
ЭНҖЕ НАРМАЕВАДАН БӨТЕН ИНТЕРНЕТНЫ ШАУЛАТКАН ҖЫЛЫ САЛАТ
Бүген без блогер Энҗе Нармаевада кунакта. Димәк, ризык әзерләү бик күңелле булачак – Энҗенең гаиләсе зур, күпчелеге исә эреле‑ваклы бала-чага. Энҗенең дүрт баласы да безгә хәлкадәри ярдәм күрсәтергә әзер: кайсыдыр яңа футбол тубы белән мактана, кемдер самокатта йөрүе белән шаккатырырга тели, өченчесе әнисенең аягын кочаклап тора, иң кечесе исә, тирә-юньдәге шау‑шуга исе китмичә, әтисенең кулында изрәп йоклый... Менә дигән эш мохите, кыскасы. Башлыйбыз.
17 мая 2022
Нармаевлар гаиләсе белән танышкан һәркем диярлек «Бер капчык алма» мультфильмыннан атаклы: «Четыре сыночка и лапочка-дочка» гыйбарәсен сорау интонациясе белән әйтми калмый – янәсе, Энҗе, кайчан кыз да алып кайтасыз соң инде? Cоциаль челтәрдә танылган әни-блогер исә инде һәркайсына бер үк җавапны бирергә күнеккән: «Бу бездән тормый шул, барысы да Аллаһ ихтыярында. Әйе, кызым тууын да теләр идем, әмма иң мөһиме – балаларның барысының да сау-сәламәт булуы бит», – ди.
Малайлар отряды белән танышабыз.
– Балалар, килегез монда! – дип чакыра әниләре.
– Җегетләр! Килегез тизрәк! – дип команда бирә әтиләре.
Буйлары буенча сафка тезелеп басып, исемнәрен әйтәләр:
– Әмирхан, Тамерлан, Арслан! – Гыймран, – дип өсти әтиләре кулында рәхәтләнеп йоклап яткан сабыена ишарәләп. – Үземнең футбол командасын үстерәм! – ди аннары горурланып.
Энҗе исә бәхетле елмая гына.

– Шулкадәр малай-шалайны ничек тыңлатасың?
– Ирем булыша. Алар аны тыңлый, миннән исә әллә ни курыкмыйлар.Чөнки әтиләре кырысрак, мин йомшаграк.
Нармаевлар гаиләсендә «тыңлыйлар» сүзенең нәрсә аңлатуын төшендерер өчен, хәзер сезгә бер тарих сөйлибез. Стоматология турында. Малайларның барысы да рәхәтләнеп тешләрен дәвалата. Беренче тешләре чыкканнан соң ук. Курыкмыйлар да, еламыйлар да. Киресенчә, әлеге процесс бик ошый икән үзләренә.
– Әтиләре дә, әниләре дә стоматолог булгач, нәрсәдән курыксыннар соң? – дип көлә әтиләре.
– Әбиләре белән бабайлары да теш табибы, бездә шундый стоматологлар династиясе бит, – дип өсти әниләре.
– Әйе шул. Курыксаң да, курыкмасаң да, барыбер дәвалаячаклар. Яисә суырып алачаклар...
– Аның өчен түгел. Балачактан өйрәтелгәнгә күрә. Хәзер бит авыртуны баса торган төрле гельләр бар, мәсәлән, җир җиләге тәме килә торган, һ.б. Шунлыктан безнең гаиләдә бөтен кешенең теше сәламәт. Һәм елмаюы да матур, – дип искиткеч тешләрен күрсәтеп елмая Энҗе. Ике айлык Гыймранның елмаюы гына әлегә башкалардан калыша...
– Балаларын теш табибына алып барырга җыенган ата-аналарга үзегезнең стоматологик киңәшегезне бирегез әле.
– Баланы стоматологка йөрергә әзерләргә кирәк. Ягъни теш сызлый башлаганчы күнектерү хәерлерәк – югыйсә аның теш табибына беренче тапкыр барудан алган тәэсире бөтен калган гомере буена авырту белән бәйле булачак.
Профилактикадан, чистартудан, мәсәлән, авыз куышлыгын тикшерүдән башлау яхшы. Ихтимал, бу очракта теш сызлауга кадәр барып та җитмәячәк.

