
Чын осталар тавыкны ничек әзерли?
Редакциябез кухнясына профессиональ пешекчеләр еш килми. Ни өчен дигәндә, рубриканың максаты – гади авыл апалары пешергән милли ризыкларыбыз турында сөйләү. Ягы‑ягы белән аерыла бит ризыклар. Мисал өчен, Актаныш, Азнакайлылар бәлешне иттән пешерсә, Кайбыч, Апас якларында ул дөге, карабодай ярмасыннан әзерләнә. Шул ук кыстыбый бер якта – «якмыш», икенчесендә – «тәбикмәк». Пешерү ысуллары да төрле... Бүген әлеге «тәртип»тән читкәрәк тайпылырга булдык. Үзенчәлекле егет белән милли булмаган ризык әзерләдек. Ни өченме? Сәбәбен алга таба белерсез.
01 ноября 2018
Руслан Соловьев – Казан егете. Яңа гына егерме яшен тутырган. Икенче төркем инвалид. Кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллиятенең 4нче курс студенты, булачак пешекче. Узган ел Татарстан буенча «Абилимпикс» бәйгесе җиңүчесе. (Конкурс сәламәтлеге чикләнгән яшьләр арасында уза. «Абилимпикс» Россиядә чагыштырмача яңа бәйге – беренче тапкыр 2014 елда оештырылган иде. Ә дөнья күләмендә карасаң, алтмыш елдан артык тарихы бар. Беренче тапкыр Япониядә – 1953 елда узган ул.) Биредә мөмкинлекләре чикле кешеләр һөнәри осталыгын күрсәтә.
Руслан Мәскәүдә узган «Абилимпикс» Россиякүләм бәйгесендә дүртенче урынны яулаган. Аның белән Кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллиятендә очраштык. Иң беренче шуны әйтим: әлеге уку йортында 900дән артык егет‑кыз белем ала, 66сының мөмкинлекләре чикле, алар өчен көллияттә махсус төркемнәр дә оештырылган.
Руслан исә махсус төркемдә укымый, ә сау яшьтәшләре белән белем ала. Гаҗәп тә түгел, ясалма уң як күзен санамаганда, аның бар җире дә сау-сәламәт. Тормышы, көнкүреше башка яшьтәшләренекеннән аерылмый.
– Ике яшемдә миңа яман шеш диагнозы куйганнар, – дип сүзен башлады Руслан. (Бу хакта бер дә тартынмыйча, иркенләп сөйли). – Аңа кадәр сау-сәламәт бала булганмын. Ике яшемдә күземнең агында кара тимгелләр барлыкка килә башлаган. Күз табибына алып барганнар. Тик анда: «Борчылыр урын юк», – дип кайтарып җибәргәннәр. Хәлем көн-көннән начарлана башлагач, әни Балалар республика клиник хастаханәсенә киткән. Шунда гына чын диагноз ачыкланган: күз алмасында яман шеш тапканнар. Һәм безне тиз арада Мәскәүгә җибәргәннәр. «Әгәр күзне тулысы белән алып атмасак, ямаш шеш таралачак», – дигәннәр. Әни ул вакытларны бүген дә күз яшьләре белән искә ала. Шулай итеп уң күземә операция ясаганнар. Мин үземне белгәннән бирле ясалма күз белән йөрим. Күндем инде, шулай тиеш кебек кабул итәм.
Руслан бу турыда бик гади итеп, бер нәрсә булмагандай сөйли. Ә чынлыкта, гомер буе бер күз белән яшәү, әлбәттә, рәхәт түгел. Үсмер чорда да башкалар кебек булмавы аркасында кыенсынгандыр да. Ә ул сер бирми, үзен чын ирләрчә тота. Аның мескен буласы килми, бу хакта кат‑кат әйтте! Хәтта әти‑әнисе яныннан да чыгып киткән, мөстәкыйль тормыш белән яшисе килгән.
– Якыннарым миңа артык кайгыртучанлык күрсәтә иде, – ди Руслан. – Үсмер чорда шуның аркасында әти‑әни белән конфликтка да кергәләдем. Мин бит ир кеше! Өйләнергә, тормыш алып барырга тиешмен. «Әни баласы» булып йөрү минем холкыма туры килми. Шуңа күрә ике ел инде, фатир арендалап үзем генә яшим. Уку белән бергә эшне дә алып барам, ресторанга урнаштым.
