Каюм Насыйрига ияреп – чөгендер шурпасы
Редакциябез кухнясына чибәр дә, зыялы да туташ – Резедә Хәсәнова килде. Күпләр аны «Татарстан – Яңа гасыр» телевидениесе аша белә. «Кичке аш» тапшыруы алып баручысы, күп тапшырулар авторы, «Шаян ТВ»ның мөхәррире, «Созвездие–Йолдызлык» фестиваленең жюри әгъзасы... Кыскасы, балалар кайда, ул шунда. Начарга караганда яхшылыкның җиңеп чыгасына ышана, дөньяны якты төсләрдә генә күрә... Ул безне башкаланың бер милли ресторанына чакырды. «Анда мич бар, ә мин әзерләгән ризык нәкъ менә шунда пешәргә тиеш», – диде.
30 мая 2018
Бактың исә, Резедә мичтә аш пешерергә җыена икән. Тик гади түгел, ә Каюм Насыйри рецепты буенча чөгендер шурпасы. Башта күз алдына борщ килде. Ә белгәнебезчә, ул украин, рус милләте ризыгы булып санала. Әллә борщка татарлар да дәгъва кыламы?
– Өч ел элек Икътисад, идарә һәм хокук институты Каюм Насыйри рецептларыннан торган «Иршад әл-Әтбиха» китабын яңартып бастырды, – диде Резедә. – Татар, рус телләрендә ул. Әлегә кадәр Каюм Насыйри рецептлары рус телендә басылмаган булган. Мине шул китапны тәкъдир итү кичәсенә чакырдылар. Һәм үзеннән-үзе Каюм Насыйри рецептлары белән кызыксынып киттем. Аерым ризыкларын пешереп тә карадым. Ә чөгендер шурпасы аеруча кызык тоелды. Бер карасаң, борщка да охшаган ул. Күрәсең, элек әби-бабаларыбыз башка милләт ризыкларын да әзерләгән. Тик чөгендер шурпасы борщтан аерыла. Беренчедән, анда бәрәңге юк. Икенчедән, аны чүлмәктә мичкә куеп пешергәннәр. Гомумән, әзерләү алымнары да бүтән.
Без килгәндә ит пешкән, шулпа әзер иде. Дүрт чүлмәккә бер литр шулпа җитә икән.
Резедә шулпаны чүлмәкләргә тигезләп бүлеп чыкты. Аннан итне турап чүлмәк төбенә салды. Һәм суган белән кишерне турап (нәкъ менә озынча итеп турарга) табага кыздырырга куйды.
– Яшелчәләр сүрән утта ике‑өч минут торырга тиеш, – ди Резедә. – Аш‑су әзерләгәндә яхшы кәеф, изге уйлар белән эшкә тотынырга кирәк. Әнием дә гел шулай әйтә: «Күңелеңне биреп әзерләгән ризык тәмлерәк була».
Резедә табада кызган кишер белән суган өстенә озынча итеп туралып пешерелгән чөгендер салды. Шуңа тагын аш серкәсе, бер кашык он өстәде:
– Аш серкәсе чөгендер төсен үзгәртмәсен өчен кирәк, ә он шулпаны куертып җибәрә, – диде пешекчебез. – Элек онны шулпага, икенче ашларга салганнар, ризык туклыклырак булсын дигәннәрдер инде.
РЕЗЕДӘ ХӘСӘНОВАДАН ЧӨГЕНДЕР ШУРПАСЫ РЕЦЕПТЫ:
Кирәк булачак:
- Шулпа – 1 литр
- Сыер ите – 0,5 кг
- Суган – 1 баш
- Кишер – 1 баш
- Чөгендер – 1 баш
- Он – 1 аш кашыгы
- Аш серкәсе – 1 аш кашыгы
1. Бүләбез!
2. Салабыз!
3. Ваклыйбыз!
4. Кисәбез!
5. Турыйбыз!
6. Кушабыз!
8. Кыздырабыз!
9. Салабыз!
10. Мичкә куябыз!
