
Бөгелмә мэрыннан – шашлык
Декабрь җиле «татарстан»лыларны кунакчыл Бөгелмәгә илтеп ташлады. Безгә Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров пешергән тәмле шашлык белән сыйланырга насыйп булды.
14 января 2019
– Мин теләсә нәрсә әзерли алам! – дип ышандыра безне бусагадан ук Бөгелмә мэры. – Чөнки Интернет бар, ә аннан җаның теләгән рецептны табып алып, әзерләү серләрен белеп була. Тәмле килеп чыгамы, юкмы – анысы инде башка мәсьәлә. Ошаталармы? Моңарчы бер дә зарланганнары юк иде әле. Мин үзем талымлы кеше түгел, нәрсә бирсәләр шуны ашыйм. Мөгаен, һөнәрем шулай өйрәткәндер
– Татарстан район башлыкларының күпчелеге шундый ахры...
– Безнең бөтен гомер диярлек эштә үтә бит, сырланып, сайланып утырырга вакыт калмый. Шунлыктан мин ит тә, балык та, яшелчә дә яратам... Иң гади ризыкларны үз итәм. Бәрәңге, сельдь балыгы, әнием пешергән кәбестәле аш, токмач, пилмән... Кәефкә карап инде. Бүген
менә сезгә бәрән һәм сыер итеннән шашлык әзерлисем килә.
БАЛЫК ПЕРКОСЫ
– Яңа ел табынына ниләр әзерләячәксез? Кем салат турый? Кем кайнар ашны пешерә? Кем җитәкчелек итә – сезме, хатыныгызмы?
– Хәләл җефетемнең мине аш‑су әзерләүгә катнаштырасы бик килми, ул моны хатын‑кыз эше дип саный. Әмма кайбер ялларда өйдә булырга, зур тату гаиләбез белән табын тирәли бергә җыелырга мөмкинлек чыкса, ит яки балык пешерәм. Менә кичә генә газ мичендә сибас пешердем, бик тәмле булды.
– Ә сезнең районда нинди дә булса җирле балык бармы?
– Нигездә елга керкәсе (пеструшка). Ул хәтта безнең Бөгелмәнең гербында да мәңгеләштерелгән. Бу шул ук форель, керкә балыгы. Күптән түгел мине елга карпын бик тәмле итеп әзерләргә өйрәттеләр. Моңа кадәр карп шундый тәмле була, дип уйламый идем. Рецепт үзе бик гади: үсемлек мае, күп итеп сарымсак, төелгән кара борыч һәм тоз кирәк. Башта майны кыздыралар, аннары сарымсак салалар, ул алтынсу-көрән төскә кергәнче кыза һәм бөтен тәмен майга бирә. Сарымсакны алып, тоз һәм борыч сибелгән, онда әвәләнгән балыкны кызарга салалар... Өлгерергә биш минут чамасы калгач, сарымсакны балык өстенә сибәләр. Искиткеч тәмле ризык! Бик гади булуына карамастан, телеңне йотарлык була!
ШАШЛЫК ӘЗЕРЛӘҮ СЕРЛӘРЕ
– Нигәдер без һаман балык турында сөйләшәбез әле... Бүген без кыздыра торган шашлык та сезнең сыналган рецепт буенчамы?
– Шашлык әзерләү рецептлары бихисап, аны һәркем үзенчә кыздыра. Минемчә, шашлык тәмле булсын өчен тоз, борыч, тиешле күләмдә тәмләткечләр генә кирәк.
– Ягъни бернинди серкә-кефир-минераль су кирәкми?
– Шашлыкны тиз арада маринадларга кирәк булса, серкә өстәргә дә була. Тик мин лимон белән яхшырак маринадлана, дип саныйм.
– Ә сез ашарга пешерергә кайда өйрәндегез?
– Тулай торакта. Казанда, Товарищеская урамындагы 35 нче йортта торганда. Алты ел буе тулай торакта яшәү теләсә кемне дә әллә нәрсәләргә өйрәтә ул.
ШАКТЫЙ КАҢГЫРАРГА ТУРЫ КИЛДЕ
– Ә кайда укыдыгыз?