«ГАИЛӘ БЕЛӘН ӘЗЕРЛИБЕЗ»
Русланның әтисе – рус, әнисе татар милләтеннән. Егет татарча белми:
– Кызганыч, ана телемдә сөйләшмим. Гаиләдә рус телендә генә аралаштык, шулай да татарча аерым сүзләрне аңлыйм, – диде. Яшь пешекче өчпочмак, кыстыбый кебек милли ризыкларның ничек әзерлисен белә, чөнки аларны ашап үскән. Ә үзе исә беренче, икенче ашлар әзерләүгә өстенлек бирә икән.
– Дөресен әйтим, камыр ризыклары бик уңмый минем, – диде.
Алдан ук Руслан безгә тавык итеннән гөмбәле рулет әзерләргә вәгъдә иткән иде. «Үзе җиңел, үзе затлы», – дип кызыктырып куйды.
Чын пешекчеләр кебек, башта җиңел алымнар белән бөтен тавыкны бүлгәләргә кереште:
– Тавык бозлы булырга тиеш түгел, – диде. – Ипләп кенә без аның түшеннән ак итен аерып алабыз да, калган өлешен кире суыткычка куябыз. Шулпага әйбәт булачак анысы. Рулетка ит калын кирәкми, шуңа күрә тавыкның ак җирен тигезләп бүләбез, җәймә кебек килеп чыксын. Аннан ике ягына да тоз, борыч сибәбез. Һәм аны суыткычка куябыз, тоз, борыч сеңә торсын.
Шул арада Руслан эчлек әзерләргә кереште. Башта шампиньон гөмбәсен турап, майлы табада аз гына кыздырып алды. Шуның өстенә сөт өсте (каймак та ярый) салып, биш минутка пешерергә куйды.
– Тавык ите коры була, ә гөмбә белән каймак катнашмасы аны сусыл, йомшак итәчәк, – диде Руслан. – Тавык рулетының берничә төрен пешереп караганым бар, иң тәмлесе гөмбә белән килеп чыга. Һәрхәлдә, безнең гаилә шулай ярата. Җиңел әзерләнә, тиз пешә. Теләгән кеше тавык итен тоз, борыч белән генә дә төреп электр миченә куя ала. Әйе, ул корырак була, тик аны табынга берәр соус белән бирергә мөмкин.
Гөмбә әзер. Руслан табаны уттан алып, өстәлгә куйды. Һәм суыткычтан ит кисәкләрен чыгарды. Шуннан бик җиңел, тиз итеп эчлекне ит өстенә җәеп тә чыкты:
– Минем рулетларым кечкенә, – диде Руслан. – Тавыгым 1 килолы гына иде. Зур тавыктан зур рулетлар чыга, кунакларга әзерләгәндә аң булырга кирәк.
Руслан башта рулетларны үтә күренмәле азык‑төлек пленкасына чорнады, аннан тыгызлап ике ягын бөрде. Рулетлар «сосиска» кыяфәтенә килде. Шуннан аларны кургаш кәгазьгә (фольгага) төрде.
– Кургаш кәгазь рулетларны яндырмый, ә азык‑төлек пленкасы итне сусыл пешерә, – диде егет.
Ялтыравыклы рулетларны Руслан табага тезде. Аннан азрак су салып, табаны электр миченә куйды.
– Су ни өчен кирәк? – дим.
– Пар белән пешсен өчен кирәк.
Төп эш тәмам. Рулетларның пешкәнен көтеп, тәлинкәләргә бизәп чыгарасы гына калды. Русланны күзәтәм: кызык егет, үз яшенә хас һавалылык, тормышка «ал күзлектән» карау да сизелә, хыялыйлык та бар. Атлап түгел, йөгереп йөри. Җырлап та, көлеп тә ала.
– Өйдә ризыклар әзерлисеңме? – дим.
