Чын Чаяннан ноябрь десерты
Салкын ноябрьдә «Татарстан»ның «Редакция кухнясы»на эссе яратучан Чаянны нинди җилләр ташлагандыр, инде беркем дә хәтерләми. Ә менә ул Чаянның бик сөйкемле-чибәр һәм уңган ханым булып чыгуын һәркем хәтерләп калды. Чөнки әлеге Чаян «Татарстан» моңарчы беркайчан да ишетмәгән-күрмәгән-татымаган десерт әзерләп шаккатырды.
17 ноября 2023
КЫЗ КҮРКЕ – ЧӘЧ
Ноябрь аенда туучылар явыз, үчле, тешләк дисәләр, ышана күрмәгез тагын. Акыллы, чибәр, 2022 елда Татарстанның гүзәл ханымнары конкурсында икенче урынны яулаган Алинә Мингалиеваны исегезгә төшерегез. Бүген үреп куелган чәче генә бераз хыялыйрак кешеләргә әллә мөгезне, әллә чаян башындагы күзләрне хәтерләтә. Тик әлеге «мөгез»гә Алинә үзенең рекордлы – 1 метр да 40 сантиметрлы толымын яшергән бит! Безнең «Рапунцель» чәчен бала чагыннан бирле үстерә икән!
КҮП БАЛАЛЫ РАПУНЦЕЛЬ
Әмма Алинәгә мондый мактаулы титул матурлыгы һәм озын толымы өчен генә тәтемәгән шул – конкурс биреме буенча, аның социаль проблеманы хәл итүгә багышланган программасы иң яхшы дип табылган. Әлеге программа күптән инде аның яшәү рәвешенә әйләнгәнгә, башкаларны таныштыру да бик уңышлы килеп чыккан.
– Нинди программа соң бу?
Өстәлгә десерт өчен кирәкле ингредиентларны бушата-бушата, Алинә безгә ничек итеп үзенең... күп балалыга әйләнүе хакында сөйли.
– Минем 603 балам бар, – ди, күзен дә йоммыйча, Татарстанның гүзәл ханымнары конкурсында икенче урынны яулаган Алинә.
Шаккаткан «Татарстан» әлеге мәгълүматны аңларга тырышкан арада үзе үк төшендерә дә башлый:
– Үземнең өч балам һәм 600е – балалар йортларыныкы. Эш шунда ки, мин ТЯГ каналында үземнең «Забери меня, мама!» дигән программамны алып барам. Без төшерү төркеме белән балалар йортларына барабыз, видеорепортажлар төшерәбез һәм, программабызда күрсәтеп, аларга яңа гаилә эзлибез. Бәләкәйләрне, сау-сәламәт сабыйларны болай да тиз арада тәрбиягә алганга, программабызда инде өлкәнрәк яшьтәге һәм үсешләрендә ниндидер тайпылышлар булган балалар белән таныштырабыз.
– Минем 603 балам бар, – ди, күзен дә йоммыйча, Татарстанның гүзәл ханымнары конкурсында икенче урынны яулаган Алинә.
Алинәнең чәче озын – 1 метр да 40 сантиметр! Безнең «Рапунцель» чәчен бала чагыннан бирле үстерә икән!
ФАЙДАЛЫ КҮНЕКМӘЛӘР
– Тапшыруларыгыз геройларына яңа гаиләләрне еш табасызмы соң?
– Әлеге программа ярдәмендә инде балаларның 40 проценты үзләрен яраткан ата‑ананы эзләп тапты. Әлегә тәрбиягә алынмаган балаларны без программабызда ашарга пешерергә, тегү, маникюр ясау кебек һөнәрләргә, төрле файдалы күнекмәләргә өйрәтәбез – балалар йортыннан чыгып киткәндә, алар мөстәкыйль тормыш алып баруга әзер булырга тиеш.