– Башта Казан авиация институтында бер курс укыдым. Күңелемә ятмавын аңлагач, аны ташладым. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтына кердем. Әмма тулай торакта яшәвемне дәвам иттем, чөнки башка торыр урыным юк иде. Гомумән алганда, мин үз гомеремнең 6 елын тулай торакта, 5 елын кеше фатирында торып үткәрдем. Барлыгы 11 ел каңгырап йөрдем. Тулай торакта яшәгәндә, әллә нинди бер-берсенә ярашмаган ашамлыкларны кушып та ризык әзерләргә туры килгәләде. Нишлисең, башка ашамлык юк яки аны сатып алырга акча җитми иде. Бөтен студентлар да шулай яшәде ул чакта. Шунлыктан әллә нинди ризыклар пешерә идек... Күңелле чаклар!
– Шулай да, сезнеңчә, ризыкны кемтәмлерәк пешерә – ир‑атмы яки хатын-кызмы?
– Төрлечә була инде. Кемдер бик тәмле итеп аш пешерә, ә кемнеңдер барып чыкмый. Башка эшләр дә шулай ук бит. Мин, мәсәлән, ирләр яхшырак үтүкли, дип саныйм. Үземнең чалбар һәм костюмнарымны гел үзем үтүклим. Монысына да тулай торакта өйрәндем.

ТУЫП-ҮСКӘН ҖИР ЯКЫН
– Әгәр башлык шул ук шәһәрдән (районнан) икән, аңа эшләве дә җиңелрәк, нәтиҗәләре дә әйбәтрәк, дип санала, чөнки туып‑үскән җирдә сулавы да иркенрәк, кешеләре дә якынрак кебек тоела...
– Нигәдер, мин гел үз туган шәһәремә әйләнеп кайтасымны тоеп яшәдем. Ә болай... биредә – 17, Казанда исә 20 ел яшәдем. Минем өчен Казан да бик кадерле. Әмма Бөгелмәгә әйләнеп кайткач, туган шәһәремдә бөтен нәрсәнең җанга якынрак булуын аңладым. Миңа аның бөтен почмагы да таныш. Дөрес, 20 ел эчендә кайбер урамнарның исеме онытылган, яңалары пәйда булган... Шәһәр үсә, зурая, тормыш алга бара. Монда бернинди гаҗәпләнерлек нәрсә дә юк.
– Бөгелмәдә иң яраткан урыныгыз нинди?
– Үземнең йортым һәм әниемнең йорты. Бизмәнгә салып үлчәү мөмкин түгел, Бөгелмәнең бөтен урыннарын яратам. Биредә һәр җир минем өчен бик якын, үз. Күрәмсең, шундый бер вакыт җитәдер... Еллар үткән саен яшәрә бармыйбыз бит, сагыну, җирсү дә артарак төшә. Инде «мин яшь чакта...» дигән сүзләрне үземнең дә һаман ешрак кабатлавымны сизәм.
ХАЛЫК КАРШЫНДА НИЧЕК ТӘ СЫНАТМАСКА ИДЕ
– Һәр шәһәрдә, һәр авылда һәм җирлектә башка беркемгә дә охшамаган халык яши. Сез бөгелмәлеләрне ничек тасвирлар идегез?
– Бик үзенчәлекле, тырыш, хезмәт сөючән халык яши биредә. Тулаем алганда, белемле халык. Тарихи яктан шулай килеп чыккан: Бөгелмәдә фәнни-тикшеренү институты бар, шунлыктан бездә фән докторлары, доцентлар, академиклар, профессорлар күп булган... Билгеле, бөгелмәлеләрнең холкы төрле, әмма аларның барысы өчен дә уртак булган, аларны республикабызның башка төбәкләре халкыннан аерып торган сыйфатлар да бар. Мәсәлән, Арча кешесе, халык җыелган җирдә аралашканда, үз якташын шунда ук танып ала. Эчке сиземләү белән. Бөгелмәлеләр белән дә шулай...
– Сезне дә таныйлармы?