– Каюм Насыйри язып калдырган икән, димәк, булган. Һәрхәлдә, шәһәр халкы кулланган, дип уйлыйм...– Каюм Насыйри яшелчәләрне чи килеш пешерүне күздә тоткандыр. Ә без чөгендерне пешереп салдык, – ди Резедә. – Моны һәркем үзенчә эшли ала. Чи чөгендерне саламлап турасаң, чүлмәктә пешә инде. Зыян юк...– Авылларда хәзер мичле кешеләр бик сирәк калды. Газ мичендә пешерсәң ярыймы? – дим.
ТАМЫРЛАР ТУРЫНДА...
– Минем өчен Болгар җирлеге – аерым бер көчкә ия урын. Кечкенә вакытта дәү әнием: «Кызым, тамырларың кайсы җирдән икәнен онытма», – дия иде. Тарихи, изге саналган туган ягым турында кечкенәдән бик күп төрле риваятьләр ишетеп үстем. Соңрак китаплардан Болгар җирендә булган бәрелешләр, тарихи яулар турында укыдым. Еллар узган саен туган җиремә карата булган ихлас мәхәббәт, соклану катыш горурлану арта гына бара. Менә шуңа да үземне Болгардан дип күрсәтәсем килә...– Минтимер Шәрипович Болгарны торгызырга алынмаса, безнең җирлек беткән булыр иде. Анда бит теләсә кем килеп, кабер ташларына кадәр казып алып китте. Әле без балачакта ук кулларына металл эзләүче җайланма тоткан кешеләр изге җирләрнең өстен аска әйләндерәләр иде. Андый кешеләр аеруча төннәрен йөрде. Аллага шөкер, дим, тарихи хәзинәбез бүген дәүләт карамагында, киләчәк буыннарга ядкарь булып бара. Моңа чиксез сөенәм...Резедә мичне ачып карады. Шулпа күмерле мичтә акрын гына пешеп утыра.– Бар иде. Әти‑әнием укытучылар. Гаилә белән үткәрү өчен бары бер көн – якшәмбе генә бар. Бәйрәм көн кебек ул. Якшәмбе әни беренче эш итеп камыр куя, аны мичтә пешерә. Өйгә хуш ис тарала... Аның исе һаман борынны кытыклап тора. Бүген дә камыр ризыклары пешерсәк, балачагым искә төшә.– Әлеге дә баягы камыр ризыклары. (Көлә. – Авт.) Авылда мичне махсус калдырдык. Әти‑әнием янына кайткач, камыр ризыгы пешерми калмыйбыз. Камыр пешкән йортта тормыш матуррак кебек.– Акыллы һәм яшь булып каласың килсә, биштән кечерәк һәм җитмештән олырак булган кешеләр белән сөйләш, дия иде мәрхүм дәү әнием. Күбрәк яшәгән саен дәү әнинең шул сүзләре искә төшә, хак әйткән. Бу яшьтә кешеләр ихлас була, нәрсә уйлый, шуны сөйлиләр. Дәү әтием Бөек Ватан сугышын үткән кеше. Ул минем өчен чын герой иде. Дәү әни белән дәү әти эшне яратырга, тыйнак, тәрбияле булырга өйрәттеләр. Мин аларга бик рәхмәтлемен, һәрчак догада торам. Ни кызганыч, бүген күп балалар әби‑бабай белән яшәүдән мәхрүм. Тормышта алар гына бирә ала торган кыйммәтләр бар. Аны сүз белән генә әйтеп тә булмый. Алар аны үз мисалында – сиңа булган, башкаларга карата мөнәсәбәте аша күрсәтә. Аннан әби‑бабай белән үскән балаларның эчке дөньялары баерак була төсле. Бүген дә башларына ак яулыгын бәйләгән, сөйкемле әбиләр белән аралашырга яратам. Аларның акыллы сүзләрен бернинди китап та, курслар да бирә алмый.
Резедә гаиләсе турында сөйли башлагач, янә кадерле кешеләрен искә алды – дәү әтисе белән дәү әнисе. Нәкъ менә алардан ул күп нәрсәләргә өйрәнгән:
– Иң яратып әзерли торган ризыгың нәрсә? – дим.
– Ә синең балачакта мич бар идеме? – дим Резедәгә.
БӘХЕТЛЕ БАЛАЧАК...