– Үзем генә яшәгәч, әллә нәрсәләр пешереп ятмыйм. Күбрәк эштә ашап кайтам. Ә менә әти-әниләргә баргач, әзерлим. Минем әти дә тәмле пешерә. Гадәттә, ир‑атлар аш бүлмәсенә ашарга гына керә. Ни өчендер бездә ризыкны хатын-кызлар әзерләргә тиеш кебек кабул ителә. Бу дөрес түгел дип саныйм. Иң шәп пешекчеләрнең ир‑атлар икәнен барыбыз да белә. Эштән кайткач, ир белән хатын бергә кичке аш әзерләп ашаса, күңеллерәк бит! Минем гаиләмдә шулай булыр, дип ышанам!
«ЙОЛДЫЗ!»
Рулетлар пешкән арада Кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллиятенең укыту, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Светлана Александровна Цветкова белән сөйләшеп алдык. Руслан Соловьевны мактады ул. «Көллиятнең горурлыгы, безнең йолдызыбыз», – диде.
Бактың исә, уку белән эшне бергә алып бару өстенә, егет волонтер да икән. Икенче курста укыганда ук Кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллияте студентларының волонтерлар отряды җитәкчесе булган.
– Руслан бик актив, аралашучан, – диде Светлана Александровна. – Үзе кичергәннәрнең яртысын да сөйләмәгәндер әле сезгә. Зарланмый, мескенләнергә яратмый торган егет ул. Бик ярдәмчел. Югыйсә сәламәтлеге белән бәйле проблемалары бар, тик ул сиздерми. Икенче төркем инвалидлыкны юкка гына бирмиләр.
– Көллияттә белем алучы 66 студентның да мөмкинлеге чикле, дидегез. Араларында Руслан кебекләр тагын бармы? – дим директор урынбасарына.
– Юктыр. Беренчедән, алар Руслан белән чагыштырганда, күпкә начаррак хәлдә. Икенчедән, авырлыкларга бирешмичә, башкалар алдында үзеңне күрсәтү бөтен кешегә дә бирелми. Махсус төркемдә укучы ул балаларга бик авыр. Белем алу гына димим, ә тормышта үз юлыңны табу турында сүз бара. Кулга диплом алгач та, аларны көтеп тормыйлар, бәласыннан башаяк дип, эшкә алырга теләүчеләр бик аз. Әйе, соңгы елларда мөмкинлеге чикле кешеләргә дәүләт
йөз белән борыла башлады кебек, тик җәмгыятьнең, шул ук эш бирүчеләрнең аңы әле үзгәрмәгән. Чит илдәге гарипләр белән чагыштырганда, безнекеләр бөтенләй икенче тормышта яши. Ни кызганыч... Без Светлана Александровна белән сөйләшеп торган арада, Руслан, «Татарстан» журналы алъяпкычын киеп, көллиятне әйләнеп килде. Бөтен кеше белән сөйләшеп ала, шаярткан була. (Аеруча кызлар белән «борчагы пешә» кебек тоелды).
– Руслан, укытучың синең турында: «Үзе кичергәннәрнең яртысын да сөйләмәгәндер әле», – диде. Тагын башка проблемаларың да бар идеме әллә? – дим.
– Бар иде. (Елмая. – Авт.) Тик алар артта калды инде. (Берничә секунд уйланып тора. – Авт.) Күзем гарипләнү өстенә гәүдәм дә матур түгел иде. Башлангычта укыганда йөз килодан артык идем. Ала каргалар янында кара карга булып йөрдем. Кечкенә вакыттагы авыруым аркасында, гормоннар эчеп тордым. Авырлыгым артты. Дарулар эчүдән туктагач, ябыга башладым. Дөрес туклану, спорт белән шөгыльләнү – барысы да булышты. 9 нчы классны тәмамлагач, яңача яши башларга үз‑үземә сүз бирдем. Көллияткә килгәч, ачылып киттем. Үскәндә булган комплексларым юкка чыкты кебек. Йомылып яшәргә кирәкми, ачык, аралашучан булсаң, башкалар сиңа да шундый ук мөнәсәбәт күрсәтәчәк. Шуңа инандым.
Шулай диде дә Руслан елмаеп җибәрде. Һәм очып электр миченә таба китте.
– Пешкән! – диде.

«МИНУС ДҮРТ?»
Руслан кайнар мичтән рулетларны алды. Башта кургаш кәгазьне сүтте, аннан азык‑төлек пленкасын алды. Тәлинкәдә нәкъ сосиска формасындагы рулетлар утырып калды.
– Пленканы алганда, итнең суы чыга, шуның өчен аны тәлинкәгә төшерергә кирәк. Табада эшләсәң, ул анда кала, ә болай соус кебек бирергә була, – диде Руслан.
Шуннан яшь пешекче рулетларны икегә кыеклап бүлеп чыкты. Кисәкләрне тәлинкә уртасына куеп, янына кыяр, помидор тезде. Өстенә сыр уып җибәрде.
– Кем ничек тели, нәрсә ярата, шуның белән бизи ала, – диде Руслан. – Ризык әзерләү ул фантизиягә бәйле, сәнгать әсәре тудырган кебек. Пешекче һөнәрен шуңа яратам да.
Русланның ялкынлы сөйләмен ишектән кергән Светлана Александровна бүлде:
– Син нәрсә, Руслан! Кайнар ризыкны кем шулай бизи? Салкын ризыкны гына болай бирергә була!
Егет югалып калмады. Гадәттәгечә елмаеп:
– Беләм, Светлана Александровна... Гарнир әзерләмәдем бит. Өйдә исә аны кайнар бәрәңге белән эшлим, – диде.
Студент белән укытучы ярым шаярып тагын берничә җөмлә алышты әле. Шуннан:
– Ничәле куясыз? – дип, Руслан пешергән ризыгын безгә сузды.
Мин үзем шампиньон гөмбәсе дә, тавык ите дә яратам. Шуңа күрә бу ике ризыкның катнашмасы да тәмле тоелды. Тавыктан тагын бер җиңел, яңа ризык. Кеше килсә дә, йөзең кызармаячак. Ә Светлана Александровна исә:
– Рулет өчен «5», ә бизәлеш өчен «-4», – диде.
Тик Руслан үпкәләмәде, киресенчә, көлеп җибәрде.
– Икенче юлы «5»лелек итеп бизәрмен, вәгъдә! – диде.
Яшь пешекче белән Мәскәүдә узган «Абилимпикс» конкурсы турында да сөйләшеп алдык. Светлана Александровна әйткәнчә, анда һәр детальгә игътибар иткәннәр. Руслан 80 катнашучы арасыннан дүртенче урынны яулаган. Өченче урынга чыккан егеттән аны бары 0,5 балл гына аерып торган.
– Мәскәүгә конкурска бару, анда катнашу, минем өчен бик зур тәҗрибә булды, – диде егет. – Яшермим, азрак дулкынландым, призлы урын яуларга шул гына комачаулады, дип уйлыйм. Анда барлык катнашучы да балык пешерде. Балыкны кисүдән башлап, табынга бирүгә кадәр күзәтеп, жюри баллар куеп барды. Дүртенче урынга калганымны белгәч, кәефем төште. Мин җиңәм дип килгән идем. Кызганыч, әлбәттә, тик алга таба яңа конкурсларда катнашасым килә. Хыяллар тормышка ашарга тиеш, Алла боерса!
...Миңа калса, Русланның тормышта иң зур җиңүе булган инде – үлем белән көрәшеп исән калган. Көллияткә килгәч, янә бер җиңүгә ирешкән – биредә аны барысы да белә, ярата. Ә яңа үрләр, зур уңышлары алда әле, монысына шикләнмим.
РУСЛАН СОЛОВЬЕВТАН ТАВЫК РУЛЕТЫ РЕЦЕПТЫ:

Кирәк булачак:
Тавык ите (ак ит) – 0,5 кг
Шампиньон гөмбәсе – 0,2 кг
Cөт өсте – 150 г
Тоз – чама белән
Борыч – чама белән
Сыер мае – 0,1 кг
Бизәр өчен:
Кыяр – 1‑2 данә
Помидор – 1 данә
Сыр – 50 г
- Эретәбез!
- Кыздырабыз
- Салабыз!
- Җәябез!
- Түгәрәклибез!
- Төрәбез!
- Бәйлибез!
- Ныгытабыз!
- Куябыз!
- Салдырабыз!
- Кисәбез!
- Бизибез!

Добавить комментарий