МӘХӘББӘТ БУ
– Сез ничек икегез дә стоматолог булып чыктыгыз соң?
– Бик гади бу. Медицина университетында бергә укыдык, бер-беребезгә гашыйк булдык...
– Өйләнештегез инде аннары...
– Тиз генә өйләнешеп булмады әле, – дип искә ала Энҗе. – Мин Женяга үземнең динле гаиләдән икәнемне, әти-әниемнең мөселман булмаган кешегә кияүгә бирмәячәген әйттем. Бездә шундый мәзәк тә бар бит: «Кызым, милләте мөһим түгел, татары гына яхшы гына булсын!» – диләр.
– Сез әти-әниегезне тыңламыйча кияүгә чыктыгызмы инде?
– Юк, бездә алай ярамый. Женя ислам динен кабул итте һәм 2012 елда безнең никахыбыз булды.
– Мәхәббәт бу!
– Бу сөюем миңа исламны өйрәнергә һәм аңларга ярдәм итте, – ди Евгений. – Миңа әлеге дин бик ошады, чөнки мин Коръәндә үземне кызыксындырган бөтен сорауга да җавап таптым. Аны рус телендә укыйм.

АКТИВ ТОРМЫШ ПОЗИЦИЯЛЕ МӨСЕЛМАН ХАТЫНЫ БЛОГЫ
– Без өйдә нигездә русча сөйләшәбез һәм мин блогымны да рус телендә алып барам, чөнки бу очракта исламның нинди дин булуын күбрәк кеше аңлаячак, – дип дәвам итә Энҗе. – Башта татарча алып барып карадым, күп кеше аңламый иде, мөселманнар татар гына түгел бит. Язылучыларым да Татарстаннан гына түгел. Тәрҗемә итәргә, кабат‑кабат аңлатырга туры килә иде. Хәзер исә һәркем аңлый. Һәм мин моңа бик шатмын. Чөнки мин үз блогымда язылучыларыма күп нәрсәне аңлата, Коръән аятьләренең мәгънәсен төшендерә, традицияләр, шул исәптән гаилә горефләре хакында да сөйли алам.
– Блог өчен нигә нәкъ менә шул юнәлешне сайладыгыз?
– Тыныч, уңышлы, бәхетле мөселман хатынын, бәхетле әнине күрсәтәсе килә. Безнең җәмгыятьтә шундый стереотип бар – янәсе, әгәр син мөселман хатыны икәнсең, син хокуксыз, изелгән бер мескен, көннәр буе балалар белән өйдә утырасың, сиңа каядыр барырга, эшләргә, бизнес белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирмиләр... Ни өчендер без тормышта бернигә дә ирешмибез, дип санала. Шунлыктан мин үз блогым аша актив тормыш позицияле мөселман хатын-кызлары да булуын күрсәтергә телим: алар сәяхәт итә, матур яши, үз максатларына ирешә, үз эшен алып бара һәм боларның барысын да ана вазыйфаларына бер зыян да китермичә башкара ала. Алар эшләргә дә өлгерә, шул ук вакытта яхшы хатын да – мин үзем, һәрхәлдә, яхшы хатын булырга тырышам. Кем өчендер минем тормышым үрнәккә әйләнергә мөмкин. Миңа язылып, постларымны укып баручы кешеләр еш кына: «Сез безгә үрнәк, без дә шулай, берничә баласы булып та, барысына да өлгерә торган әни булырга телибез», – дип яза. Әгәр мин кемгә дә булса булыша, хәйриячелеккә, игелек эшләргә рухландыра алам икән, үз миссиямне үтәлгән дип санаячакмын.
Ягъни мин чын мөселманлыкның нинди икәнен күрсәтергә тырышам. Күпләр үзләрен ниндидер кысаларга куып кертә. Гәрчә безнең заманда үз-үзеңне үстерү, белем алу өчен мөмкинлекләр гаять күп булса да. Бөтен нәрсә кешенең үзеннән тора. Мөселман хатынкызлары өйдә утырырга тиеш дип беркайда да язылмаган. Бик телисең икән, хәтта космоска да очарга була. Иң мөһиме – ниндидер кануннарны бозмау.