– Мине башкача таныйлар. Бөтен җирдә тануларына әле һаман да күнегә алмыйм. Бу – зур сынау. Бигрәк тә хәзерге социаль челтәрләр заманында... Аларга зур саклык белән карыйм. Бөгелмәлеләрнең челтәргә язган тәнкыйте кайдадыр чынлап та ярдәм итә, кирәкле булып чыга – без андый очракларда оператив рәвештә барысын да үз карамагыбызга алабыз. Әмма кайвакыт тәнкыйть җимергеч төс ала. Кайберәүләр хакимияттәгеләрне Интернет аша мәсхәрәләүне, түбәнсетүне зур казаныш дип саныймы, белмим. Миңа калса, мондый нәрсә булырга тиеш түгел.
– Шашлыкка күз салыйк әле. Маринадландымы икән инде?
Остабыз, иснәп карап, итнең әзерме-юкмы икәнлеген тикшерә һәм ит кисәкләрен пөхтәләп шампурга тезә башлый.Без исә аңардан «сорау алуыбызны» дәвам итәбез.
ШВЕЙК МАҖАРАЛАРЫ НИЧЕК ТӘМАМЛАНГАН?
– Сез нәрсәне шәһәрегезнең визит карточкасы дип саныйсыз? Нинди дә булса истәлекле урыннымы, үзегездә җитештерелгән берәр продукциянеме?
– Бездә мондый урыннар күп, чөнки, ни әйтсәң дә, шәһәргә 238 ел бит! Бөгелмәдә башка беркайда да булмаган гаҗәеп урыннар байтак. Ярослав Гашек музее шәһәрнең иң танылган «визитка»ларыннан берсе булып тора.
– Аның Швейк атлы сөйкемле солдатын без тимер юл вокзалында ук очраттык... Поездларны каршылый икән.
– Ансыз булмый. Чөнки Швейк атлы батыр солдатның маҗаралары турындагы хикәяләрен Гашек нәкъ менә Бөгелмәдә яза башлаган. Маҗараның ничек тәмамлануын сораганнар иде бер – искә төшерә алмадым. Мөгаен, яхшыдыр. Кабат укып чыгарга кирәк!
ПРОВИНЦИЯ КЕШЕЛӘРЕ
– Эш сәфәре белән чит илләрдә еш буласызмы? Бездәге һәм андагы провинция шәһәрләре ни белән аерыла? Безгә аларга охшарга тырышу кирәкме?
– Мөгаен, баштанаяк омтылмаскадыр. Хаҗәте бармы моның? Безнең үз үсеш юлыбыз. Бары безгә генә хас булган. Ә менә яхшы, алдынгы нәрсәләрне үзебездә кертү – мәҗбүри. Бу хәтта зарур.
Мин Сколковода укыганда Америка Кушма Штатларына барган идем. Әлеге гаҗәеп сәфәр бер айга сузылды. Укудан буш көннәрдә без, үзебез кебек студентлар белән, прокатка машина алып торып, төрле шәһәрләрне карап йөрдек. Миңа Монтерей бик ошады. Анда нибары 3500 кеше яши. Бер катлы Америка. Һәм шул 3500 кешегә – 48 кунакханә! Төрле класслы. Без бу шәһәргә шимбә көнне бардык һәм бер генә буш урын да таба алмадык! Якын-тирәдә яшәүче бөтен фермерлар ял көннәрендә күңел ачарга килә икән Монтерейга. Барлар, караоке-клублар туп-тулы. Бу мине таң калдырды.
– Зур шәһәрдә дә, кечкенәсендә дә яшәгән кеше буларак, әйтегез әле, кайсында рәхәтрәк?
– Өйдә рәхәтрәк. Биредә һавасы да үзгә, якын. Ә менә минем хатынымның, Казан кызы булса да, моннан беркая китәсе килми. Аңа Бөгелмәдә бик ошый. Чөнки бөтен нәрсә – бер адым ераклыкта гына. Көн саен яр буенда йөрергә мөмкин: һава чиста, саф . Бөкеләр юк. Казанга килеп, бөкегә эләккән чакларда кечкенә шәһәрдә яшәүнең кыйммәтен аеруча яхшы аңлыйсың. Сабыебыз гадәти балалар
бакчасына йөри. Без дә гап‑гади кешеләр бит.
