектер бервакыт, әгәр опера белән хушлашсагыз, татар эстрада музыкасын башкаруда яхшы стиль булдырырга теләвегез турында әйткән идегез.


・ Әйе. Миңа татар музыкасы бик тәошый. Мин аны тыңлап үстем.


・ Хәзерге җырчылардан кемнәрне аерып атар идегез?


・ Миңа Гүзәл Уразова бик ошый. Тавышы белән дә репертуары белән дәдөрес эшли ул. Тыңларга рәхәт.

КОЛОРАТУР СОПРАНО ӨЧЕН ТАТАР КУХНЯСЫ


・ Сезнеңколоратур сопрано нәрсәбелән тукланырга тиеш? Гадәттәфильмнарда опера җырчыларыныңчыгыш ясар алдыннан чи йомырка эчкәнен күрсәтәләр...


・ Брр! ・ Альбина чыраен сыта. Һәм безне тавыш өчен бернинди аерым диетасы юклыгына ышандыра. Гастрольләр еш булу сәбәпле, рестораннарда тукланырга туры киләикән, әул өй кухнясын ・ щи, борщны ярата, Казанда әти-әниләрендә исә аны һәрвакыт традицион татар токмачы, өчпочмаклар һәм дөньяның бер генә ресторанында да табып булмый торган башка тәм-томнар көтә.
Әлбәттә, шулай! «Татарстан» да үз өчпочмакларыбыз белән горурлана!

БАР СТУДЕНТЛАРДАН СТУДЕНТРАК!


Альбина өчен Казан ・ студент еллары истәлекләрен саклаган шәһәр. Башта ул музыка училищесында, аннан соңконсерваториядәукый. Барлык буын һәм халыкларныңстудентларына яхшы мәгълүм Гадел Кутуй урамы, 2 Б адресы буенча урнашкан тулай торакта яши. Кремль буйлап йөрергәярата, әконсерваториядәге вокал һәм хор дәресләреннән соң өенәгел тавышсыз кайтып керәторган була.


・ Кайсыныңдыр берсен сайларга кирәк иде. Һәм мин операны сайладым.


img_2361


СӨТ КҮТӘРЕП ӘЙТЕЛГӘН ТОСТ


Нәкъ менә Альбинага опера кояшы астындагы үз урыны өчен шулай озак көрәшергә туры килгәнен күз алдына китерүдә кыен. Әмма күптән түгел Казанда чыгыш ясаганда килеп чыккан кайбер форс-мажор вакыйгалар җырчының чыгышына аерым бер нур өстәде, монда Суворовның атаклы: «Өйрәнгәндә авыр булса, сугышта җиңел булыр!» ・ дигән гыйбарәсен китерми мөмкин түгел. Шаһиморатова тамашачыларны татар халык җыры «Сакмар суын» искиткеч башкаруы белән генәтүгел, төрле импровизацияләре белән дәәсир итте. «Застольная»ны башкару һәм шампан шәрабе белән булган трюкны без дәкабатларга булдык. Шампан шәрабе булмаганлыктан, бокалларга сөт салдык ・ вакыйгаларныңиртән булуын һәм эремчекле-җиләк-җимешле ризык әзерләнүен искәалсак, бик тәмле, файдалы һәм матур килеп чыкты. Сөт салынган бокал күтәреп тост әйтергәярамый дигән кеше юк бит әле! Әинде «Татарстан» редакциясе кухнясында «Застольная»ның ничек яңгыравы! ・ моны, әлбәттә үзеңә ишетергә кирәк. Һәм сез аны безнеңprotatarstan.ru сайтында ишетәалачаксыз да.
6-2
 

ТӨШКЕ АШКА СОҢАРМАСКА!


Альбина эремчеккәгрейпфрут согында чылатылган иңтәмле һәм файдалы ингредиентны өсти. Болгаткач, бер чеметем дарчин куша һәм катнашманы, без аны тыңлаган арада, эчлегеннән арындырып куйган грейпфрут «касәләре»нәбушата.


Хәзер табын корабыз: кофе һәм алтын сары «касәләр»дәҗиләк-җимешле эремчек. Сыйланабыз да эшкәкерешәбез: безгә・ җиңсызганып язарга, Альбинага Казан студентларын опера җырларга өйрәтергәкирәк, бүген аныңконсерваториядәдәресе бар.


Киләсе очрашуыбыз аныңкабат тарихи ватанына кайткан чагында булачак.


・ Төшке аш вакытын туры китереп, ・ дип ачыклык кертәАльбина. ・ «Татарстан»ны пылау белән сыйларга кирәк бит инде.
1

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: