Буа башлыгыннан яшелчәләр белән пешкән сарык ите
Ит ит инде – тагын ни кирәк! Чын ирләр ашы! Буага без шундый ризык ашарга бардык – анда тәмле пешерәләр. Күрәсең, шуңадыр да шәһәрдә адым саен кафе-ресторан эшли, аларның һәркайсының менюсында башка берни белән дә чагыштырып булмый торган үз ризыгы бар. Ә менә район башлыгы Рәнис Кәмәртдиновның яраткан ризыгы – яшелчәләр белән пешерелгән сарык ите.
07 декабря 2020
«АКСАКАЛ» ӨЧЕН ЧЫГАРМА
– Гомумән, мин ашарга бик сирәк пешерәм. Пешермим диярлек, – дип ачыктан-ачык белдерә Рәнис Рәфис улы. – «Татарстан» журналы өчен – аның 100 еллыгы уңаеннан гына чыгарма ясыйм. Аксакалларны хөрмәт итәм мин, – дип елмая ул. Һәм «беркайчан да пешермим» дисә дә, җитез хәрәкәтләр белән сарык ботын тәмләткечләр белән уа һәм чын осталарча ит арасына сарымсак кыстырып чыга. Тәмләткечле ит, мичкә кергәнче үк, авыздан сулар китерә. Ул мичтә өч сәгать пешкән арада, искиткеч тәмле өчпочмаклар белән чәй эчә- эчә, сөйләшеп утырырга вакытыбыз барлыкка килә. Мондый тәмле өчпочмакларны Буада гына ясыйлардыр!
– Бу гаилә белән бәйрәмнәрдә пешерелә торган ризык. Мондый бот егермеләп кешегә җитә, – ди башлык. – Әмма минем күп балалы гаиләдә дә, ә минем өч балам бар, егерме кеше барыбер җыелмый. Шуңа да мондый ризык пешергәч, кунаклар чакырырга кирәк, югыйсә ашап бетереп булмячак. Татарларда исраф дигән төшенчә бар, ягъни ашап бетерә алган кадәр әзерләргә (алырга) кирәк. Шуңа да исраф булмасын өчен, мондый ботны ашарга кунаклар кирәк, югыйсә үзеңә ашап бетерергә туры киләчәк. Ә бу мөмкин түгел.
Ә болай мин ит белән бәрәңгеле бөтен ризыкны да яратам. Ә алар, нигездә, татар ризыкларында була. Тагын грузин ризыкларын яратам. Диңгез ризыкларын да яратып ашыйм.
БУАДА БӨТЕН НӘРСӘ ТӘМЛЕ
Сүз аш‑су ягына таба борылгач, Буа, Татарстанның башка шәһәрләреннән аермалы буларак, үзенә генә хас нинди тәмле ризыгы белән мактана ала, дип кызыксынабыз.
– Буада бөтен нәрсә дә тәмле! – дип җавап бирә башлык. Татарстан башлыкларыннан башка җавап көтмибез дә инде без. – Бездә борай, тутырма, кияү пилмәне, керкә (форель) балыгы белән мантый бик тәмле була...
– Ягъни сездә кулинария туризмы да җәелдерергә була?
– Рәхәтләнеп! Кулинария генә түгел. Бу бит Идел аръягы зонасы. Бөтен чаралар бездә үткәрелә. Күрсәтергә дә, карарга да кызыклы нәрсәләр күп бездә. Табигать манзараларыннан башлап, мәдәни байлыкларга, хәтта сәнәгать өлкәсендәге истәлекле урыннарга кадәр.
СӘНӘГАТЬ ӨЛКӘСЕНДӘГЕ ИСТӘЛЕКЛЕ УРЫННАР
– Табигать һәм мәдәни байлыклар аңлашыла: мөгаен, музей һәм сезнең менә дигән драма театрыгыздыр, ә менә сәнәгать өлкәсендәгеләре белән җентекләбрәк танышыр идек.