ТУГЫЗ ЕЛГА СУЗЫЛГАН ДЕКРЕТ
– Гаиләдә исламның нинди кануннарын тотасыз?
– Иң мөһиме, намаз укыйбыз. Мамадышта яшәүче әти‑әнием дә намазда. Бергә җыелган вакытларда исә бергәләп укыйбыз, бу бик дулкынландыргыч, бигрәк тә рамазанда. Бөтен зур гаилә бергә җыелганда, җан сөенә. Шулкадәр рәхмәт хисе туа! Хәзер ураза тотабыз. Дөрес, бер Женя гына тота булып чыга. Калганнар «балалар һәм бала имезүче аналар» категориясенә керә – безгә исә әлегә тотмаска рөхсәт ителә.
– Сезнең блогерлык тормышы ничек башланды?
– «Әниләр» төркеменнән башланган иде – анда бала тәрбияләп өйдә утыручы әниләр бер-берсенә сораулар бирә, киңәшләре белән уртаклаша. Аннары SМM-белгеч булып эшләдем, иремнең клиникасында стоматология блогы алып бардым, башка төркем, блогларны популярлаштырдым. Боларның барысына да өйрәнеп беткәч, үземнең блогыма да вакыт җиткәнен аңладым. Башта яулык бәйләү буенча видеодәресләр яздырдым. Аларны аудитория бик яхшы кабул итте. 2017 елдан бирле инде мин – чын блогер. Минем «Инстаграм»- да 133 мең язылучым бар иде, «ВКонтакте» челтәрендә – 13 меңгә якын. Хәзер «Телеграм» каналын үзләштерәм. Бу минем эшем дә, бизнесым да, тормышым да. Үзләрен гел төшергәнгә балалар күнекте инде, алар моңа игътибар да итми...
– Мондый эшкә һәм мондый тормышка ничек вакыт җиткерәсез?
– Башта авыр булды, күңелгә ятмады. Видеога төшәргә, экраннан нәрсәдер сөйләргә ояла да идем... Аннары күнектем, телефон гел кулда, хәзер инде баш миеннән сигнал турыдан-туры кулга килә: «Моны һичшиксез төшерергә кирәк!» – дип уйлауга, кул төшерә дә башлый. Барысы да үзеннән-үзе эшләнә.
– Ирегез сезнең блогерлыкны хуплыймы соң?
– Башта: «Син тагын телефонда!» – дип ачулана иде. Әмма кешеләр языла, реклама бирүчеләр табыла, ниндидер табыш керә башлагач, ул моның чыннан да эш икәнен аңлады. Хәзер инде аның да, улларыбыз кебек үк, үзен төшереп челтәргә куйганга исе китми. Гомумән, мин бармактан суырып чыгарганны күрсәтү белән шөгыльләнмим бит. Нәкъ менә чынбарлыкны күрсәткәнгә күрә ул халыкка ошады да. Өстәвенә, мин барысын да бик гадел алып барырга тырышам. Тере аудиорияле блогерлар күп түгел, алар шундук күренә.
НЕГАТИВТАН ПОЗИТИВ КҮБРӘК
– Төрле усал комментарийлардагы негативны ничек кабул итәсез? Сезнең блогка да бәйләнүчеләр бармы? Аларга нәрсә ошамый?
– Кайвакыт мөселманнардан тәнкыйть эләгә, гәрчә минем аларның ачуын чыгарырлык постлар язганым юк, дип уйлыйм... Әмма, әгәр мин кемнеңдер фикере белән килешмим икән, бик явыз комментарийлар да була. Баштарак мин бик кайгыра, елый, һәрбер шундый гаепләүне йөрәгемә якын ала идем. Хәзер исә андый комментаторларны блокка гына җибәрәм. Алар белән ызгышырга да, бәхәсләшергә дә җыенмыйм. Бәйләнмәвең яхшырак. Әгәр кеше тискәре фикердә, тиргәшәсе килә икән, аны берничек тә җиңеп булмаячак.
Әмма позитив мизгелләр күбрәк. Күптән түгел дус кызларым клип төшерде һәм җыр башланганда миннән «Фатиха» сүрәсен укуымны үтенделәр. Бу җырны Татарстандагы бөтен каналларда, радиостанцияләрдә әйләндерделәр. Миңа бик рәхәт булды. Язылучыларым әйтүенчә, минем арттан кабатлап, шактыеның баласы сүрәнең сүзләрен ятлаган икән. (Сүрәне «Татарстан» журналының социаль челтәрләрендә тыңлап була.)
«СЕЗНЕҢ ТЕГЕ ТӘМЛЕ САЛАТНЫ КАЙДАН ТАБАРГА ИКӘН?»
Шулай сөйләшә-сөйләшә салат әзерләнеп тә бетте.
– Минем әниемнең рецепты, – дип, Энҗе башта кыздырылган тавык кисәкләрен, аннары суган, помидорны катламлап җәя дә, өстенә майонезлы аджика сылап, тозлы сохари (кириешки) сибә. – Бу шактый калорияле салат. Әмма ул бик туклыклы да, тиз дә әзерләнә, ингредиентлары да күп түгел. Бервакыт мин аны үземнең блогымда әзерләгән идем, һәм ул бөтен Интернетны шаулатты – күп кешегә ошады, бик күп кеше үзенә саклап куйды, хәзер дә кабатлап күрсәтүемне сораучылар байтак.
– Хәзер алар аны «Татарстан» журналыннан табачак!
Шул арада футбол командасы да ашханәгә кереп, тәртипле генә табынга утыра һәм..һәркайсы үзенә торт кисеп бирүне үтенә.