АМЕРИКА-ФРАНЦИЯ-ТАТАРСТАН…
Алинә суыткычтан катык ала. – Катыкны башта туңдырырга, аннары исә марля белән дуршлагка куеп, эретергә кирәк. Суы аккан арада, попкорн алабыз да...
– Ниндидер бик сәер ризыкка охшап тора бит әле бу: татар авылы катыгы һәм американнарның шәһәр попкорны...
– Әле тагын бал белән чикләвек тә кирәк... – дип өсти Алинә. – Кинотеатрлардагы кебек пластик попкорн түгел, бәлки файдалы десерт әзерлибез без.
Табада җылынган балга Алинә попкорнны бушата.
– Балны тулысынча сеңдереп бетергәнче болгатып торырга кирәк, – дип аңлата Алинә. – Без бу ризыкны балалар белән шактый еш әзерлибез: үземнекеләр белән дә һәм... тагын үземнекеләр белән дә. Барысына да ошый әлеге десерт. Әзерләнүе дә тиз, балаларның да хәленнән килә. Хәзер попкорнны тәлинкәгә түгел – анда ябышачак! – пергаментка бушатабыз һәм бераз суынганын көтәбез. Үзебез бу ваытта крем әзерлибез: катыкка куертыл ган сөт кушып болгатабыз. Менә, кабып карагыз! Француз кремыннан бернәрсәсе белән дә аерылмый!
Ә инде бер кашык какао да өстәсәң, ул шоколад төсенә керәчәк һәм тагын да хуш ислерәк булачак...
ТАТУ АШ ТАТЛЫ БУЛА
– Сез аш‑су остасыдыр, мөгаен...
– Алай дип әйтсәң дә була, – дип елмая Алинә. – Чынлыкта мин журналист, һәм «Татарстан – Яңа гасыр» каналында, үз проектымнан тыш, аш‑су әзерләүгә багышланган тапшыруны да алып барам.
– Аңлашылды. Димәк, журналистларның төп проблемасы – өйдә ашарга әзерләргә дә, кайчагында исә ашарга да өлгермәү – сезгә кагылмый булып чыга?
– Мин эшемдә ашарга әзерлим бит, – дип көлә ашчыбыз. – Әмма өйдә дә пешеренергә яратам. Еш түгел, тик сыйфатлы итеп. Эшемә бәйле рәвештә вакыт ягы гел кысан булганга, мин аш‑су әзерләүдән, балаларым, туганнарым белән аралашудан һәрвакыт бәйрәм ясарга тырышам. Ял көннәрендә күп итеп ашарга әзерлибез дә, туганнарны, һичшиксез, минем әбиемне чакырабыз. Хәтта әбиемнең туган көнен дә бездә үткәрәбез. Кая да булса ял итәргә барабыз икән – шулай ук бергә. Мин, гомумән, балалар һәм картлар белән аралашырга яратам, чөнки алар миңа ихласрак, самимирәк тоела.
Балалар йортларында тәрбияләнүчеләр өчен дә бәйрәмнәр оештырабыз. Бу вакытта минем үз балаларым да булыша.
ЕЛАУДАН ФАЙДА ЮК
– Кайчак үз ата-аналарына да кирәк булмаган балалар яныннан мәхәббәттә һәм ата‑ана назында яшәгән үз сабыйларыгыз янына өйгә кайткач аеруча кыендыр... Бу трансформацияне ничек кичерәсез?
– Баштарак мин елый идем. Аннары үземне кулга алдым. Күз яшемне агызып кына мин алар өчен бернәрсә дә эшли алмаячакмын, проектым урыныннан да кузгалмаячак бит. Шунлыктан алар янына барам, аралашам, эшлим, аларны кызыксындырырга, кәефләрен күтәрергә тырышам. Үземнең балалар белән нишлим, алар белән дә шулай ук шөгыльләнәм. Асрамага алынган балаларны да күз уңыннан югалтмыйм, элемтәдә торам.
– Менә, кабып карагыз! Француз кремыннан бернәрсәсе белән дә аерылмый!