– Мин аграрий күзлегеннән чыгып әйтәм. Безнең район авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә һәм озак еллар инде республикада авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча алдынгы урыннарда бара. Быел буалылар рекордлы уңыш җыйдылар – тулаем уңыш күләме буенча без беренче урында. Шуңа да без эшкәртү заводлары белән горурланабыз. Беренче чиратта, Буа шикәр заводы белән. Ул безнең шәһәр бюджетын булдыручы предприятие, 1962 елда төзелгән. Сезон вакытында анда 800 гә якын кеше эшли. Аның җитештерүчәнлеге дә арта, инвестицияләр дә керә. Хәзерге вакытта завод тәүлегенә 6 тоннага кадәр шикәр чөгендере эшкәртә. Әле кайчан гына тәүлегенә 3 тонна иде. Туристларга шикәр комының, рафинад шикәрнең ничек эшләнүен күрү кызыклы булыр иде, заводның тарихы да бик кызыклы.
Буа спирт заводы продукциясенең ничек җитештерелүен күрү, минемчә, тагын да кызыклырак. Ә нигә юк, ди әле? Кырымда «Массандра»га экскурсияләр бар, дегустация дә ясыйлар. Краснодар краенда Темрюк коньяк заводында да экскурсияләр үтә. Анда туристлар агымының туктап торганы юк. Ә безнең спирт заводы сыйфат буенча дөньяда икенче урынны били! Ягъни менә дигән туристлык маршруты.
Ә инде милли проектлар ярдәмендә шәһәр матурланып кына калмады, ял итү уңайлы да, заманча да булды.
ТАТАРСТАННЫҢ ОЗЫН ГОМЕРЛЕЛӘРЕ
– Аңа кадәр заманча түгел идемени?
– Ул, әлбәттә, тирән тарихлы шәһәр. Тарих та беркая да китмәде – быел Буа 140 еллыгын билгеләп үтә! Ә Буа районына 90 ел. Ягъни сез генә озын гомерле түгел, безнең дә горурланырлыгыбыз һәм күренекле даталарыбыз бар.
Бер-беребезне юбилейларга чакырырга вәгъдә бирешеп, әңгәмәбезне дәвам итәбез һәм сөйләшү барышында Буа муниципаль районының республикада гамәлдә булган 40 программаның 24ендә катнашуын беләбез.
– Яшәү өчен уңай шартлар тудырылмаган булса, бүген сез күргән Буа булмас иде, – ди Рәнис Рәфис улы. – Быел гына да биредә 10 яңа социаль объект төзелде.
ӨСТЕНЛЕК – УҢАЙЛЫЛЫККА
– ФАПлар, мәктәпләр, спорт комплекслары?
– Барысы да... «Мәдәният» милли проекты буенча Кырык Садак авылында күпфункцияле үзәк төзедек. «Демография» милли проекты буенча Буада – 260 урынлык балалар бакчасы. Шәһәрдә балалар бакчасына ихтыяҗ зур иде, бигрәк тә ясле төркемнәренә. Хәзер бу мәсьәлә хәл ителде. Буа балалар бакчасы – районда иң зуры, заманча салынганы, балалар өчен махсус җиһазлар белән җиһазландырылганы. Кечкенә кызымның да әлеге матур бакчага йөри башлавын түземсезләнеп көтәм.
Авыл территорияләренә милли проектлар ягыннан аерым кайгыртучанык күрсәтәбез, чөнки халыкның төп өлеше авыл җирлекләрендә яши. Быел авылларда 28 спорт мәйданчыгы төзедек, шуларның 26 сы – баскетбол-волейбол өчен, 2 се – футбол мәйданчыгы, авыл кешеләре шулай теләде. 16 авыл җирлегенә тротуарлар ясадык, коелар казыдык, урамнарга яктылык үткәрдек. Раково авылында – ФАП белән кибет, Тингашта – спорт мәйданчыклары, Яңа Чәчкапта 100 урынлык күпфункцияле үзәк төзелде... 7 мәктәпкә, Мәдәният йортына һәм авыл башкарма комитетына, 11 авыл хуҗалыгы объектына капиталь ремонт ясалды. Мәсәлән, Вольный Стан авылындагы бинаны реконструкцияләү анда мәктәпне, балалар бакчасын, Мәдәният йортын, китапханәне, почтаны, фельдшер-акушерлык пунктын бер урында туплау, димәк, авылда төп социаль объектларны саклау мөмкинлеге бирде.
САННАР ҺӘМ КРЕАТИВ
– Саннар сокландыра, алар артында ниләр бар? «Төзедек-ремонтладык» та һәм барысы да совет чорындагы кебек хрущевкаларга охшап калдымы? Шулай да бу яңартуларда креатив бармы?