КӨЧ НӘРСӘДӘ?
– Элегрәк «провинция» сүзе хәтта бераз гарьләндерә иде...
– Әйе, мин ул вакытларны хәтерлим. Хәтта бераз мәсхәрәлерәк тә яңгырый иде.
– Сезнеңчә, провинциаль шәһәрләрнең көче нәрсәдә?
– Нәкъ менә «провинция шәһәрләре» тота да инде дөньяны. Хезмәт сөючән, тырыш халык шуларда яши чөнки. Теләсә кайсы шәһәрнең үсешенә сәнәгать булыша. Металлургия булса, Уралдан башлап... Безнең биредә бораулаучылар, геодезистлар, нефть чыгаручылар никадәр... Бу күзгә күренмәс каһарманнар ил икътисадын күтәрә дә бит инде.
– Ә нефть чыгарылмаган очракта вазгыять ниндирәк булыр иде икән? Бөгелмәдәге иң зур этәргеч көч нинди?
– Нефтьтән башка ничек булуын белмим, күз алдына да китерә алмыйм, чөнки аннан башка ничек икәнен күргәнем юк. Әмма Бөгелмә районының куәте нефтьтә генә түгел, бездә авыл хуҗалыгы да алга киткән. Өлкәнрәкләр әле барлык күрсәткечләр буенча Бөгелмәнең Казаннан соң икенче булган чагын да хәтерли. Узган гасырның 60 нчы елларында, мәсәлән. Бары бу ике каланың гына Хезмәт Кызыл Байрагы – «Дан Билгесе» орденнары бар. Һәм без моның белән бик тә горурланабыз! Ул елларда АСК секторында үсеш күзәтелгән. Һәм, гомумән, Советлар Союзында бөтен нәрсә дә дөрес оештырылган булган. Куәтле ил, куәтле держава, ә без аннан чак кына колак какмадык. Аннары – торгынлык. Без ул авыр 90 нчы елларны хәтерлибез. Туктаусыз инфляцияләр, сумның бәясе төшү...
Бүген АСК на эре инвесторларны җәлеп итәргә телибез. Беренче адымнар ясалды инде. 2014 елда районга «Племрепродукт» кебек эре инвестор керде, нәтиҗәдә тавык йомыркасы җитештерү районда 20 мәртәбәгә диярлек артты, бу 27 млн данә дигән сүз. 100% куәтенә эшли башлаганда, елына 120 млн данә йомырка җитештереләчәк. Татарстанның Көньяк-Көнчыгышындагы иң зур предприятие бу. Шул ук инвестор азык җитештерү заводын эшләтеп җибәрде, анда теләсә кайсы хайван өчен азык ясарга мөмкинлек бирүче зур лаборатория бар.
Боларга өстәп, тагын ит комбинаты да төзи. Совет чорында биредә танылган Бөгелмә ит комбинаты булган. 90 нчы елларда ул банкротка чыккан, мөлкәтен сатканнар. Һәм менә хәзер яңа ит комбинаты төзелә, иң яңа, заманча җиһазлар белән. Тәүлегенә 30 тоннага кадәр ит продукциясе җитештереләчәк. Совет чорындагы комбинатта тәүлегенә 15 тонна ит чыгарылган. Ягъни яңа завод аннан ике тапкыр куәтлерәк булыр дип көтелә.
СӨТ ПЕРСПЕКТИВАЛАРЫ
– Шәһәр гөрләп үсә, бу берничә айга бер тапкыр килеп киткәндә дә сизелә. Ә авылларда вазгыять ни чама? Хәзер күп авыллар бетеп бара бит – эш тә юк, мәктәп тә, клуб та...
– Күп кеше авылдан килеп Бөгелмәдәге предприятиедә эшли, анда шактый эш урыны пәйда булды. Ит комбинаты файдалануга тапшырылгач, тагын эш урыннары булачак. Катнаш азык заводында бик күп кеше эшли. Хәзер безгә тагын бер эре инвестор кушыла – әлеге агрохолдингның хуҗасы чыгышы буенча немец булган Штефан Дюрр әфәнде. Ул инде 1989 елдан бирле Россиядә яши, илебезне бик ярата. Бүген аның предприятиесендә 100 мең баш сөт терлеге исәпләнә.