Резедәнең бер зур теләге бар – Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән очрашып, чын күңеленнән рәхмәт әйтәсе килә:
Резедә Хәсәнова тумышы белән Спас районыннан. Ләкин ул алай дип әйтергә яратмый. «Мин Болгар җирлегеннән», – ди горур гына. Туган җире, балачагы турында менә нәрсәләр сөйләде:
– Әлбәттә, ярый. Мич безгә хәзер музейдагы экспонат кебек: сирәк күренеш. Утын мичен күптән газныкына алыштырдык... Тик ничек кенә булмасын, утынныкына җитми инде ул. Шуңа да сезне бирегә чакырдым – ашның тәме Каюм Насыйри язганча булсын, дидем.
Һәм туташ чүлмәкләрнең өстен каплап мичкә тезде.
Шуннан Резедә чүлмәкләргә яшелчә кыздырмасын бүлде. Шулпа бер мизгелдә кызыл төскә керде.
– Каюм Насыйри 1902 елда вафат булган. Ул яшәгән чорда татарлар аш серкәсе кулланганмы икән? – дим.
Безнең милләткә генә хас тәрбия, гореф-гадәтләр – бары шул ак әбиләрдән...
«КАМЕРАНЫ ВАТАСЫҢ!»
Резедә белгечлеге буенча – укытучы. Хәер, нәселләре белән шушы һөнәргә тугрылар икән. Әтисе – Татарстанның атказанган укытучысы.
– Бабаларым җиде буынга кадәр муллалар булган, аннан укытучылар килә, – диде Резедә. – Әни гел әйтә: «Телевидениедә дә балалардан ерак китмәдең». Бу чынлап та шулай. Безнең балалар редакциясенә биш яшьтән унҗиде яшькәчә булган малай-кызлар килә. Һәрберсе белән уртак тел табып, сәләтен күреп, ачарга тырышабыз.
– Бүгенге балалар белән эшләү ничек: кыенмы, җиңелме дигәндәй. Унөч ел телевидениедә балалар белән эшлисең бит, – дим.
– Хәзерге балалар үткенрәк, –ди Резедә. – Алар теләсә нинди сорауга тиз генә җавап бирә. Күрәсең, компьютер, төрле гаджетлар үзенекен эшли... Бүгенге заман тизлек таләп итә, балалар шуңа иярә генә. Яшьләр, шул исәптән балалар да озак планнан төшерелгән фильмнарны карарга яратмый. Аларга ике-өч секунд саен үзгәргән кадрлар, «экшен», ягъни гамәл кирәк.
Бер ун ел элек студиягә балалар куркып кына, оялып, итагатьле итеп килеп керә иде. Камера күргәч бөтенләй каушап кала торган малай-кызлар булды. Татар балаларында бу аеруча сизелде. Аларда кыюлык тәрбияләү өчен күпмедер вакыт кирәк иде. Ә бүгенге балалар, киресенчә, артык кыю, тик утырмас. «Балам, тынычрак, хәзер камераны ватасың бит!» – дип әйтеп торырга кирәк.
– Бүген бакчага йөрүче бала да үзен телефон камерасына төшерә, «репортажлар» ясый. Шуны дуслары, туганнарына җибәрә. Ә мәктәп яшендәгеләре интернет аша туры эфирларга чыга. Бернинди кыенсыну юк. Бәлки бу да балаларны камерадан курыкмаска өйрәтәдер? – дим.
– Әйе, алар күпмедер дәрәҗәдә баланы ача, – ди Резедә. – Бер яктан карасаң, яшь буын үткен, аралашучан булып үсә. Икенче яктан... Балачаклары бармы соң аларның?! Безгә килгән балалар биюгә, җырга, шахматка, йөзүгә, тагын әллә никадәр түгәрәккә йөри. Аларның вакыты минутлап язылган. Еш кына: «Сез ничәдә торасыз һәм ятасыз?»-дип сорыйм. Әлбәттә, безнең балачак икенче төрле иде. Урамга чыгып, җыелышып уйныйбыз. Хәзер урамда уйнау дигән әйбер бөтенләй юк. Һәрхәлдә, шәһәрдә. Бу да һаман шул заман таләбе. Моның начармы-яхшымы икәнен әйтү кыенрак. Вакыт күрсәтер...