– Бакча, лицей, Яшьләр паркы яныннан узганда, креативын үзегез күрерсез... Шуны гына әйтәм: объектларның төзелә торганы буенча да, ремонтлана торганы буенча да җәмәгать фикерен тыңлыйбыз, эшкә креатив яшьләрне җәлеп итәбез – безнең архитектура университеты студентлары бар. Башта алар безгә практикага кайталар, ә мин аларга нинди дә булса объект бирәм, хезмәт хакы түлим. Берәр җитди, олыларча эш, бигрәк тә нәтиҗәсе гасырларга кала торган иҗади эш булса, алар бик тырыша. Һәм аннан соң да бездә эшләргә кала, беркая да китми. Менә, мәсәлән, шундый бер дизайнер кыз – Камилә Гайнатуллина белән без Җиңүнең 75 еллыгына авылларда 14 һәйкәл эшләдек. Барлык һәйкәлләр дә төрле-төрле, матур һәм затлы килеп чыкты. Мәсәлән, Яңа Чәчкаптагы һәйкәл кара граниттан. Камиләнең дизайнер буларак эшләгән эшләре арасында Боерган, Мөкерле, Ырыңгы, Кошки‑Теняк авылларында ял, балалар һәм спорт мәйданчыклары да бар. Шулай ук ул лицейда санузелларның бизәлешен, ашханә залының, спорт залының һәм Буа ветеринария техникумының җыелышлар залының дизайн-проектларын эшләде.
ТАШЛАНДЫК АВЫЛЛАР БУЛМАСЫН ӨЧЕН
– Җитәкчелекнең кечкенә авылларга игътибар итүе искиткеч. Россиядә хәзерге вакытта күп кенә авыллар ташландык хәлдә. Сездә дә бармы андыйлар?
– Районда ташландык дип авыз тутырып әйтә торган авыллар юк. Әмма авылларда ташландык йортлар бар иде. Барлыгы 176 ташландык йорт барлыгын ачыкладык. Әлбәттә, алар дәүләт реестрында теркәлмәгән. Кайдадыр күршеләре аша, кайдадыр картлар аша ул йортларның кемнәрнеке булуын белештек. Туганнары юкмы, варислары. Һәм алар табылды. Аңлату эшләре алып бардык, кайчагында оялтырга да туры килде: күрше йортлар яхшы хәлдә, ә сез бабагызның йортын оныткансыз дип, мәсәлән. Анда сезнең әби-балаларыгыз яшәгән. Ике банка буяу сатып алып, капкаларын буяр, койма алыштырыр өчен әллә ни күп кирәкми... Ягъни кайчак ышандырып, кайчак административ комиссия аша кисәтү ясап, кешеләргә йогынты ясарга тырыштык. Һәм әкренләп андый ихаталарны тәртипкә китерә алдык. Варислар булмаганда, авыл җирлеге документлар җыя, нотариуска мөрәҗәгать итә һәм андый объектларны муниципаль милек итеп терки. Алга таба аларны сүтеп, территориясен тигезләп, аны йә берәр фермерга хуҗалыгын киңәйтергә, йә булмаса күршеләренә күпьеллык үлән чәчәргә бирергә планлаштырабыз. Тиз эшләнә торган эш түгел ул. Без аны элекке башлык – Марат Азатович вакытында ук башлаган идек, быел инде ташландык ихаталар калмады диярлек. Гадәттә, элек ул участокларга бәрәңге утырталар иде – һәр йорт артында 50–70–100 сутый җир була. Хәзер инде андый зур мәйданнарга бәрәңге чәчмиләр, кешеләр китеп бетте, берәүгә дә җир кирәк түгел. Һәм ул җирләрдә хәзер үлән үсә. Үләннән бигрәк, агач баса. Бу, беренчедән, янгын куркынычсызлыгы өчен начар, икенчедән, анда сукбай этләр ияләшә. Гомумән, эшлисе эшләр байтак әле.
ЯКТАШЛАР ЯРДӘМЕ
– Былтыр «Пирамида»да якташлар белән очрашу уздырганда, мин аларга туган авылларына ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать иттем. Һәркемнең мөмкинлеге төрле: кайберәүләр ниндидер глобаль мәсьәләләрдә бөтен авылга ярдәм итә, ә кайберәү- ләр туган нигезләрендә өй тирәли үләнен генә чапса да яхшы... Бу ата-бабага хөрмәт билгесе дә, кече ватаннарын кайгырту да. Кайберәүләр чыннан да битараф калмады, кайтып җыештырды.