Озак вакытлар буе Бөгелмә районы сөт саву буенча күрсәткечләре өчен гел тәнкыйтьләнде, чөнки Бөгелмәнең спецификасы башкачарак. Бездәге бюджетны оештыручы төп предприятие – «ТНГ-Групп», аның эше Ерак Төньякка бару белән бәйле. Бу – геологоразведка. Анда уртача хезмәт хакы шактый югары, шуңа күрә ирләргә, терлек асраганчы, еракка китеп акча эшләп кайту файдалырак. Шунлыктан без нәкъ менә сөт саву, терлек саны буенча озак вакытлар буе тәнкыйть утына тотыла килдек. Хәзер исә без Штефан әфәнде белән Бөгелмә районы территориясендә өч сөтчелек комплексы төзү турында килештек. Бу 3550 шәр баш терлек өчен ике ферма һәм 6000 баш терлеккә
исәпләнгән бер мегаферма. Барлыгы 13000 баш сөт терлеге дигән сүз! Тәүлегенә уртача 360 тонна сөт, күз алдына китерәсезме? Әгәр эшебез уңса – без сөтчелек буенча районнар арасында беренче урынга чыгачакбыз! Бу бик җитди инвестицияләр: 10 миллиард сумнан артыграк акчаны компания 2,5 ел эчендә кертергә җыена. Минем өчен аеруча мөһим фактор: авыл халкы өчен тагын эш урыннары булачак.
БАШЛЫКНЫҢ БАШЫН НИ АВЫРТТЫРА?
–Башлык булу авырмы? Башыгызны нинди уйлар, мәсьәләләр бимазалый?
– Башны түгел, йөрәкне бимазалый ул уйлар... Бөтен нәрсә һәм бөтен кеше өчен йөрәк сызлый. Үз эшеңне чыннан да яратсаң, ә мин аны яратам, барысын да йөрәк аша кичерәсең. Сколковода укыганда психологлар моның бик үк дөрес булмавын аңлатырга тырышты да бит. Имеш, бу хисләр деформациясенә, эмоциональ зәгыйфьлеккә китерә, әйләнә-тирә чынбарлыкны кабул итүдән туктыйсың... Күпмедер дәрәҗәдә килешсәм дә, йөрәк аша кичермичә эшли алмыйм, барып чыкмый. Иң зур проблемам – кистереп «юк» дип әйтә белмәү. Әгәр үзгәрәм икән, инде эшли алмаячакмын. Чөнки мин кешеләрне ишетми башлаячакмын...
– Әмма кешеләр кайвакыт мөмкин булмаганны таптыра бит... Сез исә тылсымчы да, Кыш Бабай да түгел.
– Әйе, төрлесе бар, әмма алар белән эшләү, аларны тыңлау, аңлау, булышу – минем вазыйфам. Социаль статуслары да, дөньяга карашлары да төрле, әмма ничек бар шулай кабул итү зарур һәр кешене. Башкаларга алыштырып булмый бит. Проблемаларны булдыра алганча хәл итәргә тырышам.
– Ә сезнең, шәһәр мэры һәм район башлыгы буларак, берничек тә хәл итә алмаслык проблемагыз бармы?
– Әлбәттә, коллегаларымныкы да бардыр, дип уйлыйм. Проблема гына түгел, бу – әрнү. Бездә онкологиядән интегүчеләр байтак. Булышасым бик килә, әмма мин генә ярдәм итеп бетерә алмыйм. Яшәү һәм үлем проблемаларын бер генә башлык та, бернинди акча да, элемтәләр һәм танышлыклар да хәл итә алмый. Аллаһы Тәгаләнең генә кодрәтеннән килә бу. Ярдәм итеп тә, булышмаса, авыру чигенмәсә, бик авыр.
НИНДИ ИДЕМ, ШУНДЫЙ БУЛЫП КАЛДЫМ
– Дусларыгыз, сыйныфташларыгыз туган җирегезгә мэр сыйфатында әйләнеп кайтуыгызны ничек кабул итте?