– Алар безнең баллы ашарга ярата, – дип һәркайсына берәр кисәк торт кисеп бирә Энҗе.
– Тешләрен гел тикшертеп торгач, рәхәтләнеп сыйлана алалар шул. Ә сез нәрсә яратасыз?
– Минем әнием бик тәмле пешерә. Бигрәк тә татар халык ашларын – өчпочмак, бәлеш, өлеш, кыстыбый... Һәм инде әни янында без бөтенесен дә авыз итәргә тырышабыз. Бик үк дөрес туклану булмаса да, рәхәтләнеп сыйланабыз.
Ә хәзер, әйдәгез, салат ашыйбыз. Ул да дөрес туклану категориясеннән түгел, әмма хәләл һәм бик‑бик тәмле!
ҖЫЛЫ САЛАТ

БЕЗГӘ КИРӘК БУЛАЧАК:
• Тавыкның түш ите – 500 г;
• Помидор – 4 данә;
• Суган – 2 баш;
• Тозлы вак сохари («Кириешки») – 2 кап (80 г);
• Майонез – 4 аш кашыгы;
• Аджика – 1 чәй кашыгы.

1 Кыздырабыз

2 Кызартып алабыз

3 Салабыз

4 Өстибез

5 Тезәбез

6 Сылыйбыз

7 Сибәбез
Татьяна Вафина
Фото: Александр Ефремов
Добавить комментарий