Безнең якташлык җәмгыяте бик актив. Алар картлар йортына да кайта, бүләкләр тапшыра. Беренче сыйныф укучыларына уку кирәк-яраклары салынган портфельләр бүләк итә. Шәһәрдә агачлар утыртырга уйласак, үсентеләр белән тәэмин итә. Быел шундый фикер килде: 40 нчы еллардан башлап, Буа районының 60тан артык авылы юкка чыккан. Күпләренең урыннары да билгеле түгел инде: үлән үскән, җир белән тигезләнгән. Якташлар ул авылларны табып, урыннарына истәлекле тамгалар куярга дип хәл итте. Картлардан, туган якны өйрәнүчеләрдән сораштык, эзләдек, тикшердек. Шул рәвешле утызга якын авылны таптык. Өчесенә истәлекле тамга урнаштырдык, аларга Бөек Ватан сугышында катнашканнарның исем-фамилияләрен яздык. Быковка, Хороновары, Алексеевка авыллары.
Безнең яңа скай‑парк шулай ук ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры – якташыбыз Марат Мансурович Айзатуллин ярдәмендә пәйда булды. Буалылар аңа бик рәхмәтле. Парк урманда урнашкан – яшьләргә вакытларын актив, файдалы итеп уздыру өчен иң яхшы урын. Олылар да рәхәтләнеп һава сулап йөри ала. Нарат урманы һавасы, территориясе яктыртылган, «кошлар өчен кунакханә» һәм башка кызыклы әйберләр дә бар.
Районга ТР Дәүләт Советы депутатлары да – Шакир Шахмәтович Яһудин белән Ринат Рәүфович Гайзатуллин ярдәм итә.
БАШ НӘРСӘ УЙЛАП АВЫРТА
– Район башлыгы булып эшләү дәверендә нәрсәне үзегезнең иң зур казанышыгыз дип саныйсыз? Һәм башыгыз нәрсә өчен ныграк авырта?
– Без Марат Азатович белән ике зур объект төзелешен башлаган идек. «Импульс» спорт объекты һәм «Абвгдейка» балалар бакчасы. Быел бу зур эшне төгәлләдек. Сәләтле балалар өчен ремонтланган мәктәп тә күңелгә рәхәтлек бирә. Мәктәп иске иде, бөтен коммуникацияләре тузган... Һәр кабинетны дизайнерлар белән эшләп чыктык. Һәр кабинетның дизайнын укытучылар белән сайладык. Анда бер-берсенә охшаган кабинетлар да юк! Матур килеп чыкты, гадәти түгел. Алгы өлешен дә үзенчәлекле итеп эшләдек – уннарча дизайнер эше арасыннан иң яхшысын бөтен мәктәп белән сайладык. Мәктәп төркемендә тавыш бирү юлы белән иң күп тавыш җыйганын эшкә тукталдык.
Вольный Стан авылындагы күпфункцияле үзәк тә әйбәт килеп чыкты: 2010 елда куркыныч хәлдә булу сәбәпле ябылган бакчаны төзекләндердек, ремонт ясадык. Хәзер аның ишегалдында волейбол һәм футбол уйнар өчен ике спорт мәйданчыгы бар. Яшәр, укыр һәм спорт белән шөгыльләнер өчен менә дигән шартлар – Буадагы һәм Казандагы спорт мәйданчыкларыннан берни белән дә аерылмый. Тагын озак еллар әле халыкка хезмәт итәргә язсын! Буалылар Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка безнең төбәкнең төрле яклап үсеше өчен бик рәхмәтле. Аның ярдәменнән, президент һәм федераль программалардан башка без бу кадәр объектларны, юлларны һәм башка инфраструктураны төзи һәм төзекләндереп чыга алмас идек.
Буада тагын сәнәгать паркы төзелеше бара. Резидентлары да бар инде, яңа инвесторлар җәлеп итү эше дә дәвам иттерелә – сәнәгать паркының киләчәге зур булачак.