«БЕЗ – ИҢ СӘЛӘТЛЕЛӘР!»
Сөйләшә-сөйләшә, утыз‑кырык минут вакыт узганын сизмәдек дә. Чөгендер шурпасы пешеп чыкты.
– Рәсемдәге кебек булган бу, – диештек, чүлмәкне ачкач.
Аш яшел укроп белән бизәлеп, табынга чыгарылды. Авыз итәбез... Борщтан аерыламы икән, дигән идем – аерыла. Әллә мичтә пешкән булганга, шулпасы бик тәмле тоелды. Аш серкәсе әчкелт бер тәм биргән кебек.
– Тәмле иттән шулпа тәмле була, – ди Резедә. – Әнием дә гел: «Тәмле аш пешерим дисәң, күп итеп, әйбәт ит сал», – дия.
– Каюм Насыйри рецепты буенча тагын нәрсәләр әзерләгәнең бар? – дим.
– Кабак боткасы, кабак мантые пешергән идем. Күбрәк яшелчәләргә өстенлек бирергә тырышам. Ә кабак иң файдалы яшелчәләрнең берсе.
Каюм Насыйри рецептлары арасында төрле ризыклар: пылауның берничә төре, борчак өйрәсе, бәрәңге кесәле, бозау башына кадәр бар. Танылган этнограф, галим, язучы төрле эчемлек рецептларын да җыйган: әллә ничә төрле компот, йорт сырасы, лимон сиробы, баллы ачыткы (квас сыман). Хәтта «мәшрубатлар» дип аталган исерткеч эчемлек рецепты да бирә үзенең китабында.
– Ризыкны яхшы кәеф белән әзерләү бер булса, матур уйлар белән ашарга да кирәк, – дип сүзен дәвам итте Резедә. – Мин үзем ризык талымламыйм: нәрсә бар, шуны ашыйм. Табын алдында укымыйм, телефонны да карамыйм.
– Телевидение, «Созвездие–Йолдызлык», балалар белән бәйле тагын башка проектларда да буласың. Барысына да ничек өлгерәсең? – дим.
– Эшеңне яратып эшләгәндә өлгереп буладыр. Дөресен генә әйткәндә, бүгенге балаларга кызыгып карыйм. Мисал өчен, «Созвездие–Йолдызлык», «Сәләт» кебек проектлар Россиянең башка бер генә өлкәсендә дә юк. Буш сүзләр түгел: республикада балаларга, аларның талантын ачу өчен бик күп мөмкинлекләр тудырылган. Безнең вакытта боларның берсе дә юк иде. Читтән килгән кешеләр дә әйтә: Татарстанбалалары сәләтләре, үз‑үзен тотышлары белән аерылып тора. Киләчәктә дә шушы югарылыктан төшмәсәк иде.
КАЮМ НАСЫЙРИ КИҢӘШЛӘРЕ:
– Ризык ашаучы кешегә авызына алган ризыкны озак чәйнәргә кирәк, җиңел үзләштерелсен өчен.
– Сәламәт кешегә гадәттә ризык сеңдерү өчен 4 сәгатьтән 5 сәгатькәчә вакыт кирәк. Ләкин ашказаны бераз ял итәргә мохтаҗдыр. Ул вакытта ике ризык арасы 6–7 сәгать булу кирәк.
– Төнлә ашаудан сакланырга кирәк, чөнки бу вакытта ашказанына ике эш тиеш була, йокларга да кирәк, ашны сеңдерергә дә.
– Эссе тарафларда яшелчә ашау яхшырактыр, салкын якларда итле ризык. Безнең җиребез уртача тарафтан булганга, яшелчә белән итле ризык катыш кулланырга яраклыдыр.
– Ашаган вакытта укудан туктап торырга кирәк, чөнки гакыл рәхәт булсын вә зиһен һичнәрсә белән мәшгуль булмасын.
– Ашаган вакытта кайгы һәм көенеч китерә торган сүзләрне сөйләшмәскә тырыш. Күңел хуш вакытта ризык сихәтлерәк һәм тәмлерәк булыр.
Добавить комментарий