– Чынлыкта мин журналист, һәм ТЯГ каналында, үз проектымнан тыш, аш‑су әзерләүгә багышланган тапшыруны да алып барам.
«КАДЕРЛЕМ, БЕЗНЕҢ ТАГЫН БЕР БАЛАБЫЗ БУЛАЧАК. Ә БӘЛКИ, ИКЕДЕР...»
– Балалар йортындагы сабыйларны тәрбиягә алу хакында уйланганыгыз булмадымы?
– Даими уйланам. Моңа әзерләнәм дә. Хәзер минем ике балам пубертат чорында. Мин үзем дә нигездә шул яшьтәге балалар белән эшлим. Шунлыктан, әгәр нәкъ менә хәзер балалар йортыннан уллыкка йә кызлыкка алсам, балалар арасында ниндидер кыенлыклар килеп чыгачагын яхшы беләм.
Балалар бит тиз үсеп җитә һәм туган ояларыннан очып та китә. Ата-аналар исә үзләре генә кала. Нәкъ менә шул мәлдә: «Безнең тагын бер балабыз булачак!» – дип әйтү урынлы да инде. Ә бәлки әле, икедер дә, кем белә!
АЛЛАҺ ТӘГАЛӘ ШӘФӘГАТЕ
– Татар халкы тарихын искә төшерсәк, анда балалар йортлары булмавын беләбез... Ятим калган баланы һәрвакыт туганнары үзләре тәрбияләргә тырышкан...
– Алай гына да түгел әле, ятим баланы тәрбиягә алу бәхет саналган. Бигрәк тә авыру баланы – димәк, бу сезгә Аллаһ Тәгаләнең шәфәгате, аның оҗмахка юл күрсәтүе. Күп кенә ислам дәүләтләрендә бу хәзер дә шулай.
Әмма социаль ятимнәр бар бит, аларның ата‑анасы исән, тик ниндидер сәбәпләр аркасында сабыйларын тәрбияләргә теләмиләр. Тарих шуны күрсәтә: сугышлар, революцияләр, репрессияләрдән соң тәрбиячесез калган, гарип балалар саны бик ишәя. Бу вакытта дәүләт кайгыртуыннан башка бернишләп тә булмый. Әйе, мин дә казна йортының гаиләне алыштырмавын яхшы беләм. Шуңа да анда килеп эләккән балаларга ничек тә яңа гаилә табарга тырышырга кирәк.
Мәсәлән, менә бу сабыйларга:
Артём, 10 яшь.
Кассандра, 6 яшь.
Ярослав, 7 яшь.
ЯРДӘМ ҮЗӘГЕ
– Сезнең Лаеш районы Олы Кабан авыл җирлегеннән депутат булуыгызны беләм. Бу сезгә эшегездә булышамы?
– Депутатлык кына түгел, минем икенче һөнәрем дә булыша. Минем икенче югары белемем – халыкара гаилә психологы-сексологы.
– Болар бер‑берсе белән ничек яраша соң? Әллә..?
– Барысы да яраша. Мин балачакта җәбер күргән хатын-кызлар белән эшлим. Чынлыкта, бу җитди проблема. Һәм аны хәл итәргә кирәк. Депутат буларак, мондый кешеләр өчен ярдәм үзәге булдырырга телим. Бу ниятем дә тормышка ашар, дип өметләнәм.
ТӘМЛЕ БУЛСЫН!
Әзер ризыкны Алинә җиләк һәм чикләвек белән бизи – бик матур һәм тәмле килеп чыга.
КИРӘК БУЛАЧАК:
• Попкорн – 200 г
• Катык – 0,5 л
• Куертылган татлы сөт – 100 г
• Бал – 100 г
• Чикләвек – 100 г
• Җиләк (яңа өзелгәне дә, консервланганы да ярый) – уч.
Татьяна Вафина
Фото: Ната Смирнова
Добавить комментарий