Ә авыл җирлекләрендәге проблема – юллар һәм су. Халыкның бөтен теләкләрен дә үтәргә тырышабыз – булдыра алганча, әлбәттә. Хәзерге вакытта 90 процентка кадәр проблемалар хәл ителгән. Кайдадыр хәл ителә. Эшләрне этапларга бүләбез һәм ел дәвамында башкарып чыгабыз. Әлбәттә, тизрәк эшлисе килә. Буада 7,8 чакрым суүткәргечкә ремонт ясалды, 600 метр яңа су челтәре төзелде. Хәзерге вакытта йортларны яңа суүткәргечләргә тоташтыру эшләре бара. «Чиста су» программасы буенча Ырыңгы авылында су белән тәэмин итү челтәрләренә капиталь ремонт эшләре төгәлләнде, Ивашевка авылында яңасы төзелде, Вольный Стан, Алших, Мулланур Вахитов, Ришино, Карлы авылларында су белән тәэмин итү челтәрләре ремонтланды.
Шулай да юллар баш авырттыра торган мәсьәлә булып кала бирә әле. Торгилар үткәрелеп, ки
лешүгә кул куелганчы, ярты җәй үтеп тә китә... Аннан соң тиз‑тиз генә акчаларны тотып бетерергә кирәк... Буада 30 процентка кадәр юллар канәгатьләндерерлек хәлдә түгел иде. Президентыбызга зур рәхмәт, мөрәҗәгатемне кире какмады, быел Буа өчен генә 134 млн сум акча бүлеп бирелде. 9,5 чакрым юл салдык шәһәрдә. Республика программаларын һәм муниципаль юллар фондларын кертеп исәпләгәндә, Буа районында 21,9 километр юл салынды.
Шул ук вакытта, баш ничек кенә авыртмасын, ул күңелле хәл. Чөнки үзеңнең уңай үзгәрешләрдә катнашуыңны тоясың. Әкрен генә, җай белән генә эшләр дөрес юнәлештә бара. Районда тормыш шартлары яхшыра.
КЕЧКЕНӘ ШӘҺӘРДӘН – ЗУР ШӘҺӘРГӘ. ҺӘМ КИРЕСЕНЧӘ
– Сез шактый вакыт Казанда – зур калада яшәгәнсез. Ә хәзер – кечкенә шәһәрдә. Ничек ияләштегез? Һәм сезгә кайда күбрәк ошый?
– Балачагым Буада узса да, бирегә мин сирәк кайта идем: әти вафат булгач, әнине Казанга алып киттек. Бирегә эшләргә кайтырмын дип уйламаган да идем. Баштарак, әлбәттә, күнегергә, ияләшергә кирәк булды, гәрчә туган шәһәрем булса да. Кешеләр үзгәргән, шәһәр башка. Әмма хәзер инде мин үземне янәдән өемдә кебек хис итәм. Биредә иркенлек бар, яшәү рәвеше мегаполистагы кебек түгел: тынычрак, талгынрак. Биредә табибка күренергә яки кибеткә барып кайтыр өчен, ярты көн вакыт кирәк түгел. Балалар өчен, минемчә, Буа – бик кулай шәһәр. Бервакыт безгә Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов килде, сәләтле балалар мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашты. Мәскәүдә дистә елдан артыграк яшәү дәверендә андагы шау-шудан, ыгы-зыгыдан туюы турында сөйләгән иде. «Инфраструктурасы үсештә, кинотеатрлары да, спорт заллары да, табигате дә булган шәһәрдә яшәүнең нинди могҗиза икәнен сез хәтта күз алдына да китерә алмыйсыз. Сез биредә яшәвегез белән бәхетле!» – дигән иде ул.
Чыннан да, безнең шәһәр бик уңайлы урынга урнашкан. Биредә автомобильләр юлы бар – аэропортка ике сәгатьтә барып җитеп була. Балаларга теләсә кайсы үсеш юлын сайлау мөмкинлеге бар. Мәктәптән тыш шөгыльләнү өчен үзәк, төрле түгәрәкләр, секцияләр эшли. Максатым – Буа балаларының тормышын зур шәһәрдәгедән дә уңайлырак итү. Без даими рәвештә ата-аналардан балалар өчен тагын нәрсә кирәк дип сораштырып торабыз. Нәфис гимнастика телиләр икән – эзләргә кирәк. Кыйммәт, әлбәттә. Келәмен генә дә 700 мең сумга санап чыгардылар. Мин кайдандыр акча табарга тиеш. Ярар, табылыр да. Тренер табарга кирәк бит әле – анысы проблема. Хәл итәчәкбез. Ата-аналар балалары өчен брейк‑данс та сорый – аның да педагоглары кирәк. Эзлибез. Барысы да балаларның киләчәге өчен эшләнә бит. Парклар, скверлар, хоккей тартмалары... Боз сараебыз да бар, урамдагы шугалакка утлар куйдык, динамиклар элдек, кайнар чәй бар. Җәй көне анда тигез бетон җәеп, роликлар өчен җайлыйсы килә
БАЛАЧАК УРЫННАРЫНА – БАЛАЛАР БЕЛӘН БЕРГӘЛӘП
– Буада балачак урыннарыгыз калдымы?