– Күптән түгел безнең мәктәпне һәм сыйныфны тәмамлаучылар белән очрашу булды. 24 ел күрешмәгән идек. Күп кеше үзгәргән, кайберләре исә бер дә картаймаган... Баштарак миңа бераз читсенеп карадылар, аннары һаман да шундый ук икәнемне аңладылар һәм уңайсызлык юкка чыкты.
– Ә сез мәктәптә нинди идегез?
– Укуын яхшы укыдым, ә менә тәртип шәптән түгел иде... Мөгаен, бөтен малайларныкы да бер чамадыр инде ул. Ташып торган, куәтле энергиямне дөрес юлга юнәлтер өчен, директор мине мәктәптә үткән бөтен чараларда да катнаштыра иде. Барлык Чыршы бәйрәмнәрен алып бардым, хәтта Кыш Бабай да булдым...
Хулиганлык тормышта булыштымы соң?
– Әлбәттә! Башлык кем ул? Үзенең эчке сәясәтенә ярашлы рәвештә, командасын һәм халыкны артыннан ияртүче лидер. Тик лидер булып тумыйлар, лидерга әйләнәләр. Малай чакта мәктәп артында сугышулар, аннары Казанда чыныгу, тулай торакта мөстәкыйль яшәү – болар эзсез үтми. Чыныктыра. Буындашларым кебек, мин дә урамда үстем. Шәһәребездә гопниклар да булды, сугыштык та, асфальт та бүлештек, әмма рәхимсезлек булмады...
Шушы нотада Бөгелмә районы башлыгы шашлыкның әзер икәнлеген хәбәр итә. Аны матур итеп тәлинкәгә бушата – башта сыер итен тезеп, өстенә шалаш кебек итеп бәрән кабыргасын өя. Суган боҗралары, тәмләткеч үләннәр сипкәч, ресторандагыдай матур ризык килеп чыга. Нәкъ менә Бөгелмәдә генә була торган матурлык бу!
Ә шашлык астына – юк, сез уйлаган әйбер түгел – бик тәмле Бөгелмә лимонады килә. Бөгелмә районы башлыгы аны бик ярата икән, барыбызга да өстәп кенә тора.
Бүген Бөгелмә районында вакансияләр саны эшсез гражданнар саныннан 4 тапкырга артыграк (882 вакансия, 220 эшсез), әмма ихтыяҗ һәм тәкъдим арасында җенес буенча, һөнәри әзерлек, квалификация буенча, хезмәткә түләү шартлары һ. б. буенча тәңгәлсезлек саклана.
Аеруча эшче һөнәрләр таләп ителә: машина йөртүчеләр, кондукторлар, контролерлар, машинистлар, юл монтерлары, станок көйләүчеләр, станок операторлары, чәчтарашлар, ашчылар, слесарьлар, токарьлар, электромонтерлар; хезмәткәрләрдән – иминият һәм сәүдә агентлары, бухгалтерлар, табибләр, инженерлар, инспекторлар, шәфкать туташлары, менеджерлар, педагоглар,белгечләр.
2018 елда 2774 кешегә, шул исәптән уку йортларындагы 2102 укучыга профориентация хезмәте күрсәтелгән.
БӨГЕЛМӘ МЭРЫННАН ФАЙДАЛЫ КИҢӘШ:
Шашлык маринадларга вакытыгыз бик аз булса, иткә лимон сыгып, әйбәтләп болгатыгыз да, берничә минуттан инде кыздырырга ярый.

Кирәк булачак:
Сыерның сум ите (сөяксез ите).
Яшь бәрәннең кабырга өлеше – бөтен кешегә җитәрлек күләмдә.
Суган – күп кирәк.
Тоз, борыч, тәмләткечләр – тәменчә.
1 данә лимон.
- Кисәбез!
- Чистартабыз!
- Турыйбыз!
- Тозлыйбыз!
- Борычлыйбыз!
- Кисәбез!
- Сыгабыз!
- Болгатабыз!
- Кыздырабыз!
- Тезәбез!

Редакция «Юбилейный» рестораны администрациясенә рәхмәт белдерә.
Добавить комментарий