– Менә шикәр заводы паркы, мәсәлән. Бәләкәй чакта мин анда таганда атынырга, тауларда шуарга йөри идем. Мин бала чакта шуып уйнаган ул тауларны быел гына алдык әле. Зәңгәр төсле, металлдан эшләнгән, исегездәме? Бу территория минем өчен бик кадерле, андагы һәр кирпечне мин дизайнерлар белән үзем сайладым. Парк матур килеп чыкты.
Без барысын да исәпкә алырга тырыштык, әниләрнең теләкләрен дә. Манзаралы күренеше
булган кафе эшләдек, ул балалар уйный торган мәйданчыкка карый. Шикәр заводында эшләүчеләр белән, укытучылар белән очраштык – аларның фикерләрен дә проектка керттек. Хәзер анда йөгерү өчен резина түшәлгән юл, скейтларда, роликларда йөрер өчен шомартылган бетон бар. Спортчылар өчен тренажерлар...
Моннан тыш, Буа IV Бөтенроссия кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча иң яхшы проектлар конкурсында җиңеп чыкты. Ә бу 2021 елда үзәк паркны үзәк мәйдан белән бергә реконструкцияләячәкбез, дигән сүз.
– Төзелешләр бигрәк зур күләмнәрдә алып барыла. Барысын да үзем контрольдә тотам, дисез. Ничек барысына да өлгерәсез?
– Иртә тору һәм соңрак яту – һәр җитәкче өчен универсаль режим. Ял көннәрендә олы балаларымны үзем белән объектларга алып чыгам – аларга, мәсәлән, ишегалларының ничек итеп үзгәрүен күзәтү кызыклы. «Безнең ишегалды» программасы буенча ун ишегалдына ремонт ясалды да инде (план буенча 5 елга – 50 ишегалды, елына 10 ар). Чүп савытлары, эскәмияләр куйдык. Асфальт түшәдек, тротуарлар ясадык. Шушы көннәрдә таганнар китерергә вәгъдә итәләр. Халык бу программага бик рәхмәтле. Көз һәм яз көннәрендә резина итекләрсез үтеп булмый торган ишегаллары бар иде. Кешеләр үзләре белән икешәр аяк киемнәре йөртә иде: ишегалдына кайтып җиткәч, ботинкаларын салып, резина итек кияләр. Шушы программа нәтиҗәсендә, Буада хәзер андый ишегаллары юк.
Иске гаражларны сүтәбез. Яңгыр сулары ага торган чокырлар ясыйбыз, ишегалларына кадәр тротуарлар сузабыз, ишекләрне алыштырабыз... Яшелчә бакчаларын һәм агачларны сакларга тырышабыз, ташландык участокларны барлыйбыз, алар белән нәрсә эшләп була, шуны уйлашабыз. Әлбәттә, каршы төшүчеләр дә табыла. Аңлашабыз, уртак тел табабыз. Бигрәк тә иске сарайлар проблемалы: аларга инде ун ел берәүнең дә кергәне булмаска мөмкин, аны чүп баскан, тутыккан, ләкин барыбер булып торсын, диләр.
Буага кергәндә 600 җир участогы булган бакчачылык ширкәте бар. Ул участоклардан, күп дигәндә, 20 кеше файдаланадыр. Мин әбиләргә анда 15 минут саен автобус йөриячәк, дип вәгъдә бирдем. Ягъни маршрутның озынлыгын арттырдык. Бакчачылык ширкәтенең активы белән очрашып сөйләштек. Киләсе елга анда су үткәрмәкче, ут сузмакчы булабыз. Яктырткычларны диодлы лампочкаларга алыштырырга, юл төзергә ниятлибез. Әгәр дә бакчачылык ширкәтен шушындый коммуникацияләр белән тәэмин итә алсак, бакчачылар анда кайтачаклар.
КИЛӘЧӘК ПОРТРЕТЫ
– Буаны тагын ун елдан соң нинди итеп күрәсез? Һәм ул киләчәк портретына туры килсен өчен, нәрсәләр эшләргә уйлыйсыз?
– Матур йортлары, тирә‑ягы яшеллек белән әйләндереп алынган, тигез юллары, якты тротуарлары, һәркем теләп йөри торган биналары булган шәһәр итеп. Безнең кафе һәм рестораннар бүгенге көндә, нигездә, мәҗлесләрдә генә эшли. Көн саен эшләсеннәр иде алар. Без Казанда яшәгәндә, ял көннәрендә гаилә белән ресторанга барырга ярата идек. Ул безнең гаилә традициясе иде. Ә монда алай булмый. Балалар Буаның Казан түгеллеген аңламый. «Әти, бүген ял көне бит, ресторанга барыйк әле», – диләр. Андый объектлар һәр көнне эшләсен, анда пешкән ризыклар иң тәмлесе булсын да, Буага чакырып торсын иде – Буага, шул исәптән тәмле ашар өчен генә дә килерлек булсын.
Безнең балалар иң акыллысы булсын иде. Аларга иң яхшы белем алу мөмкинлеге бирелсен. Яшь укытучылар кирәк – көчле физиклар, математиклар, химиклар, инглиз теле, информатика укытучылары. Аларга шартлар тудырырга кирәк. Безнең укучылар иң югары балл җыйган фәннәр бар. Мәсәлән, Регина Хәйбуллина йөз балл җыйды. Андый укучыларны да, укытучыларны да, директорларны да һәрвакыт күрәбез, хөрмәтлибез. Аларның дәрәҗәсе тагын да артсын иде.
Мәктәпләрнең ихтыяҗларын директорлар аша түгел, ә укытучылар аша белергә тырышабыз. Каядыр реагентлар алабыз, кемгәдер – химия дәресләре өчен лаборатория шкафлары, туплар, кемгәдер тәрәзә алыштырырга кирәк, кемгәдер – идәннәрен... Күптән түгел мәдәният учреждениеләрен карап чыктым, һәр кабинетка кердем – кайдадыр караңгы, кайдадыр җилләтү системасы юк, балалар бии торган бүлмәдә идәннәр тузган. Идәннәрне тәртипкә китерделәр – шомарттылар, буядылар. Объектив картинаны күзаллау өчен, үз күзләрең белән күрү кирәк шул.
Тагын ун елдан соң Буада төрле өлкәләрдә югары квалификацияле белгечләргә – табиблар (алар өчен без арендага торак төзергә планлаштырабыз), инженерлар, укытучылар, төзүчеләргә кытлык бетсен иде... Дубай премьер-министрының сүзләре истә калган, ул болайрак дигән иде: «Минем кешеләрем БҮГЕН яхшырак яшәсен, алар БҮГЕН иң яхшы белемне алсын, алар БҮГЕН сәламәт булсын, ничәдер елдан соң түгел...» Менә мин дә БҮГЕН булсын дип телим. Һәм моның өчен барысын да эшлим. Ә моның өчен яшьләрнең өметләренә һәм омтылышларына таянырга кирәк, алар белән эшләргә. Безнең балалар үзләрен биредә – Буада кирәк итеп хис итсен, үзләренең максатларын һәм хыялларын монда тормышка ашырырлык мөмкинлекләре булсын.
БЕЗГӘ КИРӘК БУЛАЧАК:
сарык боты – 1 данә;
тоз, мөшкәт чикләвеге, борыч, рәйхан, бәбрия (розмарин), прованс үләннәре – тәменчә;
сарымсак – ике баш;
яшелчәләр: кабак, татлы борыч, помидорлар, суган – ашарга утыручылар санынча;
аджика – ярты банка;
кулинария җиңсәсе.
Аджика белән уабыз!
Кисеп-кисеп чыгабыз!
Сарымсак кыстырабыз!
Угычтан уабыз!
Борыч сибәбез!
Җиңсәгә салабыз!
Мичкә озатабыз!
Алабыз!
Фото: Александр Ефремов
Добавить комментарий